Шарапова Рамиля Мударисовна

Сайт учителя татарского языка и литературы

Эшләсәң тир түгеп, алырсың мул итеп!

Профессия: Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Профессиональные интересы: Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен яратам

Увлечения: Җырларга,биергә,бәйләргә,чигәргә, китаплар укырга яратам

Страна: Россия

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Бәтке авылы

Место работы: Аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган Бәтке урта гомуми белем бирү мәктәбе

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/sharapova-ramilya-mudarisovna

                                                           Минем педагогик осталыгым

    Укытучы - иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл, иң гуманлы һөнәрләрнең берсе. Бу һөнәрне сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш. Мин моны яхшы аңлыйм.

   Мин- укытучы. Мин – остаз... Элек-электән халкыбыз Укытучыны Остаз дип бөекләгән.  Һәркемнең Остазы булган.

              Мин - татар теле һәм әдәбияты укытучысы… Туган телебездә белем бирү  миңа зур бурычлар йөкли. Бөек шәхесебез Риза Фәхреддин әйткәнчә, “һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш”. Ә халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге дә өметле.  Әгәр бала үз халкына ихтирамлы булса, эш-гамәле белән милләт үсешенә үз өлешен кертә алса, гомумән, балалар күңелендә милләт өчен янып-көеп яшәү теләге, ихтыяҗы туса, димәк, минем бурычым үтәлгән була.

          Мин ничек эшлим? Мин укыткан балалар ничек укый? Бүгенге буынга тапшыра аламмы мин халкымның мәңгелек мирасын? Халкымның киләчәге алдында кызарырлык булмасмы?  Балалар тормышта үз юлларын таба алырлармы? Моңа мин нинди өлеш кертәм соң?                                                        

    Уйлар, уйлар... гомер агачында боҗралар арткан саен күңелнең уйлы-моңлы мизгелләре дә ешая икән…                                                                             

     Мин – укытучы... Балачак хыялымны тормышка ашыруда беренче адымнарымны ясыйм… Үз гомеремдә күпме эчкерсез җаннарга белем дигән гаҗәеп сихри дөнья ишекләрен ачарга, алар күңелен җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатлар белән генә бизәргә тиешлегемне әле Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлап бетереп, Казан шәһәренең 80 нче мәктәбендә эшли башлаганда аңлап та бетермәгәнмендер, мөгаен... Аннары хезмәтемне Бәтке  урта гомуми белем бирү мәктәбендә дәвам иттем. Бүген менә уйланам да хәйран калам. Хезмәтем искиткеч җаваплы бит минем.  Минем алда – күзләр, күзләр... Һәркайсында – үзенчәлекле дөнья чагылышы. Мин шушы дөньяларны сак кына ачарга, аларга үсәргә, яхшы якка үзгәрергә   ярдәм итәргә тиеш. Минем омтылышым һәм педагогик фәлсәфәм – һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, көченә ышандыру, үзен шәхес итеп тойдыру.           

    Минем фикеремчә, татар теле һәм әдәбияты дәресләренең төп бурычы – укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, әйләнә-тирә мохиткә, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, үзлегеңнән белем алырга өйрәтү. Ә бу максатларга ничек ирешергә соң? Мин   бу сорауны үз-үземә һәр иртә саен бирәм. Җавапны да көн саен эзләргә туры килә. Кайчагында – фәнни һәм методик әдәбиятта, ә кайчагында – укучыларның күзләрендә...   

    Һәр баланың  үз дөньясы... Ә ул дөньяны җимерергә ярамый. Тышкы сыйфат белән эчке ихтыяр көче туры килмәсә, зур һәлакәт килеп чыгарга мөмкин, шунлыктан укучының эчке  халәтен яхшы белергә кирәк. Дәрес уңышлы узсын өчен, мин сыйныфта психологик уңай халәт тудыруны беренче максат итеп куйдым. Чөнки белем алу өчен иң кирәкле шарт – укучы-укучы, укучы һәм укытучы арасында ышанычлы атмосфера, үзара ихтирам дип уйлыйм.  Һәр баланың үз мөмкинлеге…Укучыларны бер-берсе белән чагыштырмыйча, һәрберсенең үсешен аерым күзәтәм, алга таба эш алымнарын билгелим. Фәнне авыр үзләштерүче бала да дәрескә куркып керергә, киеренке халәттә утырырга тиеш түгел.

   Дәресләрне һәр укучыга кечкенә генә булса да уңышка, үсешкә ирешерлек мөмкинлек бирү зарурлыгын истә тотып планлаштырам Кечкенәдән үк яңа мәгълүмати мохиттә: телевидение, Интернет, компьютер программалары белән аралашып үскән замана баласын укыту-тәрбия эшен компьютер технологиялә-реннән  башка оештырып булмый. Бүгенге көндә   беренче юлдашым- ул  мәгълү-мати- коммуникацион технологияләр.  Дәресләрне, тәрбия чараларын   әлеге технологиягә нигезләнеп үткәрү уңай, әлбәттә.  Хәзерге заман мәктәбендә мәгълүмати-коммуникатив технологияләр куллану белән бара торган дәресләрдә эш оештыру уку мотивациясенә, бердәм дәүләт имтиханы рәвешендә йомгаклау аттестациясен тапшыруга, олимпиадаларга һәм конкурсларга әзерләнүгә бәйле проблемаларны чишәргә булыша, укучыларга проектлар төзү һәм иҗади эшләр башкару, төрле   бәйгеләрдә катнашу юнәлешләрендә ярдәм итә. Укучыларым белән бергә эшләгәндә, компьтер өлкәсендә төрле яңалыклар белән дә фикер алышабыз. Фәнни-гамәли конференциягә презентацияләрне укучылар үз көчләре белән әзерлиләр.  Үз тырышлыгым белән татар теле һәм әдәбияты, тәрбия өлкәсенә кагылышлы   презентацион   материаллар  эшләдем. Укучыларым да бик теләп,  кызыгып презентацияләр ясыйлар, алар минем  зур ярдәмчеләрем. Интернет аша күп мәгълүмат   алырга өйрәнгән  балаларда матур әдәбият, фән белән кызыксынуны тудыру минем төп максатларымның берсе булырга тиеш дип саныйм. Әмма техниканың  бала  сәламәтлегенә зыянын киметү юллары турында да уйлану кирәк...                  

    Укучыларның, фән белән кызыксынуларын арттыру өчен уен-дәрес, төркемнәрдә эшләү, берләштерелгән дәрес, дәрес-экскурсия, дәрес-КВН, дәрес-очрашу, дәрес-сәяхәт, өлкән сыйныфлар белән дәрес-дискуссия, дәрес-диспут, семинарлар, проект яклау дәресләре һ.б.үткәрәм. Укучыларымның фән олимпиадаларында, төрле бәйгеләрдә катнашып урыннар яулавы педагогик эшемне дөрес оештырганлыгымны раслыйлар.                                              

    Балалар тормышында уенның әһәмияте искиткеч зур.Уенны бигрәк тә 5-6 нчы сыйныф укучылары ярата.Уен бала шәхесенә уңай йогынты ясый, аның акыл үсешен активлаштыра, балада хисләр эшчәнлеген көчәйтә, ихтыяр көче тәрбияли.     Уен – иҗат эшенең беренче адымы. Шуны истә тотып, мин дәресләрдә уеннар кулланам һәм яхшы гына нәтиҗәләргә ирешәм.

Татар теле һәм әдәбияты  дәресләрендә  кроссвордлар, ребуслар чишү, тестлар эшләү укучыларның яраткан эше. Аларны үзем дә тәкъдим итәм, укучылар да өйдә төзеп алып киләләр. Бу алымны куллану укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерә, мөстәкыйльлеккә өйрәтә. Замана кыенлыкларына да карамастан, киләчәккә өмет белән яшим  һәм эшлим, укыту-тәрбиянең югары нәтиҗәлелегенә ирешү, зыялы, кешелекле балалар тәрбияләү өчен эзләнәм. Мин 29 ел хезмәт дәверендә шушы максатка ярашлы эш алып барырга тырышам. Билгеле булганча, һәр эштә гади дә, гадел дә булу укучы белән укытучы арасын якынайта. Үз эшемне генә түгел, балаларны ихлас күңелдән яратам. Аларны тәрбияле, югары культурага ия, зәвыклы, белемле, туган илебезгә лаек кешеләр итеп күрәсем килә. Югары һөнәри осталыкка омтылу, балаларның үзенчәлекләрен яхшылап өйрәнү һәм аларны ихтирам итү – педагогик максатымның нигезе. Бу исә тәрбия һәм белем бирүнең яңадан-яңа алымнарын, методларын эзләү һәм өйрәнүгә этәрә.

           “Татар халык  авыз иҗаты” дигән электив курс өчен программа төзеп, өстәмә материаллар туплау һәм аларны дәресләрдә файдалану укучыларда туган ягыбыз тарихы белән кызыксыну уяту, аны тирәнтен белү, нәселебез тамырларына хөрмәт белән карау кебек сыйфатлар тәрбияләүдә зур роль уйный. Укучыларның туган телләрен яратуларын, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итүләрен белү-күрү – үзе бер шатлык. Ә бу эштә үзеңнең керткән өлешеңне күрү – икеләтә сөенеч. Укысыннар, күбрәк белсеннәр иде безнең укучыларыбыз. Ә моның өчен армый-талмый эшләргә кирәк.                     

    Миннән дә бәхетле кеше юк сыман: хезмәтем, укучыларым, җанымны аңларлык гаиләм – ирем, балаларым, туганнарым бар. Әле яшәешемә көч өстәп, киңәшләрен биреп торучы Әнием исән-сау. Һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер дусларым, хезмәттәшләрем  янәшәмдә.                                                 

          Яшәү мәгънәсе – җирдә калдырган эзең, кылган гамәлләрең ул. Минем укучыларым да таулар күчерердәй сәламәт, көчле вакытларын, зиһен сәләтләре иң зур мөмкинлекләргә ия булган елларын үз максатларына ирешү юлында фидакарь хезмәт белән уздырсалар иде. Алар күңеленә кешелеклелек, олы җанлылык, шәфкатьлелек орлыклары сала алган булсам иде мин. Минем   саф йөрәгем һәм изге теләкләрем, янып-көеп йөрүләрем, дәртле омтылышларым  балалар күңелен җылытып торса иде...                                                                                               

          Әгәр мин үземнән яхшырак, күбрәк белгән укучыларны әзерли алам икән, димәк киләчәк өметле булачак. Ә бүген аларны тормыш җилләренә бирешмәслек нык,  кабатланмас шәхес итеп тәрбиялисе бар. Моның өчен  көчле рух, бетмәс – төкәнмәс сабырлык юлдаш була күрсен!               

   Мин гомеремне бушка уздырмавым өчен сөенеп туя алмыйм: ярый әле шушы һөнәрне сайлаганмын. Үзең яраткан эштә узган гомер – бәхет бит ул!     

    Яраткан эшне генә бөтен күңелең биреп башкарып була.

    Кеше гомеренең асылы - киләчәк өчен изге эшләр кылу.  

    Куйган хезмәтемнең нәтиҗәсе гел дә булса иде.

 

О себе

           

              

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Хәсән Туфанның "Кайсыгызның кулы җылы?", "Тамчылар ни диләр?", Мөхәммәт Мәһдиевнең "Фронтовиклар", "Кеше китә - җыры кала", "Без-кырык беренче ел балалары",  Габдрахман Әпсәләмовның "Газинур", "Ак чәчәкләр", Гомәр Бәшировның "Намус", "Җидегән чишмә" һ.б.

Мои достижения

1. Диплом "Иң яхшы татар әдәбияты дәресе" бәйгесендә ҖИҢҮЧЕ, 2014;

2. Диплом "Татар  лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар"IV Бөтенрәсәйкүләм фәнни-гамәли конференциясенә укучылар әзерләгәне өчен, 2014-2017;

3. Диплом "За высокий профессионализм и активное участие в организации интеллектуальной и творческой деятельности участников Всероссийского конкурса творческих работ "Мир вокруг нас!", 2014;

4. Благодарственное письмо "За активное участие  на районном туре XIX Республиканского фестиваля детской, юношеской и молодежной прессы "Алтын каләм" -"Золотое перо", 2014-2017;

5. Благодарственное письмо "За активное участие в I Всероссийском конкурсе портфолио "Творческий олимп ", 2014;

6. Благодарственное письмо "За подготовку учеников к Всероссийской ЕГЭ/ОГЭ олимпиаде по татарскому языку образовательному портала kladznanyi / ru", 2014;2015;

7. Сертификат "За активное участие в II, III Всероссийском конкурсе "Лучшая авторская программа учебных дисциплин, элективных курсов, спецкурсов и курсов по выбору", 2014, 2015;

8.Сертификат за активное участие Всероссийском  конкурсе "Лучшая методическая разработка", 2015; 2016;

9. Certificate of Completion"Transforming Learning for the XXI Century Programme..." 2015;

10. Грамота МБУ «Управление образования Тукаевского муниципального района Республики Татарстан» призер муниципального этапа Всероссийского конкурса мастер-класс «Туган - тел», 2015; 

11. Диплом победителя Всероссийского педагогического конкурса «Лучшая  методическая разработка», 2016;

12. Диплом I cтепени II Международного конкурса «Лучший персональный сайт педагога – 2017;

13. Диплом "Татар телен саклау һәм үстерүгә керткән лаеклы өлеше өчен" Республикакүләм "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе, 2018; 

14.Благодарственное письмо "За подготовку учеников к Всероссийской олимпиаде по татарскому языку "Туган тел", 2018;

15.Сертификат за активное участие во II Всероссийском конкурсе для учителей татарского языка и литературы на лучшую методическую разработку "Мультимедиа-урок", 2018;

16.Свидельства о публикации на публикации на сайте infourok|ru за методидическую разработку "Конспект урока на тему: "Туган җирем - Татарстан", 6 класс, 2019;

17.Благодарственное письмо "За активное участие в экологической игре "Чистые игры" акция Всероссийский Весенний кубок чистоты, 2019;

18. Диплом II степени на Всероссийском конкурсе профессионального мастерства педагогических работников имени К.Д.Ушинского, 2019, 2020;

19. Диплом I степени на Всероссийском конкурсе авторских программ и элективных курсов "Инновационные методики и технологии в обучении" 2019;

20.Сертификат за активное участие Форума педагогических работников "Я реализую ФГОС", 2019,2020;

23 Сертификат за выступление с докладом на заседании педагогов и руководителей школьных научных обществ в форме "Круглого стола" в рамках X Региональной научно- практической конференции школьников "Тукай укулары" , 2019, 2020;

24. Диплом победителя в Республиканском конкурсе методических разработок"Практическая реализация ФГОС в образовательной организации: урок и непосредственная образовательная деятельноть", 2020;

25.Сертификат за выступление с докладом на Региональном семинаре имени Гаяза Исхакый "Сүнә белмәс йолдыз", 2020;

26.Сертификат  в зональном семинаре - совещании для учителей родного языка и литературы на тему "Туган телдә белем бирүнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге", 2020;

27.Диплом победителя в Всероссийский педагогического конкурса "Педмастерство" в номинации "Лучшая методическая разработка" 2020;

28.Диплом I степени на Всероссийском конкурсе методических разработок "Урок +" 2020;

29.Рәхмәт хаты "Татарча диктант" акциясен  оештыруыгыз өчен, 2019,2020,2021;

30.Благодарственное письмо "За помощь в проведении общеобразовательной акции "Родная речь - Отечества основа", 2021;

31. Диплом I степени на Всероссийском конкурсе профессионального мастерства педагогических работников "Пристань детства", 2021;

32. Диплом куратора III Всероссийского детского конкурса "Таланты России", 2021;

33.Сертификат "Подготовка организаторов ЕГЭ", 2021;

34. Благодарственное письмо "За помощь в организации и проведении II Всероссийского конкурса чтецов "Строки войны", 2021;

35. Диплом I степени Республиканского конкурса, посвяшенного Габдулле Тукаю "И туган тел, и матур тел!", 2021;

36. Диплом победителя V Всероссийского конкурса дидактических и методических разработок «Современный педагог», 2021;

37.Знак отличия «Почетный наставник» МОиН РТ № 64-Н, от 16. 02.2021г.;

 

 

 

 

 

Моё портфолио

 

  Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә,

Баш иярләр һәрвакыт белемлегә.

Габдрахман Утыз Имәни 

    ...Мин бүген үземнең уйларым белән хәтер йомгагын сүтәм. 23 ел хезмәт биографиям бар икән, димәк,  сүтәрлек җебем бар, сөйләрлек сүзләр дә җыелганнар.

       Уйлар, уйлар...  Күңел сандыгына төреп куелган истәлек дәфтәренең битләрен актарган кебек, барлык мизгелләрне:яхшысын-яманын, ачысын-төчесен, табышларны-югалтуларны, кыенын-җиңелен искә төшерәсең дә, Кеше дигән бөек  затның никадәр көчкә ия булганын тагын бер кат дәлилләп куясың...

      Хәтер йомгагымны сүтеп, күпме хатирәләрне яңарттым... Бәхетле кеше мин! Искә алып сөйләр сүзләр бар, яраткан хезмәтем, мине җир йөзенә тудырган кадерле  әтием белән әнием, газиз кызым белән улым, иң зур терәгем - тормыш иптәшем. ”Тормыш йомгагын яңадан җыя аласың, үзгәртәсең килсә,  үзгәрт язмышыңны”,- дисәләр, беләсезме нишләр идем? Беләсез, билгеле. Бернәрсәне дә үзгәртмәячәгемне беләсез. Мин бу җир йөзенә укытучы булып хезмәт итәр өчен туган. Укытучылык - тормышым бүләк иткән мактаулы хезмәтем. Мин шуның белән яшим, сулыйм, яратам. Минем өчен иң зур бүләк – белемле укучымның җылы карашы. Менә шундый кеше инде мин  – Тукай районы Бәтке  урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Шарапова Рамилә Мөдәрис кызы.

Мой видеоурок https://youtu.be/ZQLsqbHTE3Y

Мои публикации:
Внеклассная работа
Дистанционное обучение
Материалы к аттестации
Материалы методических объединений
Работа с родителями
Разное
Родной язык и литература
Сценарии праздников
Публикации моих учеников:
Добавить грамоту в портфолио