Рус телле укучылар белән хаталар өстендә эш төрләре.
статья (5 класс) на тему

Хиразова Энҗе Сарваровна

Укучының программа кысаларында, тел үзенчәлекләрен үзләштерү дәрәҗәсен тикшереп бәяләү өчен төрле язма эшләр дә каралган. 2-11 нче сыйныф укучылары белән өйрәтү характерындагы язма эшләрдән алып, тикшерү төрләрен үз эченә ала торган күчереп язу, төрле типтагы диктантлар, хикәя, сочинение, изложение кебек язма эшләр оештырыла. Һәрбер эш төре укучыларның яшь үзенчәлекләрен, белем дәрәҗәләрен, грамматик һәм лексик минумумны исәпкә алып үткәрелә. Методика таләп иткәнчә, укучының мөстәкыйль рәвештә башкарган эшеннән соң хаталарны булдырмау өстендә эш (хаталар өстендә эш) оештырылырга тиеш. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл khatalar_ostend_esh.docx23.64 КБ

Предварительный просмотр:

Татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүче укучылар белән хаталарны булдырмау өстендә эшләү алымнары.

       Татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүче укучылар белән эшләүче укытучылар алдында  балаларны аралашуга өйрәтү бурычы төп максат итеп куелса да, язу – телнең грамматик формасы буларак, ул аралашуда гаять әһәмиятле корал булып тора.Тел грамматик закончалыклар, орофоэпик һәм орфографик кагыйдәләр белән формалаша. Шуңа күрә урта мәктәп укучысы орфографияне өйрәнү нәтиҗәсендә үз фикерен башка кеше аңлый алырлык итеп, грамоталы язу дәрәҗәсендә өйрәнергә тиеш дип уйлыйм мин. Укучының программа кысаларында, тел үзенчәлекләрен   үзләштерү дәрәҗәсен тикшереп бәяләү өчен төрле язма эшләр дә каралган. 2-11 нче сыйныф укучылары белән өйрәтү характерындагы язма эшләрдән алып, тикшерү төрләрен үз эченә ала торган күчереп язу, төрле типтагы диктантлар, хикәя, сочинение, изложение кебек язма эшләр оештырыла. Һәрбер эш төре укучыларның яшь үзенчәлекләрен, белем дәрәҗәләрен, грамматик һәм лексик минумумны исәпкә алып үткәрелә. Методика таләп иткәнчә, укучының мөстәкыйль рәвештә башкарган эшеннән соң хаталарны булдырмау өстендә эш (хаталар өстендә эш) оештырылырга тиеш. Әлбәттә, шушы эш төренә килеп җиткәч, укытучы алдында авырлыклар туа. Беренчедән, рус баласы белән ничек итеп үткәрергә бу эшчәнлекне, нинди формада? Икенчедән, нинди күнегү төрләре алырга? Өченчедән, кирәкме бу эш төре? Дүртенчедән, ни өчен бер нинди ярдәмлекләр юк? Гомумән, нишләргә? Шушы сораулар минем үземне инде күптәннән борчыганга күрә, мин эш тәҗрибәмнән чыгып тупланган эш төрләре, алымнары белән уртаклашасым килә. Бәлки, кемгә дә булса, файдалы булыр. Әлбәттә, бу эш төре кирәк.Ул моннан соңгы эшләрне уңышлы алып бару өчен кирәк.

Хаталарны булдырмау өстендә эшләү алымнарын, эшчәнлек төрләрен билгеләгәнче, рус милләтеннән булган укучының әлеге хатаны  ни өчен ясаганын ачыкларга кирәк:

-ишеткәчә язуы;

-үзе әйткәнчә язуы;

-укытычы әйткәнне дөрес итеп ишетә алмавы;

-авазларны аермавы;

-авазларның әйтелеш үзенчәлекләрен белмәве;

-әйтелеш белән язылышны бутавы.

Шуннан соң  укытучы үзе өчен һәм балалар өчен укучыларның эшләренә һәм хаталарына анализ ясап, нинди төрдә, нинди формада хаталар өстендә эш төре үткәрүне ачыклый.

Хаталарны исәпкә алу нәтиҗәсендә, аларга анализ ясала һәм классификация үткәрелә. Монда язма эшне үткәргән вакыт, укучының исем – фамилиясе,орфограммалар һәм ялгышлар саны күрсәтелә.

Хаталарны бетерү өстендә эш түбәндәгеләрдән гыйбәрәт:

-хата ясалган сүзләргә орфографик һәм фонетик анализ ясала;

-өстәмә күнегүләр үткәрелә;

-үзләштереп җиткерелмәгән кагыйдәләр кабатлана; мисаллар китерелә;

-йомшак үзләштерелгән темалар  буенча кагыйдәләр нгытыла.

