Без дәрестә. Үзенең һәм иптәшенең ничек укыганын әйтү. [р] авазы һәм Р р хәрефләре белән танышу һәм язу.
план-конспект урока (1 класс) по теме

Сингапур технологиясе буенча дәрес планы. Тема " Без дәрестә. Үзенең һәм иптәшенең  ничек укыганын әйтү.  [р] авазы һәм Р р хәрефләре белән танышу һәм язу." 1 класс.     

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема:  Без дәрестә. Үзенең һәм иптәшенең  ничек укыганын әйтү.

 [р] авазы һәм Р р хәрефләре белән танышу һәм язу.    

Максат: 1. [р] авазы  һәм Р р  хәрефләре белән таныштыру. Сүз модельләре нигезендә бу авазны аерып алырга, таный белергә һәм   дөрес әйтергә өйрәтү;  

                 2. укучыларның сөйләмен , логик фикерләвен , фонематик ишетеп таный белүен, игътибарларын үстерү;    

                 3. укуга кызыксыну һәм шәфкатьлелек  тәрбияләү;

 Шәхескә кагылышлы УУГ

Уку эшчәнлеге һәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру.

 Регулятив УУГ

Укытучы белән бергә уку максаты кую;

  Проблеманы чишүдә берничә вариант табу;

 Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу.

Танып белү УУГДәреслек белән эш итә белү; яңа сүзләрнең мәгънәсенә  

             төшенү; укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә,  

             тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.Проблема кую һәм

аны чишү.

Коммуникатив УУГ

Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә, диалогта катнаша белү; үз

фикерләреңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны

яклау;

Укучыларның эш формалары:индивидуаль, фронталь, парлап, группалап

эшләү.

Белем бирү технологияләре: үстерелешле укыту, диалог төзү, информацион-

коммуникатив, сәламәтлекне саклар технологиясе.

Җиһазлау :дәрескә презентация,хайван рәсемнәре,төрле авырлыктагы  

                     карточкалар.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты.(Исәнләшү)

-Исәнмесез укучылар!

- Матур итеп бастык, артка борылып карадык, бүген бездә кунаклар,әйдәгез алар белән исәнләшик.  Бер-беребезгә елмаеп яхшы кәеф,тырышлык һәм уңышлар телик. Үзегезнең елмаюларыгызны миңа да бүләк итегез. Рәхмәт. Уңышлар сезгә!

-Балалар, бүген көн нинди?(Бүген көн салкын, ...)

-Яңгыр  явамы?(Юк, яумый.Әйе, ява.)

-Җил исәме?(Әйе, исә)

-Бүген ничәнче ноябрь? (Буген .... нче ноябрь)

Ноябрь кыш аемы, көз аемы? Тагын нинди көз  айларын беләсез?

Балалар бер- берсенә чиратлап айларны санап чыгалар.

2. Актуальләштерү.

-Без татар телен өйрәнүне Шүрәле белән дәвам итәбез.Урман мәктәбенә юл тотабыз.Слайд 1.

  • Бүген безнең дәрескә  кемнәр килде микән. Мин сезгә хайваннарның төрле сыйфатлар атыйм, ә сез уйлап кем икәнен әйтерсез.
  • Соры, усал.... (бүре)Слайд 2
  • -Хәйләкәр, кызылсары.... (төлке). Слайд 3
  • Куркау , җитез....(куян). Слайд 4
  • Энәле, кечкенә....(керпе). Слайд 5.
  • Зур , акыллы...(аю) Слайд 6.
  • Кечкенә, кызылсары....(тиен). Слайд 7.

3.Яңа материал

 “Без дәрестә”  рәсеме өстендә эш. МИКС ПЭА ШЭА

(Балалар музыка астында бииләр , парлашалар.Укытучы сорау  бирә, балалар  билгеле бер вакыт эчендә җавап бирәләр)

1) -Бүре нишли?( төлке, куян, керпе, тиен, аю).

-Бүре җырлый. Куян уйный. Аю рәсем ясый. Керпе укый. Төлке яза. Тиен саный.

2)-Һәрбер хайван дәрестә билге алган. Бүре “5”ле  алган. Ни өчен?

-Бүре матур җырлый.

-Керпе ничек укый? Керпе яхшы укый. Ул “5”ле алган.

-Төлке ничек яза? Төлке матур яза.

-Тиен ничек саный? Тиен  яхшы саный.

-Тикшерәбез.Кайсы сорауга җавап бирүе авыр булды?( Балаларның җаваплары тыңланыла, яңа сүзләрне әйтелә. Ничек? –как? Матур , яхшы, тиз, чиста, һ.б.ш.

ИНСАЙД-АУТСАЙД СЁКЛ

-Балалар  тышкы  һәм эчке түгәрәк ясап басалар.Укытучы сорау бирә, укучылар җавап бирәләр .Бер-берсенең ничек укулары, рәсем ясаулары , язулары  турында сорыйлар.

а) Проблемалы ситуация тудыру

–Шүрәле дәрескә бүләкләр алып килгән. Бүләкне алыр өчен табышмакка җавап бирергә кирәк.

Бакчада үсә,

Матур, тәмле исле,

Ләкин энәле.    Роза гөле. Слайд 8

-Молодцы! Бу роза гөле.Роза чәчәге барлык үсемлекләрнең патшасы, ул мәхәббәт, дуслык символы.

-Дуслык нәрсә ул?

-Нинди розалар була? (Балалар парлап  бер-берсенә төсле каләмнәр күрсәтәләр, төсләрне атыйлар)

б) ” Роза”сүзенә анализ ясау. Авазлар( Р),(о), (з), (а) . Хәрефләр Р,О,З,А.

-Беренче аваз нинди? (Р)

-Бу аваз турында нәрсә әйтә аласыз?(Р)-яңгырау тартык аваз.

- Димәк, без бүгенге дәрестә нинди аваз белән танышачакбыз? ([р] авазы)

- Әйдәгез, бергәләп бу авазны дөрес итеп әйтергә өйрәник әле: р-р-р-р ([р] авазының артикуляциясен аңлату)

-Сыйныфта кемнәрнең исемендә (р) авазы бар, әйтегез.

в)Конэрс

Балалар,  сыйныфның 4 почмагында  4 рәсем бар(Укытучы рәсемнәр элә, ләкин аларны атамый:  яңгыр, керпе, ромашка,тычкан).

-Кайсы рәсемнең әйтелешендә  (р ) авазы бар, шул рәсем янына барып басыгыз.

(Балалар төрле рәсемгә баралар да,  үзләренә пар табып, ни өчен бу рәсемне сайлаганын бер- берсенә аңлаталар.Җавапларны тыңлыйлар.

Нәтиҗә ясыйбыз: (р) авазы сүзнең башында, уртасында, ахырында да була ала.)

г) Уен “ Кайсысы артык?” Клок Баддис

Һәр балага  рәсемнәр төшерелгән карточкалар таратыла, артык рәсемне, хәрефне  билгеләргә.

Билгеле бер вакытка очрашучы балалар  пар табып, җавапларны чагыштыралар, аңлаталар. Шулай итеп 4 пар белән эшлиләр.

 1. куян, төлке, кәҗә , бүре.

2.  Малай, кыз, әтәч, әби.

3. саннар: 1,3,10,6.

 4. ә, ү, ө, Р. (Эш беткәч, тикшерелә).

-Балалар,  соңгы биремдә кайсы хәреф артык(Рр). Без ул хәрефне яза беләбезме? (Әйе- рус теле дәресендә)Слаид 9.

д.) Эш дәфтәрендә Р р хәрефләрен язу.

4. Материалны ныгыту. ТАЙМ ПЭА ШЭА

А)Укытучы сорау бирә, вакыт билгеләнә.Парлап тикшерелә.

Кем? сорауларына җавап биргән сүзләрне аеру.

Нәрсә?сорауларына җавап биргән сүзләрне аеру.

 Кагыйдәне искә төшерәбез.

Хайваннарны аерып әйтү.

Рр хәрефе кергән сүзләрне табу, тәрҗемә итү.

5.Рефлексия.

Укытучы сорау бирә, балалар бер-берсенә чиратлап сөйлиләр.

-Бүгенге дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек?

-Нинди яңа сүзләр белән таныштык?

-Сезгә нәрсәләр охшады?

Үзбәя бирү.

-Шүрәле сезгә бүләккә роза чәчәкләре алып килгән.

-Әгәрдә сез дәрестә барысында аңласагыз розаны кызылга буягыз, әгәрдә сездә сораулар калса, бик үк аңлашылмаса, сары төскә, бөтенләй аңламасак яшел төскә буягыз.

-Шушы розалардан букет ясыйбыз.

-Дәрес бетте .Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

[з] авазы, З, з хәрефләре

I сыйныфта әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе...

[Э] авазы, Э, э (е) хәрефләре.

План-конспект урока по татарскому языку в 1 классе по ФГОС...

[э] авазы һәм Ээ, е хәрефләре.

1 нче сыйныф өчен татар теленнән ачык дәрес планы....

Тема: ң хәрефе һәм [ң] авазы белән танышу. 1 нче сыйныф Әлифба дәресе.

Сүзләрдә IңI авазын ишетергә күнектерү; ң хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку  күнекмәләре булдыру ; укытучы җитәкчелегендә уку эшчәнлегенең максатын мөстәкыйль рәвештә билгеләп карау тәҗр...

[с] авазы һәм С, с хәрефләре.

уку процессын оештыру; уз хисләреңне белдерү хәм бәяләү....