Cафиуллина Илира Нурисламовна

Һәр җәүһәрдә – халкым тарихы

Тормышта бердэнбер бэхет-ул һэрвакыт алга омтылыш

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: Туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү

Увлечения: люблю читать,вязать

Регион: Республика Башкортостан

Населенный пункт: с.Рятамак,Ермекеевский район

Место работы: МОБУ СОШ с.Рятамак

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/safiullina-ilira-nurislamovna
Гомер буе янып яши алсаң- Укытучы була аласың.

Укытучы,Китап  һәрчак бергә,

Пар канаты кебек бер кошның.

Белем,акыл баш булганда гына,

Нигезе нык була тормышның

О себе

      Экрен генә өстәл китабымны  ачам … Күренекле галим Р. Фәхреддин сүзләрен кат-кат укыйм: “Укытучы – гыйлем өйрәтүче, дәрес укытучы һәм балаларның җаннарын тәрбияләүче дип атала”.Остазыбыз бездэн  мәктәптә балаларны гыйлемгә, әхлакка, тәртипкә өйрәтүче укытучыларны үзенең шәхси үрнәгендә тәрбияләү осталыгы да булырга тиешлекне таләп итә.

Уйга калам. Ничек була инде педагогик осталык?! Аны үлчәү берәмлеге бармы?! Булса нинди үлчәү белән үлчисе?! Төгәл генә җавап таба алмыйм. Минемчә, балаларга үрнәк тәрбия, гүзәл холык, ныклы белем бирергә алынган укытучының һөнәри осталыгы, камиллеге югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Ул зур мәгълүматлы, җитди әзерлекле, ихлас, чиста күңелле һәм гадел булса гына үз максатына ирешә ала.

Уйларым бала чагыма алып кайта. Остазларымның һәр сүзен йотып, эш-гамәлләрен уемда кабатлап үстем бит мин. Һәм менә нәтиҗәсе: мин укытучы булдым. Ни өченме? Җавап гади: остазларыма булган хөрмәтем, әнием бүләк иткән ана телемә мәхәббәтем, туган як тарихы һәм гореф-гадәтләрендә тәрбияләнүем.

 Остазлык хезмәтемне мин 10нчы сыйныфтан соң Абдулла авылы мэктэбендэ башлангыч сыйныфлардан башладым. Бернәрсә белмәүче  тәҗрибәсез яшь  кыз  бала беренче мэртэбэ дэрескэ керүлэрем бүгенгедэй күз алдымда. Тәүге дәресләр, беренче ялгышулар, беренче табышлар, борчу-шатлыклардан торган һөнәри баскычтан әкренләп алга атларга тырыштым.

 Һэр кылган эшемдэ ,хэрэкэтемдэ, киемнэремдэ ,уз-уземне тотышларым белэн      сөекле газиз туганым, жандай кадерле кешем-апамнын  дә укытучы булуы зур этәргеч булгандыр могаен.  

1984 елда имтиханнарны  уңышлы гына тапшырып,  Башкорт дәуләт университетының   татар теле кафедрасы талибәсе булдым да куйдым. Биш ел күңелле студент еллары, авыр имтиханнарны артта калдырып  Кулбай сигезьеллык мэктэбендэ хезмэт юлымны белгеч буларак башлап жибэрдем.

 Уку йортыннан бик зур “белге ч” булып  кайткан шикелле тоелган гына икән бит. Белгәнгә караганда, белмәгәне күбрәк. Бик куп китап актарасың, кочак-кочак дәфтәрләр язып тутырасың, үзлегеңнән күп нәрсәләр өйрәнергә тотынасың. Тотынасың... һәм  бик күп еллар үткэнен сизмисен, бүген дә шулай дәвам итәсең. Фәнеңне, һөнәреңә өйрәнү – яшәү рәвешеңә әйләнә.

Дәртләнеп планнар корып йөрисең, аларны гамәлгэ ашырасың...Тагын

эзләнү...  Мәктәптә укыта башлавыма  30 елга якын  вакыт үтте. Шушы вакыт эчендә мин укытучы һөнәрен шулкадәр яратып, үз итеп өлгердем. Хәзер инде бу хезмәтемнең үземә бик зур шатлык-сөенеч китергәнен аңлап торам.

     Хәзерге заман укытучысы һәрнәрсәдән дә алда барырга, күп белергә, заманча техника белән дөрес һәм урынлы файдалана белергә тиеш. Дәрестә компьютер куллану заманча дәрес бирүнең иң зур чарасы булып тора. Дәресләргә төзелгән слайдлар, аудиоязмалар татар теле  һәм әдәбияты дәресләрен тулырак, үтемлерәк, эчтәлеклерәк итеп үткәрүгә зур этәргеч булып тора. Дәрес ахырында белемнәрне барлау өчен тестлар куллану да укчыларны иҗади эшкә, җаваплылыкка тарта.

        Заман  таләпләре бик катлаулы: бала мөстәкыйль фикер йөртә белсен, аны дәлилләсен, эшен дә оештыра белсен, лидерлык сыйфатлары да анда чагылыш тапсын.  Шушы таләпләргә туры килерлек, мин үстерелешле укыту технологиясенең нигезләрен өйрәнә башладым. Үстерелешле укыту технологиясе төрле каршылыкларны җиңәргә, сөйләшергә, тыңларга, белемне үзе таба белергә өйрәтә.Татар теле здәбияты дәресләренең төп максаты — тормышка һәр яктан әзерлекле, камил, үз милләтенең, матди һәм рухи байлыкларын арттыручы, туган халкының киләчәген кайгыртучы башка милләтләрне хөрмәт итүче шәхес тәрбияләү.

            Без татар теле һәм әдәбияты укытучылары алдында, укучыларга белем һәм күнекмә бирүдән тыш, халкыбызның милли үзенчәлекләрен, күркәм сыйфатларын, йола-гадәтләрен, гаилә этикасын кече яшьтән үк төшендереп, укучыларны өлкәннәр үрнәгендә тәрбияләү, буыннар бәйләнешен тәэмин итү; әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, балаларны кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү, югары әдәп, әхлак сыйфатлары булдыру; иҗади сәләт һәм милли үзаң формалаштыру; туган телебез, мәдәниятебез үсеше өчен җаваплылык хисе булдыру; йолалар нигезендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау безнең төп бурычыбыз

     Шушыларга таянып, мин, туган тел дәресләрен тел турында сөйләшүдән, татар теленең бөеклеге, татар халкының тарихыннан башлап җибәрәм. Укучыда үзенең туган теленә ,туган жиренэ карата игътирам, мәхәббәт тәрбияләргә тырышам. Туган тел турында төрле мәкальләр, шигырьләр өйрәнергә тырышабыз..

        Дәресләрне күбрәк проблемалы, иҗади эзләнүле итеп үткәрәм, чөнки болай эшләү укучыларның фикерләү сәләтен арттыра. Укучы башлангыч белемне түбән класстан ала,безгә, югары сыйныф укытучыларына шушы белемнәрне үстерү өстендә эшләргә кирәк. Дәрестә өйрәнелгән һәр кагыйдәне укучы төшенеп,аңлап барырга гына тиеш. Өйгә эшне дә күпчелек эзләнү тәртибендә бирергә тырышам. Чөнки укучы иҗади эшли белергә тиеш. Бу аның фикерләү сәләтен арттырырга ярдәм итә.

    Эчемнән генә Г. Ибраһимов сүзләрен кабатлыйм: ” Күп белүгә караганда да, аз белдереп, зләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен табарга юллар күрсәтү- мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр”. Тагын бер кат кабатлыйм да юллар эзли башлыйм. Күңелемә, фәнемә, укучыларымның табигатьләренә туры килердәйләренә сукмак салам. Балаларны берәм-берәм дә, парлап, төркемләп тә шул юлларга озатам. Белемле, әхлаклы булу өстенә, тәнкыйди- фикерләргә дә өйрәнсеннәр, креатив та булсыннар, дим.

Арадан берсе фәннең теориясен тиз үзләштерә, кемдер фәннең тарихы белән кызыксына, кайберләре иҗат итә башлый. Эзләп тапканнары белән уртаклашырга, үзләрен борчыган мәсьәләләрнең чишү юлларын сорап килүчеләр арта. Моңа иҗади эшләре белән таныштырырга теләүчеләр дә өстәлә. Тәнәфескә кыңгырау шалтырагач та, синең яныңда тоткарланалар , дәресләрдән соң сине эзләп йөриләр. Шәкертләрең кызыксына икән, димәк, син дөрес юлда. Кыйблаңны югалтмыйча, алга барырга гына кала.

     Мөгаллим үзе белгән, күргәнне түкми-чәчми, самими күзләре белән төбәлеп утырган укучыларына өләшә. Болар дәрес кысаларына гына сыймый инде, төрле кичәләр, бәйрәмнәргә әверелә. Балалар белән язучыларны, галимнәрне, күренекле кешеләрне очраштыру да матур гадәткә әйләнә. Иҗади эшләр тормышчан, матур булсын өчен, бала матурлыкны күрә белергә, алай гына да түгел, ә үз куллары белән булдырырга тиеш, дип уйлыйм мин. Үзем дә чәчәкләрсез, хезмәтсез яшәүне күз алдыма  китерә алмыйм. Бакчадагы гөлләремнэн көч алам, урманга керсәм, тырыш кырмыскаларның эшләренә таң калам, кышкы  карның аклыгын күңелемә сеңдерәм.

Фәнис ага Яруллинның васыятен әзме-күпме үтәдек.Ул болай ди:

Ходаның һәр бирмеш көнендә

Бер матур як белән ачылыйк.

Кулларда егәрлек барында

Яхшылык эшләргә ашыгыйк!

Әйе, кирәк әле безгә егәр дә, көч тә,рух сәламәтлеге дә. Рухы, җаны , күңеле сәламәт балалар белән эшләве рәхәт һәм нәтиҗәле дә була. Халкыбызның алдагы көне, язмышы бүгенге балаларны, яшьләрне тәрбияләү белән бәйләнгән. Тәрбия эшендә катлаулы, әлегә хәл ителмәгән мәсьәләләр шактый күп. Бүген без укучыларны туган телдә укырга һәм язарга өйрәтү белән генә чикләнмичә, һәр яклап камил шәхес тәрбияләүнең бер юнәлеше булган милли культура формалаштыру, халкыбызның милли-мәдәни рухын сеңдерү күпмәдәниятле шәхес тәрбияләү юнәлешендә эшлибез.

Әдәплелек, тыйнаклык, намуслылык, башкаларга хөрмәт белән карау кебек әхлакый сыйфатлар һәр милләт кешесенә дә хас. Милли культура формалаштыруда иң мөһиме – халык традицияләренә, гореф-гадәтләренә нигезләнеп, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү

 Күпләр бүген татар теле нәрсәгә ул дигәндә дә , үз телен, әдәбиятын, сәнгатен белергә омтылучы шәкертләрем бар әле. Алар бүгеннән үк Тукай теленә, татар әдәбиятына хезмәт итәләр. Республикакүләм олимпиадаларда катнашабыз, туган телләрендә язылган фәнни-тикшеренү эшләрен уңышлы яклыйлар.

     Мин укучыларымны шулай ук матурлыкны күрергә, тоя белергә өйрәтәм. Чөнки күңеле чиста, матур булган кеше генә күңелсез гамәлләр кыла алмый. Баланың күңеле гел яхшылыкта гына булачак. Мин үземнең барлык шатлык-куанычларымны укучыларым белән уртаклашам. Чөнки мин үземнең хезмәт җимешләремне аларда күрәм Аларны белемле, акыллы, зур кеше итеп күрү минем иң зур хыялым.

Төрле бәйгеләрдә җиңеп кайткан укучыларыма, уңышка ирешкәннәргә  ак көнләшү белән караучы башка балаларга, алардан да бигрәк үземә,  шагыйрь  Г. Мөхәммәтшинның “Хакыйкать» шигырен сөйлим:

              Җирдә бары да гади генә,               Әмма була һәркемнең дә,

              Без үзебез катлаулы-                        Менәсе биеклеге,

              Гади үргә менгәндә дә                     Үз биеклеге булуда    

              Күзаллыйбыз Кафтауны.                 Кешенең бөеклеге.

             

              Юкса биек Кафтауларга                  Кафтауларны күзалламый      

              Менми һәрбер кеше дә-                   Омтылыйк югарыга,

              Һәрбер кешенең Кафтауда              Үз үребезгә менәлсак-

              Юк бернинди эше дә.                       Сәбәп юк югалырга.

  

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

           Китаплар  алар  буыннарның  акылын, белемен  үзләренә  туплаган  тиңдәшсез  хәзинә.  Китап  ул-  игелекле  дус, киңәшче  сердәш  тә. Һәр  яңа  буын  аңардан  тиңдәшсез белем  ала, аның  байлыгы  киләсе  буыннарга  да кала. Безнең  татар  халкында "Китапсыз  өй- тәрәзәсез  бүлмә" дигән мәкаль  бар. Китапларны күп  укыган  баланың  күңелендә  начарлыкка  да  урын  калмаячак, чөнки  ул  китаплардан  яхшыны  яманнан  аерырга, үзендәге  әйбәт  һәм  начар  гадәтләрне  бәяләргә  өйрәнәчәк.  

             Мэктэп елларында,үсмер чакта,кат-кат яратып укыган китапларым:Ч.Айтматов"Беренче укытучы",Г.Эпсэлэмов "Ак чэчэклэр"булса,эле тормышта гыйбрэт алып укырлык китаплар күп. Шуларның берсе- "Эйтелмэгэн васыять".Югары сыйныф укучылары белэн укып энгэмэлэр уздырабыз...Ничэ мэртэбэ укуга карамастан мондагы кутэрелгэн проблемалар ныграк борчый...Тормышчан,чынбарлык тасвирлана...

Моё портфолио

      Туган  тел! Туган  җир! Һәркем  өчен  дә газиз, иң  кадерле, бернәрсә  белән  дә  алыштырмый  торган  сүзлэр. Туган  телебезне ,туган жиребезне саклау, үстерү,   сафлыгы һэм матурлыгы  өчен  көрәшү- безнең   халкыбызның  изге  бурычы. 

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: