Тема: [ч] авазы һәм Ч ч хәрефләре
учебно-методический материал (1 класс)

Гаянова Резеда Фидаиловна

    

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ch_hrefe.docx15.4 КБ

Предварительный просмотр:

 Тема:[ ч] авазы.  Ч, ч хәрефләре.

Максат. :[ ч], :авазының әйтелешен ачыклау һәм аларны хәреф белән билгеләү; укучыларда йөгерек һәм аңлы уку сәләтен формалаштыру; үзара ярдәмләшеп эшләү күнекмәләрен үстерү; укуга кызыксыну һәм туган телне ярату хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау. Дәреслек, кисмә хәрефләр, чәчәк һәм чачак рәсемнәре.

Дәрес барышы.

1.Мотивлаштыру – ориентлашу этабы.

1.Өй эшен тикшерү.

-        Исәнмесез, укучылар!

-        Исәнмесез, саумысыз!

-        Хәерле иртә, балалар!

-        Имин үтсен көнегез!

-        Кәефләрегез ничек соң?

-        Кояшлы иртә кебек

-        Туган телне, анам телен

-        Өйрәнергә дип килдек.

-        Өйдә нинди мавыктыргыч эш белән шөгыльләндегез? (Укыдык, яздык.

-        Өйдә кем Әлифбаны укыды? Кем үзенең дөрес һәм матур итеп укуын ишеттерергә тели?

 Үзбәя.

II. Белемнәрне тигезләү, актуальләштерү.

-        Әлифба дәресендә нинди ачышлар ясадык? ( Авазлар ике төркемгә бүленә: сузыкларга һәм тартыкларга. А, У, Ы – калын сузыклар, Ә, И, Ү – нечкә сузыклар.)

-        Әлифба дәресләрендә төп эшебез нәрсәдән тора? (Авазларны хәрефләр белән тамгалыйбыз, укырга өйрәнәбез.)

-        Авазларны хәрефләр белән тамгалаганда, нинди тәртиптә эшлибез? (Укучылар парларда сөйләшәләр, искә төшерәләр, әзер парлар кулларын күтәрәләр. 2 укучы такта янына чыгып сөйли.)

III. Уку мәсьәләсен кую.

-        Барлык авазларны хрефләр белән тамгаладыкмы? ( Юк тамгаламадык.)

-        Димәк, бүген дәрестә авазларны хәрефләр белән тамгалауны дәвам итәрбез.

-        Чынаяк, чәнечке, чия, чәчәк, чачак, чишмә, чикләвек.

-        Бу сүзләрне нәрсә берләштерә? ( Барлык сүзләр дә [ ч] авазыннан башлана.)

Укытучы. Бүгенге дәрестә нинди авазны хәреф белән тамгаларбыз? (Парларда сөйләшәләр, аннан 1 укучының җавабы тыңлана: бүген [ ч] авазын хәреф белән тамгаларбыз.)

IV. Операциональ – башкару этабы.

1.        Укытучы табышмаклар укый.

 1)Йомры йомшак, йон йомгак

Йортта чирәм йолкадыр. (чебеш)

2) Төсе кандай, тәме балдай. (чия)

3) Челтер – челтер челтери

Суым бер дә бетми, - ди

Кайвакытта килсәгез дә

Сусавыгыз бетәр, - ди. (чишмә)

4) Аңа салып чәй эчәбез,

Өстәл янына утырып,

Бу ни икән беләсезме,

Я әйтегез,  кычкырып. (чынаяк)

5) Кечкенә генә таш сандык

Сандык эченә мал салдык

Ачкычын таба алмагач

Капкачын ватып алдык. (чикләвек)

6) Җәй дә, кыш та, яз да, көз дә

Чәчәк ата бер төстә. (чыршы)

-        Бу сүзләрне нәрсә берләштерә? ( Барлык сүзләр дә [ ч] авазыннан башлана.)

 Тактага чәчәк һәм чачак рәсемнәре эленә, Сүзләрнең мәгънәләре аңлатыла.

( Ике укучы тактага чыга, әлеге сүзләрнең аваз схемасын ясый.)

[ К] авазы – тартык, саңгырау, калын; [ а] – калын сузык; [ к] – тартык, саңгырау.  Чәчәк сүзенә дә шул рәвешле аваз анализы ясала.

Укытучы. Дөреслеген тикшерик әле. Сез нинди эш башкардыгыз? (Сүзнең аваз схемасын ясадык.)

Укытучы. Хәзер нишлибез? (Авазларны хәрефләр белән тамгалыйбыз.)

( Ике укучы , такта янына чыгып, авазларны тамгалый.)

Укытучы: Чачак сүзен әйтегез һәм беренче авазны авызда тотыгыз. [ ч] авазы кайда ясала? Ничек әйтелә? (Калын әйтелә, аваз тешләр арасыннан тешләр арасыннан тоткарлык белән кысылып чыга, димәк тартык аваз, нечкә, калын кушылмалар ясый ала.)

-        Чәчәк сүзе ничек әйтелә? ( Нечкә.)

-        Бу нәрсә белән бәйле? (Сузыклар белән бәйле.)

-        Укытучы. [ ч] авазының хәрефен кем белә?

-        ( Бер укучы хәреф белән тамгалый. Укытучы чачак, чәчәк сүзләрен укырга тәкъдим итә.)

2.        Ч хәрефе белән танышу.

Укытучы. Бу хәреф Ч хәрефе дип әйтелә.(Басма һәм язма хәрефләр белән таныштыру. Ч ч хәрефләре язылган карточкалар күрсәтелә.)

Укытучы. Укучылар Ч хәрефе нәрсәгә охшаган? (урындыкка, дүртлегә)

Ч хәрефе языла

Нәкъ 4ле кебек үк

Ләкин икесен беркайчан

Бутый күрмәгез берүк.

-        Ч хәрефен алфавиттан табыгыз. Ул нинди хәрефтән соң тора?

- Ч хәрефенең эше турында парларда сөйләгез. (Ч хәрефе   саңгырау    [ ч]  авазын тамгалый.)

Укучылар нәтиҗәне парларда, аннары үз – үзенә сөйли.

Үзбәя.

3.        Аваз культурасы тәрбияләү.

Укытучы. Тел шомарткыч.

Сәер чүлмәкче

Чүәк чигә чүлмәкче,

Чүәкчедән күрмәкче

Чүәк кебек чикмәкче.

9. Чебеш сүзенә иҗек – аваз анализы ясала. Сүзне иҗекләргә бүләбез.

10.Физминутка.

Нәни чебиләр барсы да

Сары майка кигәннәр

Зарядка ясарга диеп,

Болынлыкка килгәннәр

Корт – корт, корт – корт

Болынлыкка килгәннәр

Тавык аларга өйрәтә

Җим табарга, ашарга

Күктә тилгән күренсә,

Кая кереп качарга,

Корт – корт, корт – корт

Кая кереп качарга.

V. Яңа материалны ныгыту.

1. Укытучы. Әйдәгез, тактага язылган иҗекләрне укыйк әле. Иҗекләрне укыганда нәрсәгә игътибар итәбез? (Сузык авазларга.)

Укучылар тактага язылган түбәндәге иҗекләрне укыйлар:

-         ча чә, чу-чү, чы-чи.

1.        Дәреслек белән эш.

Укытучы. Дәреслектәге сүзләрне эчтән укыгыз.

( Башта укучы укып күрсәтә. Аннары укучылар бер-берсенә укып күрсәтә.)

Дәреслектәге рәсем буенча әңгәмә.

2.        Дәреслектәге текст белән эш.

-        Текстны карап чыгыгыз. Аңлашылмаган сүзләр юкмы?

-        Хикәя нәрсә турында бара?

(Бер укучы кычкырып укый. Аннан текстны укучылар мөстәкыйль укыйлар, бер-берсенә укып кәрсәтәләр.)

 Үзбәя.

7.Укытучы. Бүгенге дәрестә нинди яңалыклар алдыгыз? ([ ч] – саңгырау тартык аваз.)

-        [ ч]  авазы кайда ясала? Ничек әйтелә?

-         Ничек белдек? (Аваз схемасын ясадык, хәреф белән тамгаладык, [ ч]   авазын әйтергә өйрәндек.)

-        Укучылар [ ч]   авазы белән сүзләр уйлый.)

Үзбәя.

VII. Өй эше.

Укытучы. Өйдә нишләрбез? ( Укырбыз, ч хәрефе турында әти - әниләргә сөйләрбез.)  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

[Э] авазы, Э, э (е) хәрефләре.

План-конспект урока по татарскому языку в 1 классе по ФГОС...

Тема:[д ]авазы Д,д хәрефләре

Дәреслек:Әлифба.И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина....

Без дәрестә. Үзенең һәм иптәшенең ничек укыганын әйтү. [р] авазы һәм Р р хәрефләре белән танышу һәм язу.

Сингапур технологиясе буенча дәрес планы. Тема " Без дәрестә. Үзенең һәм иптәшенең  ничек укыганын әйтү.  [р] авазы һәм Р р хәрефләре белән танышу һәм язу." 1 класс.   ...

Әдәби уку дәресенә технологик карта. Тема: [ч] авазы, Ч,ч хәрефләре.

                 Укучыларны тартык[ ч] авазы, аның үзлекләре, хәрефе белән таныштыру ,язырга өйрәтү; сөйләмнән авазны аерып алу күнекмәсе форма –...

Тема: [р]авазы һәм Рр хәрефләре

[р]авазы һәм Рр хәрефләре дәресенә презентация...

Тема. [з] авазы, З, з хәрефләре.

Дәреснең максаты[з] авазы, З, з хәрефләре белән таныштыру;сүз модельләре нигезендә [з] авазын дөрес әйтергә өйрәтү;басма текстны орфоэпик нормаларга туры китереп уку күнекмәләрен үстерү;үз гаиләсе бел...

Әдәби уку дәресенә технологик карта Тема: [ш] авазы, Ш, ш хәрефләре 1 нче сыйныф

1. [ш] авазы  һәм Ш, ш хәрефләре белән таныштыру. Сүз модельләре нигезендә бу авазны аерып алырга, таный белергә һәм  дөрес әйтергә өйрәтү;  2. Укучыларның сөйләмен, логик фикерләв...