Рамазанова Розалия Гарифулловна

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рамазанова Розалия сайты

Укучы белән бергә бул, укучы белән янәшә бул, укучыдан алда бул!

Профессия: Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Профессиональные интересы: Укучыларның сөйләм телен үстерү

Увлечения: Шигърият

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Арча шәһәре

Место работы: МБОУ "Куркачинская СОШ" Высокогорского района

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/ramazanova-rozaliya-garifullovna
Тәрбия – бөек гамәл: ул кешенең язмышын хәл итә.
Виссарион Белинский, тәнкыйтьче

                                            Сөенечем- таңнан торып,

                                    Эшкә килгән иртәләр.

                                       Бәхет- шушы укучылар

                                  Кеше булып үссәләр.

                                      (Клара Булатова)

О себе

Мин - Рамазанова Розалия Гарифулла  кызы - 1989 нчы   елда Арча педагогия училищесын, ә 1995 нче елда  Казан дәүләт университетын тәмамладым.

 

Эш стажымны 1989 нчы елда  Арча районы Яңасала урта  мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак башладым.

 

2011 нче елдан Биектау районы Коркачык гомуми урта белем бирү мәктәбендә эшлим.

 

Укучыларымда әниләрдәй кадерле туган телебезгә,  гаҗәеп бай әдәбиятыбызга мәхәббәт  тәрбияләргә тырышам. Эшемдә файдаланырлык яңалыкка омтылып яшим. Шушы хезмәт елларында тәҗрибә алмашырлык материалларым да тупланып килә.  Әлеге максатларны күз алдында тотып, интернет челтәре киңлекләренә  аяк  басарга булдым.

 

 Дусларым! Туган телебезне саклау, яшь буынга җиткерү өлкәсендә кулга-кул тотынышып, тәҗрибә алмашып, аралашып эшлик!

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

"Китап  алсаң  кулыңа, нур  сибелер  юлыңа"

      Кешелекнең бөтен  уй- фикерләрен, бай тәҗрибәсен, гыйлемен, күпкырлы  тирән  мәгълүматын  үзенә туплаганга,  белем  чишмәсе-  китап  турында  акыл  ияләре бик  тирән  мәгънәле сүзләр  әйткәннәр. "Китап- галим, телсез  мөгаллим", "Китап- тормыш  көзгесе", "Китапта үткәннең каны, бүгенгенең  җаны, киләчәкнең таңы" кебек  бик  тә  тирән  мәгънәгә ия  булган  әлеге  сүзләр  буыннан- буынга  тапшырылып  килә. 

      Китаплар  алар - буыннарның  акылын, белемен  үзләренә  туплаган  тиңдәшсез  хәзинә.  Китап  ул-  игелекле  дус, киңәшче,  сердәш  тә. Һәр  яңа  буын  аңардан  тиңдәшсез белем  ала, аның  байлыгы  киләсе  буыннарга  да кала. Безнең  татар  халкында "Китапсыз  өй- тәрәзәсез  бүлмә" дигән мәкаль  бар. Китапларны күп  укыган  баланың  күңелендә  начарлыкка  да  урын  калмаячак, чөнки  ул  китаплардан  яхшыны  яманнан  аерырга, үзендәге  әйбәт  һәм  начар  гадәтләрне  бәяләргә  өйрәнәчәк.

 

Фәнис Яруллинның "Җилкәннәр җилдә сынала" повесте

 

Мой взгляд на мир

Дөньяны үзгәртәсең килсә, үзеңнән башла. (Джо Уайдер)

Мәктәп - искиткеч дөнья. Анда һәрбер кеше укый, үсә, тәрбия ала. Һәр мәктәпнең үз йөзе. Ул  балаларның елмаюлы йөзе, шатлыгы, кызыклы тормышы белән үзенә тарта торган аерым бер серле дөнья.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы укучыны аңлап укырга, язарга, дөрес һәм аңлаешлы сөйләмгә өйрәтергә, хезмәткә җаваплы караш, кешеләргә карата әхлаклылык, кешелеклелек, туган җиргә, табигатькә  мәхәббәт, сакчыл караш, гомумән, бөтен яктан үсеш белән тәэмин  ителгән  иҗади  шәхес тәрбияләргә тиеш. 

Бүгенге көндә балалар өчен компьютер технологияләре, интернет кебек төшенчәләр бик якын. Шуңа күрә үз эшемдә компьютер технологияләрен кулланып карарга уйладым.  

                Укытуның хәзерге системасы балаларга белем һәм тәрбия бирүнең бертөрле алымнарыннан әкренләп арына  бара. Хәзерге мәктәпләрдә иҗади эшләү өчен һәр укытучыга тулы ирек бирелә. Чөнки хәзер җәмгыятьнең  нигезен һәрьяктан  гармоник үсешкә ирешкән, тирәнтен фикерли  алучы  һәм иҗади сәләткә ия шәхес тәшкил итә. Укучыларда булган сәләт-мөмкинлекне вакытында ачыклау һәм аны максатчан үстерү  - татар теле һәм әдәбияты укытучысының төп бурычы ул. Укытучы-тәрбиячегә зур мөмкинлекләр ачылды: эзлән, уйлан һәм иҗат ит.

        Мин укучыларыма өйрәнүче дип түгел, ә бәлки чын шәхес итеп карарга тырышам. Бала һәм укытучы арасында чын дуслык, эчкерсезлек, бер-береңә ышану, җылы мөнәсәбәт булырга тиеш. Укучың сине яратмаса, хөрмәт итмәсә, аның укуга булган мөнәсәбәте, кызыксынуы һичшиксез сүнәр. Без укучыларның кечкенә генә уңышларын күрә, тыңлый белергә тиешбез. Бит укучының күп вакыты мәктәптә, укытучысы һәм сыйныфташлары арасында үтә. Минем укучыларым дәрестә куркып утырмасыннар, уйласыннар, сорау бирсеннәр, кызыксынсыннар һәм аларның иҗади сәләтләре калкып чыксын.Һәр бала үзе кечкенә бер дөнья. Аларның холык-фигыльләре төрле булган кебек, уку материалын үзләштерү сәләте дә төрлечә. Шуны истә тотып, төрле алымнар, методлар, технологияләр кулланам.  Дәресләремдә В.Шаталов, Боголюбов, Ә.Рәхимов технологияләреннән уңышлы файдаланам. Яңа информацион технологияләрне теләп өйрәнәм, дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда актив кулланам.   Бүген укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә моның өчен мөгаллимнән үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләү сорала. Бүгенге балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Мәктәп баласы булган өйдә компьютер булмыйча калмый. Алай гына да түгел, хәзер кайбер балалар бакчасында да заманча технологияләрне үзләштерү мөмкинлеге тудырылган. Шуңа да еш кына укучы бүген укытучыга караганда да күбрәк белә. Әгәр дә элек мәктәп баласы өчен мәгълүмат чыганагы булып китап һәм мөгаллим торса, бүген ул барлык кызыксындырган сорауларга җавапны интернет челтәре аша да таба ала. Шуңа да хәзерге педагоглар үсмерләрне үз фәне белән кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен төрле хәйләләр уйлап табарга — шул ук мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында кулланырга тиеш. Дөнья үзгәрә тора һәм заманнан артта калып, искечә укытуны дәвам итәргә һич кенә дә ярамый. Уку-укыту процессына яңа технологияләрне кертеп җибәрү- бүген көн тәртибенә куелган мәсьәлә. Әлбәттә, кулыңа акбур тотып, такта янына басып та кызыклы дәресләр биреп була, ләкин заман үз таләпләрен куя. 

 

image

 

Мои достижения

 

           мероприятия

результат

       уровень

   год

Классный руководитель -2008

3 место

районный

2008

 Учитель года-2012

участие

районный

2012

Всероссийская педагогическая видеоконференция

диплом

  всероссийский

2012

Конкурс «Иң яхшы татар теле дәресе”

сертификат

республиканский

2012

III Республиканский литературно -творческий конкурс “Илһам чишмәсе”

Диплом, сборник

республиканский

2013

I республиканский конкурс стихов “Шигърият дөньясында»

Диплом

республиканский

2014

Конкурс методических разработок «Использование инновационных технологий на современном уроке»

сертификат

республиканский

2014

 

 

Всероссийский конкурс «Лучшая авторская программа учебных дисциплин, элективных курсов, спецкурсов и курсов по выбору

Диплом

всероссийский

2014

 

 

 

 Принимаю участие в экспериментальной работе по теме «Инновационные решения в преподавании отдельных предметов»

свидетельство

всероссийский

2014

IIМеждународная образовательно-практическая онлайн конференция «Родительский дом,начало начал..»Сертификатмеждународный

 2015

 

 

Учитель года-2016ГрамотаРайонный2016

Наименование гранта, кем учрежден

Уровень (образовательное учреждение, район, город, республиканский, федеральный, международный уровень)

Результат

Год участия

1.

Грант «Наш лучший учитель»

республиканский

участие

2012

2.

Грант «Наш лучший учитель»

республиканский

победитель

2013

3.

Грант «Наш лучший учитель»

республиканский

победитель

2014

 

 

Достижения учащихся

 

Название мероприятия

Уровень

Результат

Год

 Документы подтверждающие результаты

Конкурс им. Рафиса Курбана

районный

участие

2012

Вошли в сборник

 

I Открытый республиканский конкурс стихов и поэм им.Ранифа Шарипова

республиканский

3 место

2013

Грамота

Конкурс стенгазет "Символики РФ"

республиканский

1место

2013

Грамота

 

Вторая Республиканская олимпиада “Татарларга тылмачлар кирәк”

республиканский

участие

2013

сертификат

Конкурс чтецов им.Г.Тукая

районный

участие

2014

подарок

“Илһам” яшь язучылар бәйгесе

республиканский

участие

2014

 

III республика Габдулла Тукай  укулары

республиканский

Победитель в номинации

2014

Диплом

II Открытый республиканский конкурс стихов и поэм им.Ранифа Шарипова

республиканский

3 место

2014

Грамота

 

 

 

III Международная олимпиада по татарскому языку и литературе

Международная

участие

2015

Дипломы

Межрегиональная  научно-практическая конференция школьников «А.Алиш эзләреннән»

Межрегиональная

3 место

2015

Дипломы  3 степени

 

Тукаевские чтения, посвященные 129 летию со дня рождения Г.Тукая.

Республиканский

3 место

2015

диплом

 

 

I Межрайонный конкурс стихов и поэм им. Р. Шарипова

межрайонный

победители

2015

Грамота-1 место

Грамота -3 место

Грамота в номинации

XIII Межрегиональный юношеских

научно-исследовательских чтениях имени Каюма Насыйри.

 

Межрегиональный

участие

2015

Сертифиат

Олимпиада «Татар теле инфо»международныйпобедители2015

дипломы - 1 степени

дипломы - 2 степени

 

Моё портфолио

       Хезмәтем минем – мәңге картаймас шатлыгым чыганагы. Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки мин укытучы. Укытучы... Кем соң ул? Балаларга аң-белем бирүчеме, әллә тәрбиячеме? Укытучы, беренче чиратта, ул – бала күңеленә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы, дип уйлыйм. Замана күзлегеннән чыгып караганда, һөнәрем җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык арулар югала, һәм хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала.

Мои публикации:
Внеклассная работа
Классное руководство
Краеведение
Материалы для родителей
Материалы методических объединений
Разное
Родной язык и литература
Сценарии праздников
Публикации моих учеников:
Добавить грамоту в портфолио