Санга 2 не кушу. Саннан 2 не алу.
план-конспект урока по математике (1 класс) по теме

Гараева Флюса Сабитовна

Санга 2 не кушу, саннан 2 не алу темасына 1 класста математика дәресе эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sanga_2_ne_kushu._sannan_2_ne_alu.docx27.71 КБ

Предварительный просмотр:

1 нче класс математика

Тема : Санга 2 не кушу. Саннан 2 не алу.

Максат : 1. Санга 2 не кушу, саннан 2 не алу кебек исәпләү алымын өйрәнү.

                  2. Телдән мәсьәлә  чишүләрен камилләштерү.

                   3. Игътибарлылык, үзара дуслык,бердәмлек  хисе тәрбияләү.

Дәреснең бурычлары : 1. Телдән исәпләү күнекмәләрен үстерү

                                             2. Игътибарларын, күзәтүчәнлекләрен,п роблеманы  чишә  алу күнекмәләрен , бер- беренә  ярдәм  итә белүләрен ныгыту.

                                             3. Фәнгә, әйләнә- тирәлеккә кызыксыну  тәрбияләү

Көтелгән нәтиҗә. Санга 2 не куша, саннан 2 не ала белүләренә ирешү.

Предметара бәйләнеш:  әйләнә – тирә дөнья

Ресурслар: математика дәреслеге, 1 класс, 102-103 нче битләр, авторлары – Г.В.Дорофеев, Т.Н.Миракова, эш дәфтәре, 1 класс, 1 нче кисәк, 88-89 нчы битләр

Класс белән эш. Индивидуаль эш, парлап эш, төркемнәрдә эш

Үткәрү технологиясе

Һәр этапның өйрәтү һәм үстерешле биремнәре

Һәр этапның диагностик биремнәре

I этап. Оештыру өлеше.

Максат. Укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру.

  Көтелгән нәтиҗә. Дәрескә уңай психологик халәт булдыру

Iэтап. Укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру.

Укучылар.

Хәерле иртә миңа,

Хәерле иртә сиңа,

Хәерле иртә безгә,

Хәерле иртә сезгә!

  • Барыбызга да изге теләкләр белән без укучылар, математика дәресен башлап җибәрәбез. Урыннарга утырабыз.

Коммуникатив эшчәнлек. Иптәшеңнең үз- үзен тотышы белән идарә итү гамәле. Укучылар җөмлә ахырында имитация ясап уңай атмосфера тудыралар.

IIэтап. Белемнәрне актуальләштерү.

Максат. Телдән исәпләү күнекмәләре булдыру.

  Көтелгән нәтиҗә. Төрле күнегүләр, мәсьәләләр чишү ярдәмендә логик фикерләүләрен үстерү һәм дөрес исәпләүгә ирешү.

- Балалар, хәзер елның нинди фасылы әле?

-ә кышкы иң яраткан бәйрәмегез нинди?

-Ә Яңа ел бәйрәмен безгә кем алып килә?

-Укучылар, сез үзегезне Кыш бабабыз янында дип хис итегез дә, аның тылсымы ярдәмендә без кайбер бик ерак чит илләргә дә сәяхәт итәрбез. Һәм  аларда Яңа ел бәйрәмен ничек үткәрүләрен дә белербез.

-

- Ә башта  балалар телдән исәпләп алырбыз. Әгәр бу сынауны җиңел үтәлсәк ерак бер чит илдә булачакбыз. Сез әзерме?

- Кар бөртекләрендәге мисалларны телдән эшләү

0+1=                 10-1=

1+1=                 9-1=

2+1=                 8-1=

3+1=                 7-1=

4+1=                 6-1=

5+1=                 5-1=

6+1=                 4-1=

7+1=                 3-1=

8+1=                 2-1=

9+1=                1-1=

-Күзләрне йомабыз, кыш бабайның чанасында чит илгә ашыгабыз.

                                                                                                    Слайд 1

-Без кайсы илдә икән?

-Әйе, Венгрия дәүләтендә. Яңа ел төнендә бу ил балалары курай, кубызда уйныйлар. Матурлык, бәхет  телиләр. Өстәлләренә борчак, алма, чикләвек, бал куялар . Бу ашамлыклар бәхет, сәламәтлек китерә диләр.

-Ә хәзер укучылар сәяхәтебезне дәвам итәрбез. Ләкин башта биремнәрне үтәргә кирәк

- Тактада йолдызлар. Аларга саннар язылган. Саннарны дөрес тәртиптә урнаштырырга кирәк.

-

-Игътибар белән карагыз әле, кайсы саннар төшеп калган?

10, 9,..., ..., 6, 5, ..., ..., ..., 1,...

  • Ә бу уен “Кайсы сызык  артык ?” дип атала. Һәм ни өчен артык дип уйлыйсыз?

0, 1, 2, 3 саннары

- Укучылар, ә хәзер саннар составын кабатлауга күнегүләр эшләп алырбыз.

(кызыл, зәңгәр түгәрәкләр өләшеп бирелә)

-Күзләрне йомабыз, кыш бабайның чанасында чит илгә ашыгабыз.  Бер, ике, өч!                                            Слайд 2

-Молодцы, укучылар. Сезнең дөрес җавапларыгыз аша без чираттагы чит илдә. Бу ил- Япония. Бу ил балалары яңа елны яңа киемнәрдән генә каршы алалар. Бу- бәхет һәм уңыш билгесе диләр. Озын гомер теләү өчен озын макарон пешерәләр.

-Ә хәзер кызыклы мәсьәләләр чишеп карыйк.

-Буш стаканда ничә чикләвек?

-Ике тычканның ничә колагы бар?

- Зоопаркка баргач ,

Бик күп җәнлекләр күрдем.

Дөя, зебра, көнгерә,

Көлтә  койрыклы төлке,

Ак аю баласы да

Миңа сәламен бирде.

Ничә җанвар күргәнмен?

Дустым,син санап бирче.(5)

  • Өч чеби йөри чирәмдә

Өч йомырка  ояда.

Тавыкның ничә чебеше

Булыр икән беликче? (6)

  • Коймага бер әтәч менде
  • Анда тагын икәү бар.

Барысы ничә әтәч булды?

Җавабын кем табар?(3)

-Күзләрне йомабыз, кыш бабайның чанасында чит илгә ашыгабыз.Бер, ике, өч!

Регулятив эшчәнлек: укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү.

  Танып- белү эшчәнлеге: мәсьәлә эчтәлеген аңлау.

  Коммуникатив эшчәнлек: сораулар куелышы, информа ция табу, иптәшеңнең үз- үзен тотышы белән идарә итү, фикереңне әйтә белү.

III этап.Яңа тема буенча эш.

Максат: санга 2 не кушу, саннан 2 не алуны ныгыту.

  Көтелгән нәтиҗә: санга 2 не куша, саннан 2 не ала белү, исәпләү күнекмәләрен үстерү.

Слайд 3

- Укучылар сезнең тырышлык аркасында без чираттагы илебезгә дә килеп җиттек. Бу ил- Германия. Аларның Кыш бабае- Санта Клаус.Ул ишәккә атланып килә . Йоклар алдыннан Санта Клаусның күчтәнәчләре өчен  өстәлгә тәлинкә куялар. Киеп йөргән башмакларына ишәккә дип печән тутыралар.

- Сәяхәт  иткән саен белемнәребез арта гына бара. Әйдәгез, балалар чираттагы биремне дә үтәп карыйк.

Такта алдына  чыгып, төркемнәрдә эшләп алабыз

1 нче  төркем                                                 2 нче               төркем

Рөстәм, Гүзәл                                                        Илмир Руфинә                                                                        

0+2=                                                                                          10-2=

1+2=                                                                                          9-2=

2+2=                                                                                          8-2=

3+2=                                                                                          7-2=

4+2=                                                                                           6-2=

5+2=                                                                                           5-2=

6+2=                                                                                          4-2=

7+2=                                                                                           3-2=                                                                                          

8+2=                                                                                           2-2=

-1 нче төркем санга ничәне кушты?

-2 нче төркем саннан ничәне алды?

-Димәк, нинди тема белән танышабыз?

--Күзләрне йомабыз, кыш бабайның чанасында чит  илгә ашыгабыз. Бер, ике,өч!

  Регулятив эшчәнлек: алдан фаразлау. Контроль

  Танып – белү эшчәнлеге: төшенчәләрне формалаштыру. Проблема кую Һәм чишү.

  Коммуникатив эшчәнлек: сораулар куелышы. Иптәшеңнең үз- үзен тотышы белән идарә итү, үз фикереңне әйтә белү, тикшерү, коррекцияләү

  Шәхес буларак эшчәнлек: әхлакый- этик бәяләү.

IV этап. Ял минуты

Слайд4

-Рәхмәт, балалар. Менә без тагын яңа илдә. Бу-Болгария дәүләте. Монда , балалар яңа ел курантлары сукканда 3 минутка гына утны сүндерәләр.Караңгыда һәрберсе изге теләк тели.  

-Балалар , әйдәгез бераз гына без дә уйнап алыйк.

  •  

V этап. Ныгыту.

  Максат: алган белемнәрне ныгыту.

 Көтелгән нәтиҗә: рәсемгә туры килгән мисалны билгели белү, чагыштыру күнегүләре эшләү.

-Укучылар сәяхәтебезне дәвам итәрбез. Ләкин башта биремнәрне үтәргә кирәк.

-дәреслек, 102 нче бит, №2, рәсем өчен туры килгән язмаларны табабыз

Матур язу күнегүе

- дәреслек, 102 нче бит, №3, дәфтәрдә

-(Укучылардан укыту,аңлатып тамганы кую)

-(Укытучыдагы үрнәк белән чагыштыру)

№4- телдән

№5- телдән

№6-тактада

--Күзләрне йомабыз, кыш бабайның чанасында чит илгә ашыгабыз. Бер, ике, өч.                                               Слайд 5

  Регулятив эшчәнлек: алдан фаразлау, контроль.

  Танып –белү эшчәнлеге:логик проблема кую һәм чишү .

  Коммуникатив эшчәнлек: сораулар кую, иптәшеңнең үз- үзен тотышы белән идарә итү, фикереңне әйтә белү, тикшерү, коррекцияләү, информация табу.

VI этап. Тикшерү күнегүләре.

  Максат: үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.

  Көтелгән нәтиҗә: санга 2 не куша, саннан 2 не ала белү.

  • Яхшы, укучылар. Сез бик тырыш. Сезнең тырышлык аша без янәдән чит илдә. Бу  - Куба  дәүләте. Яңа ел алдыннан бу ил балалары үз теләкләрен белдереп корольләренә хат юллыйлар.Йорт эчендәге барлык савытларын су белән тутыралар. Яңа ел сәгате суккач аны түгәләр. Шулай итеп үзләренә якты юл телиләр. Ә яңа ел курантлары сукканда һәр кеше 12 виноград ашарга тиеш. Шулай иткәндә  12 ай буе сине мәрхәмәтлелек, тынычлык саклап торачак диләр.

 

  • Укучылар , яңа илгә аяк басканчы без, белемнәрне ныгытып. Эш дәфтәрендә эшләп алыйк.
  • №1
  • 4+0=4        4-0=4
  • 3+1=4        4-1=3
  • 2+2=4        4-2=2
  • -№2
  • 8-1-1=6      5-1-1=3     3+2-1=4    
  • 1+2+2=5    9+1-2=8     6-1+2=7
  • Балалар, күзләрне йомабыз, кыш бабайның чанасында чит илгә ашыгабыз. Бер, ике,өч!

                                                                                  Слайд 6

  • Без чираттагы чит илебездә.Бу ил – Италия. Монда Яңа ел 6 нчы январьдә башлана. Монда яшәүчеләр Яңа елга кергәндә бөтен иске әйберләреннән арыналар. Тәрәзә аша ыргыталар. Шуңа күрә иске үтүк, ватык урындык төшүдән сакланырга кирәк.
  • №3
  • №5
  • №6
  • №7
  • Әйдәгез, бергәләп тикшереп карыйк.

Регулятив эшчәнлек: алдан фаразлау, контроль.

  Танып –белү эшчәнлеге:логик проблема кую һәм чишү .

  Коммуникатив эшчәнлек: сораулар кую, иптәшеңнең үз- үзен тотышы белән идарә итү, фикереңне әйтә белү, тикшерү, коррекцияләү, информация табу.

VII этап. Нәтиҗә һәм бәяләү. Рефлексия.

  Максат: дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау.

  Көтелгән нәтиҗә: дәрестәге эшчәнлеккә объектив бәя бирә белү, санга 2не куша, ала белү, кушу, алу гамәлләрен дөрес исәпли белү күнекмәсе булдыру, алган белемне ң куллану өлкәсен күзаллый белү

  • Балалар,бирелгән мисалларның җавапларын табыйк.
  • (биттә язылган мисалларның җавапларын табыйк.
  • Без санга ничәне куштык?
  • Саннан ничәне алдык?
  • Нинди тема өйрәндек?
  • Балалар, күзләрне йомабыз, кыш бабайның чанасында чит илгә ашыгабыз. Бер, ике,өч!
  •                                                                                 Слайд 7

Укучылар, менә без  үз илебездә. Ул- Россия дәүләте.Ә безнең Яңа елны кем алып килә?

-Кыш бабай.

-Ә болары сезгә кыш бабайның бүләкләре.

  • Дәрестә бик актив булдыгыз, рәхмәт.

  Шәхси эшчәнлек : санга 2 не куша, саннан 2 не ала белү

  Регулятив эшчәнлек: математиканы тормышка бәйләп өйрәтү

  Танып- белү эшчәнлеге: кушу, алу буенча күнекмәләр формалаштыру.

  Коммуникатив эшчәнлек: бер- береңне хөрмәт итә белү ысулларын үзләштерү, бердәм хезмәттәшлек булдыру.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Математика 4 класс М.И.Моро ( ачык дәрес) Икеурынлы санга язып тапкырлау

4 класста үткәрелгән  дәрес ( Тема: Икеурынлы санга баганалап тапкырлау)...

Ажык кичээл "Санга 3-ту кадары"

2-ги класстын башкыларынга...

Математика 1 класс разработка урока.Тема "2 санын берурынлы санга кушу"

План-конспект урока по математике для 1 класса по ФГОС....

Технологическая карта к уроку математики.1 класс.Тема "2санын берурынлы санга кушу"

Технологическая карта к уроку математики для 1 класса по теме "2санын берурынлы санга кушу".Программа "Перспективная начальная школа"...

Презентация для смарт доски по математике 1 класс.Тема "2 санын берурынлы санга кушу"

Презентация для смарт доски по математике.1 класс.Тема "2санын берурынлы санга кушу"...