Абдулла Алишның «Куян кызы» әкияте

Абдулла Алишның «Куян кызы» әкияте.Максат: 1. Автор әкиятләре турында белешмә бирү. А.Алишның «Куян кызы» әкиятенең эчтәлеген үзләштерү. Бурычлар: 1. Халык әкиятләре һәм автор әкиятләренең охшашлыгын күзәтү; 2.сәнгатьле һәм йөгерек укырга өйрәтүне дәвам итү, эзләнү ярдәмендә мөстәкыйль фикер йөртү сәләтен үстерү; 3. укучыларда әниләргә карата шәфкатьлелек, экологик культура һәм хезмәткә хөрмәт хисләре тәрбияләү, татарча китаплар укуга теләк уяту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zalyaeva_.m._dres_plany.docx21.21 КБ

Предварительный просмотр:

Җәләева Әнисә Мөхәммәтовна

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 ГБМБУ «Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торга В.Ф.Ёжков исемендәге Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбе»

e-mail: anisaarsk@mail.ru, 89655804769

Тема: Абдулла Алишның «Куян кызы» әкияте.

Максат: 1. Автор әкиятләре турында белешмә бирү. А.Алишның «Куян кызы»   әкиятенең эчтәлеген үзләштерү.

Бурычлар: 1. Халык әкиятләре һәм автор әкиятләренең охшашлыгын күзәтү;

               2.сәнгатьле һәм йөгерек укырга өйрәтүне дәвам итү, эзләнү        ярдәмендә мөстәкыйль фикер йөртү сәләтен үстерү;

               3. укучыларда әниләргә карата шәфкатьлелек, экологик культура һәм хезмәткә хөрмәт хисләре тәрбияләү, татарча  китаплар укуга теләк уяту.

Көтелгән нәтиҗә:

-Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре: әйләнә – тирәдәгеләргә яхшы мөнәсәбәт,сәламәтлекне саклау кагыйдәләрен белү, табигатьне ярату.

- Регулятив универсаль уку гамәлләре: Эшләрне бирелгән үрнәк һәм кагыйдә буенча формалаштыру.

-Танып-белү универсаль уку гамәлләре: кирәкле мәгълүматны табу һәм аерып алу, сөйләмне телдән оештыру.

- Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: үз фикереңне тулы, төгәл, ачык һәм аңлаешлы итеп әйтү, төркемдә үзара ярдәм итешү.

Предметара бәйләнеш:  әйләнә-тирә дәресе, рус әдәбияты дәресе.

Материал: Мияссарова И.Х., Гарифуллина Ф.Ш., Әлифба- 1 нче  сыйныф;  укучыларның Абдулла Алиш әкиятләреннән ясалган иллюстрацияләр.А.Алиш. “Сертотмас үрдәк” китабы.

Җиһазлау:  Компьютер, интернет-ресурслар, интерактив такта.

Эшне оештыру: Фронталь,индивидуаль.

Дәрес тибы: Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Класс: 1 нче класс, әдәби уку дәресе.

Дәрес планы.

I. Дәресне оештыру, мотивация

1. Исәнләшү. Дәрес башлау өчен уңай климат булдыру.

II. Актуальләштерү.

1. Әкият геройларын таныйсыңмы? (Белгән әкиятләрен искә төшерү)

2. Укучыларның алдан ясаган иллюстрацияләренә күзәтү.

3. Дәреснең темасы белән таныштыру.

4. Сүзлек эше.

5.Ял минуты үткәрү.

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

1. Абдулла Алишның  «Куян кызы»  әкияте өстендә эш:

                 а) әкиятне укытучының үрнәк укуы;

                 ә) әкиятне укучыларның бер – бер артлы укуы;

                 б)сорауларга җавап бирү.

 - Бу әкият нәрсә турында?

- Ни өчен Куян кызының аяклары шешә?

- Әнкә куян кызына нинди матур сүзләр белән эндәшә?

- «Куян кызы» әкиятен кем язган?

2. Абдулла Алиш турында кыскача мәгълүмат

IV. Яңа белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

1. "Бала"сайтына кереп,  Абдулла Алишның «Куян кызы»  мультфильмын карау. 

2. Караган мультфильм турында әңгәмә.

3. Абдулла Алишның “Сертотмас үрдәк” китабына күзәтү. (Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2013.)

3. Интерактив тактада эш.

V. Дәрескә йомгак ясау.

1.Укучылар белән  бергәләп нәтиҗә ясау.

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше,мотивация.      

- 1 нче слайд. Кояш рәсеме.

- Рәхмәт, кояш!

Таң китердең,

Бар дөньяны ялт иттердең.

Нурың төште бүлмәбезгә,

Җылы, рәхәт һәммәбезгә.

- Менә шушындый матур шигырь юллары белән әдәби уку дәресен башлыйбыз.

II. Актуальләштерү.

Борын -борын заманда, кәҗә командир, саескан сотник, үрдәк үрәтник булган заманда, яшәгән ди, булган ди бер. Менә шушындый сүзләр белән  

2 нче слайд. 1.- Укучылар, әкият геройлары адашканнар, үзләренә дусларын табарга ярдәм итик әле. 

- Аю белән Бабай.

- Торна белән Төлке.

- Куркак юлдаш.

- Алма пеш, авызыма төш.

- Укучылар, дөрес таптыгыз. Бу әкиятләрнең авторлары билгелеме?

- Бу әкиятләр безне нәрсәгә өйрәтә?

2. Әкиятләргә карата бик күп рәсемнәр ясагансыз.(Укучыларның төрле әкиятләргә карата ясаган рәсемнәренә күзәтү)

3. Тагын нинди әкиятләр укыганыгыз, караганыгыз, тыңлаганыгыз бар?

( Укучыларның җаваплары тыңлана.)

3 нче слайд. 4. Бүген дәрестә Абдулла Алишның “Куян кызы” дигән әкиятен  укырбыз.  Бүгенге дәрестә сезгә яңа сүзләр очрар. (Сүзлек өстендә эш үткәрелә.)

киез итек – валенки

чиратсыз – без очереди

иркә кыз – избалованная девочка

шешү – нарывать.

5. Ә хәзер, укучылар, ял итеп алырбыз.( Физкультминут.)   

( “Дәү әнигә бүләккә” җыры астында үткәрелә)

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

1. Хәзер мин әкиятне укып чыгам, ә сез мин укыганда игътибар белән карап барыгыз.( Укытучының үрнәк укуыннан соң, әкиятне укучылар бер – бер артлы укыйлар .) 

2.Сорауларга җавап бирү.

 - Бу әкият нәрсә турында?

- Ни өчен Куян кызының аяклары шешә?

- Әнкә куян кызына нинди матур сүзләр белән эндәшә?

- Әниләрнең сүзен тыңламауның ахыры нәрсә белән бетәргә мөмкин?

- Әкият нәрсәгә өйрәтә? 

- “Куян кызы” әкиятен кем язган? (Укучылар җавабы)

- Әйе, бу әкиятне Абдулла Алиш язган.  Абдулла Алиш  – әкиятнең авторы. Халык әкиятләре һәм автор әкиятләре була. (Укучыларның җаваплары тыңлана.)

3. 4 слайд. А.Алиш турында кыскача мәгълүмат бирү.

- Мәктәптә укыганда концертлар оештыра, газета – журналлар чыгара, театр түгәрәгенә йөри. Бик тырыш укучы була. Бөек Ватан сугышы башлангач, беренче көнне үк ул сугышка китә. Әсирлеккә төшә. Берлин янындагы төрмәдә Муса Җәлил белән очраша. Алар бергә яшерен ешмада эшлиләр. Ләкин оешманың эше ачыла һәм аларны фашистлар җазалап үтерәләр. Алиш туган якка әйләнеп кайта алмаса да, ул һәрвакыт безнең янда. Без аны әкиятләре аша онытмабыз.  Абдулла Алиш балалар өчен бик күп әкиятләр һәм хикәяләр язган. “Утлы йомырка”, “Алдакчы Наил”, “Биккуркак белән Бикбатыр”.

IV. Яңа белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

1. - Укучылар, татарча мультфильмнар карарга яратасызмы? Соңгы мәртәбә татарча нинди мультфильм карадыгыз? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)

 Алишның шушы әкиятеннән мультфильм төшергәннәр. Әйдәгез, укучылар, хәзер шушы мультфильмны карыйбыз. ("Бала"сайтына кереп,  Абдулла Алишның “Куян кызы” мультфильмын карау.) 

2. Сорауларга җавап бирү.

- Сезгә мультфильм ошадымы?

- Мультфильмда кайсы герой бигрәк тә ошады? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)

3. 2013 нче елда Абдулла Алишның “Сертотмас үрдәк” дигән исем астында әкиятләр һәм хикәяләр китабы басылып чыкты. (Китапка күзәтү ясала)

4. Интерактив тактада эш. Укучылар,  Кирлемән “Әкиятләр дөньясы”на зур зыян салган. Ул әкият геройларын, алар яшәгән өйләрне  бутап бетергән. Шуларны үз урыннарына куеп бирегез әле.

Булдырдыгыз, укучылар. “Әкият дөньясы”  хәзер үз тәртибенә кайтты. 3

V. Дәрескә йомгак ясау.

         -Укучылар! Бүгенге дәрес сезгә кайсы ягы белән ошады? Нинди яңалыклар белдегез? Нәтиҗә ясап, нәрсә әйтә аласыз? ( Укучыларның җаваплары тыңлана.)