Әдәбият дәресләрендә иҗадилыкны үстерү.
методическая разработка по теме

Әдәбият дәресләрендә  иҗади эшләр үткәрү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл liter.docx17.85 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

Кукмара поселогы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

“4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Әдәбият дәресләрендә иҗадилыкны үстерү

 (татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсендә ясалган чыгыш)

Үткәрде: I квалификацион категорияле

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 Галимуллина Зөлфия Марсилевна

2011 ел

Әдәбият дәресләрендә иҗадилыкны үстерү.

Мәктәптә иҗадилыкны (креативлыкны) үстерү дигәндә, без интеллект, иҗади-хыял, образлы фикерләү, сөйләм байлыгы, тәнкыйди фикерләү, һ.б. үз эченә алган сәләтләр комплексын үстерүне күз алдында тотабыз.

Иҗади кеше:

  1. яңа проблемаларны куя һәм чишә алучы;
  2. яңалыкка, прогрессив күренешләргә сизгер;
  3. интеллектуаль һәм иҗади инициативалы;
  4. булган идеяләрне үстереп, яңаларын тудыручы;
  5. шаблоннардан чыгып, тәнкыйди анализ ясый алучы;
  6. идеяләрне бер өлкәдән икенче өлкәгә оригиналь рәвештә күчерүче;
  7. һаман яңа идеяләр эзләү процессында яшәүче;
  8. конкуренция шартларында яшәргә сәләтле шәхес.

Иҗади укучыны ничек тәрбияләргә? Гомумән, иҗадилыкны тәрбияләргә, үстерергә мөмкинме? Галимнәр фикеренчә, теләсә нинди эшчәнлеккә өйрәнеп булган кебек, иҗат итүгә дә өйрәтеп була. Әдәбият – мәктәптә шәхес формалаштыручы төп фәннәрнең берсе. Фән буларак, әдәбият – укучыга әдәбиятны сүз сәнгате итеп аңларга, аның әдәби культурасын, зәвыгын, сөйләмен, иҗади мөмкинлеген үстерергә ярдәм итүче белем, күнекмә һәм мәгълүматлар системасы, ягъни әдәбиятны сүз сәнгате буларак өйрәтү аша без укучыларның иҗади сәләтен, интеллектуаль мөмкинлеген, дөньяви күзаллавын үстерү хакында сүз алып бара алабыз.

Әдәбият дәресләренең төп максаты – әдәби әсәрләрнең матурлыгын күрә белергә, эстетик һәм интеллектуаль ләззәт алырга өйрәтү. Шул ук вакытта әдәби әсәрләр аша укучыларның дөньяви күзаллауларын, аңлау-фикерләү сәләтләрен үстерү, әхлакый тәрбия бирү максатын да онытырга ярамый. Махсус биремнәр ярдәмендә бу максатларның барысын да тормышка ашырырга мөмкин.  

Әдәби әсәр белән эш өчен иҗади биремнәр.

  1. Әсәр эчтәлеге буенча план төзергә.
  2. ... абзацка план төзергә. План өчен әсәрдәге җөмләләрне файдаланырга.
  3. Һәр план пунктына төп эчтәлекне ачучы җөмләләрне табып укырга, ул җөмләләргә сораулар куярга.
  4. Текстка сораулар уйлап язарга.
  5. Әсәр эчтәлеге буенча сораулар төзергә. Ул сорауларга син үзең ничек җавап бирер идең?
  6. Әсәрнең ... өлешенең эчтәлеге буенча сораулар төзергә.
  7. Текст эчтәлеге буенча, урыннары буталган җөмләләр язарга.
  8. Әсәрдәге образларга (образга) характеристика язарга.
  9. Үзеңә ошаган образ (образлар) турында сөйләргә өйрәнергә.
  10. Әсәрдән мәкальләрне, әйтемнәрне, фразеологизмнарны табарга, мәгънәләрен аңлатырга.
  11. Бирелгән яки үзеңә ошаган өлешне ятларга.
  12. Әсәрне нинди өлешләргә бүләр идең? План төзергә.
  13. Сорауларга җавап бирергә.
  14. Әсәрдән үзеңә иң ошаган өлешне табып укырга, ни өчен ошаганын аңлатырга.
  15.  Хикәядән үзеңә иң ошаган өзекләрне табып укырга. Ул синдә нинди тәэсир калдырды?
  16.  Хикәядән дилогларны табарга, алар буенча иптәшең белән сөйләшергә.
  17.  Күңелеңә ошаган эпизодның эчтәлеген сөйләргә.
  18.  Әсәрдән үзеңә ошаган урынын укырга, эчтәлеген үз сүзләрең белән әйтергә.
  19.  Әсәрдән ... батырлыгын чагылдырган җөмләләрне табып укырга.
  20.  Шигырьдән (әсәрдән) эндәш (кереш) сүзләр кергән җөмләләрне табып укырга.
  21.  Шигырьдә туры сөйләм кулланылганмы? Шул юлларны табып укып күрсәтергә.
  22.  Шигырьнең эчтәлеген үз сүзләрең белән сөйләргә.
  23.  Шигырьгә сораулар төзеп язарга.
  24. Шигырьдән инверсия күренешләрен табарга. Ул җөмләләрне туры тәртиптә язарга.
  25. Әсәрдән метафора (эпитет, чагыштыру, сынландыру, гипербола) табып укырга.
  26.  Әсәрдән сыйфат кергән җөмләләрне табып укырга.
  27.  Әсәрдән бәйлек һәм бәйлек сүзләр кергән җөмләләрне табып укырга.
  28. Әсәрдән геройларның тышкы кыяфәтләрен (эчке күңелләрен) сурәтләгән урыннарны табып укырга. Аларның портретларын язарга. Син аларны ничек күз алдына китерәсең?
  29.  Әсәрнең үзеңә ошаган урынын табып укырга. Ул сиңа ни өчен ошады?
  30.  ... абзацны 3 (2,1) зат исеменнән укырга.
  31.  Хикәянең ...өлешен рольләргә бүлеп укырга.
  32.  Әсәрнең эчтәлеге буенча дустың белән диалог төзеп сөйләшергә.
  33.  Хикәянең эчтәлеге турында дустың белән сөйләш.
  34.  Хикәянең эчтәлеген кыскача (тулы) сөйләргә өйрәнергә.
  35.  Хикәянең ... абзацларын 3 зат исеменнән сөйләргә.
  36.  Текстка сораулар төзергә. Иптәшең белән шул сорауларга җавап формасында сөйләшеп карарга.
  37.  Әсәрне үзең төзегән план нигезендә сөйләргә өйрәнергә.
  38.  Хикәяне нинди өлешләргә бүләр идең? Өлешләргә план төзергә. План буенча сөйләргә өйрәнергә.
  39.  Хикәяне нинди мәгънәви (смысловые) өлешләргә бүләрсең? Ул өлешләргә исем куярга.
  40.  Әгәр әсәрне ике өлешкә бүләргә туры килсә, син нинди өлешләргә бүләр идең?
  41.  Әсәрдән тойгылы (сорау) җөмләләрне табарга, дөрес интонация белән укырга.
  42.  Шигырьне хикәяләп сөйләргә.
  43.  Әсәрдә төп геройның кылган эшләре, язмышы ничек сурәтләнә?
  44.  Әсәрдәге төп геройга (геройларга) тасвирлама (сравнительная) характеристика бирергә.
  45.  Образларга чагыштырма характеристика язарга.
  46. Үзеңә ошаган өлешне укырга, тәрҗемә итәргә.
  47.  Әсәрнең  (шигырьнең) үзеңә ошаган өлешен ятларга.
  48.  ...геройның матурлыгын сурәтләгән җөмләләрне табып укырга, сөйләргә.
  49.  Шигырьнең ... куплетын укырга. Син бу эчтәлекне ничек аңлыйсың?
  50.  Группаларга бүленеп, әсәрне сәхнәләштерергә.
  51.  Хикәяне рольләргә бүлеп укырга. Диалогларны сөйләшергә.
  52.  Әсәрне укыгач, синдә нинди хисләр калды? Әгәр ...не очратсаң, син аңа нәрсәләр әйтер идең?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәбият дәресләрендә укучыларныӊ критик фикерләвен үстерү

«Алты эшләпә» методы критик фикер йөртүгә корылган. Икенче төрле әйткәндә, бу метод белән эш барышында укучы мәсьәләгә төрле яклап килергә өйрәнә. Ул фикер йөртү  процессын 6 режимга бүлүдән гыйб...

Укучының танып-белү активлыгын, тәнкыйди фикерләү сәләтен, эзләнү күнекмәләрен үстерү максатыннан татар теле һәм әдәбият дәресләрендә проект методын гамәлгә ашыру

Укучының танып-белү активлыгын, тәнкыйди фикерләү сәләтен, эзләнү күнекмәләрен үстерү максатыннан татар теле һәм әдәбияты дәресендә проект методын гамәлгә ашыру юллары белән танышу, дәресләрдә проект ...

Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә укучыларның коммуникатив компетенцияләрен үстерү юллары

Әлеге мәкаләдә автор туган тел һәм әдәбият дәресләрендә укучыларның коммуникатив  компетенцияләрен үстерү юллары ачып бирелә...

Әдәбият дәресләрендә әдәбият тарихын өйрәнү

Әдәбият дәресләрендә әдәбият тарихын өйрәнү...

"Иммерсив театр алымы аша әдәбият дәресләрендә укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү" темасына мастер-класс.

quot;Иммерсив театр алымы аша әдәбият дәресләрендә укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү" темасына мастер-класс....

Туган (татар) тел һәм әдәбият дәресләрендә инновацион технологияләр. Сөйләм күнекмәләрен үстерү чарасы буларак, синхрон тәрҗемә итү ысуллары. Күнекмәләр

Күнекмәләр. Тәрҗемә процессында аеруча кирәк булган күнекмәләрне үстерү тәрҗемәчеләрне әзерләүнең мөһим өлешен тәшкил итә.Тәрҗемә күнекмәләрен үстерүнең үзенчәлеге шунда, алар бары тик укучыларның пра...