Галимуллина Зульфия Марсилевна

Сайт учителя татарского языка и литературы

Дуслык - акчадан кыйммәт.

Профессия: Учитель

Профессиональные интересы: Люблю читать

Увлечения: Люблю готовить

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: п.г.т. Кукмор

Место работы: МБОУ СОШ №4 п.г.т.Кукмор

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/galimullina-zulfiya-marsilevna
Тормыш бигрәк катлаулы, дип Зарланырга вакыт тар. Минем әле, җиң сызганып, Зур эшләр башлыйсым бар.
Сания Әхмәтҗанова

Акыллы сүз, алтын киңәш белән

Авыр чакта ярдәм итәсез.

Адашканда, ак юл күрсәтүче

Күңел күзе ул сез (әти-әнием) икәнсез.

О себе

Обладатель Гранта «Наш лучший учитель». Общий педагогический стаж 18 лет. В МБОУ «СОШ №4 п.г.т. Кукмор» работаю с 1997 года.  Занимаюсь научно-исследовательской работой.  С 2010 года выступаю в Государственном центре татарского фольклора по теме «Актуальные проблемы современной татарской фольклористики». 

Имею публикации в районных, республиканских журналах и газетах, авторские разработки «Исеме калды данга күмелеп»,«Күңел бизәкләре»(2010 г.), «Сабан туе – халыкның яшәеше» (2011).

 Мои учащиеся являются победителями различных конкурсов республиканского уровня. Результаты республиканского тестирования учащихся 6в класса – 87,57%.

За достигнутые успехи награждена Почетной грамотой Администрации Кукморского муниципального района, Почетными грамотами отдела образования Исполкома и ИМЦ Кукморского муниципального района. 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Ф.Садриев "Таң җиле" романы тормышка карашымны үзгәртте.

Мой взгляд на мир

Будь добр к ближнему, и добро вернется к тебе.

                      

  

Мои достижения

Грамота Отдела образования Исполкома Кукморского муниципального района, филиала РЦИМК в Кукморском муниципальном районе за подготовку призеров районной олимпиады по татарскому языку среди русскоязычных учащихся школ с русским языком обучения, 2006

Благодарность дирекции МОУ СОШ №4 п.г.т.Кукмор Кукморского муниципального района Республики Татарстан за хорошую подготовку учащихся к районной олимпиаде, 2007

Благодарность дирекции Кукморской межпоселенческой центральной библиотеки за многолетнее сотрудничество, а также за приобщение учащихся к миру литературы и искусства, 2009

Грамота Муниципального образовательного учреждения средней общеобразовательной школы №4 п.г.т. Кукмор Кукморского муниципального района Республики Татарстан за заслуги в области обучения подрастающего поколения и большой личный вклад в развитие образования, 2009

Грамота дирекции МОУ СОШ №4 п.г.т. Кукмор Кукморского муниципального района Республики Татарстан за творческий подход в преподавании предмета и развитие творческих способностей учащихся, 2009
Грамота Информационно-методического центра Кукморского муниципального района за 1 место в районном туре республиканского конкурса "Лучший кабинет татарского языка", 2009

Грамота Отдела образования Исполкома Кукморского муниципального района за газету ,,Илхамият" МОУ СОШ №4 п.г.т. Кукмор в номинации "За раскрытие многогранной деятельности ДОО" в районном конкурсе прессы детских общественных организаций ,,Вместе весело шагать", 2009

Почетная грамота Отдела образования Исполкома Кукморского муниципального района Республики Татарстан за 1 место в районном туре республиканского конкурса "Лучший кабинет татарского языка", 2010

Почетная грамота Государственного центра татарского фольклора за плодотворную работу в области исследования и популяризации татарского фольклора,2010

Благодарственное письмо Администрации МБУ "Централизованной библиотечной системы Кукморского района" за тесное сотрудничество с коллективом центральной детской библиотеки, приобщение детей к миру литературы и искусства, 2010

Грамота Отдела образования Исполнительного комитета Кукморского муниципального района Республики Татарстан за отличную подготовку победителя республиканского конкурса - Галимуллина Фанзиля и большой вклад в развитие краеведческой работы, 2010

Грамота Отдела образования Исполкома Кукморского муниципального района Республики Татарстан за подготовку победителя республиканского конкурса "Время уходит, память остается", в номинации "Поиск", 2010 

Моё портфолио

Думай о великих делах.

                                                               Агач күләгәсендә юлчы кояштан ышыкланса,  

җимешен кеше ашаса, бу агачны утыртучыга  савап су кебек агып керер...                                                                                                                                Хәдис.

...Ямьле кояшлы язгы көн. Дәресләрдән соң салмак адымнар белән туган нигеземә кунакка кайтам. Таныш сукмак, юл, агачлар, өйләр, ... , җанга якын туып-үскән нигез - әти-әнием йорты – безнең ,,алтын бишегебез”. Өебез каршында пар күгәрчен гөрләшә. Ни турында сөйләшәләр?! Аларга карап шактый гына юандым. Бигрәк матурлар... Күңелгә рәхәт булып китте. Күгәрченнәр – тынычлык кошлары бит алар. Әти-әниемне дә шушы күгәрченнәр белән тиңлим...

Кунакка килгәнемне әти-әнием түземсезлек белән көтеп алалар. Шулай булмый ни, хәзер без үз ояларыбызны корып, читтә яшибез, балалар үстерәбез... Бусагадан атлап керүгә, әниемнең көләч йөзе, ягымлы елмаюы каршы алды, аш бүлмәсеннән аңкыган тәмле исләр борынымны кытыклады. Күңелемнең караңгы почмакларында берьюлы әллә ничә кояш балкыгандай булды. Бу бәхет түгелмени?! Серләшә-серләшә әнием белән табын әзерләдек. Тиздән әтием дә бар эшен читкә куеп, безнең янга килде...

Матур гаилә - ил күрке. Гаилә нык булганда гына, дәүләт көчле була. Безнең гаиләбез дә - шушы дәүләтнең кечкенә генә гади бер оясы бит. Зур Кукмара егете Марсил, Ядегәр авылыннан Кукмарага килеп эшләүче чибәр, акыллы Санияне, үзенә гомерлек тиң яр итеп сайлый. 1976 нче елда икесе бер җан булып, бернинди авырлыкларга да бирешми торган, күпләр сокланырлык, ата-ана горурланырлык тату оя коралар. Бөреләнеп чәчкә аткан мәхәббәт җимешләре буларак дөньяга килгән өч бала –сеңлем Гөлназ, энем Зөлфәт һәм мин – җан дуслар.

...Мәшһүр шагыйребез Һ. Такташ: ,,Хатыннарның бөтен матурлыгы, бөтен күрке ана булуда,” – дип, ничек олылый хатын-кызны! Әнием дә Ходай каршындагы һәм җәмгыять алдындагы бу төп бурычын сокланырлык итеп башкара. Казан кооператив техникумын тәмамлап, озак еллар Кукмара ашханәсендә өлкән пешекче  булып эшләгән. Әнием – Сания Әнвәр кызы Минһаҗева – хезмәткәрләре белән яхшы мөгамәләдә булды. Кечене кече, олыны олы итә белгән әниемне һәркем ярата, хөрмәтли. Ә хәзер ул өйдә - хуҗабикә. Өебезнең нуры ул, барыбызга кадерле ул! Әтиебез –Марсил Хәсән улы да -бик акыллы, тырыш, игелекле кеше. Ул сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, электрик һөнәрен үзләштерә. ,,Пишмаш” заводында электрик булып эшли, хәзер лаеклы ялда.

Бар эшне дә җиренә җиткереп башкаручы кешеләр турында ,,Кулларыннан гөл тама” дигән гыйбарәсе бар халкыбызның. Әтием белән әнием – шундый алтын куллы затлардан. Нинди генә эшкә тотынсалар да, күз явын алырлык иҗат җимешләре тудыралар... Безне дә шуңа өйрәттеләр, ,,Эшең кеше өчен булса, өйрәнүең үзең өчен”, – диләр. Йорт салу – ир-атның бурычы. Бу эшне дә алар бергәләп эшлиләр. Йорт салынган, түбәсе ябылган, идән-түшәм җәелгән. Ә эчке бизәкләү эшләрен әтием үзенә күрә бер зәвык, осталык белән башкарды. Өйдә бөтен уңайлыклар тудырылган. Йортыбызның иминлеген саклау – әниемнең бурычы. Шунда без барча туганнар җыелып ял итәргә яратабыз. Тәрәзә төпләрендә ел әйләнәсендә яраннар шау чәчәктә утыра. Язын өй түре дә гөл-чәчәккә күмелә. Бакчабызда исә җиләк-җимеш агачлары мул уңышы белән куандыра. Йортыбыз яныннан сокланып та, бераз көнләшеп тә үтәләр.  Аларның шаулап үсүен безнең матур тормышыбызның чагылышы сыман тоям мин. Хәзинәдә барыннан әти-әнием һәммә кеше белән уртаклаша (савап һәм рәхмәтләр өчен түгел, билгеле). Сокланмаслыкмыни?!

Сокланырлык безнең әти-әни,

Шат күңелле, тырыш, уңган!

Без бәхетле, ярый безгә

Сездәй әти-әни насыйп булган.

Пәйгамбәребезнең хәдисенә әйләнеп кайтсак, йортыбыз янын чия куакларына ,,төргәндә” яки бакчабызга дистәдән артык җиләк-җимеш агачлары утыртканда, савап яки рәхмәтләр турында уйламаганнардыр. Ниятләрен гамәл итәргә, гамәлдән рәхәт табарга өйрәнгән шул минем әти-әнием. Олы җанлы, киң күңелле кешеләр гаиләсендә бүтәнчә булуы мөмкин дә түгел. Күгәрченнәрдәй гөрләшеп, бер-берсенә кирәк һәм терәк булып, җылы оябызда озын-озак гомер кичерсеннәр. Ходай аларга гомернең бәхетлесен, бәхетнең гомерлесен насыйп итсен.

  

 

Добавить грамоту в портфолио