Класс сәгате "Бер-беребезгә карата мәрхәмәтле булыйк"
классный час (8, 9 класс) на тему

Саляхова Лилия Ахметгалиевна

Бер-береңә ярдәм кулы сузу, дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү, коллективта бердәмлек сыйфатлары булдыру

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Класс сәгате толерантлык22.5 КБ

Предварительный просмотр:

Класс сәгате: Бер- беребезгә карата мәрхәмәтле булыйк.

Максат: Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү.

Бер-береңә ярдәм кулы сузу, дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү, коллективта бердәмлек сыйфатлары булдыру

Җиһазлау: презентация, буклетлар, экран, компьюте, җир шары рәсеме.

Дәрес барышы

  1. Оештыру . Уңай психологик халәт булдыру. Хэерле көн. Исәнмесез.

Барыбыз да, иптәшләребезгә карап, матур итеп елмаеп, бер-беребезгә

яхшы кәеф теләп, әңгәмәбезне башлыйбыз.

   II. Иң беренче проблемалы ситуация тудыру. Уку мәсьәләсен кую.

Сезнең ихтибарга барыгызга таныш булган фильмнан өзек карарга тәкъдим итәм. “Чучело фильмыннан өзек карау.

-Хәзер без сезнең белән Эй-ар-гайд  структурасы буенча эшләрбез.(Бу структурада укучыларның фикерләре чагыштырыла, уйланыр өчен видео, картина күрсәтелә яки берәр хикәя укыла), Сезнең өстәлләрдә кәгазь битләре бар. Фильм героена иптәшләре нинди мөнәсәбәттә булды, сез ничек уйлыйсыз? Беренче баганага үзегезнең фикерләрегезне языгыз.

  • Сезнең өстәл нинди сыйфатлар язды?
  • Икенче өстәл нәрсә өсти ала. Рәхим итегез.
  • Сез әйтеп үткән сыйфатларны бер сүз белән ничек атап була?
  • Толерантлык
  • Нәрсә ул толерантлык. Моны аңлату өчен әйдәгез синквейн техникасы кулланып карыйк. Синквейн  французчадан тәрҗемә иткәндә  5 юллык шигырь дигән мәгънәне белдерә.

Синквейнны язу тәртибе:

  • 1 нче юл. Теманы ачыклаучы сүз, исем.
  • 2 нче юл.  Синквейн темасына туры килә торган ике сыйфат.
  • 3 нче юл. Синквейн темасына хас булган өч фигыль.
  • 4 нче юл. Теманың эчтәлеген ачучы фраза,   җөмлә. Ул укучының темага мөнәсәбәтен күрсәтергә тиеш.
  • 5 нче юл. Укучының темага карата үз фикерен бер сүз белән чагылдырган нәтиҗә. Резюме.
  • Группаларда эш

Толерантлык

Мәрхәмәтле, түземле

Аңлау, тыңлау , ишетү

Мин башкаларны ихтирам итү

Килешү

Төрле илләрдәге халыклар бу сүзнең мәгънәсен төрлечә аңлаталар.

(Слайд 4) (Укучылар укый.)

Инглиз халкы – мәрхәмәтлелек, түземле була белү.

Испан халкы – башкаларныкыннан аермалы карар, фикерләрне ка-

бул итә белү.

Гарәп халкы – мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек,башкаларны ничек

бар, шулай кабул итә белү.

Француз халкы – башкаларның фикере синекеннән аермалы булырга

мөмкинлекне аңлау.

Рус халкы – түзә белү.

Гадиләштереп кенә әйткәндә, нәрсә инде ул ул толерант булу?

Нәтиҗә: Төрле булуларына карамастан кешене кабул итү, бер-

береңә игътибарлы булу. Толерантлылык – тынычлык нигезе.

Чикләвекләр белән эш

Сезнең өстәлләрдә кечкенә генә янчыклар бар. Аның эчендэ сез нәрсә күрәсез? Янчыкны өстәлгә бушатыгыз һәм һәр кеше бер чикләвек сайлап ала. Чикләвекләрне бик ихтибар белән карыйбыз. Аның төзелешен, үзенчәлекләрен, структурасын өйрәнәбез, истә калдырырга тырышабыз һәм кире янчыкка салабыз. Янчыкны селкетәбез, чикләвкләрне бутыйбыз һәм кабат өстәл уртасына бушатабыз. Ә хәзер һәр кеше үзенең чикләвеген табып алырга тиеш. Таптыгызмы?

Сез үзегез сайлаган чикләвекне  кем ничек истә калдырды һәм тапты? Моның  өчен нинди алымнар кулландыгыз? (җаваплар)

Нәтиҗә: Беренче карашка бөтен чикләвекләр дә бер төрле кебек, ләкин озаклабырак өйрәнсәң, ихтибар белән карасаң аларның бертөрле булмавын күрергә була. Бер чикләвекне икенчесе белән бутап булмый. Кешеләр дә шундый төрле-төрле һәр кешенең үзенә генә хас сыйфаты, матурлыгы һәм күркәмлеге. Моны бары тик аңлый һәм тоя белергә генә кирәк.

Минидиспут

Экранга карыйк. Сезнең каршыгызда Лао-Цзы су турында сүзләре. “Көчле булу өчен су кебек булырга кирәк. Каршылыклар юк икән ул ага, каршылык булса ул туктый, каршылык җимерелсә ул тагын агып китә. Дүрт кырлы савытта ул дүрт кырлы, түгәрәк савытта түгәрәк. Шундый юл куючан булганга күрә дә ул иң кирәклесе һәм иң көчлесе.” Мин сезгзә фикер алышырга тәкдим итәм. Әйе яки каршы. Фикер алышуның кагыйдәләре.

Бер береңнең фикерен ихтирам итәргә.

Һәр кешенең үз фикерен әйтергә хокукы бар.

Фикерләрне генә фикер алышабыз кешеләр турында түгел. 1 мин вакыт бирелә.

Нәтиҗә. Ике команданың да каршылыклы фикерләрен тыңлап без толерантлык күрсәттек.....

Физкультминутка.

Хэзер барыбыз да басабыз. Күзләрне йомабыз. 2 адым уңга атлыйбыз, 1 адым алга , 3 адым сулга, 2 адым артка,  ....

Ничек уйлысыз сез хәзер кайсы урында. Күзләрне ачабыз һәм хис кичерешләр белән уртаклашабыз.

Нәтиҗә: Могаен безнең аңлауыбызны, кабул итүебезне көткән бик күп кешеләр шундый хис тойгылар белән яшидер,әйдәгез  бер- беребезгә ярдәм кулы сузыйк.

Кул ясау  

Борынгыдан кул дустәнә мөнәсәбәтләр символы булып тора. Кул биреп күрешү дуслыкны, кулда корал булмауны күрсәтә. Кул борынгыдан килгән яманлыктан, яман күздән саклану символы да. Ул барлык диннәрдә һәм төрле халыклар мәдәниятендә бар.

Аны Изге мәрям кулы, Хамса кулы, Изге Фатима кулы дип йөртәләр.

Эйдәгез без дә дуслык символы ясыйк. Өстәлләрдәге кулларга толерантлыкның 1әр принцыбын языгыз.

Бөтен дөняда өскә күтәрелгән куллар шәфкатлелеккә, мәрхәмәтлелеккә чакыру символы булып тора. Толерантлыкның символы җир шарын кочаклаган куллар, әйдәгез кулларны җир шарына беркетик һәм дус, тату яшик.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

укытучылар көненә карата сценарий

Ветеран укытучылар белән очрашу үрнәге....

Мәрхәмәтле булыйк

Шәфкатьлелек бизи кешене  !                                            ...

Доклад на тему: "Сыйныфтан тыш чаралар аша татар теленә һәм әдәбиятка карата кызыксыну уяту"

Балаларда татар теленә карата сыйныфтан тыш ярдәмендә кызыксыну уяту  өстендә эшләү....

Сыйныф сәгате "Иманлы һәм тәрбияле булыйк!"

Максат: Укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләүне дәвам иттерү, сөйләмнәрен үстерү; өйдә, җәмагать урыннарында  әдәпле  булу теләге уяту; аларны мәдәниятле шәхесләр итеп тәрбияләү.Укучыларның...

5 класс - Процент темасына карата дәрес планы

•Максат.1. Процент төшенчәсе белән танышу. Процентлар табу.•2.Процентларны исәпләгәндә логик фикерләүне үстерә.•3.Укучыларны унарлы вакланманы процентка, процентны унарлы вакланмага әйләнедерергә өйрә...

Тема: Булыйк һәрчак әдәпле!

з сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе...

"Әдәпле булыйк". 4нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе.

quot;Әдәпле булыйк". 4нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе...