Лотфуллина Лейсан Глусовна

Балаларны тәрбияләү өчен үзен тәрбияле булу кирәк

Реке нужно движение, если она стоит, то превращается в болото

Профессия: воспитательница

Профессиональные интересы: Быть всегда на виду

Увлечения: Мои увлечения – это то, что приносит мне радость в жизни, наполняет положительной энергии и позитивом.

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: село Актаныш Актанышского района

Место работы: МБДОУ №2

Звание, ученая степень: Высшая квалификационная категория

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/lotfullina-leisan-glusovna
Два раза не живут, а много и таких, которые и одного жить не умеют.
Фридрих Рюккерт

  Бала. Балачак. Балалар дөньясы

Балачак-барлык кешеләр өчен дә хатирәле,матур,шатлыклы истәлекләр.Кем генә бала чагын сагынып искә алмый микән?!Ул бит кин,кабатланмас олы дөнья

 

О себе

Үзем турында:

Туган елым: 1977

Туган авылым: Актаныш

Белемем: югары,  ТГГПУ

Эш стажым 21 ел

"Ромашка" балалар бакчасында 2001 елдан эшли

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Үз белемеңне күтәрү планы

2018- 2023 уку елы аралыгында профессиональ

белем күтәрү буенча  тәрбияче

Лотфуллина Ләйсән Глүс кызының

шәхси иҗади планы

Методик тема: Балаларның социаль- коммуникатив үсешендә инновацион алымнар куллану

 

2018-2019  уку елы

 "Лучший многофункциональный модуль " муниципаль конкурсына катнашу

Ата- аналар җыелышы, группа бүлмәләре белән таныштыру.

Льготаларга ия булган гаиләләрнең исемлеген булдыру

август

сентябрь

“Көзге фантазия” табигый материаллардан эшләнгән кул эшләренә бәйге  уздыру.

“Спички детям не игрушки” балалар бакчасы бәйгесендә катнашу

"Өлкәннәр көненә” бәйрәм котлавы әзерләү

октябрь

Эксперт эшчәнлегендә катнашу.

Район тәрбиячеләре өчен ачык шөгыль күрсәтү.

“Әниләр көне “ бәйрәме уздыру.

ноябрь

“Яңа ел бәйрәме “уздыру.

Декабрь

“Кышкы бизәкләр “ рәсем конкурсы уздыру.

“Светофор – минем дустым!”рәсем, панно, кул эшләренә конкурс

январь

“Яшел ут”  конкурсына материаллар туплау, папка тутыру.

февраль

“Говорушки!”” түгәрәк эшчәнлеген дәвам итү

февраль

Сайтка белем бирү эшчәнлеге конспектлары урнаштыру, видео- занятиеләр урнаштыру.

“Созвездие-Йолдызлык-2019”конкурсында нәфис сүз чыгышы белән катнашу.

февраль-март

Үз белемемне күтәрү курсларында катнашу.

март

«Г. Тукай – безнең күңелләрдә»  бөек шагыйребезнең туган көне уңаеннан уздыру

апрель

“Ачык дәрес”гәҗитенә мәкалә җибәрү

Район яңалыкларын халыкка җиткерүче “Актаныш FM” радиосына яңалыклар җиткерү

май

“Ачык ишекләр “көне уздыру

май

“Җәйге мәйданчык” бәйгесенең беренче этабына катнашу

май

                                                  2019-2020 уку елы.

Район тәрбиячеләре өчен август конференциясендә доклад уку, презентация күрсәтү.

Белем  күтәрү планнары буенча  эш алып бару

август

сентябрь

Ата-аналар җыелышы үткәрү. Тема: “Сәламәт  яшәү рәвеше”

 Янгын  куркынычсызлыгына карата балалар рәсемнәреннән конкурс оештыру, муниципаль һәм республика этапларында катнашу.

“Ачык дәрес” гәҗитенә мәкалә җибәрү

ноябрь

Сайтлардагы конкурсларга катнашу

ел дәвамында

“Әнием-кадерлем” бәйрәм иртәсе  үткәрү

ноябрь

Эксперт эшчәнлегендә катнашу.

ноябрь

Ата-аналар белән участокны кар сыннары белән бизәү

декабрь

Районда уздырылган конкурсларда катнашу.

январь

«Сак булыгыз Грипп!» -консультация  әзерләү

Февраль- март

Белем күтәрү буенча оештырылган курсларда катнашу

"Воспитатель года 2019" республика конкурсында катнашу.

Сайтка белем бирү эшчәнлеге конспектлары урнаштыру, видео- занятиеләр урнаштыру.

“Ачык ишекләр “көне уздыру ата-аналарга белем бирү эшчәнлеге күрсәтү

апрель

Онлайн вебинарларда катнашу

апрель

Мониторинг уздыру, нәтиҗәсен ата-аналарга җиткерү

май

Семинар прктикумнарда катнашу

май

                                     

                                               2020-2021 уку елы.

Туган як табигате белән танышуда яңа технологияләр куллану

сентябрь

    Сайтлардагы конкурсларга катнашу

ел дәвамында

  “Әниләр көне “үткәрү.

Октябрь

 «Әни белән бергәләп» ташландык материаллардан ясалган төрле уенчыклар конкурсы оештыру.

Ноябрь

Эксперт эшчәнлегендә катнашу.

ноябрь

 

“Яна ел бәйрәме” уздыру

декабрь

 

«Созвездие-Йолдызлык 2020» конкурсында катнашу.

Янв-февраль

“Әтием горурлыгым” фото-конкурс оештыру

февраль

“Әнием-алтыным” бәйрәм иртәсе үткәрү

март

Район тәрбиячеләре өчен доклад уку, презентация күрсәтү.

Апрель

“Минем бабам” темасына рәсем конкурсы уздыру

май

Онлайн вебинарларда катнашу

 

                                              2021 -2022уку елы.

 “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга  экологик тәрбия бирү

эшчәнлегендә халык педагогикасы куллану  (эш тәҗрибәсе буенча эшкәртмә).

 Сайтны яңарту, публикацияләр урнаштыру

сентябрь

Балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә әби-бабайларның роле. “Гаилә традицияләре”ата-аналар җыелешында чыгыш ясау

«Алтын көз» балаларның тематик рәсем күргәзмәсе

октябрь

“ Яссытабанлылыкны кисәтү”

(тәрбиячеләр һәм ата – аналар өчен кулланма )

Район тәрбиячеләре өчен таратма материал  ясау, тәҗрибә уртаклашу.

Такмаклы уеннар ( ширма)

ноябрь

Эксперт эшчәнлегендә катнашу.

Ноябрь

“Яңа ел бәйрәм”иртәсен үткәрү

декабрь

«Созвездие-Йолдызлык 2020» конкурсында катнашу.

Ян-февраль

“Әниемә бүләгем”- әниләр көненә багышланган музыкаль- әдәби кичә

март

Онлайн вебинарларда катнашу

март

“Без -косманавтлар ” рәсем бәйгесе  уздыру.

апрель

"Воспитатель года 2021" конкурсында катнашу.

апрель

“Ачык дәрес”газетына мәкалә җибәрү

май

“Ачык ишекләр” көне уздыру

                                             

                                                           2022-2023 уку елы.

 

 “Көзге бакчада хәрәкәтле уеннар” ата-аналарга ширма чыгару

сентябрь

 “Алтын көз”рәсем  панно, кул эшләренә конкурс  уздыру.

   Ата-аналар өчен консультация: “Халык уеннарын онытмыйк”.

 

Район тәрбиячеләре өчен ачык шогыль күрсәтү.

октябрь

 

Районда узган конкурсларда катнашу

ноябрь

   " Хуш киләсең Яңа ел" бәйрәм иртәсе оештыру.

декабрь

Онлайн вебинарларда катнашу

Январь

     Сайтка даими публикацияләр урнаштыру

январь

    "Созвездие-Йолдызлык -  2021" конкурсында катнашу.

Февр.-март

Ягез әле, егетләр! (Әтиләр белән берлектә)

февраль

Үз белемемне күтәрү курсларында катнашу

март

“Әниемә –алтыным””- әниләр көненә багышланган музыкаль- әдәби кичә

март

    “Яшел ут” конкурсында катнашу.

апрель

Дидактик уеннарга рецензияләр булдыру 

 Сайтка белем бирү эшчәнлеге конспектлары урнаштыру, видео- занятиеләр урнаштыру. 

 Г.Тукай туган көненә багышланган шигырь бәйгесендә катнашу

   Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан “Бабам хәтирәләре”- рәсем бәйгесе оештыру.

“Ачык дәрес”газетына мәкалә җибәрү.

Район гәҗитенә, радиога яңалыклар җиткерү.

май

      “Безнең уңышлар”ата-аналар җыелышы уздыру

      Ачык ишекләр” көне уздыру

      

 

 

Шәхси үсеш планым

Лотфуллина Ләйсән Глүс кызы

Белем:  югары

Иҗади үсеш темасы: " Балаларны уеннар аша тормыш иминлеге нигезләренә өйрәтү

 

Тема өстендә эш башланды: 01. 09. 2013

Эшне төгәлләү планлаштырылган : 31. 05. 2018.

 

       Максатлар һәм бурычлар:

 

  •  Тирән һәм күпкырлы белемгә ия булу, шул белемне иҗади куллану.
  •  Яңа педагогик технологияләрне тирәнтен өйрәнү, укыту-тәрбия процессына актив кертү.
  • Яңа технологияләр кулланып, фәнни тикшеренүләр, педагогик тәҗрибәләр алып бару.
  •  Мәгълүмати технологияне камилләштерү.
  • Методик һәм педагогик әдәбиятны өзлексез уку, өйрәнү.
  •  Һөнәри һәм шәхси сыйфатларны үстерү, профессиональлекне арттыру.
  • Халык педагогикасын өйрәнүне дәвам итү, белем һәм тәрбия бирүдә татар халык традицияләренә, милли үзенчәлекләргә нигезләнү.
  • Белем бирү эшчәнлеген бала үсешенең мөһим дәрәҗәсен искә алып оештыру.
  • Интеллектуаль һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, балаларга  индивидуаль якын килү.
  • Балларның  үсешен тәэмин итү, табигый көчен гамәлгә ашыру.
  • Шәхси үзенчәлекләрен һәм шәхси сәләтен искә алып, балалар өчен потенциалъ куркыныч булган ситуацияләрдә һәм мөнәсәббәтләрдә үз- үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәтү.
  • Юлларда, өйдә, үзеңне хавефсез тоту күнекмәләрен. Уеннар аша уйлау,фикерләү сәләтләрен үстерү. Күзәтүчәнлек, хәрәкәт координациясен формалаштыру
  • Тәрбиячене, бер- береңне тыңлый белү, хезмәт кешеләренә хөрмәт . Дисциплиналылык,  үзеңнең  һәм  тирә- юньдәгеләрнең хәвефсезлеге өчен җаваплылык хисе тәрбияләргә;
  • Яңа технологияләргә нигезләнгән  белем бирү эшчәнлекләренә куелган таләпләрне өйрәнү.
  • Гомуми һәм профессиональ культураны үстерү.

 

 

Профессиональ осталыкны үстерү, педагогик һәм методик белемне камилләштерү

  • ·        Профессиональ осталык конкурсларында, төрле бәйгеләрдә катнашу.
  • ·        Методик папканы тулыландыру, баету.
  • ·        Портфолионы яңарту.
  • ·        Шәхси китапханәне  китаплар  баету
  • ·        Киңәшмәләрдә, дискуссияләрдә,тәҗрибә уртаклашуда катнашу
  • ·        Белем бирү эшчәнлегемә үзанализ һәм үзбәя бирү
  • ·        Дидактик уеннар картотекасы булдыру
  • ·        Квалификация күтәрү  курсларында булу
  • ·        Түгәрәк эшен оештыру
  • ·        Балалар өчен оештырылган төрле бәйгеләрдә  катнашу
  • ·        ФДББС белән танышу, эшчәнлекне таләпләргә туры китереп башкару
  • ·        УМК материаллары белән эшләүне дәвам итү.
  • ·        Белем бирү эшчәнлекләрендә аннан тыш вакытларда мулътимедиа кулланырга
  • ·        Балаларны өстәмә мәгьлцмат алырга һәм аны  урынлы кулланырга өйрәтц
  • ·        Уен    элементлары    кулланып    эшләнгән   белем бирү эшчәнлекләре  эшкәртмәләре комплектлары булдыру
  • ·        Периодик рәвештә  РМО   утырышларында,    педкиңәшмәләрдә хисап тоту

 

 Бүлмәне  җиһазлау осталыгын арттыру. 

 

  • ·        Группа бүлмәсен  яңа уку елына таләпләргә җавап бирерлек итеп җиһазлау.
  • ·        Бүлмәдә  искерә башлаган стендларны яңарту.
  • ·        Бүлмәне балаларның үсешләренә туры килгән дидактик уеннар, сюжетлы уеннар белән баету.
  • ·        Әдипләрнең юбилейларын билгеләп үтү.
  • ·           Шөгыллләргә  презентацияләр ясау
  • ·        Сәләтле балалар белән эшләүне дәвам итү.
  • ·         Авыр үзләштерүче балалар  белән индивидуаль эшләү планын төзү

 

Тема   өстендә   эш   барышында   үткәрелгән  чаралар

 

“Хикмәтле уенчык”

На районном уровне

Открытое занятие по  ручному труду  в подготовительной к школе группе на заседании районного методического объединения воспитателей дошкольных учреждений Актанышского муниципального района Республики Татарстан   на базе муниципального дошкольного образовательного учреждения «Детский сад общеразвивающего  вида № 2 села Актаныш» Актанышского муниципального района  Республики Татарстан  2012

“Светофор безнең дус”

  На районном уровне

Открытое занятие по обучению детей ПДД  во второй младшей группе на заседании районного методического объединения воспитателей дошкольных учреждений Актанышского муниципального района Республики Татарстан   на базе муниципального дошкольного образовательного учреждения «Детский сад общеразвивающе-го  вида № 2 села Актаныш» Актанышского муниципального района  Республики Татарстан 2013

 

Семинар “Инновационные подходы в обучении детей государственным языкам в дошкольных образовательных учреждениях Республики Татарстан 2013

“Безнең дустыбыз светофор” ” статья в газете “Актаныш таңнары

На районном уровне

Газета “Актаныш таңнары” Татмедия ААҖ

2012

Год

№95

(9738)

“Эко мәктәп /яшел әләм” статья в газете “Актаныш таңнары

На районном уровне

 

Газета “Актаныш таңнары” Татмедия ААҖ

2012 год

“Безнең дустыбыз светофор”  статья в газете “Актаныш таңнары

На районном уровне

 

Газета “Актаныш таңнары” Татмедия ААҖ

2012 год

“Бакчада гаилә бәйрәме” статья в газете “Актаныш таңнары”

На районном уровне

Газета “Актаныш таңнары” Татмедия ААҖ

2013 год №38

(9784)

“Нәрсә, кайда, кайчан?” проект по безопасности в методическом пособии

На республиканском уровне

Методическое пособие “Балалар имин үссен” Актанышского муниципального района Республики Татарстан   

2013

год

“Где грязным , а где чистым бывает воздух” проект в подготовительной группе в методическом пособии “Сәнгать аша иҗатка юл”

На республиканском уровне

Методическое пособие ”Сәнгать аша иҗатка юл” Актанышского муниципального района Республики Татарстан   

2013

год

“Шәүкәт Галивның иҗатының тәрбияви әһәмияты” статья в сборнике  “Туган телем- шагыйрьләр теле”

На республиканском уровне

“Туган телем- шагыйрьләр теле” Пособие конкурсных материаллов Актанышского муниципального района Республики Татарстан   

2013

год

“Үстерешле лего

 

Газета “Актаныш таңнары” Татмедия ААҖ

2015

Файдалы экскурсия

 

Газета “Актаныш таңнары” Татмедия ААҖ

2015

“Әти-әни белән бергәләп” выступление по ТВ в программе “Актаныш авазы”

На региональном уровне

 

2012 год

  Выступления на семенаре практикуме “Балалар бакчасында акыл үсеше һәм хәрәкәт активлыгын үстерү эшчәнлекләрен интеграцияләү”

На уровне образовательного учреждения

2013год

“Безнкеләр”  выступление по радио канал “Актаныш FM “

На региональном  уровне

 

2013 год

«Лучшая поделка на протвопожарную тематику»

На районном уровне

 

II место

2012 год

Грамота

“Экологическая поделка”

Международный уровень

Лауреат

2012 год

  Сертификат

Победитель  районного конкурса посвящённого дню пожилого человека в

районный

номинации “Эчтәлекле эш”

2015 год

Почётная грамота

Низамов Айгиз

Конкурс поделок проводившегося в рамках международного проекта «Инициатива HSBC и Эко-Школ по сохранению климата» .

 

 

 

 

Лотфуллин Динар

Амирова Илина

Конкурс проектов проводившегося в рамках международного проекта «Инициатива HSBC и Эко-Школ по сохранению климата» в 2010/2012г.

 

“Чистая вода “

 

2014

 

Участие  в респуббликанском конкурсе методических разработок “Использование

инновационных технологий на современном занятии”

 

ИРО РТ

2014

сертификат

Лучший уголок природы в ДОУ

 

1 место

2014

грамота

Всероссийский творческий конкурс “Салют победы”

 

2 место

В  номинации “Конкурс проектов”

Сертификат, 2 место

Илемне саклаучыга вәгъдә бүләгем

 

 

 

1,2,3 место

Мирзанурова

Фазлиев

Хуззятова

Благодарственное письмо отделения ГИБДД отдела МВД России за открытое мероприятие

 

 

 

 

 

Мой взгляд на мир

 

Эссе  ”Минем педагогик – коцепциям”

Мин – тәрбияче.                                     

Дөньяда бик күп матур сүзләр бар. Туган ил, әни, тынычлык ... Бу сүзләр рәхәтлек бирәләр. “ Тәрбияче” сүзен дә, шушы сүзләр янына баш хәрефтән язарга кирәк дип уйлыйм. Үзем тәрбияче булганга түгел.  Дөньядагы бөтен кешеләрнең дә тәрбиячесе булган һәм бар; галимнең дә, президентның да , язучының да, гади эшченең дә.  Беренче аң-белем бирүчесе фәннәр белән таныштыручысы, уйнарга өйрәтүче, дөньяны танып-белергә өйрәтүчесе ТӘРБИЯЧЕСЕ булган.                                           Тәрбияче hөнәре минем өчен, hөнәр генэ түгел, ул-җан халәте. Бер акыл иясенең                  шундый сүзләре бар «Тәрбиячене төрле үсемлекләр үстерүче бакчачы белән  чагыштырып була. Кайбер үсемлекләр якты кояшны, икенчеләре салкынча күләгәне, өченчеләре-чишмә ярларын, беришләре-тау биеклекләрен, кайберләре комлы туфракны, икенчеләре майлы балчыкны ярата. Ләкин, hәрберсенә үзенә генә хас тәрбия кирәк, юкса алар үз биеклегенә,үз үрләренә менә алмый».

Бу сүзләр минем куңелемә бик якын, чөнки минем  эшемдә дә,  hәрбер баланы үзенә  генә хас ярату, аңлау кирәк. Аларны аңлый, ярата 

Әгәр дә мин уземнең балаларга кирәклегемне тойсам, дөньяда шуннан да зур бәхет юк сыман. БАЛАЛАР -минем төп байлыгым. Чөнки өйдә дә мин алар янәшәсендә. Ә балалар-тормыш чәчәкләре. Балаларын минем кулыма тапшырган әти-әнилэрнең ышанычын аклап, аларның гәзизләренә икенче әни, ышанычлы чын дус, әйбәт тәрбияче буласым килә. ТӘРБИЯЧЕ сабый күңелен яулар өчен БЕЛЕМЛЕ hәм СӘЛӘТЛЕ булырга тиеш. Аның алдында җаваплы hәм авыр мәсәлә тора: тәрбияче балага дөньядагы матурлыкны күрә hәм кабул итә белергә өйрәтергә тиеш; мәйданчыкта яңа кар эрегән урыннарда язның беренче хәбәрчеләре сары тузганак чәчәкләрен күзәтү, канатларын талдырып җылы яклардан кайткан сыерчыкларның сайрауларын тыңлау тирә яктагы матурлыкны күрә белүнең  беренче адымнары түгелме?.. Ә мин тәрбияче буларак тузганак чәчәге нигә сары булганын, салават күпере каян барлыкк килгәнен  балалар телендә аңлата алсам балачакның белем диварында ныклы нигез барлыкка килде дип уйлый алам. Тәрбияченең ТАЛАНТЛЫ булуы- балалар белән уйный, җырлый, ясый, төзи белүе hәм үзенең ниндидер бер үзенчәлеге белән балалар куңелен яулый белү ул. Мәсәлән: беркем дә игътибар итми торган җирдәге ташларга төрле төстәге буяулар белән җан өрү, тәме әчкелтем булган гади тоздан төсле таяклар ясау, нәни кулларыбызны төрле рәсемнәр төшереп чын артистлар булу... Балага тәрбияче үзенең актерлык осталыгы, яки матур җыры, тәмле итеп әкият сөйли белүе белән якынайса гына бала аны үз итә. Ә әкият яки мультфильм геройларын белмәгән тәрбияче бала белән, гомумән әңгәмә кора алмый. Шуңа да тәрбияче мультфильм  карарга да әкият укырга да вакыт таба. Ул заман белән бергә атлый. Никадәр кызыклы сихри һәм шул ук вакытта серле дә БАЛАЛАР ДӨНЬЯСЫ... Шушы нәни вакыйгаларга бай, яңалыклар белән тулы нәниләр казанында мин инде 16 ел кайныйм. БАЛА һәрчак шат, кызыксынучан булырга тиеш, әгәр шатлыгы югала икән кайда ялгышканыңны ачыкла! Тәрбияче БАЛАЧАКНЫ яратырга тиеш.   Кемгә матур сүз, кемгэ гади елмаю, кемгә эшлекле киңәш бирү миңа коллегаларым белән дә яхшы мөгамәләдә булырга ярдәм итә. Ә шулай да тәрбияченең иң күркәм сыйфаты ул- САБЫРЛЫК. Замана тәрбиячесенә иң кирәге сабырлык, тыйнаклык, киң күңеллелек хас, чөнки ул балалар белән генә түгел аларның әти-әниләре белән дә эшли.

 Бала белән генә түгел син аның әти-әнисен дә тәрбиялисең, аның да педагогик белемен арттырасың. Әти-әниләрне хөрмәт итәргә алар фикерен тыңларга, киңәшләшеп эшләргә кирәк. Ата-аналар минем зур ярдәмчеләрем.                             Мин балаларга матурлыкны курә белергә, рәхимле, шәфкатьле булырга өйрәтәм. БАЛА-ШӘХЕС. Һәр баланың үз мөмкинлеге…ҺӘР БАЛАНЫҢ ҮЗ ДӨНЬЯСЫ... Ә ул дөньяны җимерергә ярамый. Тышкы сыйфат белән эчке ихтыяр көче туры килмәсә, зур һәлакәт килеп чыгарга мөмкин. Шунлыктан баланың эчке  халәтен яхшы тоярга кирәк. Эшчәнлек уңышлы узсын өчен, мин төркемдә психологик уңай халәт тудыруны беренче максат итеп куйдым. Чөнки белем алу өчен иң кирәкле шарт – тәрбияче һәм бала арасында ышанычлы атмосфера, үзара ихтирам дип уйлыйм. Балаларны бер-берсе белән чагыштырмыйча, һәрберсенең үсешен аерым күзәтәм, алга таба эш алымнарын билгелим. Эшчәнлекне һәр балага кечкенәгенә булса да уңышка, үсешкә ирешерлек мөмкинлек бирү истә тотып планлаштырам. Нәниләремә индивидуаль якын килү, аның сәләтен истә тотып оештыру, дифферециальләштерү баланың үз-үзенә ышанычын арттыра, фән белән кызыксынуынн, белемгә омтылышын көчәйтә.                                             Нәниләремнең һәр уңышлы адымын, икеләнүләрен, югалып калуларын дөрес билгеләүче булырга тиешмен. Ә минем эшемнең дөреслеген билгеләүче индикатор – БАЛАЛАР. Балаларның куйган максатка ирешү дә беренче уңышлы адым: кәкре сызыклар, төзелгән гади җөмләләр, тигезсез киселгән формалар. МИҢА ЯЛГЫШЫРГА ЯРАМЫЙ! Нәниләрнең иң истә калдырган - ТӘРБИЯЧЕНЕҢ ХАТАСЫ икәнен һәрчак күз уңында тотам, ялгышмаска тырышам. Нәниләремнең елмаюлы карашларын һәрдаим тойсам, мин көнемне бушка үтмәгән дип саныйм. Кечкенәдән үк яңа мәгълүмати мөхиттә: телевидение, интернет, компьютер программалары белән аралашып үскән замана баласын тәрбия белем бирү эшен заманча технологияләрдән  башка оештырып булмый. Бүгенге көндә  беренче юлдашым – ул мәгълүмати-коммуникацион технологияләр. Үз тырышлыгым тәрбия белем бирү  өлкәсенә кагылышлы   презентацион  материал эшләдем..

 Миннән дә бәхетле кеше юк сыман: хезмәтем, балаларым, җанымны аңларлык гаиләм – ирем, туганнарым бар. Әле яшәешемә көч өстәп, киңәшләрен биреп торучы Әнием исән-сау. Һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер дусларым янәшәмдә.Яшәү мәгънәсе – җирдә калдырган эзең, кылган гамәлләрең ул. Минем балаларым да таулар күчерердәй сәламәт, көчле вакытларын, зиһен сәләтләре иң зур мөмкинлекләргә ия булган елларын үз максатларына ирешү юлында фидакарь хезмәт белән уздырсалар иде. Алар күңеленә кешелеклелек, олы җанлылык, шәфкатьлелек орлыклары сала алган булсам иде. Минем  саф йөрәгем һәм изге теләкләрем, янып-көеп йөрүләрем, дәртле омтылышларым  балалар күңелен җылытып торса иде...                                                                                                                        

Мин бакчага якынлашам ... "Әй, бу вакыт дигәнең, бигрәкләр дә тиз уза инде, әле кайчан гына бу сабыйларны сентябрьдэ җыйган идек. Нинди күркәм булып үсеп киләләр. Үзләре дә үсә, белемнәре дә күбәя, шөгыльләре дә арта. Бакча капкасыннан керүем булды, уен мәйданчыгы тулып кайнашкан - нәрсәдер күзәткән, уйнаган, йөгергән балаларым һэм хезмэттэшлэрем мине күреп тә алдылар. Мин якынлашуга, сырышып, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә үз тәэсирләрен, нәни яңалыкларын сөйли дә башладылар. Алар өчен ярты көн үткән, ниндидер вакыйгалар да булырга өлгергән, ә минем сабыйларым, хезмэттэшлэрем янында яңа эш көнем башлана гына әле. Педагогик эшчәнлегемнең яңа бер көне... Тагын бер көне..                                                                                                               

Үзең яраткан эштә узган гомер – бәхет бит ул!

 

Мои достижения

Минем уңышларым:

-“ХХI  гасыр татар курчагы”    - Мәрьям курчагым-    1 нче урын

"Чиксез галәм" район конкурсы - 2 нче урын

  РМО утырышында ”Кояшлы балачак” проект        2нче урын

Район "Воспитатель года 2011" - 2 урын

"Үз һөнәренең остасы 2010ел" -  грамота 

Авторлык программалары һәм укыту методик кулланмалар буенча VIII Республика конкурсында  “Без- нәни тикшерүчеләр” программасы

“Эко мәктәп-Яшел әләм” методик эшкәртмәләр халыкара конкурсында I дәрәҗә диплом

“Туган телем- шагыйрьләр теле”  республика күләм фәнни эзләнү конференциясендә 1 урын,

Районный конкурс "Воспитатель года  2013"  1 урын

Республика күләм  “Ел тәрбиячесе 2013” бәйгесе  III урын

Рус милли курчаклар 1 место 2014

Сертификат  участника Республиканского семинара работников дошкольных образовательных учреждений РТ "Инновационные подходы в обучении детей государственным языкам в дошкольных образовательных учреждениях Республика Татарстан- 2014 г

Самый лучший уголок природы 1 место 2015

Лучшая предметно пространственная среда в ДОУ- 2 место 2015

Сертификат ИРО РТ "Участие в республиканском конкурсе проектов" 2015

Победитель раййонного конкурса посвящённого дню пожилого человека в номинации "Эчтәлекле эш"  Грамота МКУ - 2015г

Конкурс творческих работ коллективная поделка на противопожарную тематику   2 место  2014

Сертификат  "Подготовка специалистов к работе в экспертных группах по аттестации педагогических работников дошкольного образования  - 2015 г

Диплом  "Гамил  Авзал укулары " V  Республика фәнни тикшеренү конференциясе I урын

Сертификат участника Всероссийского конкурса "Авыл укытучысы- 2016г" организуемый  редакцией журнала "Мәгариф"

Победитель в номинации "Безопасная дорога" На районном конкурсе "Зелёный огонёк- 2016г  Грамота МКУ

Победитель в номинации "Творческо работающий воспитатель" На районном конкурсе "Зелёный огонёк- 2016г Грамота ГБДД

 

Грамота МБДОУ  "2016-2017  уку елы нәтиҗәләре буенча педагогик өлкәдә эзләнү эшләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән"   2017ел

"Гамил Авзал укулары" VI Республика  фәнни тикшерү конфернциясе  - 1 урын   2017 ел

Сертификат участника  регионального семинара- практикума 2017

Диплом Республиканского конкурса среди детей дошкольного возраста "Ты - УНИКАЛЕН"  Зиннурова Аделина (3года) 2017 г

Диплом "Йолдызлык - 2018 " номинация "Видеоклип"- 2018г

"Буктейлер" Габдулла Тукай тукай көне багышланган - 3 урын - 2018 ел,

"Лучший многофункциональны  модуль" - 1 урын 

 

 

 

 

 

Моё портфолио

 

Мин Лотфуллина Ләйсән Глүс кызы 2 санлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек группасында эшлим
Методик проблемам: Балаларны уеннар аша куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү.

Балаларның тормыш иминлеген саклау – һәр тәрбияченең иң зур бурычларыннан берсе, шуңа күрә без балалар бакчасыннан ук балаларга һәртөрле куркыныч очракларда үзләрен ничек тотарга кирәклеген өйрәтә башлыйбыз. Бигрәк тә әңгәмәләр оештыру, төрле куркыныч очракны чагылдырган рәсемнәр буенча сөйләшү, уен рәвешендә өйрәнгәннәрне гамәли яктан ныгыту эшләренә әһәмият бирәбез. Әңгәмәләр вакытында куркыныч ситуацияләрне сурәтләүгә, мәсәлән таныш булмаган кеше белән сөйләшмәскә, аңа ияреп китмәскә (төрле уенчыклар яки тәмле әйберләр күрсәтсә дә) кирәклеген аңлату һ.б. игътибар итәбез.

Юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәткәндә, әңгәмәләр, төрле рәсемнәр, альбомнар аша транспортта йөргәндә үзләрен ничек тотарга тиешлекләрен аңлатабыз. Бала башка кешеләргә уңайсызламыйча, этешми-төртешми транспортка керә белергә, кергәч, тыныч кына утырырга, кычкырып сөйләшмәскә кирәклегенә төшенергә тиеш.

Җәйге чорда, транспортта тәрәзәләр ачык вакытта, тәрәзәгә башны тыгуның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын аңлатабыз: баганага яки каршыга килүче транспортка бәрелү мөмкинлеген кисәтәбез.

Велосипедта йөргәндә тиешле урыннардан гына йөрергә, транспорт юлына чыкмаска, туп белән бары тик балалар мәйданчыкларында гына уйнарга кирәклеген кат-кат өйрәтәбез.

Шундый ситуацияләрне чагылдырган мультфильмнарны яки театрлар куя торган спектакльләрне караганнан соң, әңгәмә оештыру балага күргәннәрен хәтерендә сакларга ярдәм итә.

Төрле куркыныч хәлләрне һәм аларның нәтиҗәләрен сурәтләп күрсәтү өчен, уенчыклар белән сюжетлы уеннар уйнау да әйбәт нәтиҗә бирә.

Группа белән йөрергә чыккач, асфальтта акбур белән сызып, төп юлны, тротуарны билгеләп, юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту максатыннан, дөрес йөрү һәм, киресенчә, кагыйдәләрне бозу очракларын күрсәтеп уйнау

Кайбер очракларда урамдагы хуҗасыз калган эт-мәчеләр дә балалар тормышына куркыныч тудырырга мөмкин. Гадәттә, балалар мәчеләрне үз итә, кулларына тотып уйныйлар, өйгә алып кайталар,ә мондый хайваннарның йогышлы авырулары да булуы мөмкинлеген бала аңлап бетерми.Урам этләре дә вакыт-вакыт кешеләргә ташлана. Балалар андый этләргә якын барырга тиеш түгел, чөнки ул этләр тешләргә, кайвакыт әгъзаларны нык җәрәхәтләргә, ә котырган булулары сәламәтлеккә зур зыян салырга мөмкин. Балаларга урам хайваннары белән аралашуның  нәтиҗәләре турында аерым әңгәмәләр үткәрү планда каралырга тиеш.

Куркынычлы ситуацияләр өйдә дә җитәрлек. Балаларның үзләрен генә калдырган чакта шырпы белән уйнап, янып үлү очраклары, я булмаса, электрга тоташтырылган әйберләр, бигрәк тә үтүк яки башка приборлар белән уйнап,  аяныч хәлләр килеп чыгу турында кат-кат аңлату бер дә комачауламый.

Таныш булмаган кешене өйгә кертергә ярамаганны күп балалар аңлыйлар, ләкин начар кешеләрнең төрле оешмалардан килдек дип, мәсәлән, газны, электрны тикшерү сылтавы белән өйгә үтеп керергә мөмкин икәнлекләре турында да балалар бик яхшы белергә тиешләр.

 

Җәйге айларда балаларның төрле агулы җимешләр яки гөмбәләр ашап хастаханәләргә керү очраклары бар. Агулы гөмбәләрне ашарга яраклысыннан аера белү, таныш булмаган җимешләрне авызга кабарга ярамау турында сөйләшү

Җәй көне ата-анадан башка су буйларына барырга һәм суга керергә ярамавын аңлату, төрле ситуатив уеннар белән ныгыту

 

Гомумән, балалар бакчаларында ата-аналар белән җыелышлар үткәргәндә, болар турында елына бер мәртәбә әти-әниләрнең исенә төшерү дә зарар итмәс, чөнки кайчакта ата-ана үзе үк кагыйдәләрне боза һәм, кызганычка каршы, моны баласы каршында башкара. Нәтиҗәдә тәрбияче ел дәвамында башкарган эш ата-ананың бер саксыз хәрәкәте аркасында юкка чыгарга мөмкин. Димәк, әти-әниләр өчен дә әңгәмәләр үткәрү һәм һәрберсеннән инструктаж үтүе турында култамга алу да аларның җаваплылыгын арттырачак

                                                                                                                                             Минем    видеоязмалар

https://youtu.be/C1fQvdKjNNc -    " Без янгын сүндерүчеләр" Максат: янгын вакытында экстремаль очракларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, төрле ситуацияләрдән чыгу юлын табарга өйрәтү, янгын сүндерү чаралары белән таныштыру.

https://youtu.be/PX8IgnlVDz4 - Шаймарданов Ильзат "Бер рәхмәт"  шигыре Конкурс материалы

https://youtu.be/HR5aItjz_Ow  - Суфиянова Сюмбель "Я уже большая" шигыре  Конкурс материалы

Мои публикации:
Аппликация, лепка
Воспитательная работа
Здоровый образ жизни
Конструирование, ручной труд
Математика
Материалы для родителей
Окружающий мир
Основы безопасности жизнедеятельности
Развитие речи
Разное
Региональный компонент
Рисование
Сценарии праздников
Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: