Разработка урока татарского языка на тему профессии
план-конспект урока по теме

Ахметзянова Эльмира Демьяновна

Разработка урока татарского языка в 4 классе пойдет в помощ для учителей татарского языка. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

Муниципаль гомуми белем бирүучреждениесы

«А.С.Пушкинисемендәге 78 нче лицей»

423831

Чулман проспекты, 62

Мәһәллә 42/20

Тел. 52-79-90

Республика Татарстан

г.Набережные Челны

Муниципальное общеобразовательное учреждение “Лицей № 78 им.А.С.Пушкина”

423831

проспект Чулман, 62

Комплекс 42/20

Тел. 52-79-90

4нче в сыйныфыөчен татар теленнән план – конспект.

(Рус төркемнәре)

Укытучы: Әхмәтҗанова Эльмира Демьян кызы.

Дәрес тибы. Яңа төшенчәләр формалаштыру дәресе.

Дәреслек. И.Л. Литвинов, Э.Р. Садыйкова, Л.И. Гарипова. Татар теле 4 класс.

Җиһазлау: мимио такта, дәреслек, төрле һөнәрләр рәсемнәре.

Тема. Һөнәрләр.

Максат:1) Булып эшлиформасы белән танышу. 2)Булып эшли формасы күнекмәләрен үстереп, бәйләнешле сөйләмгә чыгу.3) Хезмәткә карата мәхәббәт тәрбияләү,  Һөнәрләргә карата ихтирам уяту.

Лексик материал:оешма, җитәкче, урынбасар, тәрҗемәче

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!

Укучылар. Хәерле көн укытучым,

Хәерле көн, иптәшләр.

Татар телен, өйрәнергә

Без һәрвакыт әзерләр.

Укытучы. Хәлләрегез, кәефләрегез ничек?

Укучылар. Бик яхшы.

Укытучы. Дәресебезне башлыйбыз.

  1. Белемнәрне актуальләштерү.

Укытучы.Без үткән дәрестә нәрсәләр белдек?

Укучы.Без үткән дәрестә таба бәйлеген өйрәндек.

Укытучы. Әйе, укучылар. Әйтегез Әле, таба бәйлеген без кайсы очракларда кулланабыз?

Укучы.Таба бәйлеген без каяда булса юнәлгәндә әйтәбез. Мәсәлән, мәктәпкә таба.

- Әйе, укучылар. Тактага иъгтибар итик. (Мимио такта ярдәмендә укучылар түбәндәге биремне эшлиләр)

Бирем №1.Тактада сүзләрне тоташтырырга.

Бала            мәктәпкә

Марат          кинога

 Куян            урманга             таба бара.

Төлке             кунакка

укытучы        урамга

Укытучы.Укучылар бик дөрес эшләдегез.  Укытучы сүзенә игътибар итәбез. Сорауга җавап бирегез : Укытучы кая таба бара?

Укучы.Мәктәпкә.

Укытучы.Шулай булгач, ул кайда эшли?

Укучы.Мәктәптә.

Укытучы.Ул мәктәптә кем булып эшли?

Укучы.Укытучы.

Укытучы.Әйе, шулай булгач, аның һөнәре - укытучы.

  1. Яңа тема аңлату.

Укытучы.Бүген без  сезнең белән һөнәрләр турында сөйләшербез.  Иң элек  искә төшереп үтик. Билгеле бер профессия сүзен ясау өчен без нинди кушымча ялгыйбыз?

Укучы.-чы/-че кушымчалары. Мәсәлән, укытучы, тегүче һ.б.

Укытучы.Әйе, укучылар. Бик яхшы.

        Сезгә өй эшенә 1 һөнәр турында материал алып килергә иде. Әйдәгез һөнәрләр турында тыңлап китик.(Укучылар өйдә әзерләнгән докладлары белән чыгыш ясыйлар).

        Бик яхшы, укучылар, булдырдыгыз! Һәрбер һөнәр бик үзенчәлекле һәм кирәкле икән. Тормышта яшәр өчен һөнәрле булырга кирәк, укучылар. Һөнәрле үлмәс – һөнәрсез көн күрмәс.

Граматик материал. Кешенең билгеле бер профессиядә эшләгәнлеген күрсәтү өчен  булып эшли тезмә фигылен куябыз. Мәсәлән, укытучы булып эшли.

  1. Белемнәрне ныгыту.

Бирем №1. (мимио тактада рәсемнәр куела. Укучылар шул рәсемнәрдән чыгып, аларның кем булып эшләгәннәрен эйтәләр).

Укытучы рәсеме

Тегүче рәсеме

Сатучы рәсеме

Төзүче рәсеме

Пешекче пешекче

Җитәкче рәсеме

Урынбасар рәсеме

Тәрҗемәче рәсеме

Укытучы. Бик яхшы , укучылар. Бүген без сезнең белән яңа сүзләр өйрәнербез. Сүзлекләрне ачып, язып куябыз:оешма, җитәкче, урынбасар, тәрҗемәче.

Бирем №2. (тактада кыз рәсеме бирелә, рәсем янында һөнәр исемнәре һәм кызның әнисе, әтисе, әбисе, бабасының рәсемнәре. Укучылар шушы рәсемнәр астына кирәкле җөмләләрне куеп язалар). Җөмләләр:

Алсуның әтисе йөртүче булып эшли.

Алсуның әнисе пешекче булып эшли.

Алсуның апасы тәрҗемәче булып эшли.

Алсуның әбисе сатучы булып эшли.

Бирем №3. (тактада күрсәтелә) Ә синең әти –әниең, туганнарың кем булып эшли? Биремне язмача башкарыгыз.

Бирем №4 (экрандагы сорауларга хор белән әйе, юк җавабы белән җавап бирегез).

  1. Сатучы кибеттә эшли.
  2. Укытучы ашханәдә эшли.
  3. Төзүче төзелештә эшли.
  4. Җитәкче оешмада эшли.
  5. Пешекче кибеттә эшли.

Бирем №5. Дәреслектәге 2нче күнегүне башкару.

Уен. Әлеге уенны уйнау өчен укучылар икешәрләп  бүленәләр. Аларның берсенә нинди дә булса һөнәрне понтамимо ярдәмендә күрсәтергә кушыла. Икенче укучы аның нинди һөнәр иясе икәнен ачыкларга тиеш була. Уен шулай дәвам итә.

  1. Белемнәрне йомгаклау.

Укытучы.Шулай итеп без сезнең белән бүген нәрсәләр белдек?

Укучы.Яңа сүзләр, булып эшли формасын белдек.

Укытучы.Белемнәрне тикшерү өчен без сезнең белән тест биремнәрен башкарырбыз. (тест мимио тактада пультлар ярдәмендә башкарыла).

  1. Җитәкче сүзенең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

А) заместитель

Б) переводчик

В) руководитель.

2. Дөрес тәрҗемәне тап.

Работает переводчиком.

А) тәрҗемәче булып эшли

Б) сатучы булып эшли

В) пешекче булып эшли.

  1. Дөрес кушымчаны куярга.

Лилиянең әти.... йөртүче булып эшли.

А) –сы

Б) – се

В) – са.

  1.  Дөрес кушымчаны тап.

Сату... булып эшли

А) – че

Б) – чы

В) – ча

(тест нәтиҗәләре тактада чыга, яхшы эшләгән кешеләр мактала)

Бирем №6. Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс мәкален ничек аңлыйсыз?(укучылар үзләренең фикерләрен әйтәләр)

Укытучы. Шулай итеп бүген без сезнең белән һөнәрләр турында сөйләштек. Һәм барлык һөнәрләр дә кирәкле икәненә төшендек. Һөнәрле үлмәс – һөнәрсез көн күрмәс мәкаленең эчтәлегенә төшендек.

7.Өй эше: 63нче бит, 6нчы күнегү. Бирем:сиңа нинди һөнәрләр ошый? Ни өчен? Шул турыда сөйлә.

8.Билгеләр кую. Тест нәтиҗәләре, дәрестә катнашу буенча билгеләр куела.

Укытучы. Саубулыгыз укучылар!Уңышлы көннәр сезгә!

Укучы. Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическая разработка урока английского языка по теме "«Enjoying your home»

В данной работе представлена  разработка открытого урока английского языка с подробным описанием всех его этапов: приветствие, фонетическая зарядка, отработка лексики и грамматики....

Разработка урока татарского языка на тему профессии

Разработка урока татарского языка в 4 классе пойдет в помощ для учителей татарского языка....

Методическая разработка урока английского языка по теме «Обучение технологии написания личного письма на английском языке»

Методическая разработка урока английского языка по теме  «Обучение технологии написания личного письма  на английском языке»...

Разработка урока русского языка по теме: «Ведение дискуссии на заданную тему»

Урок , проведенный с опорой на данную работу поможет студентам развить творческие, коммуникативные, аналитические способности, а также научит обучающихся отставивать свою позицию....

Методическая разработка урока английского языка по теме "Уроки победы"

Разработку можно использовать для проведения урока или внеклассного мероприятия по теме "Уроки победы: герои моряки"....

Методическая разработка урока английского языка "Моя будущая профессия"

Урок может быть проведён в группах, обучающихся по профессии "автомеханик"...

Технологическая карта урока английского языка по теме "Профессии"

Разработка урока с использованием технологии смешанного обучения, модель «Ротация станций»...