"Иммерсив театр алымы аша әдәбият дәресләрендә укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү" темасына мастер-класс.
учебно-методический материал

Фадеева Гузель Хамзовна

"Иммерсив театр алымы аша әдәбият дәресләрендә укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү" темасына мастер-класс.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master-klass.docx20.22 КБ

Предварительный просмотр:

МАСТЕР-КЛАСС

Тема: “Иммерсив театр алымы аша әдәбият дәресләрендә укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү”.

Автор: Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - Олы Нырсы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фадеева Гүзәл Хәмзә кызы

2021-2022 нче уку елы

Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле жюри, хөрмәтле коллегалар!

Әйдәгез минем бүгенге мастер-классыма күчкәнче, түбәндәге күренешне күз алдына китерик әле. Әлбәттә, ул безнең барыбызга да таныш вәзгыять.

Гадәттәгечә, мин дәрескә җентекләп әзерләндем. Бөтен өлешләрен дә уйладым һәм минем булачак дәресем күз алдыма болаерак килеп баса: балалар үзләренә кирәк мәгълүматны җиңел генә кабул итәләр, бирелгән биремнәрне авырлыксыз башкаралар, төркемнәрдә, парларда эшлиләр һәм миңа таба агыла җаваплар, җаваплар, җаваплар... Мондый дәресләрне мин “тылсымлы” дәресләр дип атар идем.

Әлбәттә, мин һәрбер укытучыга да шундый дәресләр теләп калам.

Ләкин чынлыкта исә, түбәндәге күренеш күз алдына килеп баса: бер укучым мине бөтенләй тыңламый, аның янәшәсендә утырганының күзләре тәрәзәдә. Ә бер укучым блокнотына рәсем ясап утыра.

Бу очракта нинди педагогик проблема килеп туа соң?

Мин, укытучы буларак, әлеге укучыларны белем бирү процессына җәлеп итә алмадым, дәрескә кызыксыну уята алмадым.

Әлеге проблеманы чишү коралы буларак, мин бер кызыклы алымга тап булдым. Бу алым “Иммерсив театр” дип атала.

Иммерсия төшенчәсе инглиз телендәге “immersion” сүзеннән алынган, тирәнтен эчкә үтеп керү дигәнне аңлата.

Әлбәттә, әлеге алым турыдан-туры сәнгать өлкәсенә карый, ләкин аны белем бирү процессында да уңышлы кулланырга мөмкин. Бигрәк тә әдәбият дәресләрендә. Гадәттә, нигездә бер әдәби әсәр алынып башка рәвешле бирелә. Иң мөһиме, монда балаларга иҗади иреклек бирелә, алар әсәрдә булган вакыйгаларны үзләренчә интерпритацияли алалар. Әлеге максаттан, аларга гадәти булмаган театральләштерү биреме бирелә, һәм әлеге биремгә һәрбер укучы үз роле белән җәлеп ителә.

Бу алымны сезгә тәкъдим итү өчен, мин үземнең фокус-группа вәкилләрен бирегә чакырам. Фокус-группа, рәхим итегез!

Хөрмәтле фокус-группа, экранга игътибар итүегез сорала. Мин сезгә рәсемнәр күрсәтәчәкмен. Һәм мин сездән әлеге рәсемнәр нинди җөмләләр (сүзләр генә түгел), яки инде сүзтезмәләр белән ассоциацияләнүен атавыгызны сорыйм. Әйдәгез карап китик.

Без булдырабыз!

Су анасы.

Тук-тук-тук! Терем-терем, теремкәй! Теремкәйдә кем яши?

Яңа ел.

И җүләр! Кысканга былтыр, кычкыралармы быел!

Мин әбидән дә качтым, мин бабайдан да качтым, бүредән дә качтым! Синнән дә качам!

Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың белән тор;

Аума, аума! Төз утыр!

Театр яктылыкка, нурга илтә!

Ала карга дигән әй, асыл кош,

Тәүбә иттең мәллә очмаска?

Бик зур рәхмәт! Ә хәзер алга таба эшләү өчен, билгеле бер әсәрне алыйк. Мин сезгә 6 нчы сыйныфта өйрәнелә торган, барыбызга да таныш булган Г.Камалның “Беренче театр” комедиясен тәкъдим итәм. Хәзер сезгә мин карточкалар таратам. Сез шул карточкаларда булган җөмләләрне генә куллана аласыз. Анда әле генә үзегез атаган җөмләләр, фразалар гына бирелгән. Ләкин бер шарт бар: сезгә әлеге җөмләләр ярдәмендә әсәрдә алдан ук салынган эмоция һәм хис-тойгыларны бирергә тырышырга кирәк булачак.

Әйдәгез эшкә керешәбез. Беренче күренеш. Рольләрдә сез – Вәли, сез – Гафифә. Өстәлдә булган үзегезнең образга туры килә торган киемнәрнең бер өлешен сайлап алыгыз.

(1 нче күренеш. Вәли белән Гафифә театырга барырга җыеналар. Гафифә, берәр җиргә бара башласа,кеше күрә дип коты чыга. Бу юлы да ул бик курка һәм төрле сылтаулар табып бик озак җыена: я аның пудрасы матур төшмәгән, я күлмәге матур түгел, я килешми.

Котелгән җавап:

  • Ала карга дигән әй, асыл кош! Тәүбә иттең мәллә очмаска?
  • Мин әбидән дә качтым, мин бабайдан да качтым, бүредән дә качтым! Синнән дә качам!
  • Театр яктылыкка, нурга илтә!)

Күз алдына китерегез, менә бу сәхнә. Сез аны үзегезчә куллана аласыз. Сез әзерме? Уйнап карыйбызмы?

( 2 нче күренеш. Гафифә белән Вәлинең театырга киткәннәрен Хәмзә байның килене Факиһә дә белеп ала. Һәм үзенең Хәбибрахманчигын да шунда барырга күндерә башлый. Хәбибрахман да, Гафифә кебек, бармаска төрле сәбәпләр уйлап таба, хәтта диван артына кача. Факиһә бүлмәгә керә. Соңрак Биби дә керә.

Көтелгән җавап:

  • Тук-тук-тук! Терем-терем, теремкәй! Теремкәйдә кем яши?
  • Су анасы.
  • Без булдырабыз!)

Бик зур рәхмәт фокус-группага!

(3 нче күренеш. Бераздан Хәмзә бай кайтып керә. Биби аңа коръән укучы шәкертләрнең дә, кибетчесе Фатыйхның да, үзенең улы, кызы, кияве белән килененең дә – барсының да театырга киткәннәрен әйтә. Хәмзә бай бик ачулана.

Көтелгән җавап:

  • Яңа ел!
  •  Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың белән тор;

Аума, аума! Төз утыр!

  • И җүләр! Кысканга былтыр, кычкыралармы быел!)

Бик зур рәхмәт сезгә, фокус-группа!!!  

Әлеге әсәрнең барлыкка килүенә бер гасырга якын вакыт узган. Шуңа да карамастан, иммерсив театр алымы ярдәмендә авторның алдан ук әсәрдәге образларга салган хис-тойгыларны кичерү мөмкинлеге туа.

Бу алым укучыларда танып-белү эшчәнлеген генә түгел, ә креативлыкны, критик фикерләү һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә нык ярдәм итә. Шушы процесска укучыларны тулысынча җәлеп итү өчен шартлар тудырыла. Минемчә, нәкъ менә шушы алым әсәрнең эченә тулысынча кереп китүне тәэмин итә ала.

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәбият дәресләрендә белем һәм тәрбия берлеге

научная статья, опубликованная в сборнике Министерства Образования...

Доклад по татарской литературе на тему "Әдәбият дәресләрендә А.Г.Яхин методикасын куллану"

Статью можно использовать в преподавании татарской литературы...

Әдәбият дәресләрендә иҗадилыкны үстерү.

Әдәбият дәресләрендә  иҗади эшләр үткәрү....

Әдәбият дәресләрендә укучыларныӊ критик фикерләвен үстерү

«Алты эшләпә» методы критик фикер йөртүгә корылган. Икенче төрле әйткәндә, бу метод белән эш барышында укучы мәсьәләгә төрле яклап килергә өйрәнә. Ул фикер йөртү  процессын 6 режимга бүлүдән гыйб...

Әдәбият дәресләрендә укучыларның белемен тикшерүнең бер методы буларак тест

Әдәбият дәресләрендә укучыларның белемен тикшерүнең бер методы буларак тест...

Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә укучыларның коммуникатив компетенцияләрен үстерү юллары

Әлеге мәкаләдә автор туган тел һәм әдәбият дәресләрендә укучыларның коммуникатив  компетенцияләрен үстерү юллары ачып бирелә...

Әдәбият дәресләрендә әдәбият тарихын өйрәнү

Әдәбият дәресләрендә әдәбият тарихын өйрәнү...