Мәрхәмәтле булыйк
материал по теме

 

 

Шәфкатьлелек бизи кешене  !

                                                                                                                         (тәрбия сәгате)                                                                                                                       .                                                  .                                                                  .                                                   

Максат:   Укучыларда  мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, кешелеклелек, миһербанлылык, ярдәм итә белү сыйфатлары тәрбияләү. Мохтаҗларга   ярдәм итү теләге уяту . Иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

Җиһазлау:мульти медиа, фотокүргәзмә, мәкальләр язылган плакатлар, рәсемнәр, газета-журналлар, картон, дәфтәр бите, магнитофон, кассета.

 Барышы.

  (Тактага кәгазьдән киселгән зур хәрефләр белән “Мәрхәмәтле булыйк !” дип язылган. Бу сүз төсле кәгазьләрдән ясалган матур чәчәкләр белән белән бизәлгән. Бүлмәгә яхшылык эшләү турындагы мәкальләр язылган плакатлар эленгән, фотокүргәзмә урнаштырылган.)

 

Укытучы: Хәерле көн, укучылар! Бүгенге тәрбия сәгатебезнең темасы:Шәфкатьлелек бизи кешене дипатала.

                               Теткәләнә, туза бик тиз

Мишень бит безнең йөрәк.

Тузмас иде, бер-беребезгә

Булсак мәрхәмәтлерәк.

Елмайсак, куллар кысышсак

Йөрешсәк әгәр күбрәк

Булыр иде бу дөньялар

Тагын да мәхәббәтлерәк.

Җирдә күпме кешеләргә

Кирәк таяныч, терәк.

Мәрхәмәтебез белән без

Булыйк мәһабәтлерәк.

  Ярдәм итү элек-электән татар халкына хас асыл сыйфатларның берсе булган , татар байлары  талантлы яшьләрне укыту өчен үз акчаларына хәйрия  оешмалары төзегәннәр. “Җәмгыяте  хәйрия” дип аталган мондый оешмаларның беренчесе унтугызынчы гасырда Петербургта төзелә. Аны  татар генераллары оештыра. Соңга таба Казанда, Уфада һәм тагын бик күп шәһәрләрдә шундый оешмалар барлыкка килә.

   Әлеге оешмалар белемгә омтылучы яшьләргә булышканнар дидек, болардан тыш тагын кемнәр ярдәмгә мохтаҗ соң?

-      Өлкәннәр, авыру кешеләр, балалар, хайваннар ... .

  Укытучы: Әйе, сез бик дөрес уйлыйсыз, хәйриянең бик күп юлы бар икән. Шуңа күрә без дә бүген берничә төрле хәйрия турында аерым-аерым сөйләшербез, дөресрәге әңгәмәне дүрт өлешкә бүләрбез, шуңа күрә мин сезгә дә дүрт төркемгә бүленеп утырырга һәм һәр төркемгә аерым темаларга сөйләшүгә әзерләнергә кушкан идем. (Экранда түбәндәге язма чыга:

 

-      Өлкәннәрне онытмыйк!

-      Ятимнәргә шәфкатьле булыйк!

-      Табигать безнең ярдәмгә мохтаҗ.

-      Ислам дине һәм хәйрия.    )

 

(Әлеге бүлекләр буенча әңгәмә оештыру)

-      1. Өлкәннәргә  игътибарлы булыйк! 

-       (Экранда әлеге темага караган рәсем чыга)

Сөйләшүне татар халык мәкале белән башлыйсым килә: “Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне”. Әлеге сүзләрнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Үзегезнең өлкәннәргә ничек булышканыгыз бар? (Фикерләр тыңлана).Өлкәннәр көне кайчан уздырыла?

--(Укучылар сөйли..)

   Өлкәннәргә булышу бик игелекле эш. Бүгенгесе көндә күп кенә районнарда картлар йортлары ачыла, аларга ярдәм итү өчен хәйрия оешмалары төзелә. Бу чыннан да  зур эш. Мондый эшләр һәркемнең дә кулыннан килми. Ләкин, кайчакта безнең өлкәннәребезгә һәр кеше дә эшли ала торган гап-гади игътибар да җитеп бетми. “Тәмле сүз- җан азыгы” диләр. Җылы караш, тәмле сүзләребезне кызганмыйк аларга. Үзебезне дә алда картлык көткәнен онытмыйк.

   Беркемне дә картлык урап узмый,

   Гомерләрнең була мизгеле

   Картаерга бер дә теләмәсәк тә

   Яшьлек кире кайтмый билгеле

2. Ятимнәрне онытмыйк!   ( Экранда балалар йортларыннан күренешләр күрсәтелә)

Ятим калган баланы алып үстерү мөселман кешесе өчен тормыш кагыйдәсенә әйләнә. Шуңа да татарларлар арасында балалар йортлары ачылу элек сирәк күренеш булган. Беренче балалар приюты казанда 1834нче елда ачыла. Бүгенге көндә аларның саны бик күп. Балалар йортлары Казанда да, районнарда, авылларда да бар. Авырту балалар өчен аерым тернәкләндерү үзәкләре ачыла. Мондый үзәкләр илдә 80нче елларда барлыкка килә башлый. Бүгенге әңгәмәгә әзерләнгәндә сез бу турыдагы мәгълүматлар белән тагын да очрашкансыз?

(Ә.Галимҗанов турында)Аның хакында заманында бөтен Советлар Союзы шаулады. Әсгать абыйны да хөкүмәт изге гамәлләре өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләде, аны Совет балалар фондының мактаулы әгъзасы итеп сайладылар, Л.Толстой исемендәге халыкара алтын медаль белән бүләкләделәр. Ул аны 1990 елда Мария Тереза анакай белән бергә алды

Безнең районда ятимнәргә нинди ярдәм күрсәтелә соң? Ятимнәр йорты турында ниләр әйтә аласыз?

(Укучылар сүзе..)

Ятимнәр үзләренең ятимлекләрен сизми яшәсен өчен бик күп көч куйган, Җан җылысын кызганмаган кешеләргә сокланмый мөмкин түгел. Мондый кешеләр күбрәк булсын, ятимнәр бернинди дә мохтаҗлык кичермәсен , ятимлек ачысын сизмәсен иде.

 Табигать безнең ярдәмгә мохтаҗ. 

Табигатьтә иң көчле җан иясе-кеше. Шуңа күрә дә ул табигатьне сакларга, төрле җан ияләренә үсемлекләргә, елга-күлләргә, чишмәләргә сакчыл карашта булырга тиеш. Кызганычка каршы, кайчакта без үзебезнең вазифаларыбызны онытып җибәрәбез. Соңгы берничә дистә елда кешенең тирә-юньгә тәэсире нык көчәйде.Шул сәбәпле үсемлекләр һәм хайваннар тиз кими. Борынгы заманнарда хайваннарның 100елга бер төре юкка чыгып барган булса, хәзер ел саен бер төре юкка чыга. Шуңа күрә флора һәм фауна генофондын  саклап калу өчен  “Кызыл китап “ булдырыла. Бу китап сезгә таныш, анда кергән нинди үсемлекләрне, хайваннарны беләсез?

(Укучылар ...)

-Үзегез табигатькә нинди ярдәм күрсәткәнегез бар?

(Укучылар ...)

-Яхшы, рәхмәт , алга таба да таб-не ярдәмебездән ташламыйк. Табигать безнең ярдәмгә мохтаҗ икәнлеген исебездән чыгармыйк.

   Ислам дине һәм хәйрия.

 (Экранда Кол Шәриф мәчете рәсеме)

Ислам дине-шәфкатьһәм мәрхәмәт дине ул. Мөхәммәт пәйгамбәр үзенең бер хәдисендә болай ди: “Җир йөзендәгеләргә шәфкать һәм мәрхәмәт күрсәтегез, күктәгеләр дә сезгә мәрхәмәт күрсәтерләр”

   Вәгазьләр китабыннан: “Динебездә зәгыйфьләргә һәм гаҗизләргә карата һәрвакыт шәфкатьле һәм мәрхәмәтле булу иң бөек фазыйләт дип бәяләнә. Һәр җан иясенә карата мәрхәмәтле булыгыз. Һичбер җан иясен газапламагыз. Каты бәгырьле булмагыз, кулыгыздан килгәнчә ярдәм итегез. Ачларны туендырырга, ялангачларны киендерергә тырышыгыз...”

 -Килешәсезме, чынлап та ислам дине белән хәйрия арасында нинди бәйләнеш бар? Бу турыда үзегездә нинди фикерләр туа?

( сәдака..)

    Ислам һәм хәйрия турында сөйләшкәндә мәчетләр турында әйтеп үтмичә булмый. Безнең якларда да бик күп мәчетләр бар. Алар нинди акчаларга төзелә соң? (Шул турыда фикер алышу, экранда Шыңар авылы мәчетенең рәсеме күрсәтелә) Бу нинди мәчет?

(Укучылар)

     Укытучы: Хәзер изгелек символына күз салыйк (экранда  символ күрсәтелә), бу символда нәрсәләр күрәсез?  (Укучыларның фикерләре тыңлана)

-      Ни өчен күгәрчен ясалды икән? (Укучыларның фикерләре тыңлана)

  Укытучы: Күгәрчен-тынычлык символы, ул изгеләштерелгән кош.

Мин дә сезне әңгәмәбез ахырында шушы тынычлык кошын ясарга чакырам, ул энеләрегезгә-сеңелләрегезгә сездән бүләк булсын. Аларны изге  эшләргә генә өндәп  торсын.(Укучыларга картон һәм дәфтәр битләре таратыла, күгәрченне ничек ясарга икәнлеге аңлатыла. Укучылар күгәрченнәр ясыйлар, ә магнитофонда С.Фәтхетдинов башкаруында “Күгәрчен” җыры яңгырый”)

     Укытучы: Күкләребез гел аяз, күңелләребез тыныч булсын. Изгелек җирдән китмәсен. Бүгенге сөйләшүләр  эзсез калмасын, күңелегез һәрвакыт изгелектә булсын. Бүгенгесе көндә сез эшли алган иң зур изгелек- тырышып уку, тәртипле, тәүфиклы булу икәнлекне онытмагыз. Әти-әниләрегез дә , без дә сездән иң беренче чиратта шуны көтәбез. Әңгәмәбезне Ф.Яруллинның тагын бер матур шигыре белән тәмамлыйм:


 

Актыккы сулышны алганда

Уфтанмас өчен җан ачынып-

Кулларда егәрлек булганда,

Яхшылык эшләргә ашыгыйк.

Күтәрик егылган гөлләрне,

Матурлык калмасын басылып.

Холкыбыз бик сабыр булса       .                                          да,

Яхшылык эшләргә ашыгыйк.

 

 

Булмасын нәфесебез безгә     .                                         баш

Без аңа үзебез баш булыйк.

Яманлык җиңелсен дисәк без,

Яхшылык эшләргә ашыгыйк.

Ходаның һәр бирмеш көнендә

Бер матур як белән ачылыйк:

Һәркемнең гомере бер генә,

Яхшылык эшләргә ашыгыйк.


 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

.  .                                                            

                                                                                                                                 .                                                  .                                                                  .                                                           

  


 

 

 

 

 

 

image        

 

image        

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sagynyrsyn-min_bulmam.docx21.77 КБ

Предварительный просмотр:

“Сагынырсың-мин булмам” әсәрен укыгач туган хисләр

(Зифа Кадыйрова белән очрашу вакытында ясалган чыгыш)

 Зифа Кадыйрованың татар укучысын тетрәндергән, яшьрәкләр бестселлер дип атаган “Сагынырсың-мин булмам” әсәрен бер сулышта укып чыктым.  Дөресрәге, иптәшем белән бергә укыдык, тагын да төгәлрәк итеп әйтсәк, мин укыдым, ул бик кызыксынып тыңлады. Миңа :

-Туктый күрмә, әйдә, тизрәк укы ,-дип кенә торды.  Миннән бер эш тә эшләтмәде, күлмәген дә үзе үтүкләде, төймәсен дә  тагып куйды, барлык вак-төяк эшләрне берүзе башкарып чыкты. Юри, “арыдым, эчтән генә укыйм хәзер”, дисәм,  “газаплама, алай итмә инде”, дип ялварды.  Шуңа күрә, Зифа Кадыйрованың әсәрләре хатын-кызлар өчен язылган дигән сүзләр белән бик килешәсем килми. Ир-атлар да, яшьләргә төелеп тыңлыйлар, яратып укыйлар сезнең әсәрләрегезне.

