Без янгын сүндерүчеләр
план-конспект занятия по конструированию, ручному труду (подготовительная группа) на тему

Янгын вакытында экстремаль очракларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, төрле ситуацияләрдән чыгу юлын табарга өйрәтү, янгын сүндерү чаралары белән таныштыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bez_yangyn_sunderuchelr.doc46.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Без янгын сүндерүчеләр

Максат: янгын вакытында экстремаль очракларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, төрле ситуацияләрдән чыгу юлын табарга өйрәтү, янгын сүндерү чаралары белән таныштыру.

Тәрбия бурычы: Янгын сүндерүче  хезмәтен башкаручы кешегә хөрмәт тәрбияләү. янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен сеңдерү, үз эшләрең өчен җаваплылык хисе тудыру.

Үстерү бурычы:Балаларда күмәк эшләү, эшләрен уртак ниятләре белән яраштырып берләштерү, кемнең нәрсә эшләячәген уртак фикергә килеп хәл итү күнекмәләрен үстерү.

Белем бирү бурычы: янгын чыкканда аны ничек сүндерергә кирәклеге турында  аңлату, төзегән корылма белән уен оештырырга өйрәнү

Төп белем бирү өлкәсе: танып-белү

Интеграль белем бирү өлкәләре: социаль-коммуникатив, сөйләм, физик үсеш.

Методик алымнар _        һәм чаралар: уен мизгеле, сорау, аңлату,әңгәмә, мөстәкыйль эш

Җиһазлау:“Лего” конструкторлары, проектор,

Сүзлек өстендә эш:

Алдан эшләнелгән эшләр: леголардан төрле корылмалар уйлап ясау

ЭШЧӘНЛЕК ТӨЗЕЛЕШЕ:

  1. Уен: “Мин кайдан?”
  2. “Мәче йорты” мультфильмнан өзек карау
  3. “Ут нәрсәдән курка?”  тәҗрибәләр үткәрү
  4. Проблемалы уен: “Янгынны сүндерү өчен нәрсәләр кирәк?”
  5. Физминутка
  6. Конструкцияләү
  7. Сюжетлы уен “Янгын сүндерүчеләр”
  8. Йомгаклау :  “Песигә киңәшләр”

Эшчәнлек барышы:

Тыныч көй яңгырый тәрбияче балалар янына песи маскасы киеп шәм тотып керә

Уен: “Мин кайдан?”

-Мин нәрсә?

-Нинди әкият, шигырь, хикәядән икән?

Балалар җаваплары ( Хикәядәге –  Әнисенә бүләк ясаган кызның  һәм шул рәсемне ерткалаучы Ак тәпи дер?

кияттәге Ак песиме?,

Эшләпә астында калучы Васька мы әллә?

Гав мәче баласымы?

Шигырьдәге карак песиме әллә?

Мансур интектергән песи ме?

  • Юк балалар.

“Мәче йорты” мультфильмнан өзек карау

Хәзер мин сезгә бер мультфильм өзеге күрсәтермен.

“Мәче йорты” (“Кошкин дом”)

Нинди хәл килеп чыккан ?

  -Мәче йорты нәрсәдән янып киткән?

-Йорты  янып киткәч мәче нәрсә эшли!

-Мәчегә ярдәмгә кемнәр киләләр?

- Янгынны сүндерәләрме?

Менә бүген без сезнең белән “Янгын сүндерүчеләр” уенын уйнарбыз. Уенндагы атрибутлар яратып уйный торган легодан булыр.

Шуның өчен безгә башта янгынны ничек сүндереп булуын ачыкларга кирәк

“Ут нәрсәдән курка?”  тәҗрибәләр үткәрү

Ут нәрсәдән курка?

Тәҗрибәләр үткәреп карыйк:

Тәҗрибә: 2 шәм куела 2 бала минем янга килеп:

  • Шәмгә су салалар. Нишләде?
  • Шәмгә ком салыйк. Нишләде?
  • Шәмгә туфрак салыйк. Нишләде?
  • Шәмне кәгазь белән каплыйм. Нишләде? Утны кәгазь белән сүндереп буламы?
  • Шәмгә кар салыйк. Нишләде?
  • Шәмне банка белән каплыйм. Нишләде?

Тәҗрибәләребез бетте нинди фикерләрегез бар күргәннәргә:

Утны кәгазь белән сүндереп булмый ул киресенчә яна

Утны су, ком, туфрак белән сүндереп була

Янгын булган урын капланып куелып, һава кереп тормаса ул үзе сүнә.

Проблемалы уен: “Янгынны сүндерү өчен нәрсәләр кирәк?”

Янгынны сүндерү өчен тагы нәрсәләр кирәк икән шуларны да карап китик әле.

Янгын сүндерүче, төзүче, чәчтараш, музыкант, табиб һөнәр ияләренә кагылышлы эш кораллары куела кайсылар янгын сүндерүчегә кирәкле икәнен сайлап алу.

Физминутка

В деревянном домике

Поживали гномики

Ох какие добряки

Раздают всем огоньки

Конструкцияләү

Ә хәзер легодан янгын сүндерү машинасын төзибез

Төзү тәртибе сезнең өстәлләрдә (Мөстәкыйль эш)

Машинаны төзеп бетергәч уенның башында  рольләрне үзара килешеп бүлешәсез

Сюжетлы уен “Янгын сүндерүчеләр”

Кемдер песи

Кемдер янгын сүндерүчеләр

Кемнәрдер ярдәм итүчеләр

Уен барышы:

песи янгын сүндерүчеләргә шалтырата: адресын кайда нәрсә булганы турында сөйли, фамилия исемен әйтә

Янгын сүндерүчеләр  бер “ут”ка су алып киләләр, ком, туфрак, калын тукыма

1,2,3 янгын сүнде

Йомгаклау :  “Песигә киңәшләр”

- Янгын чыккан урынны сүндердегез ә хәзер песигә киңәшләрегезне бирегез инде

-мич, камин ишекләрен ачып калдырырга ярамый

-ягылган мичне караусыз калдырырга ярамый

-бер розеткага әллә никадәр әйберне кушарга ярамый (Зтән артык);

-төзек булмаган аппаратура һәм приборларны утка кушу;

-тоташтырылган электор приборларын караусыз калдыру;

-янгын чыкканда "01" телефоны буенча янгын сүндерүчеләрне чакыру;

-ярдәмгә чакырып кычкырырга;

-янгын чыккан бүлмәнең ишек-тәрәзәләрен ачмаска;

-авыз-борынны юеш чүпрәк белән капларга;

-бүлмә нык төтенләнгән булса, иелеп яки шуышып ишеккә таба барырга;

-янгында зыян күргән кешене хастаханәгә озатырга;

-киемең яна башласа, одеял белән капланырга;            

-янгын  кечкенә  булса,  аны су сибеп яки одеял белән каплап сүндереп була;

-токка тоташтырылган электр приборларын су белән сүндерергә ярамый;

-почмакларга, шкаф эченә, карават астына яшеренергә ярамый, ут кына түгел, төтен дә куркыныч;

-янгын башланган бүлмәдә калырга ярамый, чыгып, өлкәннәрне ярдәмгә чакырырга кирәк;

-бүлмә төтен белән тулган булса - авыз-борынны юеш чүпрәк белән каплап, аска иелеп ишеккә таба барырга;

-кием яна башласа - егылырга һәм тәгәрәп ялкынны сүндерергә.

Балалар нинди яңалык алдыгыз сез бүгенге уенда. Ойдә апайларыгызга утның нинди куркыныч вакыйгаларга китерергә мөмкинлеге турында сөйләрсез әле, шырпы белән уйнарга ярамаганлыгын аңлатырсыз

Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем биру учреждениесе

«Актаныш авылы  гомуми   усеш   бируче №2 балалар бакчасы»

Мәктәпкә әзерлек  төркемендә

Без янгын сүндерүчеләр.

танып-белү

 шөгыле конспекты

югары  категорияле

 тәрбияче Лотфуллина Л.Г

әзерләде.

Актаныш, 2015 ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Урманда янгын"

Янгын куркынычсызлыгына багышланган театральләштерәлгән әкият....

Янгын сүндерүчеләр иленә виртуаль сәяхәт.

янгын сүндерүчеләр! Бары тик алар гына янгынны дөрес һәм тиз арада сүндерә беләләр. Ә янгын чыккан очракта нинди номерга шалтыратырга икәнен беләсезме сон? Әлбәттә –  01....

Янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә балалар белән эшләүнең перспектив планы.

Гаилә тәрбиясендә еш кына балаларның ут белән шаяруына игътибар бирелми.Балаларның утка табигый тартылуы ата-аналар һәм тәрбиячеләрнең күз уңаеннан ычкындырылмаска тиеш. Нәкъ менә алар беренче б...

Яшь янгын сүндерүчеләр

План конспект занятия...

Сюжетлы-рольле уен: "Янгын сүндерүчеләр"

laquo;Урманда янгын», сюжетлы-рольле уен конспекты, уртанчы төркем балалары өчен....