Сыйныфтан тыш чара.
методическая разработка на тему

Сыйныфтан тыш чара. "Р.Фәхретдин сабаклары".

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon r.f.sabaklary.doc52 КБ

Предварительный просмотр:

          Бала чактан алынган тәрбияне соңыннан

                                                                               бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас.

                                                                                                                             Р. Фәхретдин.

      1 нче укучы.    Татар халкының күренекле фикер иясе, мәгърифәтче, язучы, журналист һәм педагог Ризаэтдин Фәхретдин татар халкына һәм гомумән төрки халыкларга бәяләп бетергесез күп фәнни һәм иҗади мирас калдырган шәхес.

       2 нче укучы.   Ризаэтдин Фәхретдин тарафыннан тәрбия, әхлак мәсьәләләренә багышланган 11 исемдә 70 тән артык китап язылган. Октябрь инкыйлабына кадәр барлык татар мәдрәсәләрендә тәртип, әдәп, әхлак, этика, эстетика дәресләре укытылган һәм Ризаэтдин бине Фәхретдиннең әлеге китаплары шул дәресләрдә кулланылган. Аның барлыгы 50 исемдә 147 китабы дөнья күргән. Шулай ук аның 100 томга якын зур күләмле, матбугатта басылмаган кулъязма хезмәтләре барлыгы да мәгълүм.

        3нче укучы.   Безнең өчен иң әһәмиятле урыннарның берсен – «Нәсыйхәт» китабы алып тора. Ул бу китапны киләчәк буыннарга нәсыйхәт итү һәм үзенә йөкләтелгән бурычны үтәү йөзеннән язуын әйтә.  «Нәсыйхәт» китабы татар халкының күп гасырлар буена яшәп килгән һәм көндәлек тормышта кулланыла торган әхлакый һәм рухи тәрбия кануннарын үз эченә туплаган булуы белән безгә кадерле, чөнки ул безне әдәп, әхлак, шәфкать, изгелек, кешелеклелек, яхшылык һәм башка бик күркәм сыйфатларга өйрәтеп, яман эшләрдән тыелып, яхшы эшләр генә эшләргә өнди.

        4 нче укучы.   Көндәлек тормышта, җәмәгать урыннарында, чит кешеләр арасында, олылар һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләр янында, күршеләр, авырулар, туганнар, укытучылар янында, кыскасы, һәр очракта үзеңне ничек әдәпле, тыйнак, тәртипле итеп тотарга соң? Бу сорауларның чишелешен нәкъ Ризаэтдин Фәхретдиннең “Нәсыйхәт” китабында табарга мөмкин.

                    «Нәсыйхәт» китабы.   

                                           Битләрем ачык

Түрдән үт, әйдә.

Кайчан булмасын

Рәхим ит,әйдә.

Кемнәр килсә дә

Йөзем гел ачык.

Дус - ишләр килү

Үзе бер шатлык.

Ачып минем битләремне

Укы да син бар хакта,

Киңәш иткән сүзләремне

Күңелеңә сеңдер башта.      

Андагы һәр киңәшне

Йөрәк аша уздыр син.

Үземнең беренче битемне

Ачарга әзер мин.

1нче бит «Ата вә ана»

Ш. Галиевның «Шауламагыз, әти йоклый» шигыренә инсценировка.

 

Без инде күптән уянды

Тышта кояш яп – якты.

Төнге сменадан кайтып,

Әти йокларга ятты.

    Безгә әйтте шауламаска,

Дөбер – шатыр килмәскә.

Киләбезме соң, килмибез –

Шуны гына белмәскә.

Йөрибез әкрен генә,

Аяк очына басып.

Сөйләшсәк тә сөйләшәбез

Үзара пышылдашып.

--- Тсс, Фәсхетдин, сызгырынма!

--- Искәндәр, куй чүкечне!

--- Тәнзилә, дим, саграк кылан

Шалтыратма чүмечне!

--- Фирая, җитте сиңа да

Шудырма урындыкны!

--- Илһамия, сикерергә

Урамда урын юкмы?

Шыпырт кына чыгып әти

Карап торган ишектән.

Шулхәтле ду килүгә соң,

Ишеткәндер, ишеткән...

Бер-беребезне тыя-тыя

Шундый кызып киткәнбез.

Кычкырма да , шаулама дип

Шаулашабыз икән без...

Кешенең итәгатьле булуы – күңеле яхшы булу билгеседер. Инде сезгә иң якын кешеләр дә, әлбәттә, ата вә аналарыгыздыр. Шуның өчен аларга һәрвакытта итәгатьле булыгыз, гамәл вә сүздә аларга каршы килмәгез, бу сәбәптән аларның күңелләре дә рәхәтләнер, үз күңелләрегез дә вә дөньяда торуыгыз да гүзәл булыр.

Әниләр турында җыр. «Әни кирәк»

2 нче бит «Дуслар»

Сөйләшеп, уйнап була

Күп нәрсә белеп була.

Шаярып - көлеп була –

Дусларың гына булсын.

Күңелле яшәп була

Үсеп һәм ныгып була

Авырлыкны егып була

Дусларың гына булсын.

 Адәм баласының шатлык вә кайгы вакытларында таяныч җире, файда күрсәтеп, файда күрәчәк урыны, дуслары булачактыр. Моның өчен дусларыгызны яшь вә башка яктан үзегезгә яраклы булачак кешеләр арасыннан сайлап алыгыз.

Дуслар турында җыр җырлана. «Чын дус».

3 нче бит «Күршеләр»

Дусларыгыздан соң иң якын кешеләр - күршеләрегездер. Шуның өчен күршеләрегез белән гүзәл мөгамәләдә булыгыз, алар белән дус торыгыз, шатлык вә хәсрәт вакытларында уртаклашып, авыру вакытларында хәлләрен сорагыз, һичбер эштә аларның хәтерләрен калдырмагыз.

«Күршеләр» җыры җырлана

4 нче бит «Мәктәп»

Дәресләрнең бөтенесен

Кирәк белеп калырга.

Күнегүләр дә эшләргә,

Күчереп тә язарга.

Әгәр тыңлап утырмасаң,

Өйдә дә укымасаң,

Дәресләрнең иң авыры,

Дәресләрнең и-и-иң авыры,

Татар теле икән!

     Күнегүләр эшлисе бар,

Диктантлар, иншалар.

Ә биремнәр кайчагында,

Эшләнмиләр – усаллар.

Эшләсәң өйгә эшеңне,

Кызганмасаң көчеңне,

Дәресләрнең иң җиңеле,

Дәресләрнең и-и-иң җиңеле

Татар теле икән!

Кагыйдәне белмим диеп,

Куркып торалармы соң?

Икелегә, я өчлегә

Укып торалармы соң?

Авырлыкка бирелмәсәң,

Уйларга иренмәсәң,

Дәресләрнең иң кызыгы,

Дәресләрнең и-и-иң кызыгы

Татар теле икән!

Укытучы тарафыннан бирелгән дәрескә тәмам күңелләрегезне салыгыз. Бер төрле дәрес бирелгәндә сез икенче дәресләргә карамагыз, һәрбер нәсыйхәтләрне зиһенегезгә урнаштырыгыз, дәрес вакытында сөйләшмәгез вә башка әйберләргә күңелләрегезне җибәрмәгез, бу сәбәптән осталарыгыздан ризалык алырсыз, гомерегездә файда күрерсез.

5 нче бит «Гыйлем»

Ялыналар Вәлигә:

-- Сыйныф артта сөйрәлә,

Әйткәнне тыңла инде.

Киерелеп торма инде,

Китабыңны мә инде.

Тагын бер кат укы инде,

Вәли, дим, зинһар инде,

Мисалың чыгар инде.

Вәлинең җавап шундый,

Хәтта күзен дә йоммый:

-- Башта үзегез әйттегез:

Вәлигә бер шеф кирәк.

Үз башымны эшләткәч,

Ул шеф миңа ник кирәк?

Тәмам черки булдыгыз,

Безләмәгез колакта.

Сездән котылыр өчен,

Күчми калам класста.

Гыйлем –күңел күзен ачар, наданлык - караңгылыкны бетерер. Олы  дәрәҗәләргә тоташтырыр, дошманнарга каршы корал булыр.Тереклекне саклар. Гыйлем - галимнәрнең зиннәте, адәмнәрнең хөрмәте булып, караклардан куркусыз дәүләт вә һич бетми торган байлыктыр.

Нәсыйхәт китабы:      Сезгә иң кыйммәтле нәсыйхәтемне әйтәм:

Яхшылык дөньягызга зарар китермәс, әхлагыгызны бозмас,  барысын да укыгыз, өйрәнегез,белегез – һичкем алдында гаепле булмассыз. Вә бервакыт бәлки ата-ана, кардәшләр, милләт өчен олугъ бер хезмәт кәсеп итеп, бөек ядкарь калдырырсыз.

Сөйләр сүзләр бик күп алар

Сөйли белеп сөйләсәң.

Озын сүзнең кыскасы шул:

Кеше булырга теләсәң,

Әдәпле бул, сәләтле бул,

Кешелекле һәм тыйнак бул,

Батыр бул, матур бул,

Пөхтә һәм җыйнак бул.

Һәр кешегә үрнәк бул!              

       

 

Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче

Теләче гомуми урта белем бирү мәктәбе

Ризаэддин Фәхреддин сабаклары

                                                 

                                                      I категорияле татар теле һәм әдәбияты

                                                      укытучысы Кәримова Гөлназ Фәритовна

20011


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ике шагыйрь-ике йолдыз (Сыйныфтан тыш чара)

Г.Тукай һәм А. С.Пушкин иҗатларына нигезләнгән әдәби-музыкаль кичә. Чара хезмәттәшем Бламыкова Илфира Робертовна белән берлектә оештырылды.Кичәдә өлкән сыйныф укучылары катнашты....

"Тәрбияле бала нинди була?" (Сыйныфтан тыш чара)

Ризаэтдин  Фәхретдиннең үгет- нәсихәтләренә  багышланган тәрбия сәгате  эшкәртмәсе 5-7-сыйныф укучылары белән эшләгән сыйныф җитәкчеләренә тәкъдим ителә.Әлеге материал Федера...

Ярминкә күренеше ( сыйныфтан тыш чара)

Ярминкә күренеше ( сыйныфтан тыш чара)...

"Сөйкемле бала" сыйныфтан тыш чара

Бу чара башлангыч сыйныфлар өчен. Уен бәйге рәвешендә бара....

«Тел бәйгесе» темасына сыйныфтан тыш чара

«Тел бәйгесе» темасына сыйныфтан тыш чара. Туган тел көненә багышланган....

Туган илем. Сыйныфтан тыш чара.

Туган илем.Туган ягыбызга багышланган сыйныфтан тыш чара.Туган ягым! Нинди матур яңгырашлы җылы сүзләр. Без монда туганбыз, укыйбыз, үз бәхетебезне табарбыз. Туган ягыбызны яратып яшибез. Н...

Сыйныфтан тыш чара. Нәүрүз - түрдән уз. Сыйныфтан тыш чара.

Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21–22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән ...