Хабибуллина Лилия Җәүдәтовна

Хезмәтем, көчем - милләтем өчен !

Һәр көнне яхшылык кыл!

Профессия: укытучы

Профессиональные интересы: Укырга, яңалыклар белән танышырга яратам.

Увлечения: Бәйгеләрдә катнашам, мәкаләләр язам, түгәрәкләр алып барам.

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Кукмара районы Олыяз авылы

Место работы: Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының “Г.Х. Хабибрахманов исемендәге Олыяз авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе “

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/liliya-yavdatovna-habibullina

О себе

Укытучы, язгы кояш кебек,

Күңелләрне назлап җылыта.

Авыр чакта ярдәм кулын суза

Сабыр сүзе белән юата.

 Мин Кукмара районы Түбән Казаклар авылында тудым.Урта белемне Олыяз гомуми урта мәктәбендә алдым. Мәктәп елларым күңелле кичәләр, сыйныфташлар, эчкерсез укытучылар белән еллар узган саен ерагая баралар. Аннан Арча педагогия көллиятендә һәм Казан Татар дәүләт гуманитар педагогика институтында укыган вакытлар тагын да кадерлерәк кебек. Бу уку йортларында мин югары белем алып, Укытучы дигән бөек һөнәр серләренә төшендем.

 Хезмәт юлымны Олыяз урта мәктәбендә башладым. Менә 18 ел инде шул белем йортында яратып хезмәт итәм. Тормыш девизым; "Укытучыга җитмеш төрле һөнәр дә аз". Шуны истә тотып, барысына да җитешергә, һәрнәрсәдән хәбәрдар булырга тырышам. Эшемдә гаиләмнең терәген тоям.

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Сухомлинский "Йөрәгемне балаларга бирәм", Макаренко "Педагогическое поэма", Г.Әпсәләмов "Ак чәчәкләр", Ф.Яруллин, М.Җәлил, Т.Миңнуллин, Г.Исхакый әсәрләре.

Моё портфолио

   Портфолио- ул синең йөзең. Әлбәттә ул чиста , пөхтә булырга тиеш,креатив булса тагын да яхшырак. Иң беренче чиратта портфолионың мәгълүмати булуы зарур, ягъни ул синен ни белән яшәвең, нәрсә белән кызыксынганың турында сөйләп бирергә тиеш. Биредә син үзең турында эссе, сочинение да яза аласың, әдәби яки сәнгати шедеврларыңны да кертә аласың. Портфолионы төрлечә төзергә мөмкин, чөнки һәр кеше индивидуаль.

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы