Яңа алымнар

ЛәйсәнГәрәевасайтыТатартелеһәмәдәбиятыукытучысы

Яңа алымнар

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Яңа алымнар471.25 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Тәнкыйди фикерләүне үстерү алымнары Идея ләр кәрзине Инсерт Синквейн Алты эшләпә.....

Слайд 2

Бу ысул укучыларның дәрес темасы белән ни дәрәҗәдә хәбәрдар булуын күрсәтә . « Идеяләр кәрзине» ысу лы

Слайд 3

Кластер тексттагы фикерләрне, төшенчәләрне аерып алу һәм аларның мәгънәви бәйләнешен график сурәттә күрсәтү дигән сүзне аңлата «Кластер төзү » ысулы

Слайд 4

4 Татарстан

Слайд 5

Бу ысулны икенче төрле “текстны тамгалау” дип атыйлар. Материалны уку барышында укучы текст кырыена( поляга) тамга, билге куеп бара. Укытучы билгеләр ярдәмендә уку эшчәнлеген оештыра Инсерт ысулы

Слайд 6

Инсерт таблица сы Ѵ + - ? Мин моны белә идем Бу миңа өр- яңа Бу минем фикергә каршы килә Бу турыда күбрәк белергә телим

Слайд 7

“Синквейн” сүзе французча шигырь дигәнне аңлата. Бу билгеле бер кагыйдәләргә нигезләнгән иҗади эш формасы. Ул кыска төшенчәләр кулланып, укылган материал буенча нәтиҗә (резюме) чыгарырга ярдәм итә . “Синквейн язу”ысулы

Слайд 8

1 нче юл: Теманы ачыклаучы сүз, исем. 2 нче юл: Темага туры килүче ике сыйфат. 3 нче юл: Темага хас булган өч фигыл ь . 4 нче юл: Теманың эчтәлеген ачучы фраза, җөмлә. 5 нче юл: Укучының темага карата үз фикерен чагылдыручы бер сүз( нәтиҗә) “Синквейн язу”ысулы

Слайд 9

Хезмәт Намуслы, тырыш. Эшләү, тырышу, омтылу. Хезмәт төбе – хөрмәт. Хөрмәт. “Синквейн язу” ысулы 1 1 2 1 3 1 2 3 4 1 2

Слайд 10

« Алты эшләпә » ысулы Бу ысул ярдәмендә фикерләүнең алты ысулын күрсәтергә була. Укучылар алты төркемгә бүленә. Аларның һәрберсе төрле төстәге эшләпә ала. Нинди төстәге эшләпә алуга карап, укучылар укылган әсәр буенча геройларга карата үз фикерләрен белдерәләр.

Слайд 11

Укучы бары тик фактлар белән генә эшли. Әсәрнең төп вакыйгаларын санап чыга, нинди персонажлар булуын әйтә, аларга кыскача бәя бирә. Уңай фикерләр генә әйтелә. Һәр вакыйганың, образның позитив яклары турында сөйләнә. Бу эшләпәне алган төркем нәкъ киресен, ягъни вакыйга- вакыйгаларның тискәре якларын гына сөйлиләр. Килеп чыккан проблемаларга бәя бирәләр .

Слайд 12

Бу эшләпә эмоциональ фикерләүне таләп итә. Тексттан хис – кичерешләргә бай урыннарны үзенә туплый. Бу төркем үзләренең башка төркемнәрдән иҗади булулары белән аерылып торалар. Бу эшләпә ияләре әсәр буенча фәлсәфи фикер йөртә, йомгак ясый, нәтиҗәләр чыгара. Нәк ъ менә алар башкаларның фикерләрен игътибар белән тыңларга тиешләр, чөнки алар алдында иң җаваплы бурыч – барлык төркемнәрнең җавапларын берләштереп, нәтиҗә чыгару тора.

Слайд 13

Р әхмәт !