Шарафеева Рамия Анасовна

сайт учителя татарского языка и литературы

Үткәннәргә үкенеп яшәмәскә! Алга таба атларга!

Профессия: учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: изучение опыта работы учителей татарского языка и литературы

Увлечения: чтение научно-популярной литературы

Регион: Республика Татарстан

Место работы: МБОУ "СОШ №20" г.Альметьевск

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/sharafeeva-ramiya-anasovna
“...Язмыш синең тез астыңа китереп сукса - егылмас өчен, якасына ябыш. Утларга салса - үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа - күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Караурманнарда адаштырса - кояшка карап юл сайла.Ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп ургы. Җиргә күмсә - орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса - йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземлеләр генә бәхеткә лаек”.
Ф.Яруллин

Сезне сайтымда күрүемә шатмын, рәхим итегез!

О себе

  Мин Минзәлә районы Николаевка авылында хезмәткәрләр гаиләсендә туганмын. 1979 нчы елда гаиләбез белән Әлмәт районына күчеп килдек. Кәләй урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, В.И.Ульянов -Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының филология факультетына укырга кердем. 1994 нче елда университетны уңышлы тәмамлап, Әлмәт шәһәренең 20 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып хезмәт юлымны башладым. 2011 нче елда Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында белемемне күтәрдем. Бүгенге көндә шул ук мәктәптә балаларга белем һәм тәрбия бирү эшен дәвам итәм. 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

 "Китап алсаң кулыңа, нур сибелер юлыңа".

А.Гыйләҗев "Җомга көн кич белән", Ә. Еники "Әйтелмәгән васыять", М.Мәһдиев "Бәхилләшү", Ф.Садриев "Таң җиле".

Мой взгляд на мир

Балалар - тормыш орлыклары. Аларның киләчәге безнең кулларда.

Моё портфолио

 Һәрбер укытучының эшендә булган шатлыклы, кызыклы, уңышлы вакыйгаларны җыеп бара торган  папкасы булырга тиеш. Мондый папка укытучының портфолиосы дип атала. Портфолио җыйганда түбәндегеләргә игътибар таләп ителә: 1. Үзмониторингның системалы һәм даими булуы. 2. Дөреслек. 3. Объективлык. 4. Үз-үзеңне үстерүгә юнәлдерелгән булуы. 5. Материалларның структуралыгы, логик  төзелүе. 6. Пөхтә, эстетик зәвык белән бизәлеш. 7. Куелган материалларның тулы һәм төгәл булуы. 8. Эш нәтиҗәләре, күрсәткечләр.                                                                                                                                       

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: