Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә укучыларның коммуникатив компетенцияләрен үстерү юллары
статья

Мурзина Гульнара Фаридовна

Әлеге мәкаләдә автор туган тел һәм әдәбият дәресләрендә укучыларның коммуникатив  компетенцияләрен үстерү юллары ачып бирелә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл murzina_g.f.docx31.25 КБ

Предварительный просмотр:

   Пути формирования коммуникативной компетенции у учащихся при обучении родным языкам и литературе

Г.Ф. Мурзина

Институт языка, литературы и искусства

Академии наук Республики Татарстан, Россия

vahitovagf@mail.ru

Аннотация. В данной статье рассмотрен актуальный вопрос преподавания татарского языка русскоязычным учащимся в образовательных организациях. Автор раскрывает пути формирования коммуникативной компетенции у русскоязычных учащихся при обучении родным языкам и литературе. Особое внимание обращается на виды речевой деятельности и на методы, приемы, которых учитель может использовать на уроках. А также представлен практический опыт и по использованию игровых технологий на уроках  родного языка.

Ключевые слова: коммуникативная компетенция, виды речевой деятельности, ситуативные задания, игровая технология, мотив.

Abstract. This article deals with the topical issue of teaching the Tatar language to Russian-speaking students in educational institutions. The author reveals the ways of formation of communicative competence in Russian-speaking students when teaching their native language and literature. Special attention is paid to the types of speech activity and methods, techniques that the teacher can use in the classroom. And also presents practical experience in the use of gaming technologies in the lessons of the native language.

Key words: communicative competences, types of speech activity, situational tasks, game technologies, motive.

 Без күпмилләтле дәүләттә яшибез. Дәүләт телләре булып рус һәм татар телләре санала. Шул сәбәпле, рус телен һәм татар телен белү башка милләт вәкилләре өчен дә ихтыяҗ тудыра.

Рус балаларына татар теле укытуның төп максаты – коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) булдыру, телне аралашу чарасы буларак үзләштерүне тәэмин итү, көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру. Татар телен дәүләт теле буларак укыту‒укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын формалаштыру чарасы, башка халыкларга карата хөрмәт хисе, мәдәниара диалогка осталык кебек универсаль күнекмәләр булдыру чарасы. Татар телен чит тел буларак гамәли өйрәнү бурычларын чишү өчен, методикада беренче планга сөйләм эшчәнлеге  төрләрен үзләштерү буенча белем, күнекмәләрне формалаштыру һәм эзлекле итеп үстерү мәсьәләсе куела. Димәк, рус төркемнәрендәге укучыларны, беренчедән, татар сөйләмен аңларга, икенчедән, үз фикерләреңне телдән һәм язма формада тапшыра белергә өйрәтергә, төрле жанрдагы текстларны, халык авыз иҗаты үрнәкләрен, вакытлы матбугаттагы мәкаләләрне укып аңларга һәм тәрҗемә итәргә өйрәтергә кирәк. Бу коммуникатив күнекмәләр белем алу юлы белән формалаша. Телне ятлап түгел, ә актив фикерләп  өйрәнү принцибы–чит тел өйрәнүдәге төп принципларның берсе. Бу принцип нигезендә уку эшчәнлеген оештыру яңа дәүләт стандартлары таләпләренә туры килә. Укучыларның телне актив фикерләп өйрәнүләрен, беренче чиратта, аралашуны хәтерләтүче диалоглар, ситуатив күнегүләр аша тәэмин итеп була.

1.1 Укучыларның коммуникатив компетенцияләрен үстерү юллары

Укучыларның бәйләнешле сөйләмен үстерү аларда үз фикерләрен логик эзлекле, бәйләнешле итеп сөйли һәм яза белү күнекмәсен булдыруны күздә тота. Бу исә укучыларны сөйләм төзүнең төп законнары һәм аңа булган таләпләр белән таныштыру бурычын да куя. Шушы җитди бурычны гамәлгә ашыру татар теле һәм әдәбияты дәресләренә йөкләнә.

Табигый аралашу шартлары сөйләмнең телдән  (тыңлап аңлау, сөйләшү) һәм язма  (уку, язу ) формаларын тыгыз бәйләп тора. Актив аралашу өчен сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре дә мөһим, ягъни аларны үзара бәйләнешле өйрәнмичә торып, телгә өйрәтеп булмый. Аралашу өчен төп шартларның берсе–  әңгәмәдәшләрнең бер-берсенең сөйләмен аңлавы.

Тыңлап аңлау сөйләм эшчәнлегенең бер төре, балаларга авазларны, сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, диалогларны ишетеп танырга, мәгънәләрен аңларга өйрәтү. Беренче дәрестән үк укытучының сөйләме аһәнлеге, авазларның ачык һәм аңлаешлы булуы һәм укучылардан шуны ук таләп итүе сөйләм эшчәнлегенә тәэсир итә. Тыңлап аңлау рус балаларын татар теленә өйрәткәндә  төп эш чараларының берсе. Укучылар аерым сүзләрне, җөмләләрне, бәйләнешле текстларны тыңлап, аларның эчтәлеге буенча сөйләшергә, сорауларга җавап бирергә, эчтәлеген сөйләп бирергә күнегәләр. Татар теле дәресләрендә тыңлап аңлауга өйрәтү эзлекле, системалы рәвештә оештырылырга тиеш. Шул чакта гына уңай нәтиҗәләргә ирешү мөмкин.

Рус балаларына татар теленә өйрәтү дәреслекләрендә түбәндәге тыңлап аңлау биремнәрен күрергә мөмкин:

  • Прослушайте и укажите слова со звуком [ә]
  • Прослушайте и укажите  лишнее  слово в логическом ряду.
  • Прослушайте и скажите, что изменено во втором предложении.
  • Прослушайте и укажите слова с мягкими гласными.
  • Прослушайте и скажите  слова во множественном числе.
  • Прослушайте и укажите слова, отвечающие на вопрос нишли?
  • Прослушайте и закончите  предложения.
  • Прослушайте текст и скажите, сколько в нем предложений.
  • Прослушайте и разыграйте диалог.
  • Прослушайте и измените глаголы в предложениях.

Рус балаларын татар теленә өйрәтүнең беренчел максаты булып аларны татарча аралашырга, үз фикерләрен дөрес һәм төгәл белдерергә өйрәтү торганлыктан, укытучы татар теле дәресләрендә диалогик һәм монологик сөйләм үстерүгә зур урын бирергә тиеш. Диалогик сөйләмгә өйрәткәндә укучыларның белем дәрәҗәсеннән чыгып, сыйныфка өч төрле бирем тәкъдим ителә:

-әзер репликалардан диалог төзү;

-репликаларны тулыландыру;

-бирелгән ситуация буенча диалог төзеп язу.

Татар диалогик сөйләменә өйрәтү, беренче чиратта, сөйләм этикетына игътибар юнәлтүне сорый: исәнләшү, саубуллашу, танышу, раслау һәм инкарь итү, риза булу һәм риза булмау, котлау, рәхмәт белдерү. Гомумән, татар телен аралашу чарасы буларак өйрәткәндә, укучыларның диалогик сөйләмен табигый сөйләм дәрәҗәсенә җиткерү максаты куела. Шушы максатка ирешкән очракта гына өйрәнелгән сөйләм күнекмәләрен гамәлдә куллану мөмкин. Мәсәлән:

1.Диалогка төшеп калган репликаларны өстәгез.Үзара сөйләшегез.

2.Диалогны дәвам итегез.

3. Диалогларны текст тәртибендә урнаштырыгыз.

4. Диалогларны укыгыз, үзара сөйләшергә өйрәнегез.

5. Билгеле бер темага  диалог төзегез (“Яраткан китабым”, “Табибта” ).

6. Диалогларны рольләргә бүлеп укыгыз.

7. Схема буенча диалог төзегез.

А) предложение - несогласие - убеждение - согласие

Б) предложение – согласие – новое предложение  отказ

В) вопрос – ответ – вопрос  отрицательный ответ

Г) вопрос – ответ - сообщение

Шулай ук, баланы көндәлек тормышта булган ситуациягә нигезләнеп, ситуатив  диалог төзергә өйрәтү укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыруда зур роль уйный.

1.Сез дустыгызны очраттыгыз. Аңа сыйныфташыгызның туган көнгә чакыруын хәбәр итегез.

2. Игътибар, конкурс! Рәсемдә күрсәтелгән спорт төрләрен кулланып, кем иң күп диалог төзи ала?

3. Сезне дустыгыз футбол уйнарга чакыра, ә сезнең компьютерда уйныйсыгыз килә. Ул сезне уйнарга чыгарга үгетли.

4. Вы хорошо плаваете. Скажите об этом маме. Мама интересуется, кто еще хорошо плавает. Составьте диалог.

Укучыларның сөйләм телен, иҗади сәләтләрен үстерү, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан әкиятләрне, хикәяләрне сәхнәләштерү, шәүлә театры оештыру уңай нәтиҗә бирә. Әсәрләрне сәхнәләштерү балада әдәбиятка, театрга карата кызыксыну уята. Аның танып-белү эшчәнлеге ныгый.

Диалогик сөйләмне камилләштерү чорында монологик сөйләмне үстерүгә дә күчәргә мөмкин. Бу вакытта уку һәм язу эшчәнлеген комплекслы куллану уңышлы. Мәсәлән, укылган текстны кыскача сөйләү яки үз сүзләрең белән җөмләне аңлатып җибәрү. Ә кайчакта бу аңлатуны дәфтәрләргә теркәп кую монологик сөйләмне үстерүдә зур этәргеч булырга мөмкин.Сөйләм теле үстерү дәресләрендә шигырьләр, җырлар, уеннар файдалану уңышлы. Бу, беренчедән, татар халык авыз иҗаты белән таныштырырга ярдәм итә. Икенчедән, дәресләрнең кызыклы, мавыктыргыч булуында зур роль уйный.

1.Түбәндәге сораулар буенча дустыгыз турында сөйләгез: Дустың кайда яши? Аның исеме ничек? Сез кайда дуслаштыгыз? Ул нинди?

2. Сезнең мәктәпкә Англиядән кунаклар килә, ди.  Сез аларга  Татарстан турында  нәрсәләр сөйли алырсыз?  “Татарстан-туган җирем” дигән кечкенә хикәя төзегез.

3.Үзегез яшәгән төбәктәге композиторларның, язучыларның, шагыйрьләрнең, рәссамнарның, җырчыларның  исемнәрен атагыз. Алар турында сөйләгез.

4.Тиздән  дүрт аяклы дусларыбыз турында иң күп белүчеләр конкурсы булачак. Сез конкурста нәрсәләр сөйләр идегез?

5. Сез нинди китапханәгә йөрисез? Китапханә турында сөйләгез.

6. Иптәшегезне мактагыз: -күп китап укыганы өчен; -китапны чиста тотканы өчен; -көндәлекне саклап тотканы өчен; -яхшы билгеләр алганы өчен.

7.Текстның эчтәлеген сөйләргә өйрәнегез.

Рус балаларына татар телен өйрәткәндә, уку төп максат түгел, ә сөйләм телен үзләштерүгә ирешү чараларының берсе. Текстларның төп максатыукучыларның сүзлек байлыгын үстерү, текст буенча сораулар һәм аларга җаваплар биреп, балаларның сөйләм телен баету. Иң мөһиме – балалар укыганны аңларга, укылган буенча сораулар бирергә, куелган сорауларга тулы җаваплар кайтара белергә, укылган текстның кыскача эчтәлеген сөйләп бирергә, очраган яңа сүзләрне кертеп, җөмләләр төзи алырга, шул сүзләрне сөйләмдә куллана  белергә тиешләр.

Рус балаларын татар теленә өйрәткәндә, язу да төп максат түгел, бәлки сөйләм телен үзләштерүгә ирешүдәге төп чараларның берсе генә. Котлау, чакыру кәгазе,  белдерү, афиша, мәкаләләр һәм хат язу кебек күнегүләр язма сөйләмне камилләштерергә булыша. Мәсәлән:

1. - Дустыгызга, укытучыгызга, яңа  уку елы белән тәбрикләп, котлау яз.

   - Дустыгызны туган көне белән котлагыз.

2. Әйтик,  Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Туфан Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” спектакле була. Афиша языгыз.

  1. Үзегез төзегән афиша буенча спектакльгә чакыру кәгазе языгыз.

4. У вас  потерялся  домашний  питомец. Составьте объявление и  укажите: как он выглядит, какой  породы, сколько ему лет, какие у него  повадки.

5. Бирелгән  хатка нигезләнеп, берәр редакциягә хат язу.

1.2. Укучыларның коммуникатив компетенцияләрен мотивлаштыру чарасы буларак уен технологиясе.

Рус телле балаларны татар теле белән кызыксындыру зур көч сорый. Аларның телне өйрәнүгә теләген сүндермәү, стимул булдыру өчен, дәрестә уен технологиясе куллану бигрәк тә нәтиҗәле. Дәресләрдә ул уенга корылган төрле ситуацияләр аша тормышка ашырыла һәм уку эшчәнлегендә кызыксындыру, эшкә дәртләндерү чарасы буларак файдаланыла.

Лексик уеннарны лексик материалны кертү этабында табышмаклар, кроссвордлар, чайвордлар, лото уены формасында  куллану отышлы.Мәсәлән:

«Фоторобот яса» уены

Һәрбер укучыда кәгазь бите һәм төсле карандашлар. Класс өч командага бүленә (һәрберсе–милиция бүлеге). Өч алып баручы билгеләнә (яхшы өлгерешле укучылар). Алар милиция бүлегенә югалган дусларын табу үтенече белән мөрәҗәгать итәләр. Алып баручылар тышкы кыяфәтен сурәтлиләр, ә балалар туры килүче рәсемнәр ясыйлар. Әгәр рәсем сөйләмгә туры килсә, югалучы табылган дип санала. Мәсәлән, «Бу минем сеңлем. Аның исеме Гүзәл. Гүзәл укучы. Аның чәче озын, күзләре зәңгәр. Ул кызыл күлмәктән иде».

«Аукцион» уены

Укытучы уенны: «Бүген без сезнең белән авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә барабыз. Анда иң яхшы каз, тавык, күркә төрләрен күргәзмәгә куйганнар. Бүген без нәрсә теләсәк, шуны сатып ала алабыз; кошның бәясе – җөмлә. Кем күбрәк әйтсә, шул сатып ала. Беренче булып каз сатыла», – дип башлый. Укучылар:«Бу – каз. Каз ак, шаян. Каз ит бирә, мамык бирә. Каз солы ярата, үлән ашый. Казның бәбкәләре була». Ахыргы җөмләне әйткән кешегә каз бирелә.

«Яраткан әкият геройларыңны таны» уены

Укытучы (яки яхшы өлгерүче укучы) яраткан әкият геройларын сурәтли яисә алар турында укый. Укучылар тыңлыйлар, кайсы әкият геройлары турында сүз барганын белергә тиешләр. Мәсәлән,

 Бу – кыз. Аның чәче зәңгәр, озын. Кашлары кара. Күзләре зәңгәр, зур. Борыны кечкенә. Ул матур кыз. Аның исеме ничек? (Мальвина)

«Иҗади диктант» уены

а) Укытучы аерым җөмләләр (сүзләр, сүзтезмәләр) әйтә, ә укучылар нәрсә ишетсәләр, шуны ясыйлар. Аннан соң рәсемнәр астына  язып куялар.

б) Тактага эчтәлеге буенча бер үк, бары тик берничә деталь белән генә аерыла торган рәсемнәр эленә. Ләкин аларның бары тик берсе генә хикәяне тасвирлый. Тыңланылган хикәягә туры килүче рәсемне күрсәткән уенчы җиңүче

Сөйләмгә өйрәтү уеннары

                                             “Сөйлә” уены

Укучылар үзләре ясаган өч рәсемнән берсен сайлый һәм сөйли. Мәсәлән:

 Бу балык. Балык тәмле. Песи балык ашый. Ул балык ярата. Мин балык түгел, мин аш яратам. Мин аш ашыйм. Ул да тәмле.

Бу йомырка. Минем әтием йомырка ярата. Ул иртән шикәр белән чәй эчә һәм йомырка ашый. Мин дә йомырка ашыйм.

 “Таныш” уены

Укытучы укучыларга үз уенчыклары роленә керергә куша Алар уенчык булып сөйләшәләр.

1 нче укучы: Исәнме! Син Катямы?

 2 нче укучы: Хәерле көн! Юк, мин Катя түгел.

1 нче укучы:  Син кем?

2 нче укучы: Мин Барби. Ә син Мыраумы?

1 нче укучы:   Мин Мырау түгел. Мин Барсик. Хәлләр ничек?

2 нче укучы: Шәп. Хәлләр ничек?

1 нче укучы:    Бик яхшы. Сау бул!

«Төймә җыябыз» уены

Бу уен өчен укучыларның төсле карандашлары булырга тиеш.

Укытучы: «Бүген без дәрестә төймә җыячакбыз. Төймәнең сере шунда ки, һәр төймә бер сүзгә туры килә. Төймәләр күбәю белән безнең җөмлә дә зураерга тиеш. Димәк, беренче җөмлә бер сүздән, ягъни бер төймәдән тора («Аю»). Икенчесе – ике сүздән, ягъни ике төймәдән («Зур аю») тора. Һәр юл башында төймәләр ясап буйыйсыз, ә янына җөмләләр язасыз». Һәм шулай дәвам итә.

Нәтиҗәдә балалар 12-15 төймәдән торган мәрҗән җыя ала. Мәсәлән, «Бу бик зур, акыллы, матур аю урманда яши, җиләкләр, үләннәр ашый һәм бал ярата». Укучылар беренче төймә, ягъни беренче сүзне сайлагач, бу уен буенча мөстәкыйль язма эш үткәрергә була .

«Ел фасыллары» уены

Укытучы берәр укучыга исемен әйтмичә генә, берәр ел фасылын уйларга һәм аны сурәтләргә куша. Мәсәлән, «Салкын. Ап-ак. Мин тимераякта, чаңгыда шуам. Кар бабай ясыйм». Укучылар белергә тырышалар: «Бу язмы?».

 “Журналист” уены.

Беренче укучы – журналист, башка (берничә укучы булырга мөмкин) укучы – танылган шәхестән интервью ала.

“Кем син” уены

Беренче укучыга алдан роль бирелә ( син - рәссам  Бакый Урманче), башкалар шәхеснең кем икәнен белер өчен аңа төрле сораулар бирәләр.

Болар барысы да рус балаларын аралашырга өйрәнү юлында актив кулланылырга тиешле уеннар. Нәкъ менә уенда баланың коммуникатив компетенциясе ачыла һәм яхшыртыла. Шул очракта гына ул телне өйрәнү процессында уңай нәтиҗәләр бирер дип ышанып әйтергә мөмкин.

Югарыда әйтелгәннәрне йомгаклап, түбәндәге фикергә килергә була:

  1. Балада уку эшчәнлегенә ихтияҗ, кызыксындыру тудыручы эчке бер этәргеч булырга тиеш. Бу этәргеч “мотив” төшенчәсе белән билгеләнә. Мотив көчле булганда гына укучы активлык күрсәтә,  уку эшчәнлегенә ихтияҗ туа.
  2. Укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру түбәндәге дидактик принципларга таянып эшләүне таләп итә: күрсәтмәлелек, аңлылык, активлык, үти алу һәм көч җитү, фәннилек, яшь һәи шәхси үзенчәлекләрне исәпкә алу, эзлеклелек һәм системалылык, тормыш белән бәйлелек.
  3. Укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юлларын хәл итүдә укытуның актив метод, форма һәм чаралары ярдәмгә килә.
  4. Укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру проессында укучыларга белем әзер килеш бирелми, ә бәлки алар аны мөстәкыйль танып-белү вакытында эзләп алалар.
  5. Коммуникатив компетенция формалаштыру юлларын дөрес оештырганда, укучыларның тел өйрәнүгә карата мөнәсәбәтләре уңай якка үзгәрә, белемнәрнең   аңлылыгына этәрә, мөстәкыйльлекә өйрәтә, иҗади фикерләүне үстерә.

ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

Норматив документ:

1. Гомуми белем бирү оешмаларында рус телендә сөйләшүче балалар өчен “Татар теле” предметыннан үрнәк программа (1-11 нчы сыйныфлар) / Төзүче-авторлар: Р.З.Хәйдәрова, К.С.Фәтхуллова,  Г.М. Әхмәтҗанова.‒ Казан, 2017.

Фәнни хезмәтләр:

1. Актуальные проблемы современного образования: Научное издание / Под ред. Академика М.И. Махмутова. – Казань: Центр инновационных технологий, 2001. – 390 с.  

Методик хезмәтләр:

 1.Айдарова С.Х. Игры на уроках татарского языка: Методическое пособие. –Казань: Gumanitarya, 2004. – 20 с. 

2.Айдарова С.Х., Гиниятуллина Л.М. Дифференциальный подход при обучении   татарскому языку как неродному. ‒ Казань: 2016

3.Гайфуллин В. Педагогик технологияләр // Мәгариф, 2000. – №4. – 7-10б. 

4.Камаева Р.Б., Мөхәммәтҗанова А.Х.Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыруда татар теле һәм әдәбияты укытучысына фәнни-методик ярдәм. – Казан: ТРМҮИ, 2015 – 110б. 

5. Мияссарова И.Х. Азрак ял итеп алыйк: Физкультминутлар, сүзле-хәрәкәтле уеннар (Башлангыч мәктәп, татар теле укытучылары, тәрбиячеләр һәм студентлар өчен кулланма).  И.Х.Мияссарова. – Казан, 1998. – 60б.

6. Нигъмәтуллиина Р.Р. Татар телендәге сөйләмне тыңлап аңлауга өйрәтү юллары// Мәгариф, 2016 - №9. – 34 б.

7. Фәтхуллова К.С., Денмөхәммәтова Э.Н. Телдән сөйләмгә өйрәтү. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2016. – 87 б.

8. Хәйдәрова Р.З., Гыйниятуллина Л.Ә. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. Укытучылар өчен методик кулланма. ‒Казан: Татармультфильм, 2013.-64 б.

9. Хәйдәрова Р.З., Назипова З.Р. Татар теле. 6 сыйныф. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). ‒Казан: Татармультфильм нәшрияты, 2014.-160 б.

10. Шәмсетдинова Р.Р., Мөхәрләмова, Р.Ф. Һадиева Г.Н. Татар телен һәм әдәбиятын укытуда коммуникатив технологияләр (ТР белем бирү оешмаларының татар теле һәм әдәбияты укытучыларының эш тәҗрибәсеннән) Казан: ТРМҮИ, 2016. – 53 б


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәбият дәресләрендә иҗадилыкны үстерү.

Әдәбият дәресләрендә  иҗади эшләр үткәрү....

Әдәбият дәресләрендә укучыларныӊ критик фикерләвен үстерү

«Алты эшләпә» методы критик фикер йөртүгә корылган. Икенче төрле әйткәндә, бу метод белән эш барышында укучы мәсьәләгә төрле яклап килергә өйрәнә. Ул фикер йөртү  процессын 6 режимга бүлүдән гыйб...

Әдәбият дәресләрендә укучыларның белемен тикшерүнең бер методы буларак тест

Әдәбият дәресләрендә укучыларның белемен тикшерүнең бер методы буларак тест...

Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә уңай мотивация тудыру

Дәресләрдә уңай мотивация тудыру, ягъни укучыларны телне өйрәнүгә кызыксындыру алымнары....

Укучының танып-белү активлыгын, тәнкыйди фикерләү сәләтен, эзләнү күнекмәләрен үстерү максатыннан татар теле һәм әдәбият дәресләрендә проект методын гамәлгә ашыру

Укучының танып-белү активлыгын, тәнкыйди фикерләү сәләтен, эзләнү күнекмәләрен үстерү максатыннан татар теле һәм әдәбияты дәресендә проект методын гамәлгә ашыру юллары белән танышу, дәресләрдә проект ...

"Иммерсив театр алымы аша әдәбият дәресләрендә укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү" темасына мастер-класс.

quot;Иммерсив театр алымы аша әдәбият дәресләрендә укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү" темасына мастер-класс....

Туган (татар) тел һәм әдәбият дәресләрендә инновацион технологияләр. Сөйләм күнекмәләрен үстерү чарасы буларак, синхрон тәрҗемә итү ысуллары. Күнекмәләр

Күнекмәләр. Тәрҗемә процессында аеруча кирәк булган күнекмәләрне үстерү тәрҗемәчеләрне әзерләүнең мөһим өлешен тәшкил итә.Тәрҗемә күнекмәләрен үстерүнең үзенчәлеге шунда, алар бары тик укучыларның пра...