"Әдәпле булыйк". 4нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе.
методическая разработка на тему

Сосновских Светлана Георгиевна

"Әдәпле булыйк". 4нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dple_bulyyk._dres_eshkrtmse.doc47 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес планы: Әдәпле булыйк.

Шәхси нәтиҗәләр:- Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.

                                    -Татар телен куллануга уңай караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.

                                     -Ярдәмчелек, башкаларга карата кайгыртучан булу

Метапредмет нәтиҗәләр: Регулятив УУГ.

  • Ихтыяр көче, максатсатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру.
  • Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.
  • Эш сыйфатына бәя бирә белү.
  • Нәтиҗә ясый алу.
  • Билгеле күрсәтмә нигезендә эшли белү, нәтиҗә ясый алу.

                                     Танып белү УУГ.

                               – Дәреслек белән эшләү;

  • Аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу;
  • Текста әйтелә торган төп фикерне таба белү;
  • Объектларны чагыштыру;
  • Фикерне логик чылбырга салу.

                                      Коммуникатив УУГ.

                                     –Диалог төзүдә катнашу.

                                     - Фикерне дәлилли итеп җиткерә белү

                                     -  Мәгълүматны   туплау өчен күмәк эш башкару

Предмет нәтиҗәләре: Әдәпле сүзләрне өйрәнү, аларны төрле ситуацияләрдә куллану.

Материал: Дәреслек, дәфтәр

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран, слайдлар

Дәрес барышы: 

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

1.Оештыру өлеше. 

   Уңай психологик халәт тудыру.  

  • Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн. Хщллщгегез ничек? Бер-беребезгә карыйбыз һәм елмаябыз, рәхмәт. Ә хәзер, йөз партнеры белән исәнләшәбез, рәхмәт, иң  партнерына кул биреп, исәнләшәбез, рәхмәт!
  •  Утырыгыз. Дәресне башлыйбыз.

2.Актуальләштерү: Әдәплелек турында укучылардан мәгълүмат алу.

Яңадан карыйк әле, без сөйләшкәндә нинди әдәпле сүзләр ишеттек? Тагын нинди сүзләр беләсез? Укучылар бу сүзләрне кайчан һәм кайда әйтәләр?

Димәк, без дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?

  1. Уку мәсьәләсен кую.

Укытучы бүген дә дәрестә әдәплелек турында сөйләшүне дәвам итәчәкләрен әйтә.

Ә хәзер, кем минем белән ризалаша , шул укучылар басалар, ә кем ризалашмый утырып калалар. (Тэйк оф – тач даун)  

  • Бүген  9 нчы март.
  • Мин әтине, әнине яратам.

-  Без яхшы укучылар.

  • Ул кечкен балаларга булыша , шуңа күрә аны яратмыйлар.
  • Мин ашханәдә рәхмәт әйтәм.
  • Кичә көн болытлы булды.
  • Укучылар утырып калсалар, укытучы сорый ни өчен? Дөрес җавапны әйтергә куша.
  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.
  1. 45нче биттә ге рәсемнәргә карагыз әле.1 нче күнегү.

       2. Әдәпле сүзләр, яхшы сүзләр дибеэ.  Сезгә өйгә эш итеп “Яхшы сүз” турында мәкальләр табып килергә иде. Әйтегез әле, кем нинди мәкальне  тапты икән?

 - Яхшы сүз йорт төзи, начар яман сүз аны җимерә.(грузин)

- Яхшы сүздән күңел эри.(каракалпак)

- Яхшы сүздән таш та йомшак була (дагстан)

- Яхшы сүз – чәчәк, начар – сүз  кычыткан. (төрекмән)

- Яхшы сүз – күңел ачкычы (серб)

 Укытучы.Укучылар! Бик күп мәкальләр тапкансыз, рәхмәт. Мәгънәләрен аңлату.

Яхшы сөйләшү өчен сүзләр белергә кирәк, мәкальләр белергә кирәк, тагын нәрсә белергә кирәк икән?  Укытучы слайд күрсәтә һәм үзе сүзләр әйтә.

Бир әле! Бирче!    Кил әле! Килче!

Бирегез әле! Бирегезче!       Килегез әле! Килегезче!

1 Нәтиҗә. Мөстәкыйль эш. 1. Шушы сүзләргә карап кагыйдә чыгарыгыз.

                              2. 45 бит 2 күнегү Алсу нинди әдәпле сүзләрне онытты

                             3. Бирем эшлиләр. Дай пожалуйста эту книгу. Оля, помоги мне, пожалуйста. Папа, купи мне. пожалуйста, велосипед.

2. Нәтиҗә . (Ныгыту таныш ситуациядә һәм үзгәргән ситуациядә )

Парларда эш. Телефоннан сөйләшә беләсезме? Китаптан (47 бит) диалоглар укыйлар, кайсы дөрес,  кайсы дөрес түгел икәнен әйтәләр. Үзләре парларда дөрес диалоглар төзиләр.

3.Нәтиҗә. (Проблемалы бирем – алган белемнәрен кулланып, яңа белем туплау)

Фикультминут.  Смешиваются – замирают- объединяются в группы.  “МИКС ФИЗ  ГРУП” структурасы.

         Барыгыз да урыннарыгыздан торыгыз, урындыкларны өстәл астына этеп

         куегыз. Музыка астында класс буйлап хәрәкәт итегез. (Музыка яңгырый)

Музыка туктады.

Төркемнәрдә.  Текст өстендә эшкә әзерлек.

а) Сүзлек эше.
3 нче күнегү  54 бит

б) текст өстендә эш.

- эчтән уку;

-кычкырып уку;

-малайның сүзләрен уку;

-апаның сүзләрен уку;

Әйдәгез әле малайга характеристика бирик. (акыллы, тәрбияле, әдәпле)

6,7,8 нче күнегү, 55 нче бит

III.Рефлексия., бәяләү этабы.

-          Укучылар, нинди кеше әдәпле кеше була? Дәрестән үзегезгә нинди нәтиҗә ясадыгыз, иптәшләрегезгә нинди теләкләрегез.

Сөйләшкәндә матур сүзләр генә сөйлик.

Рәнҗемәсен,боекмасын дисәң йөрәк,

Изге сүзләр – яхшы сүзләр – шатлык кирәк.

 Укучылар үз эшләренә бәя куя.

IV. Өйгә эш.

1.Монда өйрәнгән әдәпле сүзләрне иптәшләрегезгә дә өйрәтегез.

2. “Минем яхшы гамәлләрем”(План төзергә)

3. "Әдәпле бала” ны сурәтләп хикәя языгыз.

-          Ә хәзер без кунакларга, үзебезгә исәнлек – саулык теләп саубуллашыйк


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

тестлар 4нче сыйныф

рус телле балалар өчен тестлар татар теленнән...

тестлар 4нче сыйныф

"шыгырдавыклы башмаклар" хикәясенә тестлар 4сыйныф...

Без инде зур үстек, бишенчегә күчтек. 4нче сыйныф укучыларының башлангыч белән хушлашуы.

Без инде зур үстек, бишенчегә күчтек.4нче сыйныф укучыларының башлангыч белән хушлашуы....

"Кышкы уеннар" 4нче сыйныф(рус төркеме) татар теле дәресе

Дәреснең темасы: “Кышкы уеннар”.Максатлар:  1. “Кыш”  темасына караган лексиканы искә төшерү, “Кышкы уен” тексты аша уенга чакыра белү, кышкы уеннар, кар бабай ясау турында сөйли белү күнекм...

“Әбисе белән оныгы” текстында билгесез үткән заман хикәя фигыльләрне күзәтү. 4нче сыйныф

4Б сыйныфының рус төркемендәbalarf.ru сайтында урнашкан чыганаклардан файдаланып үткәрелгән татар теле дәресе эшкәртмәсе...

4нче сыйныф (рус.төрк.) өчен татар теленнән эш программасы

4нче сыйныф (рус.төрк.) өчен татар теленнән эш программасы Хайдарова Р.З дәреслегенә нигезләнеп төзелде....

4нче сыйныф (рус.төрк.) өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары

4нче сыйныф (рус.төрк.) өчен татар теле  буенча контроль-үлчәү материаллары Хайдарова Р.З. УМКсына нигезләнеп төзелде....