"Сөйкемле бала" сыйныфтан тыш чара
методическая разработка по теме

Гилязева Фирая Ханифовна

Бу чара башлангыч сыйныфлар өчен. Уен бәйге рәвешендә бара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon soykemle_bala.doc43 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: «Сөйкемле бала” уен-конкурсы

"Сөйкемле бала" уен-конкурсында башлангыч сыйныф укучылары катнаша, укучылар арасындагы бәйге рәвешендә бара.

 

Максат:

• укучыларда укуга, татар теле һәм әдәбияты фәненә карата аңлы караш булдыру;

• укучыларның сөйләм телен, дөньяны танып – белү, күзаллауларын арттыру, баету;

• тел культурасын үстерү;

• укучыларга үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру, сәләтләрен үстерү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыру;

• эзләнергә, мөстәкыйль эшләргә өйрәтү;

туган телгә, төбәккә, аның күренекле кешеләренә карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү;

Җиһазлау: мультимедияле компьютер, “Оста бизәүче” бәйгесе өчен шаблоннар, шарлар, тамашачылар өчен татлы призлар.

                     

                                       Бәйге барышы.

1 нче алып баручы.” Исәнмесез!”-диеп башлыйм әле

                                  Танышу бит шулай башлана.

                                   Сезнең белән очрашканга, дуслар,

                                   Күңелебез шундый шатлана.

2 нче алып баручы. Сәлам сезгә искән таң җиленнән,

                                  Сәлам сезгә роза гөленнән,

                                  Сәлам сезгә барлык дусларымнан

                                   Сәлам сезгә моңнар иленнән.

1 нче алып баручы. Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без:

                                   Сәлам сезгә очкан кошлардан.

                                   Сәлам сезгә зирәк көндәшләрдән,

                                   Сәлам сезгә якын дуслардан.

2 нче алып баручы.   Хәерле көн,  кадерле дуслар. Билгеле, һәр бәйрәм дә үз күңелегез, шат булса гына күңелле була . Без сезнең барчагызга да ачык йөз, күтәренке күңел телибез, үзегезнең изге уйларыгыз, алкышларыгыз белән бәйрәмгә ямь өстәрбез дип өметләнәбез. Инде кичәбезне башлап җибәрәбез. Катнашучыларны сәхнәгә чакырабыз. Бүгенге бәйгедә көч сынашалар.(укучыларның исем-фамилияләре, номерлары әйтелә

1 нче алып баручы. Көндәшләрнең эшләрен бәяләп барыр өчен жюрига                                           ... тәкъдим итәбез.

2 нче алып баручы.   Бик уңганнар, бик булганнар,

                                     Бик тапкырлар

                                    Хөкемдарлар моны күреп

                                    Шаккатарлар.

1 нче алып баручы. Дуслар, бәйгене башлыйбыз. Хәзер һәр укучы үзе белән таныштырып узар. (һәр укучы үзе турында сөйли)

   

 1 нче алып баручы. Бәйге алдыннан укучыларга өй эше бирелгән иде. Алар нинди дә булса концерт номеры әзерләргә тиеш иделәр. Әйдәгез, өй эшләрен тикшереп алыйк. ( номерларны күрсәтү).

2 нче алып баручы. Алдагы ярышка күчик. Бу “Оста бизәүче” конкурсы. Укучыларга читек, бизәк төшерелгән шаблоннар таратыла. Һәр укучы тиз һәм матур итеп читекне бизәргә тиеш. Бу вакытта тамашачыларга  сораулар бирелә.  

  1. Г.Тукайның авыл турындагы шигыре (“Туган авыл”)
  2. Дөньяда  берәү  генә, авылда  өй  саен (“ө” хәрефе)
  3. Казан  ханбикәсе (Сөембикә)
  4. Капма-каршы мәгънәле сүзләр ( антонимнар)
  5. Зат алмашлыклары (мин, син, ул,без, сез, алар)
  6. Г.Тукайның татарларның гимнына әверелгән шигыре (“Туган тел”)
  7. Казан башында нәрсә бар? (“К” хәрефе)
  8. Казан нинди елга буенда урнашкан?
  9. Быел Җиңүнең  ничә еллыгын бәйрәм итәләр?
  10. Татарстан гимны авторы (Рөстәм Яхин муз., Рамазан Байтимеров сүз.)
  11.  Татарстанның  беренче  президенты (М.Ш.Шәймиев)
  12.  Халык авыз иҗатын  икенче  төрле  ничек  атыйбыз? (фольклор)
  13.  Үз тормыш юлың турында язу (автобиография)
  14.  Лениногорск районы һәм шәһәреннән ничә батырга Советлар Союзы Герое исеме бирелгән?
  15.  Г.Тукай романының авторы (Ә.Фәйзи)
  16.  М.Җәлилнең төрмәдә утырганда язган шигырьләр җыентыгы (“Моабит дәфтәрләре”)
  17.  Мәктәп директорының исем , фамилиясе ничек?
  18. Татарстан флагы ничә төстә һәм ул төсләр нәрсәне аңлата?
  19.  2009 ел нинди ел  буларак билгеләп үтелде?
  20. Лениногорск шәһәренең хакимият башлыгы кем?
  21.  Лениногорск шәһәрендә  нинди музейлар бар?
  22.  2010 нче ел нинди ел дип игълан ителде?
  23. Камзул казакидан нәрсә белән аерыла?
  24. Урманда бар. Кырда юк. Мунчада бар. Өйдә юк( у һәм н авазлары)
  25. Диңгездә нинди таш булмый?

     Күп җавап тапкан укучыларга бүләкләр тапшырыла. 

1 нче алып баручы. Ял итеп, музыкаль тәнәфес ясап алыйк. 3нче сыйныф укучысы Павлючева Верониканың биюе күңелләрегезгә хуш килер.(бию башкарыла).  

2 нче алып баручы. Укучыларны зирәклектә дә сынап карыйк әле. Игътибарлы булыгыз, хәзер сезгә сораулар. Табышмаклар, башваткычлар әйтелер, сез тиз арада төгәл, дөрес җавап бирергә тиеш буласыз.

  1. Татарстан флагы нинди төстә?
  2. Елның кайсы вакытында мәктәпләрдә укулар башлана?
  3. Атнада ничә көн?
  4. Дәрескә чакыру сигналы
  5. Татарстанның башкаласы
  6. Нинди кошлар үзләренең әниләрен белми?
  7. Әтиеңнең әтисе сиңа кем була?
  8. Алманың яртысы нәрсәгә охшаган?
  9. Былтыр исемле егет кайсы әкияттән?
  10. Дәресләр арасындагы ял вакыты
  11. Татарстан символларын әйтергә
  12. Чыпчык “мин кош”дип әйтә аламы?
  13. Кәҗә белән Сарыкның капчыгында нәрсә булган?
  14. Г.Тукайның туган көне
  15. Карамәче ниннди ишектән чыга?
  16. Сумка тотып керәләр,

Белем төяп чыгалар.

  1. Татарстан гербында нәрсә ясалган?
  2. Каенда биш ботак.ботак саен бишәр алма. Каенда ничә алма?

3 экранга игътибар белән карыйк әле .Анда ниндидер рәсем артык ясалган. Нәрсә артык?

  1.  Алдагы слайдта гы рәсемнәрне истә калдырып, язып чыгарга кирәк. (рәсемне карау өчен 30 секунд вакыт бирелә). укучылар истә калганча язып хөкемдарларга тапшыралар.

1 нче алып баручы. Катнашучылар язган арада, әйдәгез, ял итеп алыйк. Сезнең өчен акробатик номер. Аны 3б сыйныф укучысы Люгаева Настя күрсәтә.

2 нче алып баручы. “Шар кабарту бәйгесе. Кем тизрәк шар кабарта?

1 нче алып баручы.Соңгы бәйге “Зәлидә” уены. Уен тәртибе аңлатыла.  

 Уен тәмамлангач, сүз хөкемдарларга бирелә. Укчыларга грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырыла.

2 нче алып баручы. Шулай итеп, бәйрәм ахырына якынлашты. Уенда катнашкан көндәшләргә, уенны гадел бәяләп барган хөкемдарларга, уенчыларга көч-дәрт өстәүче тамашачыларга зур рәхмәтебезне белдереп, кичәбезне тәмамлыйбыз. Сау булыгыз,  киләсе очрашуларга кадәр!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Класстан тыш чара.Юл йөрү кагыйдәләре.

     “ Исән-имин йөрим дисәң        Бел син юл кагыйдәсен”!...

Сыйыфтан тыш чара "Кеше- җирнең гүзәл чәчәге"

Чараны үткәрергә ярдәмлек, рус төркеме белән әзерләнгән тамаша. Актлар залында үткәрергә каралган бәйрәм....

Сыйныфтан тыш чара.

Сыйныфтан тыш чара. "Р.Фәхретдин сабаклары"....

Географиядән дәрестән тыш чара эшкәртмәсе. "Күп белергә теләсәң"

Әлеге кичә  эшкәртмәсе 6-7 нче сыйныф укучылары өчен төзелде....

Ике шагыйрь-ике йолдыз (Сыйныфтан тыш чара)

Г.Тукай һәм А. С.Пушкин иҗатларына нигезләнгән әдәби-музыкаль кичә. Чара хезмәттәшем Бламыкова Илфира Робертовна белән берлектә оештырылды.Кичәдә өлкән сыйныф укучылары катнашты....

Сыйныфтан тыш чара. Нәүрүз - түрдән уз. Сыйныфтан тыш чара.

Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21–22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән ...