Беренче сыйныфта "Йорт хайваннары" темасы буенча конспект
план-конспект урока по теме

Набиулина Нурия Шамиловна

Беренче сыйныфта "Йорт хайваннары" темасы буенча дәрес конспекты ( рус төркемнәре өчен).

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл avylda_kunakta._1_kl._rus._gr.docx20.87 КБ

Предварительный просмотр:

 

Казан шәһәре, Совет районы, 22 нче мәктәп

Укытучы: Нәбиуллина Нурия Шамиловна

1 кв. категорияле татар теле һәм әдәбияты  укытучысы

1 нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән дәрес.

Тема: Авылда кунакта. (Йорт хайваннары һәм кошлары темасы буенча.)

Максат: 1. Йорт хайваннары һәм кошлары темасы буенча укучыларның белемнәрен гомумиләштерү.

2. Йорт хайваннары һәм кошлары турында  җөмләләр төзеп сөйләтү, алар турында кечкенә шигырьләрне дөрес уку һәм мөмкин кадәр тәрҗемә күнекмәләрен бирү.

3. Укучыларда хайваннарга, кошларга карата мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү.

4.Балаларның логик  фикерләвен үстерү.

Дәрес тибы: Белемнәрне системалаштыру һәм гомумиләштерү.

Җиһазлау: Интерактив такта, магнитофон, дәреслек, тема буенча сюжетлы рәсемнәр.

Файдаланылган материал: Дәреслек Ф.С. Сафиуллина 87 нче бит, Газизова А.Н., Гәлләмова  Р.В. “Татар теленнән эш дәфтәре”. 49-51 нче битләр.

                                               Дәрес барышы.

  1. Исәнләшү.

Исәнмесез укучылар! Хәерле көн!

Балалар, безнең бүгенге дәресебезгә кунаклар да килде. Әйдәгез, алар белән дә исәнләшик. (Укучылар борылып басалар да исәнләшәләр.)

  1. .Актуальләштерү.

Кереш әңгәмә.

-Укучылар без кайда яшибез? ( - Без шәһәрдә яшибез. Тактадагы рәсемгә күрсәтеп.)

-Бу нәрсә?  (-Бу шәһәр.)

-Шәһәр нинди?  ( Шәһәр зур, матур.)

-Шәһәрдә нәрсәләр бар?   (-Шәһәрдә машиналар, биек йортлар, музейлар, театрлар, цирк, кибетләр бар.)

-Ә сез нинди кибетләрне беләсез? (-Киемнәр кибете, уенчыклар кибете, ашамлыклар кибете.)

-Укучылар, карагыз әле, бу әйберләрне кайсы кибетләрдән алып була?

(Рәсемнәр күрсәтелә. Укучылар чыгып бу рәсемнәрне кибет исемнәре астына ябыштыралар. Рәсемнәр: уенчык машина, курчак, күлмәк, башлык, шарф, сөт, күкәй.)

-Балалар, ә сөт, күкәй ашамлыклар кибетенә кайдан килә соң?  (- Авылдан.)

- Ә хәзер, әйдәгез, бергәләп авылга кунакка барыйк әле. (Авыл рәсеме ачыла)

  1. Төп өлеш

-Бу нәрсә?  (-Бу авыл.)

-Авыл нинди?  (- Матур, кечкенә.)

-Сезнең авылда булганыгыз бармы?  (- Әйе.)

-Авылда нәрсәләр бар?  (-Авылда машиналар, өйләр, печәннәр, йорт хайваннары һәм кошлары бар.)

-Сез нинди йорт хайваннарын һәм кошларын беләсез? Әйдәгез, хәзер рәсемнәр буенча сөйләп китик.

(Интерактив тактада йорт хайваннарының һәм кошларының рәсемнәре чыга.)

1.- Бу нәрсә? (Бу – сыер.)

-Ул нинди төстә? (Ул ак төстә.)

-Ул нәрсә ашый? (Ул печән ашый.)

- Сыер нәрсә бирә? (Ул сөт бирә.)

2.- Бу нәрсә? (Бу- бозау.)

-Ул матурмы? (Әйе, матур.)

-Ул ничек кычкыра? (Му- му-у-у)

3. – Бу нәрсә? (Бу- сарык.)

- Сарык нәрсә ярата? ( Үлән, печән)

- Ул нәрсә бирә? ( Ул йон бирә.)

- Ул ничек кычкыра? (Мә-ә – мә-ә)

4. –Бу нәрсә? (Бу- ат.)

-Ул нәрсә ашый? (Ул печән ашый.)

-Ул зурмы? (Ул зур.)

5. – Бу нәрсә? (Бу- колын.)

- Колын кайда? (Болында.)

-Колын нәрсә ярата? (Үлән, печән)

6. –Бу нәрсә? (Бу- кәҗә.)

- Ул нинди төстә? (Ул ак төстә?)

-Кәҗә нәрсә ярата? (Печән.)

- Ул нәрсә бирә? (Сөт, йон.)

-Без кәҗә турында нинди шигырь өйрәндек? Әйдәгез, сөйләп карыйк.

Кәҗә безгә сөт бирә.

Кәҗә безгә йон бирә.