   Зифа апаның бу әсәре миңа иң ошаганы булды. Ник дигәндә, бу повестьның ахыры әйбәт  тәмамлана. Китапны ябып куйгач, ирексездән ирен очлары күтәрелеп китә, аллага шөкер дип, иркен сулап,  геройлар өчен сөенеп куясың.  Әле тиз генә алар дөньясыннан аерылып китә алмыйча, әсәрдәге бәхетле гаиләләр арасында йөрисең. Читтән генә балаларның шат авазларына  күмелгән, мичтә пешкән коймак исләре аңкып торган Шәүкәт абый гаиләсен күзәтәсең, алар әле һаман бу горур, акыллы, киң күңелле, балалары бәхете өчен куанып туя алмаган, тормышына рәхмәт укыган бабаларының юбилеен уздырып яталардыр шикелле.

    Зифа Кадыйрованың геройлары- күбесе горур, язмыш сынауларында сынатмыйча, күңел сафлыгын саклап, кешелеклелек, миһербанлык сыйфатларын югалтмыйча, тормышта үз урыннарын тапкан, һәм шул ук вакытта, гади кешеләр. Аларның күбесе җебегән, яисә мескен кешеләр түгел бит. Бу, минемчә, авторның үзенең холкыннан, аның гаиләсен яратуы, киләчәкне, милләтебезне бәхетле итеп күрергә, кешеләргә гаилә бәхетенең бөтен нәрсәдән дә өстен торуын күрсәтергә теләвеннәндер. Үзе шундый уңай сыйфатлара ия булмаган кешенең күңелендә, меңәрләгән укучыны әсир итәрдәй образлар туа алмый.

    “Сагынырсың-мин булмам” әсәренең иң беренче уңышы дип, мин аның исемен атар идем, дөрестән дә үзенә тартып тора торган, кызыксындыра, җәлеп итә һәм бөтен эчтәлекне бер сүз белән әйтеп бирә торган уңышлы исем сайлаган язучы.

   Образларга сайланган исемнәргә дә игътибар итик, алар да уңышлы, үзләренә туры килеп тора: гади, халыкчан, матур, истә кала торган исемнәр. Сөмбел, Булат, Байрас, Азамат, Әлфис, Шәүкәт, Гөлфия, Алия, Гүзәл, Самат, Фәридә, Галимә... Колакка ятышлы, татар халкына да, башкорт халкына  да хас булган исемнәр. Башкортстанда  туып-үскән Зифа апа өчен башкортлар да, татарлар да бертигез якындыр шул, әсәрләрендә дә туган ягы еш сурәтләнә, башкорт сүзләре күренгәли. Гомумән, башкортлар һәм татарлар арасында уртаклык күп инде. Юкка гына Исхакыйлар Идел-Урал регионы төзү турында хыялланмагандыр.

   “Сагынырсың-мин булмам” повестеның төп герое- Сөмбел-кечкенә буйлы, нечкә билле, кыска чәчле, кыйгач кашлы, һәрвакыт елмаеп йөри торган  сөйкемле кыз. Әсәрнең башында ул шулай сурәтләнә. Әлегә ул тормышны аз күргән, әнисе канаты астыннан чыкмаган, әллә ни чибәр дә булмаган кыз бала. Әсәр дәвамында бу кыз төрле авыр сынаулар аша горур үтеп, тормышта үз юлын, үз урынын таба, кешеләр арасында абруй казана.    

   Һәркем бу дөньяга бәхетле яшәргә килә, ләкин бәхет беркемгә дә җиңел бирелми, Сөмбел дә бәхете өчен көрәшә. Төрле кыенлыкларны җиңеп чыгып,  үзенең кешелеклелеге, дөреслеге, яхшыга яхшы була белгән изге күңелле кешеләрнең ярдәме аркасында таба ул бәхетен. Авырлык белән тапкан бәхетен күз карасыдай саклый да белә Сөмбел. Аның бәхете- гаиләсе. Сине яратып, синең өчен җан атып торган ирең, сау-сәламәт балаларың янәшәңдә булудан да зуррак бәхет юк хатын-кыз өчен. Сөмбел образы аша язучы шуны күрсәтә.

