Балалар бакчасында янгын кагыйдәләре белән таныштыру
план-конспект занятия по окружающему миру на тему

   

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yangyn_kagyydlre.docx18.98 КБ

Предварительный просмотр:

Максат: Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү; янгын                              

              машинасы турында күзаллауларын киңәйтү; янгын вакытында үз-үзеңне дөрес  

              тоту кагыйдәсен һәм телефон белән дөрес файдаланырга өйрәтү; кыюлык

              тәрбияләү.

Әзерлек эш: транспорт төрләре белән танышу; янгын тактасы эшләү.

Сүзлек өстендә эш: янгын сүндерү бүлеге, адрес.

Шөгыль барышы:

- Балалар, карагыз әле, безгә күпме кунак апалар килгән. Әйдәгез, исәнләшик әле.

-Исәнмесез, хәерле иртә.

-Балалар килегез әле монда. Карагыз әле, күпме машиналар бар. Сез нинди машиналар беләсез? (Балалар саный.)

     Янгын машинасы тавышы ишетелә.

-Балалар бу нинди тавыш? (Янгын сүндерү машинасы тавышы).

өрес әйттегез, бу янгын сүндерү машинасы.(карау)

-Янгын сүндерү машинасы нинди төстә? (Кызыл)

-Ни өчен янгын сүндерү машинасы кызыл төстә? (башка машиналар ерактан күрсен өчен, юлда юл бирсеннәр өчен).

-Ни өчен көчле тавыш ишетелә? (Игътибар, башка машиналар юл бирсен өчен).

-Яктырткыч нигә кирәк? (ерактан күренеп тора, аерылып тора).

-Башка машиналардан нәрсәсе белән аерылып тора? (су савыты, шланга, баскыч)

   Машинадан җырлый торган открытка алам.

-Бу серле машина серле язу алып килгән. Ул безгә “Серле шырпы” турында әкият алып килгән.

   “Яшәгән ди булган ди бер Шырпы. Ул бик шат күңелле, шук кыз булган. Биергә бик яраткан. Бии башласа, бөтен дөньясын оныта икән. Ялкынланып китә һәм яна икән. Биегән вакытта тәрәзә пәрдәләренә, өйдәге төрле әйберләргә, ә урамга чыкса – агачларга, йортларга, үләннәргә - юлында нәрсә очраса шуңа тиеп китә икән. Шулай итеп, ул тиеп киткән бөтен әйбер, янып көлгә әйләнә икән. Кешеләр Шырпы-кыздан курка башлаганнар. Ә кешеләрнең куркулары Шырпы-кызга ошамаган, чөнки аңа гомерне бары тик кешеләргенә биргән. Чөнки шырпыны кешеләр ясаган.

   Һәм бервакыт ул шырпылар ясый торган кеше янына килеп ярдәм сораган. Чөнки ул кешеләргә файда китерергә теләсә дә, зыян гына салган. Бу кеше аңа качар өчен өй – шырпы кабы уйлап тапкан. Бу Шырпы кызның бер үзен генә түгел, ә апалары белән бергә куярга мөмкинлек биргән. Шырпы-кызга бик күңелле булган, ул бу кешегә бик күп итеп рәхмәт әйткән.”

-Балалар сезгә әкият ошадымы?

-Балалар карагыз әле Шырпы-Кызга, ул нинди булган? (Шырпы-Кыз рәсеме күрсәтәм) (Шырпы-Кыз бик шат күңелле,шук булган)

-Шырпы-Кыз нәрсә эшләргә яраткан? (Биергә яраткан.)

-Шырпы-Кыздан кешеләр ни өчен курка башлаганнар? (Ул биегендә, нәрсәгә тисә бөтенесе яна икән.)

-Шырпы-Кыз кемнән ярдәм сораган? (Шырпылар ясаган кешедән ярдәм сораган.)

-Шырпы-Кыз өчен кешеләр нәрсә уйлап тапканнар? (Шырпы кабы уйлап тапкан.)

-Шырпы-Кызга өйдә ничек булган? (Аңа апалары белән бергә күңелле булган.)

-Балалар Шырпы-Кызның куркыныч икәнен сез аңладыгызмы инде?

әрсә аңладыгыз инде? (шырпыга тияргә ярамый)

-Ә хәзер “Нәрсә эшләргә ярамый?” уены уйнап алабыз.

әсемнәр каплап куелган, бала ала һәм аңлата, нәрсә эшләргә ярамый һәм ни өчен.)

-Балалар зурлар өйдә юкта нәрсәләргә тияргә ярамый инде? (үтүк, шырпы, газ)

-Булдырдыгыз балалар, сез дөрес аңлагансыз. Ә хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм.

1. Тәне-агач, башы-күкерт,

    Чырт итә, дөрләп китә.

    Әгәр саксыз маташсаң,

   Янгын да килеп җитә. (шырпы)

2. Янгын белән көрәшә,

    Үзе бик тә батыр ул.

    Көнен-төнен йокламый,

    Безне шулай саклый ул. (янгын сүндерүче)

3. Өй җылыта, аш пешерә,

    Яши торба эчендә.

    Әгәр кранын бормасаң,

    Шартлар минут эчендә. (газ)

4. Кырам, җимерәм,

   Төкеректән куркам. (ут)

5.  Күк ат килгән,

     Күк итек кигән,

     Күккә менеп бара. (төтен)

-Булдырдыгыз балалар, хәзер миңа әйтегез әле ни өчен ут – дус? (чөнки ул җылыта)

-Ни өчен ут – дошман? (янгын чыгарга мөмкин)

-Балалар сез дөрес әйттегез.

Әгәр килсә кайгы,

Чыкса көчле төтен,

Югалма син шунда –

Җый тиз генә “01”!

-Балалар янгын булган очракта иң башта нәрсә эшләргә кирәк? (телефоннан “01” номерын җыярга, өлкәннәргә хәбәр итәргә.)

- “01” номерын җыйгач, сез нәрсә дип хәбәр итәсез? (фамилия, адрес, кайда нәрсә яна)

-Балалар әйдәгез бездә “Янгын сүндерүчеләрне чакыру” уены уйнап алыйк. (Балалар телефоннан “01” не җыеп янгын сүндерүчеләрне чакыралар.)

Ишек шаку.

әерле көн, балалар! Бу Аккүз балалар бакчасымы? Ә сез мине таныдыгызмы? (янгын сүндерүче)

өрес әйттегез балалар, мин янгын сүндерүче булам. Менә мине борчыган бер сорау бар, сез беләсезме икән, олылардан башка нәрсәләр эшләргә ярамый? (чит кешегә ишек ачарга, ут белән уйнарга, караусыз үтүк калдырырга).

-Яхшы, мин сезнең белән килешәм һәм бу кагыйдәләрне онытмый үтәрсез дип ышанып калам.

үлмәгә елый-елый, зур шырпы кабы тоткан, бите-кулы каралган кыз керә).

- Һәй, кулымның сызлавы

Үзәкләргә үтәдер.

Чаптыра да, биетә дә,

Күкләргә сикертәдер.

Пеште бит, бик нык пеште

Уң кулымның бармагы.

Олылардан сорамый

Алмам бүтән шырпыны!

Янгын сүндерүче. Ярый, кил әле хәзер бире,

Хатаңны аңлагансыңдыр.

Бергәләп басыйк әле,

Түгәрәк ясыйк әле.

Бармакларны уйнатып

Ял итеп калыйк әле!

Уен: “Бармак-бармак, кайда булдың?”

- Бармак-бармак, кайда булдың?

1 – бу абый белән янгынга бардым,

2 – бу абый белән биек баскычтан мендем,

3 – бу абый белән янгын сүндердем,

4 – бу абый белән яралыларны ташыдым,

5 - ә бу абый белән төтеннән качтым.

Уттан курыктым, судан курыктым.

Янгын белән уйнама дустым!

Кыз. Онытмагыз, нәни дусларым, тормышыгызда мондый фаҗигалар булмасын. “Сакланган – саулыкка туйган” ди татар халык мәкале.

Янгын сүндерүче. Балалар, бүгенге күңелсез күренешне исегездә тотыгыз, ут белән уйнамагыз, олыларны тыңлагыз!

“Саклана белсәң, ут – дус ул, игътибарсыз булсаң – явыз дошман ул!”

Шөгыльне йомгаклау.

-Балалар без бүген шөгыльдә нәрсәләр эшләдек?

-Балалар Рузил абыегыз язган “Янгын телләре” дигән җыр белән шөгылебезне тәмамлыйбыз.

                            Җыр: “Янгын телләре”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләре өйрәнәбез

Татарча юл өйрү кагыйдәләрен өйрәнәбез....

Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү программасы

Балалар бакчасында сәләтле балаларны ачыклау...

Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре

Сәләтле балаларны ачыклау һәм алар белән эшләү тәрбия һәм белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре өчен актуаль мәсьәлә булып тора. Сәләтле балалар белән эшләү системасының максаты – һәр балада таби...

Чыгыш: “Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре”

Выступление для воспитателей на татарском языке...

Статья на татарском языке "Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре"

Статья содержит материал об особенностях работы с одарёнными детьми в детском саду....

Консультация “Балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү.”

Тормыш – ул бөек һәм бәясе булмаган бүләк. Сезгә әти-әниләрегез тормыш бүләк иткән.Сез үз балаларыгызны табып үстерәсез, ә инде сезнең балаларыгыз үз балаларына тормыш бүләк итәчәкләр һәм бу буы...