Тик шунысын яратмыйм,

 Җәен бакчага керә.

7.-Бу нәрсә? (Бу- эт.)

-Ул нәрсә ярата? (Ул сөяк ярата.)

-Ул ничек өрә? (Һау-һау.)

8. –Бу нәрсә? (Бу- песи.)

-Ул нәрсә ярата? ( Ул сөт ярата.)

-Ул ничек кычкыра? (Мияу- мияу.)

9. –Бу нәрсә? (Бу –дуңгыз.)

-Дуңгыз кемнеке? (Дуңгыз Иван абыйныкы.)

10. Бу нәрсә? ( Бу-каз.)

-Ул ничек кычкыра? (Кыйгак- кыйгак.)

-Әтәч турында нинди шигырь өйрәндек? Кем сөйли?

Кызыл әтәч,                                                 Торыйк иртүк,

Тора иртүк                                                   Эшләр бик күп

Кычкырадыр                                               Кикри-күк.

Кикри-күк.                                                     Кикри-күк.

Шул рәвешле каз бәпкәсе, әтәч, тавык, чеби, үрдәк, үрдәк бәпкәләре турында сөйләнә.

Физкультминут. “Чебиләр зарядкасы”.

-Укучылар йорт хайваннары үзләре генә яши алалармы? (Юк.)

- Аларга кемнәр кирәк? (Хуҗалар.)

-Әйдәгез, бу биремдә эт белән песинең кемнеке булуын әйтик.

                    мин                                      Алмаз

                    син                                       малай

песи              ул                         эт            кыз

                     без                                       Алсу

                     сез                                       Булат              

                      алар                                    бабай

-Укучылар, ә сезнең йорт хайваннарыгыз бармы? ( Укучылар үзләренең йорт хайваннары турында сөйлиләр.)

-Укучылар, йорт хайваннары һәм кошлары авылда күпме? (Әйе.)

-Әйдәгез, хәзер аларны күплек санда әйтик. (Эт-ләр, ат-лар, һ.б. Рәсемнәр күрсәтелә, шуларга карап сүзләрне күплек санда әйтеп баралар.)

-Без йорт хайваннарын авылда күп дидек. Бу рәсемдә ишек алды күрсәтелгән. Әйдәгез, аларны санап карыйк.

-Ничә тавык бар?

-Ничә каз бар? Һ.б.

  1. Йомгаклау өлеше.

-Укучылар, без бүгенге дәрестә кайда кунакта булдык? (Авылда.)

-Авыл зурмы? (Юк, кечкенә.)

-Матурмы? (Әйе.)

-Авылда нәрсәләр бар? (Йорт хайваннары һәм кошлары.)

- Алар безгә кирәкме? (Әйе.)

-Алар безгә нәрсәләр бирәләр? (Ит,сөт, йон.)

-Без аларны нишләргә  тиешбез? (Карарга, ашатырга.)

-Без аларны безнең дусларыбыз дип әйтә алабызмы? (Әйе.)

Дәрестә актив катнашкан укучыларга рәхмәт әйтелә.

Саубуллашу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ф. Яруллинның “Яралы язмышлар” әсәре буенча дәрес-конференция план-конспекты,11 класс,татар әдәбияты.Тема. "Һәрбер ятим - җәмгыятьнең күз яше".

укуДәрестә укучыларны күренекле язучы, шагыйрь һәм др аматург Ф. Яруллин иҗаты, балалар йортында тәрбияләнүчеләр язмышы һәм тормышы белән таныштыру; укучыларның әсәргә анализ ясау  күнекмәлә...

Беренче сыйныфның рус төркемендә лексик күнекмәләр формалаштыру дәресе конспекты.

Беренче сыйныф укучылары сабыйлыктан чыгып бетмәгән нәниләр булса да, аларны укырга өйрәтү мөһим. Яза да белмәгән рус телле балаларга татар телен өйрәтү бик авыр. Һәрбер яңа сүзне аларның хәтер сандыг...

Беренче сыйныфта "Йорт хайваннары" темасы буенча презентация

Беренче сыйныфта "Йорт хайваннары" темасы буенча презентация. Дәрес темасы: "Авылда кунакта" ( рус төркеме өчен)....

7нче сыйныф рус төркеме "Мәктәптә беренче көн" тексты. ФГОС буенча төзелгән дәрес планы

“Татар теле” 7нче сыйныф, 7-9нчы дәресләр Лексик күнекмәләр камилләштерү (ЛКК) дәресе Тема: “Мәктәптә беренче көн” текстында лексик-грамматик материал.Дәрес тибы: ЛККМаксат:1....

Фатих Хөснинең "Беренче кар" әсәре буенча әдәби уку дәресе эшкәртмәсе.

“ Беренче кар-яңа шатлыклар”. (Фатих Хөснинең “Беренче кар” әсәре буенча).(3нче сыйныф татар төркемендәге әдәби уку дәресе)...

11 нче сыйныф әдәбият дәреслеге буенча конспект

11 нче сыйныф әдәбият дәреслеге буенча конспект...

Г.Камалның "Беренче театр" әсәре буенча тест

Г.Камалның "Беренче театр" әсәре буенча тест...