Сайфуллина Рамзия Камиловна

Сайт учителя татарского языка и литературы

"Ул булганда адашмабыз-юлым туры, нурлы көнем, күз карасы кебек саклыйм, анам теле-Татар телен!" И.Гыйләҗев.

Профессия: Учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: Углубленное изучение татарского языка и литературы

Увлечения: Книги, театр, музыка.

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Алькеевский район с.Базарные Матаки

Место работы: МБОУ Базарно-Матакская гимназия имени Наби Даули

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/sayfullina-ramziya-kamilovna
Агач җимеше белән, кеше эше белән.
Татар халык мәкале.

Адәмчә яшәүнең, тормыш итүнең беренче бисмилласы - хезмәт. Көч салмыйча - көч керми. Яшь буынга, бәхеткә, мул тормышка ирешүдә намуслы хезмәтнең ни дәрәҗәдә зарур икәнен төшендерү без, укытучыларның мөһим бурычыдыр.

О себе

                             Укытучы, язгы  кояш  кебек,

                             Күңелләрне  назлап  җылыта.

                            Авыр  чакта  ярдәм  кулын  суза

                            Сабыр  сүзе  белән  юата.

Мин - татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Хезмәтем зур җаваплылык сорый.Укучыларны  дөрес язарга, культуралы сөйләм күнекмәләренә өйрәтүдән,  эчке матурлыкка омтылу, күркәм сыйфатлар тәрбияләү, әйләнә-тирәдәге вакыйгаларга дөрес бәя бирә белергә,тормышны аңларга, көрәшергә, үз юлыңны табарга, әдәпле һәм кешелекле булырга өйрәтүдән дә гыйбарәт.

Яңа максат, яңа өмет, яңа ышанычлар белән мәктәп ишеген ачам. Үз эшемне никадәр яратуымны мин моңа кадәр аңламаганмын икән бит. Сыйныф ишеген ачып керергә мәҗбүр итүче көчнең исеме мәхәббәт икән, ләбаса. Балаларга, укытучы һөнәренә мәхәббәт!
Җиң сызганып эшкә керешәм: “Исәнмесез, утырыгыз!”... Ничә пар күз өметле карашларын миңа төбәгән. Ничек кенә аларның йөрәгенә юл табарга? Ничек итеп үз фәнеңә мәхәббәт уятырга? Замана таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Дәреслек нинди генә булмасын, зурмы ул, әллә кечкенәме, рәсемлеме, рәсемсезме, авторы кем, теге, я бу галимме, барыбер көткән нәтиҗәләргә ирешеп булмаячак. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала.  Башлангыч сыйныф укучылары белән традицион дәресләрдән тыш, уен-дәрес, сәяхәт-дәрес, практикум-дәресләрне отышлы дип табам. Үзем сайлаган хезмәт юлымда дөрес һәм нәтиҗәле хезмәт куюым, миңа алга таба да эшләргә көч, дәрт өсти. Куйган хезмәтем бушка китмәсә иде!..

Миңа сорау бирсәләр:

-Сөенечең ни? - дисәләр,

Сөенечем таңнан торып,

Эшкә килгән иртәләр.

Миңа сорау бирсәләр:

-Шатлыгың ни? - дисәләр,

Шушы мәктәп сукмаклары

Шатлыгыма илтәләр.

Миңа сорау бирсәләр:

-Бәхет ни ул? - дисәләр,

Бәхет - шушы укучылар

Кеше булып үссәләр.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Ф.Яруллин, Т.Миңнуллин, А.Гыйләҗев, М.Мәһдиев, З.Хәким, Р. Мирхәйдәров әсәрләре.

Мой взгляд на мир

Елмаю.Үзем тормышка, хезмәтемә гашыйк, табигатем белән шаянмын. Тирә-ягымда да шундый кешеләр күп булса сөенәм. Елмаеп йөргән йөзләрне яратам. Дәрестә дә елмаям. Дустанә, җиңелчә елмаю укучыларымда ышаныч, шатлык тудыра. Хәйләкәр елмаю уйланырга, эзләнергә, хаталарын табарга ярдәм итә.  Ачулы  елмаю (анысы да була!) гаепләрен тоярга, начар эшләрен танырга этәрә.

Моё портфолио

Бу тормышта минем адымым нык,

Укытучы - минем һөнәрем .

Бар көчемне, талантымны  биреп,

Балалар, дип уза көннәрем.

Добавить грамоту в портфолио