Хаталар өстендә эш.
план-конспект урока (5 класс) по теме

Диктант язганнан соң, хаталар өстендә эш үткәрү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon hatalardan_kotylyyk.doc48.5 КБ

Предварительный просмотр:

Хаталардан котылыйк!

V «В» сыйныфы

Галимуллина З.М.

Тема: Хаталардан котылыйк!

Максат: 1) Хаталарсыз язарга өйрәнү.

          2) Каллиграфияне ныгыту

          3) Үзеңә йөкләнгән эшкә җаваплы караш, сабырлык сыйфатлары, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: плакат, орфографик сүзлек, мәкальләр, туп.

Дәрес барышы:

I. Башлам.

- Исәнмесез, хәерле көн, укучылар! Утырыгыз. Бүгенге татар теле дәресен башлыйбыз. Без бүген сезнең белән хаталардан котылу дәресен үткәрәбез. Дәресебезнең максаты: хаталарсыз язарга өйрәнү, каллиграфияне ныгыту.

- Узган дәрестә без сезнең белән тикшерү диктанты яздык. Хәзер дәфтәрләрегезне ачыгыз, язма әшләрегезнең нәтиҗәсе белән танышыгыз. Язма эшләрегез үзегезгә ошадымы? Ни өчен?

- Әйтегез әле, диктант язуга нинди таләпләр куела? (дөрес, чиста, матур язу)

II. Матур язу үрнәкләре.

- Әйдәгез, бүгенге дәрестән башлап матур язу үрнәкләрен искә төшерик. Һәм бу әшне ел ахырына кадәр дәвам итәрбез дип ышанып калам.

- Бүген m хәрефенең язылышын искә төшерәбез.(          m)

- Хәзер ике m хәрефенең тоташтырылуын карыйбыз         . Дәфтәргә аралаштырып языгыз.                     Мондый элементлар сүзләрдә күзәтеләме? Шундый очракка мисаллар языгыз. Ни өчен бу сүзләрдә 2m хәрефе языла?

Китте, кайтты, эшләтте.

- Алга таба без бу хатадан котылырбыз дип ышанып калам.    

III. Күрмә диктант.

Күп кенә язма эшләрдә х белән Һ хәрефләрен бутау очрагы күзәтелә. Аларның язылышына кагылышлы аерым кагыйдәләр юк, бары тик составларында х һәм һ хәрефләре булган сүзләрнең әйтелешен һәм язылышын истә калдырырга кирәк. Авазларның  яңгырашын ишетеп тоя белергә кирәк. Шушы максаттан чыгып, күрмә диктант язабыз.

Данның төбе-хөрмәт, хөрмәтнең төбе-хезмәт.

Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.

- Әйдәгез әле, I мәкальне укыгыз. Нәрсә турында язылган? Сүзләр язылышында нинди орфограмма күрәсез? Эчтән тагы бер кат укыгыз, хор б/н укыгыз, языгыз. Тикшерү:

- II мәкальне укыгыз. Нәрсә турында язылган? Нинди орфограмма бар? (эчтән, хор б/н уку, яздыру, тикшерү)

- Димәк, х белән һ – не ничек язарга?

- Ә хәзер, плакаттан кагыйдәне укыйбыз.

IV. Уен “Кем күбрәк?”

  1. Ә хәзер уен уйнап алабыз.
  2. Кем күбрәк сүз уйлап таба?

К...л            Т...ш

    - Бу сүзләр бер-берсеннән нәрсә белән аерыла? Бу сүзләрнең мәгънәләрен нәрсә үзгәртә?

- Калын сүзләрдә нинди хәреф языла?

- Нечкә сүзләрдә нинди хәреф яздыгыз?

-Димәк, сүзне язганда уйлап язарга кирәк, югыйсә, кул белән язасы урынга күл белән язып, тышка чыгасы урынга тешкә чыгасы була. Бары тик игътибарлы булырга кирәк.

V. Орфографик сүзлек белән эш.

- Ә хәзер орфографик сүзлек белән эшләп алабыз. Нинди сүзлек орфографик сүзлек дип атала? Әйдәгез, мин әйткән сүзләрне сүзлектән табып, дөрес итеп язып куйыйк әле.

(күлмәк, күңел, яшел)

- Бу сүзләрнең язылышына тагы бер кат игътибар итегез әле. Гадәттә, бу сүзләрнең язылышында нинди хата җибәрәбез?

- Әйе, л хәрефеннән соң ь билгесе куеп язабыз. Ә бит ялгышабыз. Язылмый икән бит. Ни өчен л дан соң ь билгесе язылмый? Кайсыгыз аңлатып карый?

- Әйдәгез, плакаттан шушы кагыйдәне укып чыгабыз. (эчтән, хор белән)

- Менә бу сүзләргә игътибар итегез әле. Бу сүзләрдә нәрсә җитми?

Дел...фин, ал...бом, медал..., апрел....

  1. Дөрес итеп, матур итеп бу сүзләрне дәфтәрләргә язып куегыз.
  2. Ни өчен бу сузләрдә ь билгесе кирәк?
  3. Рус телендә л авазы нечкә ишетелмәгәндә ь билгесе куела.
  4. Плакаттан шушы кагыйдәне табып укыйбыз (эчтән, хор б/н)

Физкультминутка.

Әйдәгез эле, эшли-эшли туп белән ял итеп алыйк. Тупны бер-беребезгә җибәрәбез. Укучылар, үзебезнең исемнәрдә дә хата җибәрәбез. Рус телендә “ь” билгесе куела, татар телендә куелмый торган кеше исемнәрен әйтәбез. Кабатларга ярамый.

(Наил, Камил, Зөлфия, Илшат, Гөлназ)

- Димәк, татар телендә л хәрефеннән соң “ь” язылмый, чөнки “л” авазын нечкә сузык аваз хәрефе нечкәртә...

VI. Җөмләләрне татарча терҗемә итү.

- Ә хәзер язылган җөмләләрне татарчага тәрҗемә итәбез. Астына сузылган сүзләрнең язылышына игътибар итегез.

- Бу сүзләрнең язылышы турында ниләр әйтә аласыз?

- Пароход сүзен ничек дөрес язарга?

(Кагыйдә әйттерелә)

- Колхоз сүзенең язылышына кагылышлы кагыйдә юк. Бары тик истә калдырырга кирәк.

Осенью мы помогаем  колхозу.(Көз көне без колхозга булышабыз.) По реке Волги плывёт пароход. (Идел елгасы (буенча) буйлап пароход йөзә.)

VII. Текст өстендә эш.

- Тактада язылган текстка карагыз әле. Сезне язуда бутаучы, ялгыштыручы хәйләкәр да/дә, та/тәләр дә бар икән. Диктантларны тикшергәндә шуңа игътибар иттем. Кемнәрдер аны кушасы урында аерым, ә аерым язасы урында кушып язган. Кайчан ничек языла соң?

- Безнең әби күрше авылда тора. Беркөнне әни әбиләргә ял итәргә китте. Әни булмагач, өй эче, ничектер, күңелсезләнеп калды. Бөтен өй эше әти белән минем өскә төште. Әти өйдә булмаганда, мин аңа бер дә рәтләп булышмый идем. Өй эшенең күплеген дә рәтләп белми идем. Эш үземнең җилкәгә төшкәч, әнинең эше бик күп булганлыгына төшендем һәм, аңа ярдәм итмәвем өчен, үземне бик нык шелтәләдем.

                                                                                (А.Алиш)

- Әйдәгез, без алардан да хәйләкәррәк булыйк әле. Дөрес итеп җәяләрне ачып, текстны матур итеп күчереп языгыз.

VIII. Өй эше.

- Менә укучылар, без дәресебезнең ахыргы өлешенә дә килеп җиттек. Көндәлекләрегезне ачып, иртәгәгә өй эшен язып куябыз. I рәт. – “һ” хәрефе, II рәт. – “х” хәрефе кергән хезмәт турында 5 мәкаль язарга, ятларга.

IX. Йомгаклау.

  1. Бүгенге дәрес сезгә ошадымы? Кайсы ягы белән? Бүгенге дәрестән сез үзегезгә нинди нәтиҗә чыгардыгыз?
  2. Бүгенге дәрестә барыгыз да әйбәт катнашты, рәхмәт.

       Бүгеннән башлап плакатта язылган хаталардан котыла башларсыз.

        Бу плакат -  юлыбызга маяк булыр.

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус телле укучылар белән хаталар өстендә эш төрләре.

Укучының программа кысаларында, тел үзенчәлекләрен үзләштерү дәрәҗәсен тикшереп бәяләү өчен төрле язма эшләр дә каралган. 2-11 нче сыйныф укучылары белән өйрәтү характерындагы язма эшләрдән алып, тикш...

Хаталар өстендә эш алымы

Өйрәнелгән кагыйдәләр буенча хаталарны төзәтү юллары...

Хаталар өстендә эш алымы

Хаталарны төзәккәндә кулланыр өчен кулланыла...

Презентация "БРТ.Укучыларның эшләрендә күзәтелгән типик хаталар, кимчелекләр"

Презентация"БРТ.Укучыларның эшләрендә күзәтелгән типик хаталар, кимчелекләр"...

Чыгыш "БРТ.Укучыларның эшләрендә күзәтелгән типик хаталар, кимчелекләр"

Чыгыш "БРТ.Укучыларның эшләрендә күзәтелгән типик хаталар, кимчелекләр"...

Хаталар узеринде иш

Разработка урока по крымскотатарскому языку, 5 класс....

Контроль диктанттарҙың хаталары өҫтөндә эштәр

Контроль диктанттарҙың хаталары өҫтөндә эштәр...