[э] авазы һәм Ээ, е хәрефләре.
план-конспект урока по иностранному языку (1 класс) по теме

Шарафеева Рамия Анасовна

1 нче сыйныф өчен татар теленнән ачык дәрес планы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл e_khrefe_1_klass.docx22.66 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: [э] авазы һәм Ээ, е хәрефләре

Максатлар:

  • Укучыларны [э] сузык авазы белән таныштыру. Бу авазны ишетеп таный белергә,  бердәрәҗәле сүз модельләре нигезендә аны аерып алып әйтергә өйрәтү;
  • Аваз-хәреф сүз моделе нигезендә сүзнең аваз формасын хәреф формасына үзгәртү; [э] авазы сүз башында ишетелгәндә генә э хәрефе белән белдерелүен (билгеләнүен), ә сүз уртасында һәм сүз ахырында е хәрефе язылуын аңлату;
  • Укучыларның  фонематик ишетеп таный белүен, логик фикерләвен үстерү.
  • Табигатькә мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, компьютер

Дәрес барышы

  1. Оештыру моменты.

Хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек? Әйдәгез бер-беребезгә елмаеп алыйк та, дәресебезне башлап җибәрик.

  1. Үткәннәрне кабатлау. Белемнәрне актуальләштерү.
  • Без нинди хәрефләр белән таныш?
  • Алар нинди авазларны белдерәләр?
  • Без аларны ни өчен сузык авазлар дип атадык?
  1. Дәрес темасын һәм максатын ачыклау.
  1. Әлифба дәреслегендә бирелгән  предмет исемнәрен әйтү.
  2. Экскаватор, эт сүзләрен тыңлау. (www.tatarscool.ru).
  • Эшләпә, энҗе чәчәк, эт, экскаватор сүзләрендә беренче нинди аваз ишетелә?
  • Ул аваз сезгә танышмы?

Димәк, без бүгенге дәресебездә [э] авазы белән танышачакбыз.

  1. Яңа теманы аңлату.
  1. Дәреслектәге эшләпә, эз, экран рәсемнәре һәм алар астындагы бердәрәҗәле схемалар өстендә эш.
  • Бу сүзләрнең башында нинди аваз ишетелә?
  • Бу рәсемнәр астындагы схемаларда кайсы аваз буш түгәрәк белән билгеләнгән? ([э] авазы).
  • [э] авазы сузык авазмы, тартык авазмы? (сузык аваз)
  • Ни өчен сузык аваз дип уйлыйсыз? ([э] авазын сузып, җырлап әйтеп була. Бу вакытта авыздан чыккан һава агымы сизелми. Моны авызга якын китерелгән кәгазь битенә өреп карап та тикшереп була.)
  • Ни өчен [э] авазы схемаларда буш түгәрәк янына апостроф билгесе куеп күрсәтелгән? ([э] авазы нечкә сузык аваз).

Нәтиҗә: [э] авазы нечкә сузык аваз, ул схемада буш түгәрәк янына апостроф билгесе куеп бирелә.

  1. Рәсемнәр буенча әңгәмә, өйрәнелә торган сүзләр таптыру,  авазның сүзләрдәге урынын билгеләү, сүзтезмәләр, җөмләләр төзү һ.б.

Нәтиҗә:  [э] авазы сүз башында, сүз уртасында һәм сүз ахырында ишетелә.

  1.  [э] авазының Ээ, е хәрефләре белән белдерелүен аңлату.

Схемалар буенча эш. Схемалар сүзнең аваз формасын хәреф формасына үзгәртүне күз алдында тота. Элмәк, эт, энә, энҗе, бер, элгеч, бәлеш, эшче, песнәк сүзләрендә өйрәнелгән аваз хәреф белән билгеләнгән. Сүзләрне иҗекләргә бүлеп уку һәм [э] авазы сүз уртасында һәм сүз ахырында ишетелгәндә е хәрефе язылуга игътибар итү.

Нәтиҗә:  [э] авазы сүз башында ишетелгәндә ул язуда э хәрефе белән белдерелә, ә сүз уртасында һәм сүз ахырында ишетелгәндә е хәрефе белән белдерелә.

Физминут

                                                 Әкрен генә басабыз,

Әзрәк уйнап алабыз:

  Тиз-тиз чүгеп алабыз,

    Аннан туктап калабыз.

                                                 Уңга таба бөгелик,

                                                 Сулга таба бөгелик,

   Салмак кына әйләник,

     Җайлап кына утырыйк.

  1. Теманы ныгыту.
  1. Бирем (www.tatarscool.ru).

Атамалары [э] авазына башланган предметларның рәсемнәрен сайлап алу (энә, эт).

  1. Кроссворд чишү. Рәсемнәрдә бирелгән предмет исемнәрен шакмакларга  дөрес итеп урнаштыру.

Нәтиҗә:  песи, себерке, келәм сүзләрендә  [э] авазы сүз уртасында һәм сүз ахырында ишетелә, шуңа күрә е хәрефе языла.

  1. Табышмакның җавабын табу. Укытучы табышмакны укый.
  • Укучылар ишетелгән һәм әйтелгән сүзләр арасыннан [э] авазы кергән сүзләрне танып, аерып әйтеп бирәләр (без, идек, сигез, китеп, бишәвебез, хәзер).
  • Табышмакның җавабын әйтү.
  • 1-10 га кадәр саннарны искә төшереп китү.

  1. Р.Миңнуллинның көз турындагы шигыре өстендә эш. (www.tatarscool.ru)
  • Шигырьне  беренче тапкыр тыңлаганда, укучылар шигъри текстны төшенеп, аңлап, образлы күз алдына китерәләр.
  • Икенче кат тыңлаганда, өйрәнелгән авазны ишетеп тану эше башкарыла, сүзләр әйтелә һәм сүзләрнең мәгънәләре аңлатыла (көзге, элеваторда, икмәге, эскерттә).

  1. Сюжетлы рәсем өстендә эш. Көз темасына әңгәмә.
  • Бу рәсемдә елның кайсы вакыты сурәтләнгән?
  • Көз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?
  • Нинди эшләр башкарыла?

  1. Табышмакларның җавапларын табу. Эт, энә сүзләрендә өйрәнелгән авазның урынын билгеләтү.

  1. Йомгаклау.
  • Нинди аваз белән таныштык?
  • [э] авазы нинди аваз?
  • Схемада нинди шартлы билге белән күрсәтелә?
  • [э] авазы язуда нинди хәрефләр белән белдерелә?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

[з] авазы, З, з хәрефләре

I сыйныфта әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе...

[Э] авазы, Э, э (е) хәрефләре.

План-конспект урока по татарскому языку в 1 классе по ФГОС...

Тема:[д ]авазы Д,д хәрефләре

Дәреслек:Әлифба.И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина....

Без дәрестә. Үзенең һәм иптәшенең ничек укыганын әйтү. [р] авазы һәм Р р хәрефләре белән танышу һәм язу.

Сингапур технологиясе буенча дәрес планы. Тема " Без дәрестә. Үзенең һәм иптәшенең  ничек укыганын әйтү.  [р] авазы һәм Р р хәрефләре белән танышу һәм язу." 1 класс.   ...

[с] авазы һәм С, с хәрефләре.

уку процессын оештыру; уз хисләреңне белдерү хәм бәяләү....