Укучы үзенең хатасын күреп, аңлап, анализ ясап, хатасына туры килә торган кагыйдәне куллана белүе шарт дип уйлыйм мин. Укучы аңлы үзләштерү аша ныклы күнекмәләргә өйрәнергә тиеш. Шул чагында гына алдагы тикшерү эшләрендә ул кирәкле кагыйдәне исенә төшерә алачак.

Укучыларның дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү юллары алар күп төрле.Мин үземнең эш тәҗрибәсеннән чыгып, иң кулай һәм уңышлы дип санаган төрләренә тукталып китәсем килә. Иң беренче чиратта, башлангыч сыйныфларда нинди эш төрләрен кулланырга мөмкин соң дигән сорауга җавап бирермен.

1.Орфогоафик биш минутлыклар.Ул матур һәм дөрес язуны максат итеп куя.

2.Күчереп язу.Рус милләтеннән булган баланы дөрес итеп күчереп язарга өйрәтүдә иң отышлы ысулның берсе. Әлбәттә, күчереп язганда, укучыларга үзенчәлекле текстлар сайлана, нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге искәртелә, һәрбер эш  тикшерелеп бәяләнә.

3. Күчереп язганыңны үз тикшерү, үзара алышып тикшерү.

4.Һәр сүзне иҗекләргә бүлеп язу. Игътибарлылыкны таләп итә торган күнегү.

5. “Ә” хәрефе генә кергән сүзләр язу. Аларның язылышын истә калдырырга тырышып язу.

6. “А” хәрефеннән генә башланган сүзләрне язу. Аларның язылышын истә калдырырга тырышып язу.

7. “А” һәм “О” хәрефләре кергән сүзләрне чиратлаштырып язу (бар – бор, тар - тор). Балаларның игътибарын әйтелешкә юнәлдерергә.

8.Төшеп калган хәрефләрне куеп язу.

9.Сүзләрне күплек санга куеп язу, яки, киресенчә, күплек сандагы сүзләрне берлек санга куеп язу.

10.Үзтикшерү  күнекмәләрен формалаштыру. Дөрес язу – ул хатасыз язу дигән сүз.Шуны укучылар аңларга тиеш. Күп очракта хаталар игътибарлылык җитмәгәннән ясала.Укучылар төшенсенннәр: һәр язма эш аның дөреслеге тикшерелгәннән соң гына төгәлләнгән дип санала. Ә укытучы укучыны шушы иң җаваплы эшне үтәү тәртибенә өйрәтергә тиеш. Укучыларга “Ничек хатасыз язарга?” дигән белешмә таратыла. Анда түбәндәге киңәшләр язылган:

*язганыңны иҗекләп укы, хаталары юкмы;

*тиешле орфограммаларны тап;

*ни өчен шундый хәреф язуыңны аңлат(укучылар даими рәвештә ни өчен шундый хәреф язганнарын аңлата белергә өйрәнергә тиешләр);

*хаталар булса, төзәт;

*икеләнсәң, хәреф өстенә сорау билгесе куй.

Бу эшне укучы һәрвакыт кулына карандаш тотып башкара.Укучыларның язма эшләрендәге хаталарны төзәтү өйрәтү рәвешендә оештырыла.Үз – үзеңне тикшерү эшенә өйрәнү генә түгел, аңа күнегү дә мөһим, шул очракта гына бала аңлы рәвештә үз язуын тикшереп, хатасын таба һәм төзәтергә өйрәнә ала.

         Үз –үзеңне тикшерү юллары:

-хата җибәрелгән сүзнең яки хәрефнең астына сызу;

-хаталы сүзнең астына сызарга, ә поляда шартлы тамга белән дөрес язылмаган морфеманы күрсәтергә;

-поляда сүзнең дөрес язылышын күрсәтергә;

-поляга дөрес хәрефне язарга;

-хатаны кайсы юлдан эзләргә икәнлеген генә күрсәтеп поляда тамга куярга;

-булдыра алганча, кагыйдәне күрсәтергә.

     Башлангыч сыйныфларда укучыларда күчереп язу күнекмәсе тиз генә барлыкка килми.Шуңа күрә татар теле һәм рус теле дәресләрендә балаларны бер үк алгоритм белән эшләтү уңай нәтиҗә бирә, минемчә.Үрнәк буларак менә шушындый эш тәртибе тәкъдим итә алам:

1.Җөмләне укыйм һәм тыңлыйм.

2.Һәр сүзне иҗеккә бүләм.

3.Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән иҗекләрне билгелим.

4.Сүзне орфографик яктан дөрес итеп берничә тапкыр укыйм.Сүзне яки җөмләне каплап ничек язачагымны күз алдына китерәм (сүзне яки җөмләне кабатлыйм).

5. Сүзне яки җөмләне язам.

6.Тикшерәм.

5-9 сыйныфларда хаталар өстендә эш төрләре бераз  катлауландырыла. Түбәндәге эш төрләре тәкъдим ителә:

1.Фәнни яктан аңлату.Таблица ярдәмендә үткәрергә мөмкин:

т/б

Хаталы сүз,сүзтезмә яки җөмлә

Кирәкле кагыйдә

Үз мисалым

1.

Урамлар

Иҗек ахырында яки сүз ахырында –м,-н, -ң хәрефләре булса, -нар/-нәр кушымчалары языла.

Көннәр

Урманнар

2.Орфографик сүзлекләр белән эшләү.Даими эшләү күзәтүчәнлекне арттыра, күрү хәтере аша язылышы авыр  үзләштерелә торган сүзләрне укучы хәтерендә ныгыта.

3.Үзара тикшерү.

4.Әдәби әсәрләрне өйрәнгәндә, укыганда өйрәнгән грамматик материалны искә төшереп алу, мисаллар табу.

5.Газета – журналлардан кирәкле сүзләрне эзләп табып язу.

6.Күрсәтмәлелек куллану.Төгәлрәк әйткәндә, сүз күрсәтмә материалларның иң киң таралган бер төре – дөрес язуга өйрәтүдә таблицаларны дәрестә куллану турында. Таблицаларның укучының игътибарын җәлеп итәрлек, кызыксыну уятырлык булуы шарт. Укытучының эзлекле сорауларына таянып, бирелгән таблица ярдәмендә, укучы нәтиҗә чыгарып, гомумиләштереп, үз мисалларын әйтә алырлык аңлаешлы булырга тиеш.

        Э,е  хәрефләре

                    э – эш, эт, экран

                    е – теш, тел, генерал

                   элгеч                    дуэль            фотоэтюд             кеше

                  эшче                     поэма             тәэмин                      кафе

                  каратэ           тәэсир            маэмай               үзешчән            

7.Замана кушуы буенча, мәктәпләргә актив рәвештә мәгълүмати чаралар киң колач җәеп килеп керде. Шуңа күрә кайбер дәресләрне презентацион материаллар, интерактив такта кулланып та оештырырга була. Болар барысы да укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру чарасы, чөнки алар заманча һәм кызыклы.Интерактив тактада бирелгән матриал дәресне җанлырак, тәэсирлерәк, истә калырлык итеп үткәрергә булышлык итә.

Кулланылган әдәбият исемлеге

1.Мифтахов Б.М.Татар теле орфографиясе һәм пукнтуациясесенең кыен очраклары.-Казан:ТКН.1970.

2.Ә.Б.Шакирҗанова.Татар теле орфографиясенең кыен очраклары.-Казан:Школа.2009.

3.Ә.Н.Сафиуллина. Татар теле орфографиясенең кыен очракларына дидактик материаллар.Казан:-Гыйлем.2008.

4.Н.Максимов.Морфология һәм орфография буенча кулланмалар.- Казан:Таң.1997.

5. “Мәгариф” журналы.2007№5,2008№2,2009№2,2010№3.

                                                 Яр Чаллы шәһәре 27 гомуми белем бирү мәктәбе

                                                 Хиразова Энҗе Сәрвәр кызы,1кв.категорияле                                                                                                                                      

                                                 татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

10 нчы рус телле укучылар өчен коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәрес планы үрнәге.Тема: Киенә белү – үзе бер һөнәр .

Тема: Киенә белү – үзе бер һөнәрДәрес максатлары: Белем бирү максаты:  - зәвыклы киенә белү проблемасы  буенча  диалогик һәм монологиксѳйләмгә чыгу; -дөрес киенә белү каг...

Хаталар өстендә эш.

Диктант язганнан соң, хаталар өстендә эш үткәрү....

Юнәлеш килешне таләп итүче бәйлекләр (6 нчы сыйныф. Рус телле укучылар төркеме).

Юнәлеш килешен таләп итүче бәйлекләр турында мәгълүмат бирү, аңлату, күнекмәләр формалаштыру.-Укучылар, бүгенге дәрестә юнәлеш килешне таләп итүче бәйлекләр турында белем тупларбыз, аларны сөйлә...

Рус мәктәбендә 11 нче сыйныфның рус телле укучылары өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫННАН 11 нче сыйныф өчен( рус телле төркем өчен) ЭШ ПРОГРАММАСЫ     Аңлатма язуы Эш программасы статусы          Программ...

Хаталар өстендә эш алымы

Өйрәнелгән кагыйдәләр буенча хаталарны төзәтү юллары...

Хаталар өстендә эш алымы

Хаталарны төзәккәндә кулланыр өчен кулланыла...