Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты
план-конспект занятия (10 класс) на тему

Cафиуллина Илира Нурисламовна

Татар әдәбиятыннан дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл g._tukaynyn_tormysh_yuly_hm_izhaty.docx15.05 КБ
Файл g.tukay_-_tnkyytche.docx11.77 КБ

Предварительный просмотр:

Тема :    Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты.

Максат: 1) Г. Тукайның  тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру;

             2) слайд-шоу ярдәмендә биографиясе белән таныштыру; интер актив тактада эшләү;

                3)  әхлак тәрбиясе.                                                          

                                           Дәрес барышы.

1.Актуальләштерү

 1) өй эшен тикшерү.

2) Сорауларга җавап бирергә:

1. 20нче йөз башы татар әдәбияты алдында нинди бурычлар тора?

2. Ни өчен бу вакытта татар язучылары диңгез образына еш мөрәҗәгать итәләр?  Диңгезнең  романтик образы аларга нинди уй-хисләрен һәм фикерләр әйтергә ярдәм итә?

3. Табигать ярсуы һәм кеше. Алар арасында нинди бәйләнеш бар?  Кешеләрнең бер үк шартларда үзләрен төрлечә тотуларының сәбәпләре нидә дип уйлыйсыз?

4.  Кеше язмышын үзе хәл итәргә тиеш, дигән сүз бар. Сез моны ничек аңлыйсыз? Язмышка буйсынуны һәм буйсынмауны ничегрәк күз алдына китерәсез?

5. Бу чор прозасында әле ныклы көрәшче образлары юк дәрәҗәсендә. Бу нилектән килә?

6. 20нче йөз башы татар әдәбиятында татар язмышын диңгездә чайкалучы кораб белән чагыштырулар булды. Ни өчен?

7. Гаяз Исхакыйның  “Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәренең 20нче йөз башы татар әдәбиятыбыз үсешенә ясаган тәэсирен аңлатырга.

8. Язучыларыбыз татар миллләтенең язмышын ничек итеп күрергә телиләр?

9. Бу вакытта прозада гади кешегә игътибар арта. Моның нинди әһәмияте бар?

10. 1914нче елда башланган империалистик сугыш вакытының нинди күренешләре язучыларның күзенә күбрәк ташланды? Бу нилектән килә иде?

2.Яңа белем күнекмәләре формалаштыру.

   Габдулла Тукай 1886нчы елның 26нчы апрелендә,  хәзерге Арча районы Кушлавыч авылында, Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә.

 Габдуллага 4 ай булганда - әтисе, 3яшь тә 9ай чагында әнисе Мәмдүдә вафат була.Шуннан соң шагыйрьнең газаплы, авыр тормышы башлана: кулдан-кулга, авылдан- авылга йөрү, ятимлек фәкыйрьлек, кимсетелүләр…

  “Мин кышкы көннәрдә, төнлә яланаяк, күлмәкчән көенчә тышка чыгам икән дә бераздан өйгә кермәкче булып ишеккә киләм икән. Әмма ишекне ача алмыйм, аякларым бозга ябышып катканчы көтеп торам икән. Шуннан әби-карчыкның: “Кадалмас әле, килмешәк!” – дигән сүзләрен ишетәм. Ул мине үзе теләгән вакытта, орыша-орыша кертә икән…

       Әни үлгәч,  мин бөтенләй ятим булып калдым. Беркөнне, Казанга бара торган бер ямщикка утыртып, мине Казанга озаталар.

       Минем гомерем шактый ямьсез, шактый караңгы, шул ук вакытта кызык кына үткән.”-дип искә ала Г.Тукай  

    Оядан –ояга күчеп, җылылык эзләп йөргән бу сабыйның алдагы язмышы Кырлай авылы белән бәйле.Кырлай аны җылы каршы ала. Бала чагының иң матур көннәре шунда үтә дисәң дә дөрес булыр.

Кырлайда нәни Габдулла беренче тапкыр мәдрәсәгә укырга йөри башлый. Анда булган кызыклы хәлләрне үзенең шигырьләрендә яктырта.

 Ул авыл малайлары белән- су буенда, балыкта; печән вакыты җитсә, ул да уракта була.

   Рухи яктан авыл, крестьян тормышын тәмам күңеленә сеңдергән Тукайны көннәрдән бер көнне әтисенең дусты эзләп таба да, Җаек (Уральск) шәһәренә алып китә

Җаек бер үк вакытта Тукайга олы белем һәм иҗат дөньясына юл ача.

  Әмма туган туфрак шагыйрьне Казанга тарта. 19 яшьлек Габдулла яңадан Казанга кайта.  Ни кызганыч, шагыйрь гомере кыска була.Әмма шул кыска вакыт эчендә дә, ул балалар өчен әкият-поэмалар, шигырьләр,мәсәлләр иҗат  итә.

3.Физкультминут

4. Сүзлек өстендә эш.

Сәтыр-юл, рисалә- китап, мөсәххих- корректор, нам- исемле, һөҗү- сатирик.

5.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

131  нче биттәге сорау һәм биремнәргә  җавап әзерләргә

6.Дәрескә  йомгак.

Укытучы сүзе.

7.Өй эше.   131нче биттәге сорау һәм биремнәр буенча сөйләргә әзерләнергә

   Безнең барыбызны да балачак дөньясына  Габдулла Тукай алып керә. Без хәреф таный башлау белән аның үлемсез, халык ярата торган шигырьләрен, тылсымлы әкиятләрен укыйбыз, аларны күңелдән өйрәнәбез. Халык аерым бер чорны- Тукай чоры диеп йөртә.

  Өлкәннәр яраткан шагыйрьләре турында үзләренең балаларына сөйләгәннәр, шигырьләрен ятлатканнар. Ата- аналар, балаларына, Кандалыйдан да зур шагыйрь- Тукай, дип өйрәткәннәр. Тукайны һәрбер яшьтәге кеше, үзенең яшьтәше дип кабул итә. Аның шигърият хәзинәсеннән, яңа хәреф танырга өйрәнгән сабыйдан башлап, чал чәчле карт- карчыкларга чаклы, һәркем җан азыгы таба. Тукай үзенең яшәү чорында балалар өчен бик күп әсәрләр яза. Ул моның белән генә чикләнмичә, мәктәпләр өчен дәреслекләр, уку китаплары да язган. Аның шулай балалар өчен бик күп итеп шигырьләр, әкиятләр язуының бик күп сәбәпләре бар. Тукай, сабый чагы ятимлектә үткән балаларны кызгана, аларны бәхетле итеп күрәсе, бүген үк азмы- күпме юаныч бирәсе килә. Кечкенә укучыларына атап чыгарылган бер китабын “Юаныч” дип атавы очраклы түгел.

    Тукай алдан ук киләчәк җәмгыять төзү балалар өстендә булганлыгын аңлый һәм шуның өчен дә ул балаларны тәрбияләүгә бик зур игътибар биргән.

    Тукайның балалар өчен язган күп әсәрләренең хәзер дә балалар бакчаларында, мәктәпләрдә балалар тарафыннан  театраль күренеш буларак куелып, уйналып йөрүләре, “Таз” сюжетына балетмейстерларның бию куюлары һич тә очраклы түгел. Балалар барысы да татар поэзиясендә, шигырь поэтикасында туган яңа үзгәрешләр турында. Тукайның укуга гына түгел,  ә тыңлауга, күрүгә дә нигезләп иҗат итүе, нечкә музыкаль зәвыклы шагыйре генә түгел, ә театраль  һәм драмматик шагыйрь дә булуы турында сөйлиләр. “Шүрәле”, “Таз”,”Су анасы”, “Кәҗә белән Сарык” әсәрләрендә исә нинди бай театраль картиналык.

Тукай безне шигырьләре аша тәрбияли, аң-белем бирә, яшәргә өйрәтә.



Предварительный просмотр:

Тема :  Г.Тукай  - тәнкыйтьче

Максат: 1)  20нче гасырда татар шигъриятенең тагын да тизләтелгән үсешенең нигезләре һәм сәбәпләре белән таныштыру ;                                        

               2)язучылар белән таныштыру;

               3)  әхлак тәрбиясе.                                                                                            

                                           Дәрес барышы.

1.Актуальләштерү

 1) өй эшен тикшерү.

2) Сорауларга җавап бирергә:

1. 20нче йөз башы татар әдәбияты алдында нинди бурычлар тора?

2. Г.Тукайның шигъри остазлары дигәндә, без аерым шәхесләрне дә, тулаем халкыбызны да күз алдында тотабыз. Ни өчен?

3. Г.Тукай халык җырларының кеше тормышындагы урынын ничек билгели?

4. Шагыйрь халык авыз иҗатын ни рәвешле өйрәнә?

5. Г.Тукай шагыйрьлекне ничек итеп күз алдына китерә?

2.Яңа белем күнекмәләре формалаштыру.

3.Физкультминут

4. Сүзлек өстендә эш.

Мәгаль ифтихар- мактана-мактана, һәдия итү- бүләк итү,сәхифәле-битле, мәҗмуга- җыентык, китап, халис –чын, галибәле – җиңүле, мәҗүд була – пәйда була, барлыкка килә.

5.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Сорау һәм биремнәргә  җавап әзерләргә

1. Г.Тукай, шигъри әсәрләр язудан тыш, иҗатның тагын кайсы өлкәләрендә каләм тибрәткән?

2. Шагыйрь үзеннән элек иҗат иткән каләм әһелләре әсәрләренә нинди үрнәк бирә?

3. . Г.Тукай

6.Дәрескә  йомгак.

Укытучы сүзе.

7.Өй эше.   121 нче биттәге сорау һәм биремнәр буенча сөйләргә әзерләнергә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Габдулла Тукайның балачагы

Татар әдәбитяыннан Г. Тукайга багышланган презентация...

Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча "Тамчы шоу"

Г.Тукай туган көннәрдә сыйныф сәгатьләрендә үткәрү өчен тәрбия чарасы....

Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча "Тамчы шоу"

Г.Тукай туган көннәрдә сыйныф сәгатьләрендә үткәрү өчен тәрбия чарасы....

Габдулла Тукайның томыш юлы һәм иҗаты.

Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча "Йолдызлы сәгать"....

Габдулла Тукайның "Су анасы" әкиятен өйрәнү дәресе.

Рус телле укучылар өчен,  4 нче сыйныфта Габдулла Тукай турында тулырак мәгьлүмат туплау һәм әсәрләре белән  танышу өчен үтеәрелгән дәрес эшкәрмәсе....

Габдулла Тукайның иҗаты

Презентация к внеклассному мероприятию при изучении творчества татарского писателя Габдуллы Тукая....

Доклад Татар әдәбияты үсешендә Габдулла Тукайның өлеше.

Татар әдәбияты үсешендә Габдулла Тукайның өлешеТатар әдәбияты үсешенә Габдулла Тукай кебек зур өлеш керткән башка каләм иясен табу кыен. Алай гына да түгел, ул тугандаш төрки һәм Идел-Урал буйларындаг...