Нәгыймуллина Эльвина Әхмәтфатих кызы

Туган тел укытучысы сайты

Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур уйларга омтыла

Профессия: преподаватель

Профессиональные интересы: изучение музеев Татарстана, писателей и поэтов.

Увлечения: кулинария, рисование.

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г. Альметьевск

Место работы: МАОУ "Гимназия №5"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/nagimullina-elvina-ahmatfatihovna
Тәрбияче үзе дә тәрбияле булырга тиеш.
Карл Маркс

О себе

Әлмәт шәһәре 5 нче гимназиясенең туган тел һәм әдәбияты укытучысы

Белемем: АДПУ, 2004 ел, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Педагогик стажым : 21 ел

Категориям: беренче

Методик темам: : “Укучыларда коммуникатив,  мәгълүмати –аналитик компетенцияләр формалаштыру”.

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Ә. Еникинең “Әйтелмәгән васыять” повесте,  Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәтләре.

Мой взгляд на мир

 Мин балаларда игелеклелек, иптәшлек, дуслык һәм үзара ярдәмлек хисе формалаштыру , ягында.  Минем эшчәнлегемдә иң мөһиме: үз гомерендә укырга, өйрәнергә һәм үсәргә сәләтле шәхес тәрбияләү.

 

Моё портфолио

Тормышта бар нәрсәнең  дә башы һәм ахыры бар. Мәктәпкә юлымның да үз башы бар. Балачакта ук минем хыялым бар иде: татар теле укытучысы булу.

   Мин укытучы булу җиңел булмавын аңладым. Күпме хезмәт һәм сабырлык кирәк, кечкенә, яңгырсыз күлләрдән акыллы, үз максатларына омтылучы яшь кешеләр үсеп җитсен. Тик нәкъ менә шул җәлеп итте дә инде. 

        Минем хыялым 1997 елда, мин Минзәлә педагогия көллиятенең башлангыч сыйныф һәм рус мәктәпләрендә татар теле укытучысы бүлеген  тәмамлаганнан соң  чынга ашты. Түбән Кама шәһәренең 26 нчы номерлы гимназиясенә татар теле укытучысы булып эшкә киләм. Аннан соң Алабуга Дәүләт Педагогия Университетын тәмамлагач, язмыш Әлмәт шәһәренә алып килә.

 Һәм менә инде 21 ел, балаларга белем бирү өчен, көн саен мәктәп бусагасын атлап керәм. Мин балаларда намуслылык, тәртиплелек, максатчанлык, туган илгә, телгә мәхәббәт тәрбияләргә тырышам. Аларда карашларның бәйсезлеген, индивидуальлекне сәламлим. Бу хисләрнең ихлас, теләкләре-игелекле булуларына тырышам.

Укытучы белем биреп кенә калмыйча, укучыларның эчке дөньясы, аларның эмоцияләре белән дә кызыксынырга тиеш. Укытучы таләпчән булырга мөмкин, ләкин укучы укытучының аның эшләре, уңышлары белән кызыксынуын, аны аңларга, ихлас ярдәм итәргә теләген сизсә, ул укытучыга  ышана һәм хөрмәтен саклый. Мәктәптә балаларга битараф булмаган кешеләр, үрнәк булырлык кешеләр эшләргә тиеш дип саныйм.

    Дәрестә мин импровизацияләргә тырышам, эшчәнлекнең төрле төрләренә стандарт булмаган якын килү булдырам, шул рәвешле укучыларда танып-белү кызыксыну уятам. Аларның дәресләрдән нинди кәеф белән китүләре, ата-аналарга нәрсә сөйләүләре мөһим. Һәр дәресне һәрвакыт бәялим – яхшы, начар, уртача. Куелган сорауларга тулы, грамоталы җавапларны ишетү бик күңелле, чөнки балаларга укытучы буларак, кеше буларак кызыклы икәнеңне тоясың.

  Укытучы балага дәрестә бар да килеп чыга, дип әйтергә һәм «молодец», «бик яхшы» дигән сүзләрне кызганырга тиеш түгел. Чөнки бу балада үз-үзенә ышаныч тәрбияли һәм бу белемгә, телгә кызыксыну уята.

 

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы