Әдәбият дәресләрендә укучыларның белемен тикшерүнең бер методы буларак тест
учебно-методическое пособие по теме

Гильманов Дамир Шарифзянович

Әдәбият дәресләрендә укучыларның белемен тикшерүнең бер методы буларак тест

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gilmanov_31_shkola.doc192 КБ

Предварительный просмотр:

Әдәбият дәресләрендә укучыларның белемен тикшерүнең бер методы буларак тест

Д.Ш.Гыйльманов, филология фәннәре кандидаты, Казан шәһәре Яңа Савин районының 31 нче санлы урта  гомуми белем бирү мәктәбенең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Укучыларның белемнәрен тикшерү мәгариф системасында әһәмиятле урын алып тора. Мәктәп балаларының белемнәрендәге кимчелекләрне, җитешсезлекләрне һәм ялгышларны ачып, укытучы аларны бетерү чараларын күрә. Шул рәвешчә, белемнәрне тикшерү даими үткәрелә. Укучыларның белемнәрен контрольдә тоту проблемасы педагогика һәм халык мәгарифе тарихында һәрвакыт әһәмиятле урын алып торган. Дәрестә кире элемтә урнаштырмыйча, укыту процессын нәтиҗәле итеп оештырып булмый. Андый элемтә укытучыга балаларның матералны үзләштерү дәрәҗәсе, белем һәм күнекмәләре, фәнне аңлап һәм ныклы үзләштерергә комачаулый торган сәбәпләр һәм читенлекләр турында информация бирә. Укытучы Ф. Кадыйров күрсәткәнчә, укучыларның белемнәрен тикшерү укытучыга кире элемтә урнаштырырга ярдәм итә[1]1.

Тикшерүләр күрсәткәнчә, күп кенә укытучылар дәрескә әзерләнгәндә балаларның белемен тикшерүгә җитәрлек игътибар итмиләр. Алар өчен иң мөһиме - яңа материал. Шуңа күрә укучыларның белемен тикшерү тиешле дәрәҗәдә оештырылмый. Бу - дәреснең әлеге өлешенең әһәмиятен аңлап җиткермәү белән генә түгел, бәлки укучыларның белем һәм күнекмәләрен җентекләп тикшерүнең еш кына яңа материалны бәян итүгә караганда шактый читен һәм катлаулы булуы белән дә аңлатыла. Гәрчә яңа материалны аңлату дәреснең иң мөһим этабы булып саналса да, укытучының педагогик культурасы нәкъ менә белемнәрне тикшерүдә чагыла. Чөнки дәреснең әлеге этабында балаларның белемнәре генә түгел, бәлки күнекмәләре дә тикшерелә.

Укыту процессында кулланылган теләсә кайсы метод һәм алымнарның нәтиҗәлелеген нәкъ контроль вакытында ачыклап була. Ә контроль укытучы тарафыннан да оештырылырга мөмкин.

Контрольне оештыруның катлаулылыгы нидән гыйбарәт соң? Төп сәбәп шунда: контроль ясауның төрләре һәм формалары күп, ләкин алар универсаль түгел. Элек-электән Я.А. Каменский, К,Д. Ушинский кебек галимнәр үз чорларныа хас контроль формалары турында бәхәсләр алып барганнар. Аларның уңышлы һәм кимчелекле якларын тикшергәннәр.

Бүгенге көндә дә белемнәрне тикшерү мәсьәләсе үзенең актуальлеген югалтмый. Заман белән беррәттән фән дә, методика да үсә, үзгәрә. Укучылар белемен тикшерүдә нәтиҗәле методлар, форма һәм чаралар эзләү юнәлешендә мәктәп укытучылары күп төрле тәҗрибәләр, сынаулар үткәрәләр. Соңгы елларда  контроль ясауның бер методы буларак тестлар куллану аеруча активлашты. Тестлар югары уку йортларына укырга кергәндә кулланыла, чыгарылыш имтиханнары (ЕГЭ) да тестлар формасында үткәрелә. Шуңа күрә  методик әсбабыбызны, һичшиксез, актуаль дип саныйбыз.

Хезмәтебезне төзегендә И.Иванов, Н.Максимов, Х.Сәлимов, И.Әхтәриева, В.Челноков, М.Вәлиев хезмәтләренә дә таяндык.

Методик әсбабыбызда укучыларның белемнәрен тикшерүнең бер методы буларак тестлар, аларның төрләре һәм татар әдәбияты дәресләрендә аларны куллану мөмкинлекләре, дөрес итеп төзү үзенчәлекләре күрсәтелде.

Методик ярдәмлек мәктәп укытучылары өчен язылды.

УКУЧЫЛАРНЫҢ  БЕЛЕМЕН  ТИКШЕРҮНЕҢ

 БЕР МЕТОДЫ  БУЛАРАК  ТЕСТ

Күп кенә укытучыларның эш тәҗрибәләреннән күренгәнчә, укучыларның күнекмәләрен тикшерүнең кулай чараларыннан берсе - тестлар үткәрү. "Тест" сүзе инглиз теленнән кергән һәм сынау, тикшерү дигәнне аңлата[2].         

Тестлар ярдәмендә белем һәм күнекмәләрне тикшерү – чикләнгән вакыт дәвамында кыска һәм стандартлаштырылган сынау дигән сүз ул. Аны уздырганда укучыларга билгеле бер эчтәлекне күздә тоткан бирем (Б) тәкъдим ителә һәм алынган җаваплар үрнәк (Ү) белән чагыштырып карала: Т = Б + Ү.        Күп кенә уңай яклары тестларның ныклап өйрәнелергә һәм практикада киң кулланылырга лаек икәнен раслый. Тестлар аз вакыт эчендә күп укучының белемен тикшерергә мөмкинлек бирә. Укучыларның жавапларын үрнәк белән чагыштырьп, укытучы типик хаталарны, укучыларның белем һәм күнекмәләрендәге кимчелекләрне ачыклый ала, укыту программасының аерым бер бүлегенә караган төшенчәләрнең, теоретик материалның үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү мөмкинлегенә ирешә. Тест биремнәре ярдәмендә зур күләмдәге материал аз порцияләрдә тикшерелә. Ә башкарылган эш нәтиҗәләре объектив бәяләнә. Болардан тыш, тест биремнәрен башкарганда укучылар үзләрен тикшерү күнекмәләре дә ала һәм үзләренең белемнәрен, әзерлек дәрәҗәләрен мөстәкыйль рәвештә тикшерергә өйрәнәләр.

Тест – авырлык дәрәҗәсе артта баручы биремнәрп системасы ул. Агымдагы контроль вакытында үткәрелгән тестларның авырлык дәрәҗәсе артып бармаса, йомгаклау контролендәге катлаулырак булырга тиешле тестны үткәргндә укучылар төрле авылыклар кичерәчәк. Шул сәбәпле укыту процессының нәтиҗәсе тиешле дәрәҗәдә булмаска мөмкин. Шул ук вакытта биремнәр системасында йомгаклау контрольне тәшкил итүче биремнәрнең әһәмиятен онытмаска кирәк.

Уңай яклары шактый булса да, тестлар контрольнең төп формасы була алмый. Чөнки тест эшләгәндә укучылар җавапны уйлап тормыйча, ни булса да булыр дип кенә куярга мөмкин. Укытучы аларның логик фикерләүләрен күрми, ә бары тик ахыргы нәтиҗәне генә тикшерә. Бу укытучы эшчәнлегендә төрле кыенлыкларга китерә.

Димәк, тестлар биремнәрне тикшерүнең башка метод һәм алымнары белән берлектә үткәрелә, контрольнең метод һәм алымнары үзара үрелеп барырга тиеш. Бу урында шуны искәртеп китәсе килә: бүгенге көндә әле тестларны үткәрү методикасы тиешенчә сакланмый, шуңа күрә аларның нәтиҗәсе дә көтелгән дәрәҗәдә килеп чыкмый. Ләкин барлык таләпләрне дә саклап үткәргәндә, тестларың җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле, мөстәкыйль кулланыла алучы контроль төре булуы галимнәр тарафыннан инде расланды.

ТЕСТЛАРНЫҢ  ТАРИХЫ

Тестлар ярдәмендә белемнәрне тикшерүгә бүгенге көндә аеруча зур игътибар бирелсә дә, аларның тарихы ерак үткәнебезгә барып тоташа. Укучыларның белемнәрен тикшерү максатыннан педагогик практикада тест тибындагы диагностик биремнәр беренче тапкыр 1864 нче елда Бөекбританиядә Дж. Фишер тарафыннан кулланыла. Ул сораулардан һәм берничә җаваптан торган китап төзи. Укучыларга бары тик дөрес җавапларны гына сайларга кирәк була.

ХIХ гасыр ахырында тестологиягә нигез салучы булып саналган Ф.Гальтон кешенең индивидуаль үзенчәлекләрен бәяләү өчен биремнәр җыелмасы төзи. 1892 нче елдан Гальтон, Дж. Салли белән берлектә, тестларны педагогик максатларда куллана башлый. “Тест” термины беренче тапкыр  америка психологы Дж. М. Кеттел тарафыннан кертелә. Ул кешенең интеллектуаль үсеш дәрәҗәсен билгеләүче тестлар сериясе төзи. Шулай ук Кеттел Э. Крепелин, Г. Мюстерберг, Г. Эббингауз тарафыннан төзелгән методикаларны да тест дип атый.

1905 нче елда А. Бине барлыкка китергән интеллект шкаласы тестлар үсешендә яңа этап булып тора. Ул 3 яшьтән 11 яшькә кадәрге балаларны тикшерү өчен хезмәт итә. Әлеге шкала үз эченә төрле авырлыктагы 30 биремне ала һәм акыл үсешен диагностикалый. 1908 нче елда шкала яңадан эшләнә. Яшь диапозоны (13 яшькә кадәр) һәм биремнәр саны арттырыла. Бу шкала нигезендә Станфорд университетында Л. М. Термен Станфорд - Бине шкаласын барлыкка китерә.

Тестларның камилләшүе Ч. Спирмен исеме белән дә бәйләнгән. Ул тестларны стандартлаштыруга үзеннән зур өлеш кертә. АКШ, Бөекбритания, Франция кебек илләрдә югары уку йортларына кабул иткәндә, эшкә алганда тестлар киң кулланылган.

Россиядә тестлар ХХ гасыр башында кулланыла башлый. Беренчеләрдән булып тестларны үткәрү методикасын 1910 нчы елда Г.И. Россолимо эшли.        СССРда тестлар аеруча 20 - 30 нчы елларда киң тарала. Уку, язу, санау күнекмәләрен, акыл үсешен билгеләүче тестлар эшләнә. Ләкин бу чорда тестларны диагностикалауның бердәнбер методы итеп карау, аларның тиешле дәрәҗәдә стандарт булмавы, дөрес кулланылмавы ялгыш нәтиҗәләр чыгаруга китерә. 1936 нчы елдан тестларны куллануны бөтенләй тыялар. Тестларның үсеше һәм камилләшүе күп вакытка тоткарлана. Бүгенге көндә тестлар профессия сайлауда, психологик тикшерүләр вакытында аеруча киң кулланыла. Кайбер тестлар ярдәмендә укучыларның мәктәпкә әзерлек дәрәҗәсе тикшерелә. Укыту процессында тестларны бер генә түгел, күп тапкыр үткәрү бәяләүне дөрес һәм төгәл итеп башкарырга мөмкинлек бирә.         

Тестларны камилләштерү, төрле вариантларын һәм төрләрен эшләү, кулланылыш сферасын киңәйтү – бүгенге көн фәнендә төп темаларның берсе. Чит тел укытучылары һәм галимнәре бу өлкәдә аеруча зур хезмәт куялар.

ТЕСТНЫҢ  ТӨП  ӨЛЕШЛӘРЕ

Тестны дөрес үткәрү һәм нәтиҗәлеген арттыру өчен аның төп элементларын белергә кирәк.

Тестның төп элементлары:

  • инструкция;
  • бирем эчтәлеге;
  • биремнәргә җаваплар;
  • бәяләү.

Инструкция. Тест укучылар өчен гомуми инструкция бирү белән башлана. Нәкъ менә интсрукциядә кыска һәм төгәл итеп нәрсә эшләргә кирәклеге аңлатыла. Автоматлашкан контроль төрен үткәрер алдыннан укучыларның ЭВМ белән эшләү күнекмәләренең булуы тикшерелә. ЭВМда эшләү күнекмәсе булмау сәбәпле кайбер укучылар тест үтәүгә артык күп вакыт багышларга мөмкин. Бу факторның тәэсирен киметү өчен алдан компьютерда эшләү тәртибе аңлатылса яхшы булыр.

Әгәр барлык биремнәр дә бер формада бирелсә, инструкция бер генә тапкыр языла. Башка очракта инструкция биремнәрнең формасы үзгәргән саен языла.

Бирем эчтәлеге мөмкин кадәр төгәл, кыска, ачык формалаштырыла. Сүз, символ һәм графикларны минималь куллану, биремнең мәгънәсе максималь дәрәҗәдә ачык җиткерелергә тиеш. Биремне белдергән кушма җөмләдә иярчен җөмләләрнең саны бердән артмасы яхшы булыр. Кыскалыкка ирешү максатында һәр биремдә бер генә сорау предметы булу уңышлы.

Биремнең эчтәлеген төзегән вакытта махсус принциплар кулланыла:

Фасет – бер биремнең берничә вариантта язылу формасы. Фасетлы бирем укучы өчен түгел, ә укытучы өчен  кулланыла. Фасетлылык принцибын кулланганда бео үк төр биремнең берничә варианты барлыкка килә, бу исә нәтиҗәнең бозылуына китерүче укучыларның бер-берсеннән күчерү мөмкинлеген юкка чыгара һәм укучыларга карата тест балларының куелуында объективлылыкны арттыра. Бу вакытта истә тотылырга тиешле мөһим шарт – фасетның элементлары бер үк дидактик берәмлеккә керегә тиеш. Шулай ук фасетлылык принцибының тулы күләмдә кулланылуына бары тик заманча компьютер технологияләре ярдәмендә генә ирешеп булуын да искәртеп китәргә кирәк. Мәсәлән:

1.   Г.Тукай

М.Гафури        – танылган

Һ.Такташ

1) романнар авторы;

2) драмалар авторы;

3)  шигырьләр авторы.

2. Бирелгән өзектә кулланылган тел-сурәтләү чарасын билгәләгез:

Буш корсагын уа-уа,

Тиле кебек көлгән ил...

Безнең ил ул алга карап,

Артка таба йөргән ил.                

(Л. Лерон)

1) ирония;

2) сарказм;

3) юмор.

Һәр укучыга ЭВМ фасетның бер генә элементын тәкъдим итә.

Икенче принцип – импликация. Биремнәр шартлы бәйләнешнең логик формасында бирелә, биремнәрдә логик фикерләүнең импликацияләре була: “Әгәр..., ....”:

3. Әгәр тектстта үзгәреп торган процесслар сурәтләнсә, текст түбәндәге функциональ төргә карый:

1) тасвирлаулы;

2) хикәяләүче;

3) фикер йөртүче.

4. Әгәр бер үк сүзләр, авазлар, сүзтезмәләр шигырь юлы башында кабатланса, бу стилистик фигура түбәндәгечә атала:

1) эпифора;

2) анафора;

3) инверсия.

Өченче принципны бер сүз белән формалаштырырга була – кыскалык. Биремдә якынча биш-җиде сүз булырга тиеш. Азрак булса яхшырак та.

5. Оксюморон –

1) хис-тойгы каршылыгы;

2) капма-каршы куелу;

3) охшашлык.

6. Г. Кутуйның “Сагыну” әсәре:

1) хикәя;

2) нәсер;

3) поэма.

Мисаллар бер яки берничә генә сүздән һәм шундый ук кыска җаваплардан тора. Алар беренче кат укыганнан соң ук аңлашыла.

Биремнәргә җаваплар шулай ук кыска булырга тиеш.

Ике җавап арасыннан берсен сайлаганда, дөрес булмаган, ләкин дөрескә бик охшаган җавапка махсус игътибар ителә. Бердәнбер ялгыш җавап булганга, тестның әһәмияте аңа бәйле була.

Өч һәм аннан күбрәк җаваплар бирелгәндә дөрес булмаган җавапны сайлау мөмкинлеге зуррак. Кемнең һәм ни сәбәпле теге яки бу ялгыш фикерне сайлавын анализлау бик кызыклы. Мондый педагогик анализ укыту процессының кимчелекләрен күрергә мөмкинлек бирә. Һәр ялгыш җавапның игътибарны җәлеп итү дәрәҗәсе бу җавапны сайлаган укучылар саны белән билгеләнә.

7. Күренешләрнең охшашлыгына яки каршылыгына нигезләнүче яшерен чагыштыру:

1) метафора;

2) метоморфоза;

3) метонимия.  

8. Баллада:

1) югары балл җыйган жанр;

2) фольклор жанры.

Практикада еш кына “дөрес җавап юк”, “барлык җаваплар да дөрес” яки “барлык җаваплар да дөрес түгел” кебек җаваплар кулланыла. Мондый җаваплар инструкциягә каршы килә. Чөнки укучыларга дөрес җавапны сайларга тәкъдим ителгәндә, аның һичшиксез булуы күздә тотыла. Шулай итеп, тест үткәрү методикасында катгый тыелган логик каршылык барлыкка килә.

Гадәттә сайлау өчен бирелгән җаваплар биремнән соң аскарак языла. Ләкин практикада җавапны биремнең уртасына куярга кирәк булган тест биремнәре дә очрый. Мәсәлән:

9. М. Галәүнең “Болганчык еллар” әсәрендә

1) Әсмага;

2) Саҗидәгә;

3) Фатыймага

авыл

халкы “Ирдәүкә” кушаматы тага.  

Бәяләү. Гадәттә, тестларның нәтиҗәсен тикшергәндә, дөрес үтәлгән бирем өчен бер балл, ялгыш җавап өчен нуль куела. Барлык балларның суммасы дөрес җавапларның санын бирә. Тикшерүнең башка схемалары да бар.

Дөрес җавапны сайлауга корылган биремнәргә каршы килүчеләрнең төп аргументы – уку материалын белмәүче укучыларның да дөрес җавапны сайлау мөмкинлеге булу. Галимнәр, мондый мәсьәләгә якын килеп, очраклы гына дөрес җавапларны билгеләү мөмкинлеге булган биремнәрнең санын махсус формула буенча исәпләп чыгаруга ирештеләр.

Кайбер тикшерүчеләр исә һәр ялгыш җавапны сайлаган өчен биремне штрафлы балл белән бәялиләр. Штрафлы баллар белән бәяләү тест билгесенең югарырак булуын тәэмин итәргә тиеш кебек: һәр укучы, штрафлы баллдан куркып, тестка ныграк әзерләнеп киләчәк. Ләкин нәтиҗәдә башка хәл күзәтелә: дөрес җавапны белмәгән укучыларның нәтиҗәсе бер генә баллга түгел, ә ике баллга кими. Баллар аермасы шулай итеп ясалма рәвештә үстерелә.

Әлеге бер дөрес җавапны сайлау биременең кимчелекләре башка бирем вариантлары, мәсәлән, җаваплар арасыннан иң дөресен яки барлык дөрес җавапларны сайлау биремнәре белән компенсацияләнә.

ТЕСТ  ТӨРЛӘРЕ

Бер дөрес җавапны сайлау биреме

Тест формасының бер дөрес җавапны сайлау биреме практикада бик киң таралган, бу аның контрольне автоматлаштыру өчен җайлы форма булуы белән аңлатыла. Укучылар һәм студентлар мондый биремнәргә дөрес җавапның һичшиксез булуы сәбәпле уңай карыйлар.

Шул ук вакытта бу төр биремнәр бик зур тәнкыйтькә дә очрады. Традицион контроль төрен яклаучылар укучының белемнәрен аның белән аралашып, аңа өстәмә сораулар бирү процессында гына чын-чынлап тикшереп һәм бәяләп укытучы һәм укучы арасындагы шәхси мөнәсәбәтләрне аерым караганда килешергә мөмкин. Заман таләпләре массакүләм уку-укыту процессында укытучыларның тере хезмәт энергиясен, вакыт күләмен экономияләүне һәм яңа технологияләр куллану нәтиҗәсендә укыту процессының эффектлылыгын арттыруны күздә тота.

Дөрес җавапны сайлау биременең кимчелеге итеп ялгыш фикерне истә калдыру факторының булуына күрсәтәләр. Моның турында күп язылды, ләкин бернәрсә дә исбат ителмәде. Әлбәттә, дөрес җавапны үзеңә формалаштыруга караганда аны бирелгән вариантлар арасыннан сайлау җиңелрәк. Ләкин бу фикер бары тик уку предметы урында нинди дә булса белемнәр булса һәм дөрес булмаган җавапны дәрестән аеру бик җиңел булганда гына дөрес булып чыга. Барлык таләпләрен дә туры китереп эшләнгән тестта ялгыш җаваплар, кагыйдә буларак, дөрес җавапларга караганда ышанычлырак һәм матуррак яңгырыйлар. Нәкъ менә шушы фактор укучыларны жест эшенә җентекләп әзерләнергә этәрүче элемент булып тора.

Йомгаклаучы контроль тестында биремнәрнең авырлык дәрәҗәсе үсә барырга тиеш, чөнки аның төп  максаты - әзерлек дәрәҗәсе һәм структурасы урында нәтиҗәле информация алу. Монда кыска гына билгеләмәне искә төшереп китү урынлы булыр: тест – авырлык дәрәҗәсе үсә баручы биремнәр системасы.

Практикада еш кына укучыларга дөрес булмаган җавапны күрсәтү биреме очрый. Мондый инструкцияле биремне куллану киҗәш ителми, чөнки уку-укыту процессы дөрес белемнәр, дөрес фикерләр дөньясында бара. Ялгыш фикерләр гадәттә уку предметы итеп алынмый да.

Бер дөрес җавапны сайлау биременең стандарт инструкциясе була. Бланкларда эшләнгән вакытта “Дөрес җавапны билгеләгез” яки, ЭВМ ярдәмендә эшләнсә, “Дөрес җавапның номерен җыегыз ”. мондый биремнәрдә гадәттә ике-биш җавап варианты бирелә. Алтынчы эффектлы бирем өстәп булса, бу җавапны белмәүчеләр өчен дөрес җавапны ялгыш кына сайлау мөмкинлеген киметә. Ләкин моның бедән мавыгырга ярамый, чөнки тест биреме артык озын булмаска тиеш. Гадәттә тестларда җаваплар варианты биштән артмый, һәм дөрес җавап аларның берсе генә була, калганнары бөтенләй яки өлешчә дөрес түгел.

Җавап варианты азрак булган биремнәр белән эш катлаулырак. Иң аз җаваплар саны – ике. Бер җавап дөрес, ә икенчесе ялгыш була. Гомумән алганда, биремнең нәтиҗәлелеге җавап вариантларының санына түгел, ә аларның сыйфатына бәйле. Уку-укыту процессында гадәттә йомгаклау контроль тестында дүрттән дә ким җавап варианты булмый. Ике җавап варианты бирелгән биремнәр гадәттә агымдагы контроль һәм психологик, социологик тестларда кулланыла.

Бер дөрес җавапны сайлау биременә мисаллар:

Дөрес җавапны билгеләгез:

1. Психологик хикәя остасы булып танылган әдип:

1) Ә. Еники;

2) М. Маликова;

3) М. Мәһдиев;

4) А. Гыйләҗев;

5) Р. Батулла.

2. Г.Исхакый яшәгән еллар:

1) 1878-1954;

2) 1868-1945;

3) 1898-1956;

4) 1887-1945;

5) 1879-1952.

3. Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повестендәге хатлар саны:

1) 4

2) 5

3) 7

4) 8

5) 3

Иң дөрес җавапны сайлау биреме

Бер дөрес җавапны сайлау биременң каршы килүчеләр төрле сәбәпләр күрсәтәләр:

1) Җавап вариантлары дөрес төзелмәсә, дөрес җавапны табу бик җиңел була.

2) Дөрес җавап варианты булмаса да, сайланган җавап эчтәлегендә өлешчә дөреслек булырга мөмкин. “Яртылаш” дөрес җавапны ничек бәяләргә? Тест үткәрү методикасында мондый бәяләү моменты юк.

3) Психологик сәбәп: югарыда күрсәтелгән “яртылаш” дөрес җавапны һәм бөтенләй дөрес булмаган җавапны – икесен дә тигезләп нуль балл белән бәяләү гадел булмый. Дөрес булып җитмәгәндә җавапны бәяләмичә үтеп китәргә шулай ук ярамый.

Әлеге кимчелекләрне булдырмас өчен башка бирем вариантын кулланып карарга киңәш ителә. Аның инструкцияләре түбәндәгечә бирелә: “Иң дөрес һәм тулы җавапны билгеләгез”. Бу очракта әлбәттә, башка җавапларның да төрле дәрәҗәдә дөрес булуы күздә тотыла.

Мондый мондый биремнәрне төзү авыррак булса да, аларны практикага кертүнең түбәндәге нигезләре бар:

1) Истә калдырырга мөмкин булган ялгыш җавап вариантлары арасында бөтенләй булмавы.

2) Мондый биремнәр ярдәмендә нәкъ менә белемнең дәрәҗәсен тикшерү уңайлы.

Иң дөрес җавапны билгеләгез:

4. Нефтьчеләр тормышына багышланган әсәрләр:

1) “Гади кешеләр”;

2) “Хәзинә”, “Хуҗалар”;

3) “Гади кешеләр”, “Хәзинә”, “Хуҗалар”.

5. Бөек Ватан сугышында һәлак булган әдипләр:

1) Ф. Кәрим, Н. Баян;

2) Ф. Кәрим, М. Җәлил;

3) Ф. Кәрим, М. Җәлил, Н. Баян, Г. Кутуй.

6. Бирелгән өзектәге стилистик фигураларны билгеләгез:

 Бу дулкыннар, бу өермәләр эчендә еллар үтте, хәлләр үзгәрде, мәңгелек дуслыкта кырыгар мәртәбә ант итешкән безнең иптәшләр үзләре генә таралып калмадылар, күңелләре дә үзгәрде. (Г. Ибраһимов)

  1. метафора, эпитет;
  2. гипербола, эпитет;
  3. метафора, гипербола, эпитет.

Берничә дөрес җавапны сайлау биреме

Бу биремне төзегәндә охшашлык принцибы төп урынны били. Мондый төр биремнәр классификацияләү, аерым төр яки объектларны теге яки бу төр, класска кертә белүне күздә тота. Мондый биремнең инструкциясе: “Барлык дөрес җавапларны да билгеләгез”.

Җавап вариантлары мәҗбүри рәвештә бер төргә керергә тиеш. Аларның саны биштән ундүрткә кадәр булырга мөмкин. Әлбәттә, дөрес җавапларның саны гомуми җавап вариантларының саны белән нинди бәйләнештә булырга тиеш дигән сорау урынлы булыр. Шушы урында биремнең үзенчәлекләре ачыла да. Бер яктан караганда, дөрес җавапларның саны күп булу аларны очраклы рәвештә генә сайлау мөмкинлеген арттыра. Һәм киресенчә: дөрес булмаган җаваплар күбрәк булса, аларны очраклы сайлау мөмкинлеге дә арта. Димәк, укучылар һәр бирем өчен дөрес җавапларның санытөрлечә: бердән алып барысына хәтле бирелергә мөмкин булуына әзер торырга тиешләр. Укучылар дөрес җавапларны бары тик үз белемнәренә таянып кына билгели алачаклар.

Мондый төр биремне бәяләү шулай ук кызыклы. Монда да шул ук бер һәм нуль баллары куела. Ләкин бер балл – җавап дөрес булса, ягъни барлык дөрес җаваплар саны да күрсәтелсә генә куела. Әгәр бер генә җавап төшеп калса да, бирем нуль балл белән бәяләнә.

Барлык дөрес җавапларны билгеләгез:

7. Һ.Такташның мифологик образларны сурәтләгән әсәрләрен билгеләгез:

1) “Газраилләр”;

2) “Күктән сөрелгәннәр”;

3) “Җир уллары”;

4) “Янар таулар”;

5) “Кабил һәм Һабил”.

8. Романтизмның татар әдәбиятындагы үзенчәлекләре:

1) сурәтләүдә экзотик күренешләр, ачык буяулар өстенлек итү;

2)   шәхеснең иреккә, рухи камилеккә омтылуы;

3) тормышны бөтен тулылыгында һәм каршылыгында  тасвирлау;

4) җәмгыяттәге шартлардан ризасызлык буларак, идеалга мөрәҗәгать итү.

9. Мәгърифәтче язучыларны билгеләгез:

1) К.Насыйри;

2) М.Акъегетзадә

3) З.Бигиев;

4) Акмулла;

5) Г. Кандалый;

6) Г. Чокрый.

Ачык формадагы биремнәр

Ачык формадагы биремнәрдә әзер җавап вариантлары бирелми. Укучылар үзләре өстәп язарга тиеш җаваплар аларда белемнең булу-булмавын ачык күрсәтеп торалар. Мондый биремнәр гадәти сорау җөмлә һәм аңа кыска, ачык җавапны берләштерә. Кыска, ачык җавапның төп  сүзе төшереп калдырыла һәм бирем хикәя җөмлә формасындагы тулы булмаган билгеләмә рәвешендә күрсәтелә.

Биремнең инструкциясе гади генә бирелә: “Язып бетерегә”. Бирем ахырында ике нокта куела.

Мондый биремнең эчтәлегендә төрле исемнәрнең, фактлар, билге, үзенчәлекләрнең, дата, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләренең тикшерелүе ята. Мәсәлән:

Язып бетерегез:

10. М.Гафуриның 1921 нче елда Идел буе өлкәләрендәге ачлыкны тасвирлаган поэмасы ________________ дип атала.

Ачык формадагы биремнәрне төзегәндә истә тотарга тиешле факторлар: 

  1. Эчтәлекнең логик ачык булуы. Бирем, аның формасы һәм эчтәлеге фикерләү проөессы ярдәмендә дөрес җавап табуны стимуллаштырырга тиеш.
  2. Фасетлылык – вариантлылык принцибы. Заманча компьютер технологияләрен кулланган очракта файдаланыла.
  3. Билгеләмәнең һәм билгеләнүче объектның мәгънә күләмнәре бәйләнеше югалмаска тиеш.
  4. Кыскалык принцибы сакланырга тиеш.
  5. Юклык формасын кулланмау.
  6. Ике сүз төшеп калган очракта, алар бер-берсенә капма-каршы булырга тиеш:

Чиктән тыш арттыру _________, ә әдәби кечерәйтү __________дип атала.

  1. Биремнең җавабы махсус сызып калдырылган урынга языла.
  2. Бирем сорау җөмлә түгел, ә хикәя җөмлә формасында языла.
  3. Биремдә бер генә сүз төшеп калса яхшырак булыр. Чөнки бер биремдәге җөмләдә сүзләр күбрәк төшеп калган саен, аның мәгънәсе азрак аңлашыла һәм хата ясау мөмкинлеге арта.
  4. Өстәлергә тиешле сүзнең урыны җөмлә азагында булсын.

Дөрес бәйләнешләрне билгеләү биреме

Бу биремнең исеме аның эчтәлеге белән турыдан-туры бәйле:бер баганадагы элементлар саны белән икенче баганадагы элементлар арасында бәйләнешләр булдырырга кирәк. Стандарт инструкция: “Бәйләнешләрне билгеләгез”. Беренче баганадагы элементлар цифрлар белән билгеләнсә, икенче баганадагы элементлар хәрефләр белән билгеләнә. Биремнән соң һәм җаваплардан соң китерелгән саннар янына тиешле хәрефләрне генә өстисе кала. Бланкларда эшләгәндә шулай ук ике багана элементлары арасында уклар да куелырга мөмкин. Бу вакытта инструкция  “Бәйләнешләрне уклар ярдәмендә күрсәтегез” җөмләсе белән формалаштырыла. Бирелгән баганаларның кычка һәм аңлаешлы исемнәре булырга тиеш. Һәр багананың элементлары аның исеменә бәйлелекне югалтмаска тиеш.

11. Дөрес бәйләнешләрне билгеләгез:

 Язучылар:                                                        Әсәрләр:

        1.Ф.Әмирхан;                а) “Сөннәтче бабай”;

                  2.Г.Ибраһимов;                ә) “Фәтхулла хәзрәт”;

                  3. Ш.Камал;                б) “Уяну”;

4.Г.Исхакый.                в) “Алмачуар”;

                г) “Акчарлаклар”;

                 д) “Матурлык”.

12. Ф. Хөснинең “Йөзек кашы” әсәренә карата бәйләнешләрне билгеләгез:

 Репликалар:                                                       Персонажлар:

  1. Бернинди хат-хәбәр җибәрмичә                               а) Айдар;

тагын әзрәк йөрер идең...                                                ә) Хәдичә;

2.Алма сатучының кызы алманы                                   б) Госман;

сиңа дип атмады.                                                               в) Зариф;

  1. Кара аны, баш килерлек булмаса,                             г) Исмәгыйль;

Хайванны юкка яндырма!                                               д) Ниса;

  1. Шул чыгып китүдән, бркемгә дә әйтмичә,               е) Рахман;

Мин тагын Донбасс ягына юл тоттым.                          ж) Вәсилә.

Җаваплар:  1___,   2___,   3___,   4___.

Мондый төрдәге биремнәр билге һәм фактлар, автор һәм аның әсәрләре, форма һәм эчтәлек, төрле даталар арасындагы бәйләнешләр булдыруны күздә тота. Укучылар өчен бигрәк тә әдәбият дәресләрендә кулланылучы репликалар һәм персонажлар арасындагы бәйләнешләрне билгеләү биреме кызыклы.

Мондый төр биремнәргә төп таләп – уң һәм сул яктагы баганаларның элемент саны бертигез булса, соңгысы укучылар җавабын белмәгән тиеш тә билгели алачак дигән сүз. Шуңа күрә гадәттә уң баганадагы элементлар саны сул яктагы элементлар саныннан ике тапкыр күбрәк була.

Бәйләнешләрне билгеләү формасындагы биремнәргә бәяләү шулай ук үзенчәлекле. Әгәр җавапта һәр цифрга бер хәреф туры килә икән, барлык бәйләнешләрне дә дөрес билгеләгән очракта гына бер балл куела. Әгәр бер цифрга берничә хәреф куела икән, һәр дөрес бәйләнеш өчен бер балл куела.

Мондый төр биремнәр агымдагы һәм тематик контроль, шулай ук үзконтроль өчен кулланыла.

Җавапларны дөрес тәртиптә урнаштыру биреме

Җавапларны дөрес тәртиптә урнаштыру биреме һәр уку дисциплинасында да иркен кулланыла ала. Тарихи вакыйгалар, операцияләр һәм технологик адымнар, төрле процессларның үтәлү вакыты, акыл эшчәнлекләренең чылбыры – болар барысы да белем, күнекмә һәм осталыклар системасын тәшкил итүче элементлар.

Җавапларны дөрес тәртиптә урнаштырыгыз:

13. Бирелгән әдипләрнең иҗат иткән еллары буенча дөрес эзлеклелеге:

    М.Мәһдиев;

    К.Насыйри;

    М.Җәлил;

    Г.Тукай;

    Акмулла.

14. Әдәби алымнарның барлыкка килү эзлеклелеге:

    мәгърифәтчелек;

    социалистик реализм;

    натурализм;

    суфичылык.

15. Г.Гобәйнең “Маякчы кызы” әсәренең сюжеты:

    Партизаннарның ярдәмгә килүе;

    Кунак бабай килүе;

    Маякларны сүндерү;

    Акларның тукталуы;

    Илсөярнең әнисе үлеме;

    Илсөярнең төрмәдә утыруы.

Әдәбият дәресләрендә мондый биремнәрне әсәрнең сюжетын, бүлек исемнәренең тәртибен билгеләү өчен куллану уңайлы. Мондый биремнәрне үтәгәннән соң укучылар әдәби әсәрләрне гадәттәгедән игътибарлырак итеп, күбрәк вакыйгалар һәм фактларны истә калдырырга тырышып укый башлыйлар. Һәм структур элементларны игътибар белән уку нәтиҗәсендә укучыларда рефлексив белемнәр барлыкка килә. Бу белемнәр ярдәмендә “нәрсә?” соравына гына түгел, ә “ничек?”, “нинди эзлеклелектә?” кебек сорауларга да җавап бирергә мөмкин булачак.  

Мондый биремнәрнең инструкциясе һәрвакытта да  дүрт сүздән тора: “Җавапларны дөрес тәртиптә урнаштырыгыз”. Инструкциядән соң биремнең имесе күрсәтелә. Бу исемнән укучы нәрсә соралганын һәм нишләргә икәнен аңларга тиеш. Исемдәге төп сүзнең баш килештә булуы мәҗбүри. Аннан соң багана формасында тәртип саны белән күрсәтелергә тиешле элементлар языла. Бу элементларның саны биштән алып унга кадәр булырга мөмкин. Һәм тәртип саннарын язар өчен һәр элемент каршысында буш шакмак булырга тиеш.

Җавапларны дөрес тәртиптә урнаштыру биремен бәяләүгә карата ике төрле фикер яши:

  1. 1/0 баллар системасы. Тулысынча дөрес эзлеклелек сакланса гына бирем бер

балл белән бәяләнә.

  1. 3 баллы система. Ул хата ясалган урынга бәйле. Билгеле, әгәр хата беренче

җавапта ук булса, башка җаваплар берничек тә дөрес була алмый. Шуңа күрә хата бирем ахырында булса, билге бер баллга, биремнең уртасында булса – ике һәм биремнең башында булса – өч баллга кими.

Җавапларны дөрес тәртиптә урнаштыру биременең контроль этабында гына түгел, ә белемнәрне ныгыту этабында да кулланылуын искәртеп үтәргә кирәк. Уку материалын мондый бирем үрнәгендә күрсәтеп, җентекләп анализлау ярдәмендә белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыруга да ирешеп була.

ТЕСТКА  ТАЛӘПЛӘР

Тест формасындагы биремнәр контроль материалының билгесез элементы булган раслау җөмлә формасындагы берәмлеге булып тора. Билгесез компонент урынына дөрес җавапны кую биремне дөрес нәтиҗәгә әйләндерә. Дөрес булмаган җавапны язу ялгыш фикергә китерә, бу исә укучы тарафыннан әлеге уку материалыны белмәвен күрсәтә. Тест формасындагы бирем педагогик бөтенлекнең гомуми таләпләренә, эчтәлекнең корректлылыгына җавап бирүдән тыш, специфик тест формасына бәйле үзенчәлекләргә дә ия.

Тест формасындагы биремнәргә түбәндәге формаль таләпләр күрсәтелә:

  • кыскалык;
  • дөрес сайланган форма;
  • бирелгән фикернең логик формасы;
  • җавапларны бәяләүнең бертөрле кагыйдәләре;
  • җавап язу өчен урын булу;    
  • бирем элементларының дөрес урнашуы;
  • барлык укучылар өчен инструкцияләрнең бертөрлелеге;
  • инструкциянең бирем формасына һәм эчтәлегенә туры килүе.

        Кыскалыкка тест формасындагы биремнәр өчен сүзләрне, символ һәм графикларны җентекләп сайлау нәтиҗәсендә ирешеп була. Аз чаралар ярдәмендә мәгънәне тулысынча ачу күздә тотыла. Кабатлауларны, аңлашылмаган һәм сирәк кулланыла торган сүзләрне куллану катгый тыела. Кыскалык шулай ук фикернең логик эзлекле белдерелүе нәтиҗәсендә дә барлыкка килә, шуңа күрә тест формасындагы биремнәр башка төрле бирем һәм сорауларга караганда кыскарак була. Кыскалыкка ирешү максатында бер генә әйбер турында сорау шулай ук мөһим. Сүзләр азрак булган саен аңлашылмаучанлыкка урын кими. Кыскалыкта осталык, дигәннәр бит элек-электән үк.

Әдәбият дәресләрендә кулланылучы тестларда бу таләп шигырьдән, әсәрдән өзекләр китергән вакытта сакланмаска мөмкин.

        Дөрес сайланган форма – текст эчтәлеген тәртипкә китерү һәм нәтиҗәле итеп оештыруның бер чарасы. Мондый оештыру уку материалы эчтәлеген анализлауны, классификацияләүне, тема һәм предметара бәйләнешләр булдыруны күздә тота. Эчтәлек дөрес күрсәтелсә, укучылар өчен аңлашылса һәм формаль сыйфатлар буенча ялгыш җаваплар бирү мөмкинлеген бетерсә, биремнең формасы дөрес сайланган булыр.

Тест өчен әзер җаваплар бирелсә (гадәттә бер дөрес җавап, ә калганнары – дөрес булмаган җаваплар), мондый тестның биремен бер дөрес җавапны сайлау  дип бирү дөрес булыр. Бу – беренче форма. Бу форманың логик нигезе булып Аристотель формалаштырган өченчене исәпкә алмау законы тора. Дәрес җавап сайлау – дөрес фикер, ә ялгыш җавапны сайлау ялгыш фикергә китерә; өченечесе инде бирелми. Бу закон нигезендә иетодик кагыйдә килеп чыга: бер дөрес җавапны сайлаган вакытта, ул, һичшиксез, булырга тиеш, һәм бу биремне бер генә мәгънәле итә, укучыларда аңлашылмаучанлык тудырмый.

Шушы ук форманың икенче варианты белемнәрне чагыштырма тикшергәндә кулланыла: төрле дәрәҗәдә дөрес булган җаваплар арасыннан иң дөрес һәм тулы җавапны сайлау.

Беренче форманың өченче вариантында дөрес җавапларның саны берничә була. Бу бирем – берничә дөрес җавапны сайлау дип атала.

Өченче исәпкә алмау законына иярү әле һаман да очрый торган “дөрес җавап юк”, “барлык җаваплар да дөрес”, “барлык җаваплар да дөрес түгел” кебек җаваплар кулланылуны катгый рәвештә тыя.

        Икенче формада бирем түбәндәгечә оештырылган: дөрес җавап юк, аны билгеләнгән урынга укучылар үзләре язарга тиеш. Мондый биремнәрне ачык формадагы бирем дип атарга мөмкин. Д өрес җавапны язганнан соң, раслау яки инкарь җөмлә формасындагы фикер килеп чыга.

Ике баганадагы элементлар арасында бәйләнешләр тудырырга кирәк булганда, бирем бәйләнешләрне дөрес билгеләргә яки җавапны уклар ярдәмендә күрсәтергә дип формалаштырыла. Бу – өченче форма. Һәм, терминнарның, операцияләрнең, адымнарның дөрес эзлеклелеген күрсәтергә кирәк булганда, биремнәрнең дүртенче формасы – җавапларны дөрес тәртиптә урнаштыру кулланыла.

Әлеге саналган һәр бирем формасы белемнәрнең специфик төрләрен һәм аларга туры килүче контроль материалларын тикшерергә мөмкинлек бирәләр. Форманы сайлау тест үткәрүнең максаты һәм тестның эчтәлеге, техник мөмкинлекләр һәм укытучыларның тест ярдәмендә белемнәрне контрольгә алу теориясе һәм методикасы өлкәсендәге әзерлек дәрәҗәсенә бәйле.  

        Бирелгән фикернең логик формасы – укучының ачык һәм төгәл җавап бирүенең универсаль чарасы. Бу форма күпчелек очракта сораулар урынына кулланыла. Гадәти сораулар күпсүзле булалар һәм, аларга җавап биргәндә, тулы һәм тулы булмаган, дөрес һәм дөрес булмаган, формасы, эчтәлеге, структурасы буенча төрле җаваплар бирелә, нәтиҗәдә мондый җавапларны бәяләгәндә укытучының булуы мәҗбүри таләп ителә һәм берникадәр субъектлылык күзәтелә.

Гадәти сорау һәм җаваплар өчен артык күп сүз кулланганлыктан, аларның дөреслеген тикшерү өчен укытучының да интеллектуаль энергиясе күп тотыла. Шул ук вакытта тест үткәрү методикасы дөрес җавапны дөрес булмаган җаваптан төгәл һәм тиз дифференциацияне күздә тота. Һәр бирем өчен, җавапка карап, бер яки нуль балл куелса, мондый икеяклы логикага нигезләнгән бәяләүнең өстенлеге бәхәссез. Бу вакытта җаваплар тиз билгеләнә һәм алдан эшләнгән кагыйдәләр буенча объектив бәяләнә.

Тест формасындагы биремнәрнең семантик өстенлеге аларның мәгънә һәм эчтәлекләренең җиңелрәк аңлашылуында чагыла. Бу тест биременең составы белән бәйле: гади җөмлә структурасының хикәяләү формасы белән бирелгән фикер сорау җөмләнең мәгънәсе белән чагыштырганда җиңелрәк аңлашыла. Сорауның мәгънәсен аңлау өчен контекст зур әһәмияткә ия, тиешле мәгънә һәм интонацияне белдерү өчен сорау өстәмә сүзләр һәм символлар таләп итә, тест биремнәрендә кулланыла торган җөмләләр исә бер генә артык сүз һәм билге куллануны да тыя.

        Җавапларны бәяләү кагыйдәләренең бертөрле булуы – тест үткәрүнең әһәмиятле чарасы булып тора. Бер укучыга да бернинди өстенлек бирелми, барысы да бер үк вакыт эчендә бертөрле биремнәрне үтиләр. Бәяләү кагыйдәләре алдан бәяләнә һәм барлык укучыларга карата да тигез кулланыла. Аңлашыла ки, болар барысы да тест үткәрүнең стандарт шартларын үтәлмәүдән килеп чыккан бәяләү хаталарын киметү максатыннан эшләнә. Тест үткәрү шартларының стандартлаштырылуы ягыннан эксперимент үткәрү таләпләрен хәтерләтә.

Җавап язу өчен урын булу – тест формасындагы биремнең тышкы билгеләреннән берсе. Җавапны сайлау биремнәрендә ул сайланган җавапның коды (цифр яисә хәреф). Ачык формадагы биремнәрдә җавап буш калдырылган урынга языла. Бәйләнешләрне дөрес билгеләргә кирәк булганда уклар куела. Ә җавапларны тәртип саны ярдәмендә күрсәткәндә укучы махсус урынга ранглар куеп бара.

        Инструкциянең бирем формасына һәм эчтәлегенә туры килүе биремнең үз функциясен үтәү өчен аның компонентлары үзара туры килергә, бер-берсенә адекват булырга тиеш дигәнне аңлата. Адекват булу шарты укучылар аңына бирем эчтәлегенә салынган барлык таләпләрнең дә кабул ителүен җиңеләйтә. Туры килмәгән, адекват булмаган компонентлпар нәтиҗәсендә биремне дөрес аңламау куркынычы туа һәм, әлбәттә, бу ялгыш җаваплар бирүгә китерә.

Форма эчтәлек белән берлектә биремгә конкрет үзенчәлекләр өсти, башкача әйткәндә, эчтәлек билгеле бер форманы ала. Билгеле бер формада булу тест өчен әһәмиятле, ләкин әле бу гына җитми. Тест формасындагы биремнәр тышкы яктан гына тест биремнәренә охшаган булырга мөмкин, аның “тулы канлы” тест булуы өчен алдагы таләпләрнең үтәлүе дә мөһим.

        Бу таләпләр татар әдәбиятында кулланыла торган тестларның да нигезен дә тәшкил итәргә тиеш. Һәм инде, әлбәттә, текстның татар әдәби теле стилистикасына буйсынган булуы – тел һәм әдәбият укытучылары өчен һәрвакыт күзалдында торучы төп таләп.

ГАЛИМҖАН  ИБРАҺИМОВ  ИҖАТЫНА  БАГЫШЛАНГАН  ТЕСТ

Дөрес җавапны билгеләгез:

  1. Г.Ибраһимов яшәгән еллар:

а) 1887 – 1946;

ә) 1978 – 1938;

б) 1885 – 1936;

в) 1887 – 1938;

г) 1901 – 1976.

2. “Тукай татар халкына поэзияне ачкан булса, Ибраһимов аның прозасын ачты”, дип әйткән татар язучысы:

а) Х.Туфан;

ә) Г.Бәширов;

б) М.Гафури;

в) М.Мәһдиев;

г) Ә.Еники.

3. Г.Ибраһимовның матбугатта чыккан беренче әсәре:

а) “Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы”;

ә) “Яшь йөрәкләр”;

б) “Казакъ кызы”;

в)  “Алмачуар”;

г) “Бәхетсез егет”.

4. Г.Ибрһимовның схоластик укыту системасына, иске тәртипләргә каршы язган хикәясе:

а) “Яз башы”;

ә) “Диңгездә”;

б) “Сөю-сәгадәт”;

в) “Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы”;

г) “Уты сүнгән җәһәннәм”.

Язып бетерегез:

  5. Без, бер авылда туып, бер суны эчеп үскән булсак та,  төрлебез төрле урманнарда, төрле өйләрдә торгангамы, холыкларыбыз, һөнәрләребез бик төрлечә иде.

Бу өзек Г.Ибраһимовның _______________  әсәреннән алынган.

  1. Г.Ибраһимов татар язучыларыннан _____________“Бөек остазыбыз, таңыбызның Чулпаны” дип бәяләгән.

Иң дөрес җавапны билгеләгез:

  1. Г.Ибраһимовның башлангыч чор иҗатына караган әсәрләре:

а) “Яз башы”, “Сөю-сәгадәт”;

ә) “Көтүчеләр”, “Табигать балалары”;

б) “Яз башы”, “Табигать балалары”.

8. Г.Ибраһимов укыган урыннар:

а) Кешәкле мәдрәсәсе, земство мәктәбе;

ә) земство мәктәбе, Уфадагы “Галия” мәдрәсәсе;

б)Кешәкле мәдрәсәсе, земство мәктәбе, Уфадагы “Галия” мәдрәсәсе.

Барлык дөрес җавапларны билгеләгез:

9.  Г.Ибраһимовның “Кызыл чәчәкләр” әсәрендәге геройлар:

а) Солтан;

ә) Әхмәт;

б) Шаһбаз;

в) Гали;

г) Гыйлаҗи.

10. Г.Ибраһимовның хикәя жанрында язылган әсәрләре:

а) “Диңгездә”;

ә) “Яшь йөрәкләр”;

б) “Казакъ кызы”;

в) “Алмачуар”;

г) “Кызыл чәчәкләр”.

11. Г.Ибраһимовның эшчәнлек өлкәләре:

а) язучы, сүз остасы;

ә) педагог;

б) публицист һәм журналист;

в) галим-филолог;

г) тарихчы, ориенталист;

д) музыкант.

Җавапларны дөрес тәртиптә урнаштырыгыз:

12.Г.Ибраһимовның “Казакъ кызы” әсәренең сюжеты:

  Яшьләр тормышына бәйле даланы, яшәү рәвешен, төрле гореф-гадәтләрне,

шәхси кичерешләрне сурәтләү;

  Карлыгачны Калтай исемле егеткә ярәшү;

  Арсланбай Карлыгачны урлап кайткач, Биремҗан аксакалның Кара Айгыр

ыруына баруы, һәм килешү төзелү;

  Карлыгачның яраткан егетеннән баш тартуы;

  Сарсымбайның калымны кайтаруы, яшьләрнең туй үткәрүе.

13. Г.Ибраһимов әсәрләренең язылуы һәм басылу тәртибе:

  “Алмачуар”;

  “Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы”;

  “Яшь йөрәкләр”.

Дөрес бәйләнешләрне билгеләгез:

14. Әсәрдән өзекләрне һәм әсәр исемнәре арасында бәйләнешләрне билгеләгез:

Әсәрдән өзекләр:

Әсәр исемнәре:

1. “Ни эшләгәнемне белмәдем, күз алдым караңгыланды, камчы белән, уратып-уратып, старостаның йөзенә селтәдем”.

а) “Казакъ кызы”;

ә) “Диңгездә”;

б) “Тирән тамырлар”;

2. “Олуг Тәңре, син безне Хәят өчен яратмагансың! Безгә Хәят кирәк, безгә ирек кирәк!”

в) “Яшь йөрәкләр”;

г) “Кызыл чәчәкләр”;

3. “Яз килгәч, боларны чәчәрсең! Туфракларын йомшарта тор!”

д) “”Сөю-сәгадәт”.

Җаваплар: 1___, 2___, 3___.

Җаваплар:

  1. В;
  2. Ә;
  3. А;
  4. В;
  5. “Кызыл чәчәкләрповесте ;
  6. Шиһабетдин Мәрҗани;
  7. А;
  8. Б;
  9.  А, Б, В, Г, Д;
  10.  А, Г;
  11.  А. Ә, Б, В, Г;
  12.     Яшьләр тормышына бәйле даланы, яшәү рәвешен, төрле гореф-гадәтләрне, шәхси кичерешләрне сурәтләү;

    Карлыгачны Калтай исемле егеткә ярәшү;

    

        Карлыгачның яраткан егетеннән баш тартуы;

    

Арсланбай Карлыгачны урлап кайткач, Биремҗан аксакалның Кара Айгыр ыруына баруы һәм килешү төзелү;

    Сарсымбайның калымны кайтаруы, яшьләрнең туй үткәрүе.

             

               13.       “Алмачуар”;

    “Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы”;

    “Яшь йөрәкләр”.

14. 1 В, 2 Г, 3 Д.

Муса Җәлил иҗаты буенча укучыларның белемнәрен тикшерү өчен  тест

  1. Кечкенә Муса укыган мәдрәсә:

а) “Хөсәения”;*

ә) “Галия”;

б) “Мөхәммәдия”.

2. “Кечкенә Җәлил” имзасы белән матбугатта чыккан беренче шигыре:

     а) “Ил халкына”;        в)“Чишмә Җыры”;

     ә) “Бәхет”;*        г)“Сагыну”.

     б) “Кызыл гаскәрләргә”;

3. М.Җәлил үзенең нинди әсәрендә халыкның социаль изелүен, хан һәм тарханнар тарафыннан кыерсытылып, газапланып яшәвен, дошманга бетмәс–төкәнмәс нәфрәтен, героик көрәшен һәм Җиңүен күрсәтә?

     а) “Илдар”;        в) “Ана бәхете”;

     ә) “Алтынчәч”;*                  г) “Бүреләр”.

     б) “Хат ташучы”;

      4. Бу өзек М.Җәлилнең кайсы шигыреннән алынган?

     Син яшәмә Җирдә файдасыз бер

     Түмгәк булып тигез урында.

     Янып калсын гомрең, маяк булып

     Үзеңнән соң килгән буынга.

     а) “Бер үгет”;*                в) “Бала йокысы”;

     ә) “Имән”;                        г) “Вәхшәт”.

     б) “Бакчачы”;

  1. “Җәлилчеләр” картинасының авторы:

а) Харис Якупов;

ә) Әмир Вәлиәхмәтов;

б) Искәндәр Рафиков;*

в) Әхмәт Китаев;

г) Фәрит Якупов.

  1. “Хөкем алдыннан” картинасының авторы:

            а) Искәндәр Рафиков;        в) Харис Якупов;

      ә) Алексей Бурлай;                   г) Әмир Вәлиахметов.

      б) Виктор Игнатьев;

  1. Түбәндә язылган сүз осталарыннан кемнәргә Муса Җәлил

исемендәге премия бирелде?

а) И.Юзеевка;*                в) Р.Вәлиевкә;*

ә) Р.Мостафинга;*                г) М.Маликовага.

б) Р.Миңнуллинга;*

  1. Түбәндәге өзектә ассызыкланган сүзтезмә тропларның кайсы

төренә керә?

Юк, мин сине тузан бөртегедәй

Сансыз гомерем өчен сатмадым.

а) гротеск;                        в) метонимия;

ә) литота;*                        г) аллегория.

б) метафора;

  1. 1933–1935 елларда Мәскәүдә М.Җәлил әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире булып

эшләгән гәҗит:

а) “Коммунист”;*                в) “Совет әдәбияты”;

ә) “Отвага”;                        г) “Ударниклар”.

б) “Кызыл Татарстан”;

10. Җәлилнең чордашы һәм якын дусты, мәшһүр “Агыйдел” повесте авторы:

а) Ә.Фәйзи;                        в) А.Алиш;

ә) Ф.Кәрим;                        г) М.Әмир.*

б) К.НәҖми;

11. Җәлилчеләр Җәзаланып үтерелгән төрмә:

а) Шпандау;                        в) Моабит;

ә) Плетцензее;                г) Тегель.

б) Павиак;

12. Муса туган авыл:

а) Яңа Каргалы;                в) Аксубай;

ә) Кечкенә Өчиле;                    г) Көек.

б) Мостафа;

13. “Алтынчәч” либреттосының авторы шагыйрь М.Җәлил фольклорның энҗеләрен оста рәвештә тезеп, яңа бер оригиналь әсәр иҗат иткән, ә кем шул шигъри әсәрнең рухын тирән аңлап, татар музыка сәнгатендә моңарчы үрнәге булмаган монументаль опера тудырган?

           а) Җәүдәт Фәйзи;        в) Салих Сәйдәшев;

ә) Әнвәр Бакиров;                       г) Мансур Мозаффаров.

б) НәҖип Җиһанов;

14. Үлемсез шагыйрь Муса Җәлилнең фашист тоткынлыгындагы батырлыгын матур әдәбиятта беренчеләрдән булып чагылдырган әдип:

а) Ш.Маннур;                в) Г.Кашшаф;

ә) Н.Исәнбәт;*                 г) Р.Ишморат.

б) Р.Мостафин;

15. М.Җәлилнең яшерен оешмадагы кушаматы:

а) “Фәрештә”;                в) “Карчыга”;

ә) “Утсакал”;                        г) “Бөркет”.*

б) “Кыргый”;

16. 1943 елның августында кулга алынган М.Җәлил, Ш.Гарифҗанов, Р.Хисаметдинов  һәм Ф.Солтанбековлар ябылган Варшава төрмәсе:

а) Шпандау;                        в) Моабит;

ә) Плетцензее;                г) Тегель.

б) Павиак;*

17. Муса Җәлил белән бер камерада утырган һәм аның шигырьләрен туган иленә алып кайтып Җиткерүгә үзеннән зур өлеш керткән шәхес:

а) Нигъмәт Терегулов;

ә) Фәрит Солтанбеков;

б) Андре Тиммерманс;*

в) Гази Кашшаф;

г) Рушан Хисаметдинов.

18. Мусаның әнисе:

      а) Саҗидә;        в) Рәхимә;*

ә) Сәкинә;                        г) Кәдрия;

б) Миләүшә;                        д) Нәфисә.

19. “Моабит дәфтәре” дигән шигырьләр циклы өчен М.Җәлилгә ничәнче елны Ленин премиясе бирелә?

а) 1953 елның 13 январенда;

ә) 1956 елның 2 февралендә;

б) 1960 елның 26 июнендә;

в) 1956 елның 29 декабрендә;

г) 1957 елның 22 апрелендә.*

20. Муса Җәлил кайсы шигырендә фашистлар кулына тоткын булып эләккән, “аяк куллары чәнечкеле чыбык белән бәйләнгән”, әмма рухы богауланмаган шагыйрь образын сурәтләде?

а) “Бүреләр”;                в) “Хуш, акыллым”;

ә) “Ирек”;                г) “Батырлык турында”.

б) “Кошчык”;*

21. Шагыйрьнең кайсы шигыре аның барлык иҗатына эпиграф булып тора?

а) “Дуска”;                        в) “Җырларым”;*

ә) “Кызыл ромашка”;        г) “Бәхет”.

б) “Серле йомгак”;

22. Кайсы шигырендә Муса җиде кат йозак астындагы камералар аша, көне–төне ишек төбен саклаучы гестапо сакчыларыеың башы өстеннән немец халкына ялкынлы өндәү белән мөрәҗәгать итә: 1919 елдагы кебек тагын күтәрелеп чыгыгыз, илегез башында утырган тираныгызны бәреп төшерегез, төрмәләрнең ишеген ачыгыз, дип аваз сала?

     а) “Серле йомгак”;        в) “Вәхшәт”;

     ә) “Дуска”;                        г) “Кичер, илем”;

    б) “Алман илендә”;*                   д) “Бер үгет”.

23. “Өзелгән җыр эзеннән” китабының авторы:

а) Р.Мостафин;*

ә) Гази Кашшаф.

24. Гали Хуҗинның М.Җәлилгә багышлап язган поэмалары:

а) “Яшь гомерләр ике килми”;*

ә) “Гражданин, солдат, шагыйрь”;

б) “Йөрәк кушканча”;*

в) “Таш капчыкта”.*

25. Ничәнче елны М.Җәлилгә Советлар Союзы Каһарманы дәрәҖәсе бирелә?

а) 1945 елның 2 февралендә;

ә) 1946 елның 5 мартында;

б) 1953 елның 26 апрелендә;

в) 1956 елның 2 февралендә;*

г) 1957 елның 22 апрелендә.

26.“Ленфильм” киностудиясендә төшерелгән “Моабит дәфтәрләре” фильмында     М.Җәлил  ролен кем башкара:

а) Петр Чернов;*

б) Һильмер Татэ.

27. “Соңгы сынау” драмасының авторы:

     а) Ш.Маннур;        в) Р.Ишморат

     ә) Г.Әпсәләмов;                  г) И.Юзеев.

     б) Н.Исәнбәт;

28. “Моңлы бер Җыр” драмасының авторы:

      а) И.Юзеев;        в) Т.Миңнуллин;

       ә) Ш.Маннур;                г) Н.Исәнбәт.

       б) Г.Әпсәләмов;

29. М.Җәлилнең кайсы шигырендә фашистларның үлем “фабрикасы” кешеләрне он итеп тарткан тегермән итеп гәүдәләндерелә:

а) “Табут”;                        в) “Төрмәдә төш”;

ә) “Таш капчык”;*                г) “Урман”.

б) “Сакчы”;

30. М.Җәлилнең кайсы шигырендә “коллык, вәхшәт, үлем ялчысы” тоткыннарның йөрәген чукыган козгын образында гомумиләштерелә:

а) “Бүреләр”;                        в) “Дуска”;

ә) “Ирек”;                        г) “Сакчы”.*

б) “Бер үгет”;

31. Поэзиядә беренчеләрдән булып М.Җәлил образын тудырган шагыйрь:

а) Ә.Фәйзи;                в) С.Хәким;

ә) Х.Туфан;                г) Г.ХуҖи.*

б) Ш.Маннур;

32. “Безнең Муса” поэмасының авторы:

а) Х.Туфан;                        в) Р.Әхмәтҗанов;

ә) Г.Хуҗи;*                        г) Р.Харис.

б) Ә.Фәйзи;

33. Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенә ия булган язучыларны билгеләгез:

а) Р.Зәйдулла;*                в) Т.Миңнуллин;*

ә) Д.Маликов;*                г) С.Сөләйманова.

б) Р.Харис;*

  1. Муса нинди уен коралында уйнарга яраткан?

а) курайда;                        в) мандолинада;*

ә) скрипкада;                        г) тальянда.

б) сорнайда;

  1. Казандагы опера һәм балет театрына ничәнче елны Муса

Җәлил исеме бирелде?

а) 1941;                                в) 1945;

ә) 1956;*                                г) 1965.

б) 1985;

  1. Җәлилнең әсирлектәге эшчәнлеген өйрәнгән немец

публицисты: ____________________________ (Небенцаль)

  1. Мусаның әсирлектәге фамилиясе:

а) Алтынбаев;                        в) Терегулов;

ә) Җәлилов;                        г) Батыркаев.

б) Гомәров;*

  1. Артык исемне билгеләгез:

а) Александр Пушнин;          б) Латыйф Хәмиди;

ә) Муса Җәлил;                  в) Нәҗип Җиһанов.*

(Муса Җәлил А.С.Пушкинның “Чегәннәр” поэмасыннан бер өзек тәрҗемә итә. Шул өзектән Латыйф Хәмиди романс яза)

  1. Күпнокталар урынына тиешле сүзне куегыз:

Багышлармын калган гомерне …. өчен изге көрәшкә. (ирек)

  1. Җәлилнең 1925 елда басылып чыккан беренче китабы:

а) “Иптәшкә”;                        в) “Барабыз”;*

ә) “Хат ташучы”;                        г) “Хат ташучы”.

б) “Орденлы миллионнар”;

ЙОМГАКЛАУ

Мәгълүм булганча, соңгы елларда төрле уку йортларында татар телен һәм әдәбиятын укыту процессы яңарыш кичерә: укытуның яңа формалары һәм алымнары барлыкка килә, укучыларның белемнәрен тиз генә тикшерергә мөмкинлек бирә торган күнегүләр һәм мәсьәләләр файдаланыла. Методик әсбабыбызда алынган татар әдәбияты дәресләрендә кулланылучы тестлар нәкъ менә шундый күнегүләргә керәләр. “Тестларның башка төр күнегүләрдән өстенлеге аларның башкаруның һәм тикшерүнең тизлегендә генә түгел, аларны әле башка традицион язма эшләрдә дә, перфокарталар белән эшләгәндә дә, компьютер программаларында да файдаланып була”, - дип искәртә филология фәннәре докторы Х.Х. Сәлимов.

 Татар әдәбияты һәм башка фән дәресләрендә кулланылучы тестлар укчыларның белемнәрен тирәнәйтергә ярдәм итәләр, аларны мөстәкыйль эшләргә өйрәтәләр, практик дәресләрдә аларның белемнәрен тикшерәләр. Шулай итеп, тестлар өйрәтү максатларында да, белемнәрне тикшерү өчен дә кулланырга мөмкин. Шунысын истән чыгармаска кирәк: тестларны төзегән вакытта китерелгән таләпләрне мөмкин кадәр үтәргә, биремнәрне формалаштырган вакытта бик игътибарлы булырга кирәк. Яңа белемнәрне үзләштерү дәресеннән башлап йомгаклау дәресенә хәтле кулланылачак тестлар системасындагы биремнәрнең авырлык дәрәҗәсе арта барырга тиеш. Шул вакытта гына татар әдәбияты дәресләрендә, шул исәптән башка дәресләрдә дә, тестлар ярдәмендә контроль ясау нәтиҗәле булыр.


Кулланылган әдәбият исемлеге

  1. Воронина Г.М. Организация работы с тестами /Г.М.Воронина. -

М.:Просвещение, 1999. – 125 с.

  1. Гришанова Н.А. Тестовый контроль знаний и умений студентов: методические

Рекомендации /Н.А.Гришановаю.  - М.: "Просвещение", 1991. – 85 с.

  1. Майоров А.Н. Теория и практика создания тестов для системы

Образования /А.Н.Майоров. - М., "Интеллект центр", 2001. - 296 с.

  1. Сафиуллина Ф.С. Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре

/Ф.С.Сафиуллина. – Казан: “Хәтер “ нәшр., 2001. – Б.261-305.

  1. Сафиуллина Ф.С., Фәтхулова К.С.  Татар теленнән тестлар һәм кроссвордлар:

Рус мәктәпләренең I-III сыйныфлары өчен кулланма /Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхулова. – Казан: “Хәтер” нәшр., 1998. – 94 б.

  1. Ризванова, Ф. Компьютер өчен тестлар / Ф. Ризванова // Мәгариф. –

1997.-   № 10.-Б. 39-42.

  1. Рыбакова Н.В., Григорьева Т.В. Тесты, как эффективная форма контроля //

Обучение иностранным языкам в школе и ВУЗе / Под ред. М.И. Колкова. - СПб.: "Каро", 2001


[1]1 Кадыйров Ф. Укучыларның белемнәрен тикшерү// Совет мәктәбе. - 1987. - N212. - Б. 41.

[2] Российская педагогическая энциклопедия. – Т.2. – С.430.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәбият дәресләрендә белем һәм тәрбия берлеге

научная статья, опубликованная в сборнике Министерства Образования...

Тест формасында укучыларның белемен тикшерү.

Тест формасында укучыларның белемен тикшерү....

Әдәбият дәресләрендә укучыларныӊ критик фикерләвен үстерү

«Алты эшләпә» методы критик фикер йөртүгә корылган. Икенче төрле әйткәндә, бу метод белән эш барышында укучы мәсьәләгә төрле яклап килергә өйрәнә. Ул фикер йөртү  процессын 6 режимга бүлүдән гыйб...

Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә укучыларның коммуникатив компетенцияләрен үстерү юллары

Әлеге мәкаләдә автор туган тел һәм әдәбият дәресләрендә укучыларның коммуникатив  компетенцияләрен үстерү юллары ачып бирелә...

Әдәбият дәресләрендә әдәбият тарихын өйрәнү

Әдәбият дәресләрендә әдәбият тарихын өйрәнү...

"Иммерсив театр алымы аша әдәбият дәресләрендә укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү" темасына мастер-класс.

quot;Иммерсив театр алымы аша әдәбият дәресләрендә укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү" темасына мастер-класс....

Туган (татар) тел һәм әдәбият дәресләрендә инновацион технологияләр. Сөйләм күнекмәләрен үстерү чарасы буларак, синхрон тәрҗемә итү ысуллары. Күнекмәләр

Күнекмәләр. Тәрҗемә процессында аеруча кирәк булган күнекмәләрне үстерү тәрҗемәчеләрне әзерләүнең мөһим өлешен тәшкил итә.Тәрҗемә күнекмәләрен үстерүнең үзенчәлеге шунда, алар бары тик укучыларның пра...