    Кыска буйлы, чибәрлеге белән дан тотмаса да, бик күпләрнең мәхәббәтен яулаган Сөмбел образының капма-каршысы итеп, зифа гәүдәле, искиткеч чибәр Фәридә тасвирлана. Ләкин никадәр генә чибәр булмасын, тышкы матурлыгы аңа бәхет китерми. Әлеге ике образ аша язучы тышкы матурлыкка караганда эчке матурлыкның күпкә мөһимрәк булуын, бала табу фигурамны ямьсезли, диюче Фәридә аша “хатын-кызның бөтен күрке, бөтен матурлыгы- ана булуда” икәнлеген ассызыклый, моны бик уңышлы тормышчан мисаллар ярдәмендә дәлилли.

    Әлеге китапта Сөмбелгә бәйле рәвештә бертуган Арслановларнарның тормыш юллары, язмышлары тасвирлана. Автор  зур борылышлар, тирән кичерешләр аша бу гаиләнең  гомер юлын яктырта. Шәүкәт абый белән Гөлфия апа- изге күңелле, тырыш, дөреслек яклы кешеләр. Улларына матур үрнәк булып яшиләр. Әсәр агышында әлеге гаиләгә гашыйк булганыңны сизми дә каласың, кызы булган һәр ата-ана үз нарасыен нәкъ шундый гаиләгә килен булып төшсә иде дип, уллары булганнар, минекеләр дә Байрас, Азамат шикелле уңган, көчле рухлы булсыннар иде дип хыяллана. Кызлар исә, тормыштан шундый егетләр эзли. Кыскасы, китапны укыган һәркем аларга сокланып карый, җир йөзендә мондый гаиләләрнең күбрәк булуын тели.

    Автор геройларның рухи халәтен оста күрсәтеп, кеше күңеленең нечкәлеген һәм катлаулыгын тирәнтен ачарга тырыша. Әсәрдә фикер тыгызлыгы, сюжет төзеклеге, телнең чарланган, тормышчан булуы белән бергә әхлаклылык, мәрхәмәтлелек һәм шәфкатьлелеккә өндәү дә сизелә. Билгеле, болар- язучының осталыгыннан, тормышны тирән белүеннән килә. Язучының тагын бер осталыгы- иң тирән кичерешләрне дә, гади һәм аңлаешлы итеп ача белүе. Укучы моны югары бәяли.

    Тиз арада укучылар күңелен яулаган әлеге поветь буенча кино да төшереләчәген ишеткәч, бик сөендем, тизрәк  Нурания Җамалиева  куйган әлеге фильмны карыйсы, китап белән чагыштырасы, яңадан Арслановлар янына барасы килә башлады. Әлеге эштә уңышлар телим.

   Чыгышымның ахырында, форсаттан файдаланып, Сезгә- Зифа ханым, гаиләм һәм укучыларым  исеменнән зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Түземсезлек белән яңадан-яңа әсәрләр көтеп калабыз сездән.

    Очрашуга килгән барлык язучыларыбызга да уңышлар телим. Иҗат юлыгыз озын, укучыларыгыз күп булсын. Киләчәк тормышыгызның һәр көне кабатланмас матур булсын! Һәр тумыш көн сезгә гаиләгезнең күңел җылысын, хезмәттәшләрегезнең дусларча мөгаләмәсен,  ягымлы елмаюын бүләк итсен! Якыннарыгызның сулышын янда тоеп, алар - сезне, сез аларны кадерләп яшәгез!

    Зифа ханыма сорауларым:

-“Сагынырсың-мин булмам”ны спектакль итеп куярга теләк белдерүчеләр булмадымы?

-Үзегезнең драма әсәре язып карарга исәбегез юкмы?

-Әсәрләрегездәге геройларга  исемнәрне ничек сайлыйсыз?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйныф сәгате "Иманлы һәм тәрбияле булыйк!"

Максат: Укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләүне дәвам иттерү, сөйләмнәрен үстерү; өйдә, җәмагать урыннарында  әдәпле  булу теләге уяту; аларны мәдәниятле шәхесләр итеп тәрбияләү.Укучыларның...

Тема: Булыйк һәрчак әдәпле!

з сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе...

Класс сәгате "Бер-беребезгә карата мәрхәмәтле булыйк"

Бер-береңә ярдәм кулы сузу, дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү, коллективта бердәмлек сыйфатлары булдыру...

"Әдәпле булыйк". 4нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе.

quot;Әдәпле булыйк". 4нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе...