Набиулина Нурия Шамиловна

"сайт учителя татарского языка"

Телнең зиннәте - тугры сүз.

Профессия: Учитель татарского языка

Профессиональные интересы: Укытуның сыйфатын күтәрү.

Увлечения: Китап уку

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г.Казань

Место работы: МОУ "Средняя общеобразовательная школа №22 с углублённым изучением отдельных предметов" Советского района г. Казани.

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/nabiulina-nuriya-shamilovna
Сүзе чибәрнең үзе чибәр.
мәкаль

Бүгенге тормыш таләпләре укыту системасына зур үзгәрешләр кертте. Укытучыларның еллар буе тупланган тәҗрибәләре күп. Мин Һәрвакыт яңалыкка омтылам. Балаларга туган телдә белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләренә җитди карыйм.Татар телен камил белгән, киләчәктә югары уку йортларында укып, милләтебезгә хезмәт итәргә әзер укучылар тәрбияләүне үземнең төп бурычым дип саныйм. Мин үземнең хезмәтемдә халык педагогикасына, матур әдәбиятка, туган телне үстерүгә зур әһәмият бирәм. Дәресләремне нәтиҗәле итеп, иҗади алымнар кулланып үткәрергә тырышам. Дәреснең һәр этабында укучыларның танып белү активлыгын, мөстәкыйль фикер йөртү күнекмәләрен үстерүгә нык игътибар итәм. Укучыларда туган телгә мәхәббәт уятырга,балаларның әдәби  әсәрләрне кызыксынып,кирәклеген тоеп өйрәнүләренә ирешү өчен тырышам.

О себе

Мин, Нәбиуллина (Зарипова) Нурия Шамиловна 1969 нчы елның 2 нче октябрьендә  Әтнә районы Олы Бәрәзә авылында тудым. 8 еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң , 1985 нче елда, Арча педагогия училещесына укырга кердем. Аны тәмамлаганнан соң читтән торып КДПИ укырга кердем, аннан соң ИПКРО курсларын тәмамладым.

Хезмәт юлымда миңа азрак балалар бакчасында тәрбияче, башлангыч сыйныфларда укытучы булып эшләп алырга турры килде. Бүгенге көндә Казан шәһәрендә, менә инде 20 елдан артык балаларга татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирәм. Балаларда халкыбызга, туган телебезгә, гореф-гадәтләребезгә хөрмәт хисләре  тәрбияләргә тырышам.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Күренекле акыл иясе  Д. Дидро "Укудан туктаган кеше уйлаудан туктый",- дигән. Мин кечкенәдән китаплар укырга яратам. Балалар бакчасына йөргәндә үк мин китапханәдән китаплар алып укый идем. Балачагымда укыган китапларым мине уйларга, хыялланырга, дөняның серләрен ачарга булышты. Миңа язучылардан аеруча Г.Бәширов, М.Галәү, Г.Исхакый,Ә.Еники, Г.Әпсәләмов, Г.Ахунов, Р.Төхфәтуллин, В.Нуруллин, А.Гыйләҗев, Н.Гыйматдинова иҗатлары ошый. Г.Бәшировның "Туган ягым- яшел бишек" әсәре күңелгә бик якын. Анда татар авылының тормышы, халыкның гореф-гадәтләре бик җанлы сурәтләнә. М.Галәүнең "Болганчык еллар", "Мөһаҗирләр" әсәрләрендә халыкның яшәү өчен көрәше Саҗидә образы аша бирелә.  Алда күрсәтелгән язучыларның әсәрләрендә хатын-кызлар тормыш авырлыклары алдында каушап калмый, тәвәккәллек күрсәтеп яшәү өчен көрәшәләр. Китап уку мине рухи яктан баета, тормыш тәҗрибәсе тупларга ярдәм итә. Китап -кешелек  җәмгыяте уйлап чыгарган иң бөек могҗизаларның берсе. Китапны юлдаш иткән кеше беркайчан да югалмый.

Мой взгляд на мир

Мин тормышка оптимистик карашта. Яшәү мәгънәсе- алдан уйланып, планлаштырып корылган тормыш ул. Тормышы, яшәү рәвеше турында уйлап, киләчәк турында кайгыртып яшәгәндә генә кеше гомер юлын үзе өчен дә, башкалар өчен дә файдалы һәм мәгънәле итеп уздыра ала.

Моё портфолио

Халкыбызның мәдәни мирасын пропагандаларга; милләтебезнең язмышы , киләчәге турында җан атып йөргән шәхесләребезнең, әдәбиятыбыз, мәдәниятебез, фәнебез үсешенә зур өлеш  керткән әдипләребезнең, галимнәребезнең фидакарьлеге ; туган як табигатенең гүзәллеге, анда яшәүче гади хезмәт кешеләре турында күбрәк язарга, сөйләргә кирәк. Безнең мәгарифебез, мәдәниятебез турында башка беркем дә кайгыртмас.Үзебезгә активрак булырга кирәк безгә.

Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы