3нче сыйныф өчен әдәби укудан йомгаклау контроль эше
материал

3нче сыйныф өчен әдәби укудан  йомгаклау контроль эше

Скачать:


Предварительный просмотр:

3нче сыйныф өчен әдәби укудан  йомгаклау контроль эше

1нче вариант.

1.Нәрсә ул җанландыру?

а) халык иҗатының борынгы жанрларыннан берсе, могҗизалы һәм маҗаралы вакыйгаларга, шулай ук көнкүрешкә бәйләнешле хәлләргә корылган фантастик әсәр.

ә) Әдәби әсәрләрдә җансыз, тере булмаган предметларны тере итеп күрсәтү, кешеләштерү алымы

2.Мәсәл-

а)гыйбрәтле,акыл өйрәтүле кечкенә хикәяләр;

ә)борынгылар сүзе,аталар сүзе,тәҗрибә һәм хикмәт җимеше,халыкның күмәк фикере,тормышта киңәш.

3. Шукбай ни өчен конверт эченә бодай бөртекләре сала?

а) Утыртып куяр өчен

ә) Дәү әнигә бүләккә                    

б)Нәни мәче малайлары өчен

4. Кайсы шигырьдә әби бәрәңгене кызгана?  

а) Л. Лерон  “Яңгырның ял көне»          

ә)   Г.Рәхим “Безнең тауда”    

б) Йолдыз “Антенналы бәрәңге”          

5. Айгөл Әхмәтгалиева “Болытта җиләк үсә” әсәрендә катнашучы герой

а) Искәндәр    

ә)Байбулат            

б) Йосыф                        

6.“Яңгырның ял көне” шигырен кем язган?
а) Рафис Корбан

ә) Ләбиб Лерон

б) Бикә Рәхимова

7.Мәсәлләр ничә өлештән тора?

а)2;  ә) 1;

8. “Җил илә Кояш”мәсәленең авторы?

а)Фәрит Яхин

ә)Нәкый Исәнбәт

б)Габдулла Тукай

9Фәнис Яруллинның “Тылсымлы ачкыч”хикәсендә төп геройның исеме:

а)  Айдар;ә) Ибрай;б)Муса;

10. “Минем яраткан ел фасылым”темасына кечкенә хикәя язарга.(5җөмлә)

2нче вариант.

1.Нәрсә ул әкият?

а)әдәби әсәрләрдә җансыз, тере булмаган предметларны тере итеп күрсәтү, кешеләштерү алымы.

ә)халык иҗатының борынгы жанрларыннан берсе, могҗизалы һәм маҗаралы вакыйгаларга, шулай ук көнкүрешкә бәйләнешле хәлләргә корылган фантастик әсәр.

2.Мәкаль-

а)гыйбрәтле,акыл өйрәтүле кечкенә хикәяләр;

ә)борынгылар сүзе,аталар сүзе,тәҗрибә һәм хикмәт җимеше,халыкның күмәк фикере,тормышта киңәш.

3. “Комсызлык бәласе”әкиятендә  аю баласы нәрсә тапкан?

а)сыр; ә)җиләк; б)гөмбә;

4.Ләбиб Леронның “Мәче малае Шукбай”әсәрендә мәче малаеның кушаматы ничек?

а) Мырауҗан; ә) Мыраубикә ;б) Шукбай;

5. Аяз Гыйләҗев “Суык” хикәясендә малай терекөмешне нәрсәгә охшата?

а)песигә;   ә) күрше кызы Разыяга;      б) Әминәгә;        

6. Григорий Остерның “Серне ачтыхикәясендә нинди кош турында сүз бара?
а) Тутый кош;ә) Сыерчык;б) Песнәк;
7.Йолдызның “Белмәгәнен белми” шигырендә малайның иң яраткан сүзе нинди?
а) Мин белмим;ә) Мин беләм;

8.Мәсәлләр ничә өлештән тора?

а)2;  ә) 1;

9.“Карга белән Төлке ”мәсәленең авторы-

а)Габдулла Тукай;  ә) Габдулла Шамуков;б)Таиб Яхин;

10. “Минем яраткан ел фасылым”темасына кечкенә хикәя язарга.(5җөмлә)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3нче сыйныфы өчен татар теленнән тест.

3нче сыйныфы өчен татар теленнән тест....

3нче сыйныфы өчен татар теленнән тест. 1нче чирек.

3нче сыйныфы өчен татар теленнән тест. 1нче чирек....

3нче сыйныфы өчен татар теленнән тест.

3нче сыйныфы өчен татар теленнән тест....

3нче сыйныфы өчен контроль срез биреме.

3нче сыйныфы өчен контроль срез биреме....

8 сыйныф (рус группасы). Татар теле. Контроль эш. 3нче чирек

8 сыйныф (рус группасы). Татар теле. Контроль эш. 3нче чирек...

8 сыйныф (рус группасы). Татар теле. Контроль эш. 3нче чирек

8 сыйныф (рус группасы). Татар теле. Контроль эш. 3нче чирек. Ф.С.Сафиуллина дәреслеге буенча....

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар  төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше...