Хиразова Энҗе Сарваровна

Сайт учителя татарского языка и литературы

Миннән үрнәк алыгыз!

Профессия: Учитель

Профессиональные интересы: Новые технологии

Увлечения: Чтение книг

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Город Азнакаево

Место работы: МБОУ "СОШ №1"г.Азнакаево РТ

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/rkizim
"Батыр"ны батыр диләр - көчен күргәч, "Оста"ны оста диләр - эшен күргәч.
Акмулла


О себе

Хиразова Энҗе Сәрвәр кызы, югары категорияле туган тел һәм әдәбият укытучысы, Азнакай  шәһәре                                                                                              

     Мин – укытучы! Минем бурычым – гыйлемле, телен –илен хөрмәт итүче,тормышта югалып калмыйча, үз урынын таба алырдай  шәхес тәрбияләү. Шул максатны тормышка ашыруда уңай нәтиҗәләргә ирешү өчен, мин традицион методикалар белән беррәттән, яңалыкларны кулланып эшләүне дә кулай күрәм. Дәресләрем укучыларда кызыксыну уятсын өчен, телне саклау һәм үстерү өчен, чамасын һәм урынын белеп кенә мәгълүмати чараларны кулланам.    Уку – укыту процессымның төп юнәлеше – рус телле укучыларга тел өйрәтү методикасын камилләштерү. Дәресләремне  укучыга шәхси яктан якын килеп, уку материалын эчтәлеклерәк һәм кызыклырак итеп, укытуның нәтиҗәлелеген  күтәрүне дә күздә тотып оештырырга тырышам.

     2011 елда республикабызның “Иң  яхшы укытучы” грантына ия булдым.2012 елда мәктәпнең “Почет тактасы”нда  урын алдым; шәһәр күләмендә үткәрелгән “Минем укытучым - иң яхшысы” дигән бәйгедә призлы урынга лаек булдым.

       Тормыш куйган сикәлтәләрдән курыкмыйча, тупланган методик иҗади табышларымны уку-укыту эшчәнлегендә, ягъни  телне, мәдәниятны, гореф- гадәтләребезне саклауда оста итеп куллана алам икән, татар теле бар һәм яши, дип ышанып әйтә алам. Укучыларымда тел белән кызыксыну, шул телдә сөйләшергә, аралышырга, чыгыш ясарга теләк уята алганмын икән, мин эшемнең уңай нәтиҗәсенә ирешкән бәхетле укытучыларның берсе. Мин горурланып: “Миннән үрнәк алыгыз!”- дип әйтә алам. 

                                               

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Г.Әпсәләмов.Ак чәчәкләр.

Т.Миәнуллин.Әниләр һәм бәбиләр.

Мой взгляд на мир

Мин тормышка карашымны түбәндәге шигъри юллар аша белдерәм:

"Һәрбер көннән кызык таба беләм,

Яшәмимен вакыт үтсенгә.

Беләм,бәхетлемен,

бәхетемне,

И Ходаем,берүк күпсенмә.

Лилия Садриева."Бәхетемне ,Ходаем, күпсенмә."шигыре.

Мои достижения

Минем уңышларым

1.Мәгариф идарәсенең мактау грамотасы.

2.Шәһәр мэры премиясе лауреаты.

3."Иң яхшы укытучы" республика гранты лауреаты.

4."Мәгариф" журналы дипломы.

5."Белем җәүһәрләре" халыкара бәйгесе дипломы.

Моё портфолио

     “Ана күңеле – балада, бала күңеле – далада”, диләр. Ярый ла, җырлы – кырлы, якты офыклы даласы булса баланың. Күбесенең авылы гына да юк бит. Шәһәр урамнары исә моңсыз – сансыз “асфальт чәчәкләрен” генә үстерә кебек. Ә шәһәребездә төрле – төрле төсләргә буянган гөлләребез күбәйгәннән – күбәя бара. Тормышта үз сукмагын салам дип, ялгыш юлдан китеп баручы газизләребезне ничек саклап калырга? Гасырлардан мирас булып калган гореф – гадәтләребезне, тарихи байлыгыбызны, рухи хәзинәбезне калдырып китәләр... Бераздан алар туган телләрен дә онытмаслар микән дигән риторик сорау туа күңелдә. Безнең әбиләребез татарча белеп, гарәп имласын үзләштергән кешеләр. Менә алар – туган тел дәресләрен үз оныкларына җиткерүчеләр.Күп калдымы андый әбиләребез?! Гомумән, хәзерге заманда инсафлы, милли җанлы, үз туган телен камил белгән зыялы шәхес тәрбияләп, укытып буламы? Шул сораулар күңелне борчый. Һәрбер укытучы үз алдына бу сорауларны бик еш куя торгандыр, дип уйлыйм мин. Башка бөек халыкларның кадерләп саклаган тарих кыйпылчыкларына сокланып йөргәндә, үз телеңне, үз халкыңны белмәвең бик аяныч та, кызганыч та.Үсеп килгән яшь буыннарга шуларны бөтен килеш тапшыру – бүгенге балаларның киләчәген кайгырту бит ул! Сүлпәнләнергә вакыт калмаган, лабаса!
   ЮНЕСКО галимнәре тикшеренүе нәтиҗәләреннән күренгәнчә, татарлар (81%) үз ана телләрен яхшы белүче милләтләр исәбендә, 5 миллион кеше татар телен белә. Җир шарында 6 мең тел бар дип исәпләнә. 2500 телгә югалу куркынычы яный. Моның сәбәбе – уңайлы дип табылган рәсми телдә документлар алып бару, мәктәпләрдә белем бирү, үзара “популяр” телдә аралашу.Тел юкка чыкса, шул телдә сөйләшүче халык та юкка чыга. Мондый аяныч хәлгә юлыкмас өчен, һәр буын, һәр һөнәр иясе, ә иң әһәмиятлесе – укытучы телнең үсешенә һәм саклануына үз өлешен кертергә тиеш дип, саныйм.
   Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Шәүкәт Галиев: “Җирдә ни кирәк кешегә? Әти –әни, өе, ”Әллүкиле” көе, туган теле, туып үскән иле, мәңге имин җире кирәк,ди. “Туган тел – “туңган тел” булмасын,”- дип яза. Бу сүзләр белән килешмичә мөмкин түгел. Һәрбер тел укытучысы үз белем “киштәсенә” бу сүзләрне салып, һәрвакыт, һәр дәрестә балаларның күңелендә шушы сүзләргә урын таба алса, телнең асылына төшендерә алса, безнең телебез барыбер яшәячәк!

Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы