Санга 2не кушу һәм саннан 2не алуны ныгыту .
план-конспект урока по математике (1 класс) на тему

Хабибуллина Лилия Җәүдәтовна

Санга 2не кушу һәм алу.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matematika-1a_syynyf.docx95.26 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының “Г.Х. Хабибрахманов исемендәге Олыяз авылы

урта гомуми белем бирү мәктәбе “ башлангыч сыйныфлар укытучысыХабибуллина Лилия Җәүдәт  кызы

1-сыйныф. Математика дәресе.

Дәрес темасы:

Санга 2не кушу һәм саннан 2не алуны ныгыту .

 

Дәреснең максаты һәм бурычлары

1)Саннан 2не алу һәм санга 2не  кушу күнекмәләрен ныгыту,рәсем буенча мәсьәләләр төзергә өйрәтү .

2)Фикерләүне үстерү, игътибарлылыкны арттыру.

3)Математик сөйләм телен үстерү, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗәләр

1. 1-10га кадәргеге теләсә нинди саннан 2не ала һәм 1-10 кадәрге теләсә нинди санга   2 не куша белү.

2.Предметларны төркемләп чагыштыру, тигезләү ,логик фикер йөртү күнекмәләренә ирешү

3. Дәреслектә һәм мөстәкыйль эш  дәфтәрендә ориентлашу, алардагы шартлы билгеләрне табу һәм аңлап биремнәрне үтәү.

Төп  төшенчәләр

Сан, цифра, санлы кисемтә, минус, плюс, сумма, аерма, кечерәк, зуррак, тигез.

Предметара бәйләнешләр

Әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку

Ресурслар:

- төп

- өстәмә

“Математика” дәреслеге, 1класс, Г.В.Дорофеев; мөстәкыйль. эшләр дәфтәре “№1

Ноутбук, презентация,физкультминутка өчен музыка, сүзләре; мисаллар төзү өчен магнитлы саннар;гометрик фигуралар;хайван, кош, агач рәсемнәре.

Эш төре

Фронталь, индивидуаль, парлап

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру мөмкинлекләре (УУГ)

Шәхес буларак универсаль уку гамәлләре:  укуның дәлилләре, дәрес барышында очраган геройларга, күршеңә ярдәм итүдә танып- белү инициативасы күрсәтү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре: план төзү һәм эшнең эзлеклелеген билгеләү, укучылар тарафыннан  белгән яки әлегә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү.

Танып-белү универсаль уку гамәлләре:проблеманы кую һәм аны чишү, рәсемне математик телгә күчерү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру, фишкалар кулланып биремнәр үтәү, тәкъдим ителгән план буенча телдән аңлатма төзү, билгеләрне табу максатыннан чыгып анализлау һәм нәтиҗә чыгару.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: күршең белән хезмәттәшлек итү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү, үз фикереңне тулы  әйтә белү.

Үткәрү технологиясе

Һәр этапның өйрәтү һәм үстерешле биремнәре.

Һәр этапның диагностик биремнәре.

  1. Дәресне оештыру,

 мотивация

(1-2 минут)

Максат:укучылар       белән дәрескә уңай            атмосфера тудыру.  

Көтелгән нәтиҗә: дәрескә  уңай психологик халәт булдыру.  

-Укучылар, барыгыз да тәрәзәдән урамга карагыз әле. Табигать матурмы?

Кыш көне көннәр ничек була? Әйдәгез, бер-беребезне җылытабыз, бер-беребезгә карап,  хәерле эш көне телибез.

-Елмаеп карагыз дөньяга,

     Рәхәт бит яшәве, шулаймы?

 Елмаеп яшәсәң көн саен,

      Укырга, уйларга бик җайлы.

-Укучылар бер-берегезгә карап елмаегыз да, матур итеп утырыгыз.

Кышкы табигать турында сөйләүләре. Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: үз фикереңне

тулы  әйтә белү. 

      2. Актуальләштерү

(4-5 минут)

 Максат:Телдән исәпләү күнекмәләре булдыру.10 эчендә саннар рәтен, санның алдыннан һәм артыннан торган санны искә төшерү

Көтелгән нәтиҗә:

Күңелле бирем, мәсьәләләр ярдәмендә логик фикерләүләрен үстерү, тиз һәм дөрес исәпләүгә ирешү.  Саннарның исемен, санау эзлеклелеген белү.

3.Үткән дәрес материалын искә төшерү

Максат:2не алу һәм кушу күнекмәләрен ныгыту 

Көтелгән нәтиҗә: исәпләү  күнекмәләрен үстерү. Санга икене кушу һәм алуның кагыйдәсен искә төшерү

4.Өйрәнгәннәрне ныгыту

Максат:Алган белемнәрне ныгыу 

Көтелгән нәтиҗә: Төркемнәрне аера белү.

Мисалга туры килгән җавапны,санга туры килгән мисалны таба белү.

Рәсемгә карап мәсьәлә төзү. Саннарның үзара зуррак, кечерәк, тигез мөнәсәбәтләрен ачыклый белүләрен        ныгыту.

Кушу, алу гамәлләрен башкара белү.

1.Без бүен экскурсиягә чыгарбыз. Кая баруыбызны ачыклау өчен ребус чишеп алырбыз.                                                           (слайд№ 2-4)

 Юлга чыгар алдыннан алган  белем запасын  искә төшерик.

-8 саныннан соң нинди сан килә?

-7 санына кадәр килгән санны ата?

-5 һәм 7 арасындагы санны ата?

-9 дан зур санны әйт?

-6 дан кечерәк санны әйт?

-Кайсы сан төшеп калган?

10,9,_,_,6,5,_,_,_,1,_

-5 булсын өчен кайсы санга 1не кушарга кирәк?

2. Уен “Кар бөртекләре”. ( Кар бөртекләрендә  укучыларга бирем язылган була.)                                                                                                  слайд№5

-1        

Нәтиҗә:Без бу кар  бөртекләре ярдәмендә нәрсәне искә төшердек? 2не кушу һәм алу өчен нишлибез?

Сәяхәтебезне дәвам итәбез.Урманга юл тотабыз.

3.Тактада геометрик фигураларны кабатлау.

                                                                                 

 

-Бу нинди геометрик фигуралар?

-Аларны нинди ике төркемгә бүлергә була?

-Бу фигуралардан нәрсә төзергә мөмкин?(Чыршы)                                                                                                                                                                                                    

4.Безне урманда чыршы каршы ала.                                           ( слайд№6 )

Чыршы 35 м га кадәр үсә. Ылыслы агачлар һаваны сафландыра,

сәламәтлеккә яхшы йогынты ясый. Яңа ел бәйрәменә кешеләр күпләп чыршы һәм нарат агачларын кисәләр. Ә бит бәйрәмне ясалма чыршы белән дә уздырып була. Безнең чыршыбыз гади генә түгел. Без хәзер чыршыдагы мисалларны чишеп, аны бизәрбез.                                               ( слайд№7-8 )

.

Физкультминутка                                                                         (слайд№ 9)

Матур чыршыбыз янында ял итеп алыйк.

Кар бөртекләре белән бергәләп уйнап,биеп алыйк.

                  Без, карлар, очабыз,

Түбәнгә төшәбез.

Җитәбез дигәндә

Җил белән китәбез.

(Түгәрәк буенча йөреп, тирбәлеп әйләнәләр.)

 Шунда без һавада

Җилпенеп торабыз.

Җил тынган арада

Җирдә ял итәбез.

(Парлашып тирбәләләр, чүгәләп ял итәләр.)

Аннары яңадан

Җил белән очабыз.

Очабыз, очабыз да

Җиргә төшеп кунабыз.

(Кулларны җилпеп, тиз-тиз хәрәкәтләр ясыйлар, йөгерәләр, аннан җиргә чүгәләп тынып калалар)

5.Ә чыршының якын дуслары кемнәр икән? Сез аларны беләсезме?

Җаваплары1,2,3,4,5,6 саннарына туры килгән,санга 2не кушу һәм саннан 2не алуга мисаллар уйлыйбыз.                                                                                    

                                                                                                         ( слайд№10 )

6.Сукмак безне урман аланына алып чыкты

-Бу аланда кошлар да бик күп икән.

 -Кошларга ничек ярдәм итеп була?(Җимлекләр куеп.)

-Җимлеккә нинди кошлар килгән  икән?

Кышлаучы кошлар кышны безнең якта үткәрәләр. Салкыннарны күмәкләшеп җиңәләр.20-30 кош бергә җыелып салкын төнне үткәрәләр.Җәй буе алар зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр, кешеләргә файда китерәләр. Кошлар кешеләрнең дуслары.

Рәсемнәрен файдаланып  мәсьәләләр төзү,чишү.                        

                                                                                                         (слайд№11 )

                                                                                                         (слайд№ 12)

7.Урманда тагын нәрсәләр яши?Нинди җәнлекләрне беләсез? Карагыз әле бу җәнлекләр сезгә нәрсә тәкъдим итәләр?                                  (слайд№13 )

(парларда эш, кисмә саннар белән төзү)

Кисмә саннар ярдәмендә җавапларны күрсәтү

Танып-белү универсаль уку гамәлләре: проблеманы кую һәм аны чишү

0+2=2      2-2=0

1+2=3      3-2=1

2+2=4      4-2=2

3+2=5      5-2=3

4+2=6      6-2=4

5+2=7      7-2=5

6+2=8      8-2=6

7+2=9       9-2=7

8+2=10     10-2=8

Танып-белү универсаль уку гамәлләре,төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: күршең белән хезмәттәшлек итү.

Танып- белү универсаль уку гамәлләре: проблемалы сорауларга җавап табу һәм аларны дәлилли белү.

Җаваплары1,2,3,4,5,6 саннарына тур,санга 2не кушу һәм саннан 2не алуга мисаллар уйлыйбыз.                                                                                    

1)4+1;   4+2;  4+1+1

2)3+2=5; 5-2=3;

 5-3=2                                                                                                

7+2=9       8-2>5

 6-1-1=4    6+2>5

5.Тикшерү күнегүләре. Максат:Үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.

 Көтелгән нәтиҗә:Сынык сызык төшенчәсе формалаштыру Санга икене кушу һәм саннан 2не алуга булган мисалларны дөрес исәпләү, кагыйдәсен  ныгыту,саннар кисемтәсеннән дөрес файдалану.

Юлыбызны дәвам итәбез. Дәресебезгә әйләнеп кайтабыз?                                    .-Без нинди сукмактан барабыз?                                                (слайд№14)

-Бу сынык сызыкның ничә түбәсе бар?

-Ничә буыны бар?

-Күрсәтә аласызмы?

(Дөрес утыру, дөрес язу кагыйдәләрен искә төшерү)

1. Мөстәкыйль эш дәфтәрләрендә эшләү , 88-89 битләр. (№1)

№1-2. Санга 2не кушу һәм саннан 2не алуга булган 1-2 гамәлле мисалларны чишү.

    №6 ( 5,6,7,8,9.га тигез булган мисалларны табып төсләргә буяу.)

2.  Дәреслек белән эш.(102-103 битләр)

Дәфтәрләрдә эш

№3 буенча мисалларны мөстәкыйль чишү.

№3-4 фишкаларның хәрәкәт маршрутларын мисаллар рәвешендә язу.(Парларда эшләү)

Танып-белү универсаль уку гамәлләре:

фикер алышуда катнашу,

җавапларны дәлилли белү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре: план төзү һәм эшнең эзлеклелеген билгеләү

Танып-белү универсаль уку гамәлләре: фишкалар кулланып биремнәр үтәү

Танып-белү универсаль уку гамәлләре: рәсемне математик телгә күчерү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: күршең белән хезмәттәшлек итү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү.

6. Дәрескә йомгак. Эшчәнлек рефлексиясе

 Максат: дәрестә башкарган  эшләргә нәтиҗә ясау.

Көтелгән нәтиҗә:

Дәрестәге эшчәнлеккә обьектив бәя бирә белү, дөрес исәпли белү күнекмәсе булдыру.

 (слайд №14)

1.-Дәрестә ниләр белдек?

 Схема буенча сөйлә:      

                                                                               

                                                                                             БЕЛӘМ

                                                              МИН                         ИСТӘ КАЛДЫРДЫМ

                                                                                             БУЛДЫРА АЛДЫМ

2.Һәр укучыга йөз чырае белән карточка бирелә. Аның авызын   ясарга кирәк

   -Дәрес сезгә ошадымы? ( Укучылар дәрескә мөнәсәбәтләрен ясап күрсәтәләр.)

      Ошады                            Белмим                       Ошамады

3.Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя.(Укучылар йолдызларны сайлап ала)

   

Дәрестә бик яхшы        Дәрестә тырыштым       Дәрестә тырышлыгым

эшләдем                                                                    җитеп бетмәде

Регулятив универсаль уку гамәлләре: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кушу һәм алуны язып исәпләү алымнарын ныгыту

математикадан 2 класслар өчен дәрес планы....

Санга 2 не кушу. Саннан 2 не алу.

Санга 2 не кушу, саннан 2 не алу темасына 1 класста математика дәресе эшкәртмәсе....

Математика 1 класс разработка урока.Тема "2 санын берурынлы санга кушу"

План-конспект урока по математике для 1 класса по ФГОС....

Технологическая карта к уроку математики.1 класс.Тема "2санын берурынлы санга кушу"

Технологическая карта к уроку математики для 1 класса по теме "2санын берурынлы санга кушу".Программа "Перспективная начальная школа"...

Презентация для смарт доски по математике 1 класс.Тема "2 санын берурынлы санга кушу"

Презентация для смарт доски по математике.1 класс.Тема "2санын берурынлы санга кушу"...

Ике урынлы санга язып тапкырлауны ныгыту.

-Ике урынлы санга язып тапкырлауны ныгыту. -Мәсьәләләр чишә белү,исәпләү күнекмәләрен формалаштыру. -Логик фикерләүне үстерү. -Укучыларга экологик тәрбия бирү. ...

Менталь арифметика "Кушу һәм алуны телдән исәпләү алымнарын ныгыту"

Менталь арифметика.Тема: “Кушу һәм алуны телдән исәпләү алымнарын ныгыту”. Максат: кушу һәм алуны телдән исәпләү алымнарын ныгыту; исәпләү күнекмәләрен, фикерләү тизлеген, балаларның ...