Математика 4 класс М.И.Моро ( ачык дәрес) Икеурынлы санга язып тапкырлау
план-конспект урока по математике (4 класс) по теме

Гатауллина Гульназ Рахимановна

4 класста үткәрелгән  дәрес ( Тема: Икеурынлы санга баганалап тапкырлау)

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә  муниципаль  районы

  муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

«Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе»

Математика дәресе

(4нче сыйныф   )

Тема: Икеурынлы санга язып тапкырлау

                                               2 квалификацион категорияле

башлангыч  сыйныфлар укытучысы

Гатауллина Гөлназ Рахиман кызы

                                                    2011-2012 уку елы

Тема:     Икеурынлы санга язып тапкырлау.

Максат: 1. икеурынлы санга икеурынлы санны , икеурынлы санга берурынлы

               санны язып тапкырлау белән чагыштырып өйрәтү;

              2. исәпләү күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтләрен,игътибарлы-

                  лыкларын  үстерү;

             3. игътибарлылык, дустанә мөнәсәбәт, фәнгә кызыксыну тәрбияләү;

Материал : М.И.Моро  М.А.Бантова  ,, Математика “ 4класс( Россия мәктәбе)

                    35бит

Җиһазлау: 2 дәрәҗәдәге мисаллар язылган карточкалар;

                   презентация;

                   дәрес  девизы  ( таблица)

                   ноутбук;

                   алгоритм(таблица);

                   дәрес  программасы (таблица)

Дәрес тибы:  яңа материалны аңлату

                  Дәрес барышы

1.Оештыру өлеше.  

-Укучылар , бүгенге математика дәресен  мин бер акыл иясенең  түбәндәге җөмләләре белән башлыйм:

,, Сөйләсәң генә онытылыр,

Күрсәтсәң хәтердә калыр,

Эшләп карасаң аңлашылыр. “ ( слайд 1)

- Сез бу җөмләләрне ничек аңлыйсыз?

- Нәрсәгә дә булса җавап табу өчен  һәм тизрәк аңлап, истә калдыру өчен үзеңә эшләп карарга кирәк.

- Ә математика дәресләрендә уйларга туры киләме?

- Әйе.

- Ә ни өчен уйларга кирәк?

- Фикерләүне үстерү өчен.

- Алдагы дәресләрдә күбрәк нинди гамәл белән мисаллар   чишәргә өйрәндек?

-Тапкырлау.

- Ничек уйлыйсыз. Тапкырлау гамәле белән мисаллар эшләргә өйрәнеп беттек микән?

- Юк.

- Яңалык белергә телисезме?

-Әйе.

-Алайса эшкә керешәбез.

2. Белемнәрне актуальләштерү.

Телдән исәпләү.

- Укучылар , нәрсәгә дә булса өйрәнү өчен һәм нинди  дә булса яңалык алу өчен иң башта нәрсә беләсең шуны кабатларга кирәк.

Дәрес программасы белән таныштыру.

-Буген дәрестә

 алгоритм буенча мисаллар чишәрбез,  модельләр белән эшләрбез .

Ә хәзер без сезнең белән логик биремнәр чишәбез. Дәниф тактада эшли, ә калган укучылар  дәфтәрдә эшләрсез.

Җавапларны һәр шакмакка язып барыгыз.

1) Басуда 5 комбайн эшли, 2 комбайн ягулыгы бетеп туктады.Басуда ничә комбайн? ( 5 )

2) Җәнлекнең  2 уң аягы ,  2 сул  аягы, 2 аягы алда , 2 аягы артта  .Җәнлекнең аягы ничә?( 4 )

3)  Өч йомырка 6 минутта пешеп чыкса, бер йомырка ничә минутта пешәр?( 6)

4) Өстәлдә 3 шәм иде. Берсен сүндерделәр.Ничә шәм калды? (1) ( чөнки янып калган икесе эреп бетә)

-  Нинди сан килеп чыкты? Укыгыз.

- 5461

- Бу нинди сан?

- Күбурынлы.

- Бу санда ничә разряд?

- 4  ( меңнәр, йөзләр, дистәләр, берәмлекләр)

- 5 цифры нәрсәне белдерә?

-  5 меңне

- Бу санны разряд кушылучылары сумасы рәвешендә күрсәтегез?( 1 укучы тактада)

-     5461=  5000+400+60+1

3. Яңа материалны аңлату.

Экранда мисаллар              ( слайд 2)

                 124х3         42х 15

                 36х13         78х2

- Бу мисалларның җавапларын исәпләмичә генә 2 төркемгә бүлегез.

- Беренче төркемгә- берурынлы санга тапкырлауга,  икенче төркемгә-икеурынлы санга тапкырлауга мисаллар керә.

- Кайсы төркем мисалларын  чишә беләсез?

-  Беренче төркем  ( 124 х3,  78х2).

-  Бу мисалларны ничек чишәрсез?

-  Баганалап язып һәм разряд кушылучылары суммасы рәвешендә таркатып.

(  1укучы баганалап, 2нче укучы   разряд кушылучылары суммасы рәвешендә таркатып тактада чишәләр , калган укучылар дәфтәрдә )  

- Ничек итеп чиштегез?

( укучылар аңлата)

 - Укучылар , без сезнең белән нәрсәне кабатладык?

-Икеурынлы санга берурынлы санны язып тапкырлауны.

-Укучылар , алдагы дәресләрдә без сезнең белән мисаллар чишкәндә  аларга модельләр төзедек.  Уйлап карагыз әле,  36х13    мисалының да  моделен  төзеп булмас микән?   Теләгән укучы тактада эшләсен, ә  калганнар парларда төзеп карагыз.

               36

               Х

         10         3

         

         360  +  108

               468   ( слайд  3)

Проблемалы  ситуация тудыру.

-  Укучылар,  бу мисалны чишү  ни өчен  ,, авыр “  булды?

- Чөнки без икеурынлы санны икеурынлы санга тапкырладык.

- Шулай булгач дәрес темасы ничекбулыр?

-   Икеурынлы санга язып тапкырлау.  ( слайд 4)

-  Мондый мисалларны чишү өчен  нәрсә төзергә кирәк?

-   Икеурынлы санга язып тапкырлау алгоритмын.

-  Нинди максат  куярбыз?

 - Икеурынлы санга язып тапкырлау алгоритмын төзү.

  - Аның  өчен нәрсәне белергә кирәк?

 - Тапкырлау таблицасын,  берурынлы санга язып тапкырлауны.

-  Ә хәзер укучылар 36х13  мисалын баганалап  язып  исәпләп карыйк әле.

( 1 укучы тактада   аңлатып тулы булмаган беренче тапкырчыгышны таба, калган укучылар дәфтәрдә)  

   

1.  тулы булмаган беренче тапкырчыгышны табам( слайд 5)

         36

         13

       108      

( 2нче укучы тулы булмаган икенче тапкырчыгышны таба)  

 

2.  тулы булмаган  икенче тапкырчыгышны табам, дистәләр астыннан яза башлыйм(  слайд 6)

    36

    13

  108

  36     

  (3нче укучы тулы булмаган тапкырчыгышларны куша)

3.тулы булмаган тапкырчыгышларны кушам  (слайд 7)

    36

    13

  108

  36

  468

      - Укучылар, дәрес темасын ачыкладыкмы?

  - Әйе.

          Ял     минуты   (релаксация) (  Музыка уйный, укучылар  физик күнегүләр ясыйлар).

-  Эшне дәвам итәбез.  Хәзер нәрсә төзибез?

-  Алгоритм.

- Сез миңа ярдәм итмәссез микән?

( Укучылар әйтә, экраннан чыга)

Слайд  8.

1.  Тулы булмаган беренче тапкырчыгышны табам

2.  Тулы булмаган  икенче тапкырчыгышны табам, дистәләр астыннан яза башлыйм.

3.Тулы булмаган тапкырчыгышларны кушам.

4 Җавапны укыйм

 

-   Ә хәзер укучылар  42х15 мисалын баганалап язып исәпләгез. Тәбрис тактада аңлатып эшләсен.   Эшләп бетергәч, бер- берегезнең эшләрен тикшерегез.

4. Ныгыту.

-Дәреслекнең 35 битендәге №166 мисалын универсаль модель  белән чишәрбез.

(  1мисалны  2 укучы   тактада модельләрен аңлатып тутыралар )

   42                   8 9             7 5                  9 3

   27                   4 1             3 4                  4 6

 294                   8 9           3 0 0               5 5 8              

 84                  356           22 5                37 2

1134              364 9         25 5 0             42 7 8    

5.   2 төрле дәрәҗә мисалларын  баганалап язып  чишү

( укучылар сайлап алып чишәләр)

«5»

 35х2     156х3     72х18

 * Сыйныфта барысы 10 укучы  тест эшли .    4 укучыга   ,, 5 “ ле, калган укучыларга  ,, 3 “ ле була . Сыйныфта  ничә % укучы эшне  ,, 5 “ легә эшли?

Ничә % укучы эшне  ,, 3 “ легә эшли?

«4»

  48х3       183х3       156х12    

(   Укытучы  белән тикшерәләр)

- Билгеләрне   көндәлекләрегезгә куегыз. Молодцы!

6.Өй  эше№168мисалларның 1нче 2 мисалны  баганалап чишәрсез.

7. Рефлексия

- Нинди    мисаллар чишәргә өйрәндек?

- Икеурынлы санга язып тапкырлауга.

- Дәрес башында нинди максатлар куйган идек?

- Икеурынлысанга язып тапкырлауга алгоритм , модель төзергә,мисаллар чишәргә.

- Максатка ирештекме?

- Әйе.

- Авырлыкны    җиңдекме?

-Әйе.

- Таблицадагы җөмләләрне  эшебездә кулландыкмы?

-  Без сөйләп кенә тормадык, эшләп карадык, хәтердә калдырдык һәм аңлап бардык.

- Молодцы укучылар !Күтәренке кәеф белән дәресебезне тәмамлыйбыз. Сезгә бик зур рәхмәт.

                               


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

УРОК ОКРУЖАЮЩЕГО МИРА ВО 2 КЛАССЕ ПО ТЕМЕ "МОРЯ. ОБИТАТЕЛИ МОРЕЙ".

ТИП УРОКА: ПОЛУЧЕНИЕ НОВЫХ ЗНАНИЙ. ОБОРУДОВАНИЕ: МУЛЬТИМЕДИЙНЫЙ ПРОЕКТОР, ПРЕЗЕНТАЦИЯ "УЧИТЕСЬ ТАЙНЫ ОТКРЫВАТЬ", УЧЕБНИК А.А. ВАХРУШЕВА "НАША ПЛАНЕТА ЗЕМЛЯ", РАБОЧИЕ ТЕТРАДИ, КАРТА ПОЛУШАРИЙ, ИЛ...

рабочая программа по математике для 1 класса (автор учебника Моро М.И. УМК "Школа России"

Рабочая программа по математике для 1 класса на 2011-2012 уч год составлена с учетом требований ФГОС(автор учебника Моро М.И. УМК "Школа России")...

Ике урынлы санга язып тапкырлауны ныгыту.

-Ике урынлы санга язып тапкырлауны ныгыту. -Мәсьәләләр чишә белү,исәпләү күнекмәләрен формалаштыру. -Логик фикерләүне үстерү. -Укучыларга экологик тәрбия бирү. ...

Конспект урока математики в 1 классе по теме «Масса» (по курсу «Математика»; автор М.И.Моро)

Конспект урока математики в 1 классе по теме «Масса» (по курсу «Математика»; автор М.И.Моро) ,ФГОС....

Рабочая программа по математике. 2 класс.( М.И.Моро, М.И. Бантова, Г.В. Бельтюкова, С.И. Волкова, С.В. Степанова учебник для 2 класса в 2 частях.)

Математика(136 часов в год, 4 часа в неделю)М.И.Моро, М.И. Бантова, Г.В. Бельтюкова, С.И. Волкова, С.В. Степановаучебник для 2 класса в 2 частях. Программа составлена в соответствии с основной об...

Технологическая карта по математике по теме: "Величины" (2 кл.) «Школа России», учебник Математики: 2 класс.: М. И. Моро – М.: Просвещение – Ч.2.

Тип урока: «открытие» нового знанияЦель урока: формировать умения решать задачи с величинами «цена», «количество», «стоимость»; Задачи урокаПланиру...

Технологическая карта по математике "Умножение на однозначное число в пределах 100" «Школа России», учебник 3 класс, математика. Авторы: М.И. Моро

Тип урока: «открытие» нового знанияЦель урока: формирование умения умножать однозначное число в пределах 100; Задачи урока Планируемые результатыДидактические:1. Научить решать п...