"Тәрбияле бала нинди була?" (Сыйныфтан тыш чара)
классный час (6 класс) на тему

Шакурова Рамиля Раесовна

 

Ризаэтдин  Фәхретдиннең үгет- нәсихәтләренә  багышланган тәрбия

 сәгате  эшкәртмәсе 5-7-сыйныф укучылары белән эшләгән сыйныф җитәкчеләренә тәкъдим ителә.Әлеге материал Федераль дәүләт стандартларында аеруча басым ясалган түбәндәге юнәлешләрне  үстерүне максат итеп куя:

 фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу; хәтерне  (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны,аралаша белү,активлык кебек сәләтләрне үстерү;

укучыларны  рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү,  укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү; татар халкының күренекле кешеләренең хезмәтләрен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру, милли үзенчәлекләренә карата  хөрмәт хисе тәрбияләү,шәхси күнекмәләр формалаштыру.

     Көтелгән нәтиҗәләр:

 

Максатлар:

1. Бөек  төрки-татар тарихчысы, дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, педагог, журналист һәм әдип Ризаэтдин  Фәхретдин турында мәгълүмат бирү, үгет-нәсыйхәтләрен өйрәнү.

2. Укучыларның телдән һәм язма сөйләм осталыкларын формалаштыру, ана телендә актив аралашуга тарту.

3. Төпле, логик, эзлекле  сөйләм күнекмәләрен, үз фикерләрен  дәлилләп бирү сәләтен үстерү.

4. Әхлак тәрбиясе бирү, яхшыны  яманнан  аерырга өйрәтү.

 

Җиһазлау:

1. Р.Фәхретдингә багышланган китап күргәзмәсе.

(Ризаэтдин  Фәхретдин. Фәнни-биографик җыентык. -Казан, “Рухият” нәшрияты, 1999; Ризаэтдин  Фәхретдин  “Балаларга үгет-нәсыйхәт.”-Казан: “Дом печати ” нәшрияты.- 2001; Интерактив китап “Ризаэтдин  Фәхретдин. Тормыш юлы һәм иҗаты.”- Казан, 2007.-Мультимедиа басма).

2. Мультимедиа комплексы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл syynyf_sgate.docx24.65 КБ

Предварительный просмотр:

Шөгыльнең барышы:

-Кадерле укучылар! Бүгенге сыйныф сәгатен  “Тәрбияле бала нинди була?” дигән темага уздырырбыз. Менә бу портреттагы кешене  сез таныйсызмы? Кем икән ул?  ( Интерактив тактада  портрет  күрсәтелә)

Әйе. Бу- тарихчы, дин галиме, журналист, педагог  һәм әдип Ризаэтдин Фәхретдиннең портреты.

Өй эше итеп сезгә  “Ризаэтдин  Фәхретдин. Фәнни-биографик җыентык” һәм “Балаларга үгет-нәсыйхәт” исемле китапларын укып килергә кушылган иде. Сез бүгенге сыйныф сәгатенә  яхшы  әзерләнгәнсездер дип уйлыйм.  Сыйныф сәгатебез эшлекле үтәр дип ышанам.

-Укучылар!  Мин сезне  кызыклы сәяхәткә чакырам. Сәяхәтебезне  Ризаэтдин Фәхретдиннең кыскача тормыш  һәм иҗаты юлы белән танышуга багышланган 1 нче тукталыштан башлыйк . Ул  “Бөек шәхеснең тәрҗемәи хәле” дип атала. Тактага игътибар итегез әле. Анда сезгә таныш булмаган сүзләрдән сүзлек беркетелгән. Сыйныф сәгате барышында сүзлек сезнең ярдәмчегез булыр.

(Тактадагы сүзлек)

абыстай -  мулла хатыны, дини мәктәптә сабак бирүче  хатын

ахирәт - үлгәннән соң булган “теге дөнья»

әдип - язучы

бәһале - кыйммәтле

гарьсез - оялмау, уңайсызланмау

Дәүләт Думасы - патша Россиясендә идарә  итүче  учреждение исеме

йомыш - үтенеч

казый - карар яки хөкем чыгаручы

мәгърифәтче - белем бирүче,белем таратучы

нашир - китап бастыручы, китап таратучы

нигъмәт - муллык, мул тормыш, бәхетле  тормыш

оҗмах - рай

олуг - зур

ошбу - бу

сабак - дәрес

тәрҗемәи хәле - тормыш юлы

хәзрәт - олылап эндәшкәндә исем,титул алдыннан куеп әйтелә

шәхес - личность

яман  сүзләр - начар сүзләр

гадәт - привычка

әхлак – нравственность

Кайбер укучыларга алган белемнәрен бер системага салу яки иң төп фикерләрне, мәгълүматны зиһеннәрендә калдыру авырырак бирелә, шуны исәпкә алып, хәтерне (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылык, активлык кебек сәләтләрне үстерү максатыннан тест биремнәре тәкъдим ителә.

- Ә хәзер  интерактив китаптан алынаган  материалны  игътибар  белән карагыз әле. Икенче туктылышта сезгә шушы материал буенча тест биремнәрен үтәргә кирәк булыр.

  (Интерактив китаптан алынаган  материал күрсәтелә)

-Укучылар, инде икенче тукталышыбызга килеп җиттек, ул “Тест илендә” дип атала. Сезнең алдыгызда тест язылган кәгазь битләре ята. Караган материалга, укыган

әсәрләрегезгә, ишеткәннәрегезгә таянып, тестка дөрес җаваплар табарга  тырышып карагыз. Җавапларыгызны гадәттәгечә билгеләгез.

(Бер укучы биремнәрне интерактив тактада башкара)

(Дөрес җаваплпр курсив хәрефләр белән басылган)

1. Ризаэтдин Фәхретдин кем ул?

а)  Дин белгече, математик, язучы;

б)  Мәгърифәтче, язучы, галим, нашир;

в)  Мәгърифәтче, сәяхәтче, галим;

г)  Нашир, сәяхәтче, галим.

2. Ризаэтдин Фәхретдин кайчан туган ?

а) 1886 елның 26 апрелендә;

б) 1859  елның  17 гыйнварендә;

в) 1901 елның  1гыйнврендә;

г)  1851 елның        8 мартында.

3. Ризаэтдин Фәхретдин кайда туган ?

а)  Чистай районы Яуширмә авылында ;

б)  Арча районы  Кушлавыч авылында ;

в)  Әтнә  районы Ябанчы авылында ;

г)  Әлмәт  районы Кичүчат авылында.

4. Ризаэтдин Фәхретдиннең беренче сабак алган кешесе

а)  Каюм  Насыйри ;

б)  Мотыйгулла  хәзрәт ;

в)  Әнисе  Мәһүбә  абыстай ;

г)  Исмәгыйль Гаспарский.

5. Ризаэтдин Фәхретдин  кайсы шәһәрдә белем ала?

а)  Казанда  Күл буе мәдрәсәсендә;

б) Чистай  шәһәре  мәдрәсәсендә;

в)  Уфада  “Галия” мәдрәсәсендә;

г)  Оренбургта “Хөсәения” мәдрәсәсендә.

6. Ризаэтдин Фәхретдин  Казанга нинди максат белән килә?

а)  Газета чыгару максаты белән;

б)  Университетка керү өчен;

в)  Дәүләт Думасына сайланыр өчен;

г)  Шиһабетдин Мәрҗәнине күрер өчен.

7. Ризаэтдин Фәхретдин  ни өчен Уфага килә?

а)  Дәрдемәнд белән очрашу өчен ;

б)  Мәдрәсәгә укырга бара;

в)  Диния хәзрәтенә казый итеп сайлана;

г)  Китап бастырыр өчен.

Укучыларга үзбәя бирү максатыннан чыгып, җаваплар күрсәтелә.Бу төр эш укучыларның кызыксынуларын тагын да арттыра төшә һәм алар тормышта да үзләренең кылган эшләренә анализ ясарга өйрәнәләр.

-Ярый, хәзер инде җавапларыгызны такта яктыртылган җаваплар белән чагыштырып карагыз.

 (Интерактив  тактаның  пәрдәсе  ачыла һәм укучыларга  җаваплар тәкъдим ителә, тактада эшләгән укучының җаваплары бәяләнә)

- Инде өченче тукталышка килеп җиттек. Ул  Ризаээтдин  Фәхретдиннең  балаларга  киңәшләренә  багышланыр. Тукталыш  ”Тәрбияле бала “ дип  атала.

-Тактага  эленгән  слайдка игътибар итеп, эчтән генә шул сүзләрне укыгыз.

Слайд: “Алтыннан  бәһале, оҗмах  нигъмәтләреннән  кадерле  булган  нәрсә, тәрбияле  баладыр .”

-Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, Ризаэтдин Фәхретдин ни өчен  тәрбияле баланы алтыннан да кыйммәтрәк, иң тәмле ризыклардан да  татлырак, ди?

( - Тәрбияле бала  яхшы була. Тәрбияле балаларны бөтен кеше  ярата, ул яхшы укый, олыларның сүзен тыңлый...һ.б. Һәр сораудан соң укучыларның фикерләре  тыңланыла, аннан соң  интерактив  тактаның пәрдәсе  ачылып Р.Фәхретдин әсәреннән цитаталар яктыртыла)

         -Хәзер инде галимнең  үз  сүзләрен  укыгыз.

Слайд: “... Ата –ана өчен тәрбияле бала дәрәҗәсендә олуг байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда  җанга шатлык вә ахирәттә йөзгә аклык китерер.”

- Сез шушы фикер белән килешәсезме? (Укучыларның  фикерләре)

-Укучылар, менә бу сорауга да җавап эзләп карагыз әле. Кешеләр тәрбияле  балага нинди  мөнәсәбәттә булалар?

(- Тәрбияле баланы яраталар, аны ачуланмыйлар... һ.б. )

Слайд: “...аны һәркем яратыр вә мактап сөйләрләр, нинди генә йомыш сораса да бирерләр...”

        -Ә сез ничек уйлыйсыз?

-Укучылар,  ә барлык  балалар  да тәрбияле була аламы?

(-Барлык балалар да тәрбияле  була  ала. - Юк, барлык  балалар да тәрбияле була алмый...  һ.б.)

- Шушы сорауга бәйле рәвештә олы шәхесебез менә нинди сүзләр язып калдырган:

Слайд: “...Тәрбияле  бала  булырга  һәр баланың  кулыннан  килер  һәм  көче җитәр... Атам һәм анам  шатлансын, кешеләр дә миңа рәхмәт әйтеп, мине яратсыннар, дигән балаларның барчасы  да тәрбияле була белерләр ”

Еш кына рус мохитендә үскән балалар үзләренең фикерләрен ана телендә дөрес итеп әйтеп бирә алмыйлар. Укучыларның фикер йөртү, җөмләләрне дөрес төзү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан коммуникатив технологияне кулланырга була.

 -Я, әйтегез әле, сезнең тәрбияле бала буласыгыз  киләме?

( -Әйе, тәрбияле бала буласыбыз  килә, чөнки...)

-Ә ничек тәрбияле булырга? Сез тәрбияле бала булу серләрен беләсезме?

( -Мин тәрбияле бала булуның серләрен беләм.  -Ә мин тәрбиле бала булуның кайбер серләрен генә беләм.)

         -Әйдәгез, сөйләшүебезне  иртән йокыдан торудан башлыйк әле. Сез ничек уйлыйсыз, тәрбияле бала иртән олы кешеләрдән иртә торамы, әллә соң торамы?

( -Тәрбияле бала олылардан соң тора.  -Юк, тәрбияле бала олылар белән бергә тора...  һ.б. )

Кайбер укучыларга

-Ризаэтдин Фәхретдин бу турыда нәрсәләр  әйтеп калдырган микән? Әйдәгез әле аның сүзләрен укып карыйк.

Слайд: “...Тәрбияле балаларның гадәт һәм әхлаклары ошбу рәвештә булыр:

тәрбияле бала иртә йокысыннан олуг (зур) кешеләр белән бервакытта торыр. Алардан элек тормас,вә шунда ук соң да калмас.”

-Ә хәзер күз алдына китерегез әле. Мәсәлән, бер бала йокысыннан соң торган, ди. Сез ничек уйлыйсыз? Кешеләр аның турында  ничек уйларлар, нәрсә дип әйтерләр икән?

(  -Мондый бала турында кешеләр тәрбиясез, ялкау диярләр...  һ.б.)

-Ризаэтдин Фәхретдин мондый бала турында  менә нәрсәләр әйткән. Укып карагыз әле.

Слайд: “...Аның өчен бар кешеләр торып беткәннән соң йоклап яткан балага һөнәрсез, гарьсез (ояла белми), ялкау диярләр...”

-Тәрбияле бала йокысыннан торгач, иң беренче булып,  нәрсә эшләргә  тиеш?  ( -Тәрбияле бала башта  киенергә, аннан соң юынырга тиеш...)

-Әйе, иң беренче, ул аякларына оекбаш, өстенә җылы кием киенергә тиеш. Дөрес уйлыйсыз. Ризаэтдин Фәхретдин дә үз китабында тәрбияле бала  иң элек киенергә тиеш дигән.

Слайд:  “Йокысыннан торгач та, һава салкын вакытта өстенә камзул, казаки кебек берәр кием кияр. Шунда ук аягына да кияр...”

-Әйе, киенеп йөрсәк, сәламәт булырбыз. Сәламәтлекне саклау һәркемнең үз кулында. Укучылар, “Мәктәпкә соңга калам, ашыгам,”- дип, өстәл артына утырмыйча гына, тиз-тиз ашап киткән бала тәрбияле буламы? Сез ничек уйлыйсыз?

( -Юк, ашыкмыйча, өстәл артына утырып ашарга кирәк, чөнки...)

-Дөрес, укучылар. Ризаэтдин Фәхретдин дә нәкъ менә шулай уйлаган.

Слайд:  “  ...үзенә  хәзерләнеп бирелгән чәйне яхшы гына утырып эчәр һәм икмәкне кадерләп кенә ашар, һичбер вакытта да аяк өстендә ашап йөрмәс...”

- Чәй эчкәннән соң, баланың мәктәпкә барганчы,  вакыты калды, ди. Шул вакытны бала ничек үткәрергә тиеш?  Ә сез ничек уздырасыз?

   (-Мин телевизор карыйм. Ә мин сумкадагы китап-дәфтәрләремне барлыйм. Ә мин дәресләрне карыйм: кагыйдәләрне кабатлыйм, сөйләп карыйм...)

       -Ризаэтдин Фәхретдин нәкъ менә шундый киңәш бирә. Үзегез укып карагыз әле.

Слайд: “Чәйдән соң вакыт булса, мәктәпкә барганчы, тәрбияле бала бер читкә утырып, үзенең дәресләрен (сабакларын) карар. Сабагында булган нәрсәләрне аңлап, күңеленә салыр.”

-Укучылар,  хәзер төркемләп  карточкалар буенча гамәли язма эш эшләп алырбыз.

( Сөйләм теле байлыгына, белем дәрәҗәләрен исәпкә алып төзелгән биремле карточкалар буенча язма эш үтиләр)

Карточкалардан үрнәкләр:

1-карточка                                                                                               1-вариант

                                       “Бала мәктәпкә барырга чыга”

Хөрмәтле кешеләр очраса, сәлам бирер; як-ягына карана-карана барыр; кибет яки тамаша янында йөрмәс; җыелып, сүз сөйләшеп торган кешеләр янында йөрер; сулар эченә кермәс; балаларга яман сүзләр әйтмәс, сүгенеп йөрмәс.

Бирем. Бирелгән сүзтезмәләр арасыннан кызыл төстәге ручка белән тәрбияле балага караган сүзләрне, кара төстәге ручка белән тәрбиясез балага караган сүзләрне язып алырга.

2-карточка                                                                                                2-вариант

“Бала дәрестә утыра”

Як-ягында булган балалар белән төртешә; башка балаларның китапларын ала; язуларын карый; партадаш бала белән сөйләшеп утыра; укытучыны игътибар белән тыңлый; тырышып, матур яза; сорауларга җаваплар бирә,

өй эшен көндәлеккә яза.

Бирем. Бирелгән сүзтезмәләр арасыннан кызыл төстәге ручка белән тәрбияле балага караган сүзләрне, кара төстәге ручка белән тәрбиясез балага караган сүзләрне язып алырга.

3-карточка                                                                                                1-вариант

                                     

“Тәнәфестә”

Иптәшләренә начар сүзләр әйтми; рөхсәт ителмәгән уеннар уйный; дусларын елатмый, үзе дә еламый; сыйныфташын кыйнамый; үзен кыйнаган баланы  атасына, анасына әйтмәскә тырыша, бакчадагы агачларны сындыра.

Бирем. Бирелгән сүзтезмәләр арасыннан кызыл төстәге ручка белән тәрбияле балага караган сүзләрне, кара төстәге ручка белән тәрбиясез балага караган сүзләрне язып алырга. Тәрбияле һәм тәрбиясез балаларга тагын нинди сыйфатлар хас? Өстәп яз.

4-карточка                                                                                               2-вариант

                         

“Өстәл артында”

Зурлар  күрсәткән урынга гына утырыр; терсәкләренә таянып утырмас;

ашны бүлеп биргәнне түземлелек белән көтәр; күп итеп кабып ашар; кулын киемнәренә сөртер; ипи валчыкларын читкә төшермәс; кулын сабын белән юар.

Бирем. Бирелгән сүзтезмәләр арасыннан кызыл төстәге ручка белән тәрбияле балага караган сүзләрне, кара төстәге ручка белән тәрбиясез балага караган сүзләрне язып алырга. Тәрбияле һәм тәрбиясез балаларга тагын нинди сыйфатлар хас? Өстәп яз!

-Укучылар, биремнәрне үти алдыгызмы? Дәфтәрләрегезгә карап әйтегез әле, нинди төстәге  җавапларыгыз  күбрәк?  Димәк,  тәрбияле булу өчен  язып алган сыйфатларны  үзегездә булдырыга тырышырга кирәк. Язма эшнең нәтиҗәләре сезнең бу сыйфатларны бик яхшы белүегезне һәм тәрбияле бала булырга омтылуыгызны күрсәтте.

Без бүген Ризаэтдин Фәхретдиннең тормыш һәм иҗат юлы, аның  балаларга  карата  әйтелгән сүзләре белән таныштык. Бу сыйныф сәгатендә тәрбияле баланың  нинди булырга тиешлеге турында әле сөйләшә генә башладык. Шул темага сөйләшүне икенче сыйныф сәгатенләрендә дәвам итәрбез.

Тәҗрибә күрсәткәнчә, эш барышында түбәндәге авырлыклар күзәтелде: әсәрдәге хәзерге сөйләм телендә булмаган сүзләрне уку һәм аларның мәгънәләренә төшенү, ягъни сүзлек өстендәге эш күбрәк вакытны алды. Әңгәмә барышында һәм иҗади эш башкарганда, укучыларның сүз байлыклары җитеп бетми. Димәк, әлеге җитешсезлекне бетерү өстендә күбрәк эшләргә кирәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый урок на тему "Иң тәрбияле эт минеке!" (по уч. Р.Р. Нигматуллиной)

Открытый урок на тему "Иң тәрбияле эт минеке!" по учебнику "Татарча да яхшы бел" Р.Р. Нигматуллиной....

"Сөйкемле бала" сыйныфтан тыш чара

Бу чара башлангыч сыйныфлар өчен. Уен бәйге рәвешендә бара....

Иӊ зур байлык- тәрбияле бала.

Кешене шәхес буларак тәрбияли торган әһәмиятле факторларныӊ берсе- гаилә. Гаиләдәге тәрбияне, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтне, көнкүрештә үз-үзеӊне тоту кагыйдәләрен бер сүз белән әйткәндә- әдәп сүзе б...

Тәрбияле бала нинди була?

Сыйныфтан тыш чара "Тәрбияле бала нинди була?"...

Сыйныфтан тыш чара. Нәүрүз - түрдән уз. Сыйныфтан тыш чара.

Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21–22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән ...

Тәрбияле кеше нинди була?

7 нче сыйныфлар өчен дәрес планы...

Тәрбияле бала

Тәрбияле бала...