Туган илем. Сыйныфтан тыш чара.
план-конспект занятия (5 класс) по теме

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

 

Туган илем

.

Туган ягыбызга багышланган сыйныфтан тыш чара.

Туган ягым! Нинди матур яңгырашлы җылы сүзләр. Без монда туганбыз, укыйбыз, үз бәхетебезне табарбыз. Туган ягыбызны яратып яшибез.

 Нәрсә соң ул туган ил?  Бу сорауга балалар белән җавап эзләү.

 

Туган илем-алтын арышлар,

Туган илул- зифа камышлар.

Туган ил ул- иркен болыннар,

Болыннарда нәни колыннар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Туган илем.33 КБ

Предварительный просмотр:

Туган илем.

Казанга багышланган рәсемнәр, Татарстан символлары,телгә, илгә багышланган мәкалләр

.

Туган ягыбызга багышланган сыйныфтан тыш чарабызны башлап җибәрәбез

Туган ягым! Нинди матур яңгырашлыҗылы сүзләр. Без монда туганбыз, укыйбыз, үз бәхетебезне табарбыз. Туган ягыбызны яратып яшибез.

 Нәрсә соң ул туган ил? Әйдәгез матур итеп әйтегез әле.

Туган илем-алтын арышлар,

Туган илул- зифа камышлар.

Туган ил ул- иркен болыннар,

Болыннарда нәни колыннар.

Татарстан- минем туган илем

Россиянең матур җирендә.

Халык аңа үзе исем кушкан

Бәхет теләп гомер гомергә.

Карлары бар аның, язлары бар

Ташкыннары аның ни тора?

Еракларга киткән тургайлар да.

Сагынып кайта туган йортына.

Сенка.

Әби. 

әй язмышлар әллә кайларга илтте шул мине. Туган ягым. Бигрәк еракта калдың шул. Куе урманнарның һавасын бер тутырып суласаң йөрәкләр рәхәтләнеп китә. Чылтырап аккан чишмә сулары күңелләргә дәва була.агым сулары, тал-тирәкләре, кыр басулары бигрәк сагындыра.

      Яш олыгайган саен туган як  үзенә тарта икән....

Малае. 

     Әнкәй! Шундый уйлар белән үз эчеңә бикләнеп яшисең икән. Ник соң эчтән генә  янып       яшәдең?Ник әйтмәдең? Әйдә, бергәләшеп кайтып килик, туган якның хәлен белик.

       Туган илнең кадерен белер өчен читкә китеп карарга кирәк микән? Берәүләр туган җирнең матурлыгын читтән дә күрмәскә мөмкин, икенчеләре туган илнең һәр почмагына сокланып яши.

      Туган ягымның урманнары, таулары, шаулап утырган иген кырлары- һәммәсе изге бер җир.

     Татарстан табигый байлыклар белән мактана ала.идел, Нократ, Кама кебек зур елгалар гомер гомердән халыкны балык белән тәэмин иткән.сөзәк ярларда кызарып җиләклә пешкән. Балан, шомырт, алма аланнары гөрләп үскән.

      Әйе, балалар, безнең туган илебез матур да, зур да, бай да. Илебездз ике дәүләт теле яшәп килә- берсе булса- татар теле, икенчесе- рус теле.

Дөняда иң-иң матур  ил

Ул синең туган илең.

Дөняда иң-иң матур тел

Ул синең туган телең.

Ике телдә дә сөйләшәм

Яшим мин туган илдә.

Туган ил дигән сүзне дә

Әйтәм татар телендә.

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле затлы тел.

Татарчасы-туган тел

Безгә газиз булган тел.

Атаң-анаң, газиз бабаң,

Сине сөя торган тел.

Бу телдә рух байлыгың

Һәм йөрәк кайнарлыгың

Җырлаган бу телдә безгә

Сөекле Тукай моңын.

Пушкин теле

Некрасовның теле

Тургенев һәм Толстой теленең

Тиңсез көч-кодрәтен беләм мин.

Әмма аның башка туган телне

Алыштыруын теләмим.

Әнкәй-әткәй теле сүрелмәсен

Кече халыкларның җанында.

Сорыйм үтенеп, сез саклагыз аны

Җир ананың изге карынында.

    И, газиз ана телем! Синең язмышың, минем язмышым. Милләтнең йөзек кашы син. Телне йөзек кашы белән чагыштыру да аздыр. Ул милләтнең җаны. Ул үлсә,милләт тә яшәми. Тел авыру булса, милләт тә чирли. Аны сакларга, кадерләргә кирәк.

     Әгәр без туган илебезгә игтибарлы булсак, булганнарны сакласак, безнең илебез дә, телебез дә сакланыр.

     Туган тел җыры белән сыйныфтан тыш чара тәмамлана.

       Рәхмәт, балалар. әйдәгез саклыйк ана телен. Белгәннәребезне киләчәк буынга тапшырыйк.

Телең саф булса- тормышыңда тап булмас.

Тел белгән югалмый.

Теле барның- юлы бар.

 

Телгә игътибарсыз- илгә игътибарсыз.

Алтыда белгән туган телең алтмышта онытылмас.

     

 Татлы тел тимер     капканы ачар.

Теле барлар –халык булган,

Теле юклар балык булган.

     Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.

         Туган илем.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйныфтан тыш чара.

Сыйныфтан тыш чара. "Р.Фәхретдин сабаклары"....

Ике шагыйрь-ике йолдыз (Сыйныфтан тыш чара)

Г.Тукай һәм А. С.Пушкин иҗатларына нигезләнгән әдәби-музыкаль кичә. Чара хезмәттәшем Бламыкова Илфира Робертовна белән берлектә оештырылды.Кичәдә өлкән сыйныф укучылары катнашты....

“Иң татлы тел – туган тел”. Сыйныфтан тыш чара.

Сыйныфтан тыш чара Халыкара Туган тел көненә багышлап үткәрелә. Тантаналы рәвештә үтә....

"И туган тел!" сыйныфтан тыш чара

"И туган тел!"  Туган тел бәйрәме...

Сыйныфтан тыш чара. Нәүрүз - түрдән уз. Сыйныфтан тыш чара.

Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21–22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән ...

“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....

ТУГАН ИЛЕМ –ТУГАН АНАМ

Болгар! Туган тел көе яңгырый.1 укучы.Тел дигән дәрья бар,Дәрья төбендә мәрҗән бар.Белгәннәр чумып алыр,Белмәгән карап калыр.2 укучы.И нет у нас иного достоянья!...