ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИ УКУ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ БӘЙЛӘНЕШЛЕ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕНЕҢ ӘҺӘМИЯТЕ

Укучыны гүзәл, эчке һәм тышкы яктан матур, гармонияле, бай рухлы кеше итеп тәрбияләү - әдәбият укытучысының төп бурычы. Һәр бала хис омтылышларын, үз фикерләрен логик эзлеклелектә әйтә белергә тиеш. Укучы җирдәге гап-гади матурлыкны да, ямьсезлекне дә, кешеләрдәге уңай һәм тискәре сыйфатларны да күңел күзе белән күрергә, аңа бәя бирә белергә тиеш.
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресләре әнә шул бурычларны хәл итүдә мөһим урын алып торалар.  

         Ана телен укыту программасында бәйләнешле сөйләм телен үстерүгә билгеле күләмдә вакыт бирелә. Бу дәресләрне файдалы һәм нәтиҗәле итеп уздыру  укытучыдан күп нәрсәләрне таләп итә. Беренчедән, ул әзерлекле, белемле булырга тиеш булса, икенчедән, үзе гүзәллек тудыра белергә, иҗат итәргә сәләтле булып, укучыларда шундый ук сыйфатлар тәрбияләргә тиеш.

 

         РФ Фән һәм мәгариф министрлыгы 2009 елның 6 октябреннән «Об утверждении и введении в действие Федерального государственного образовательного стандарта начального общего образования” приказын  чыгарды.      

          Яңа стандартның төп максаты – шәхес тәрбияләү, бәләкәйдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү. Хәзер башлангыч сыйныф укытучысы укучыны укырга, язарга, санарга гына өйрәтеп калырга түгел, ә универсаль уку күнекмәләре формалаштырырга, проект эшчәнлегенең эксперты, җитәкчесе булырга да тиеш. ФГОС кертү традицион программаларда кертелгән артык информациядән котылырга, репродуктив укыту алымыннан эзләнүле укыту алымына күчәргә, укучының үзбәясен күтәрергә ярдәм итәчәк. Яңа стандартларга күчү укучылар өчен генә түгел, ә укытучылар өчен дә проблема булачак, чөнки укытучыга тулысынча эш алымын үзгәртергә, психологик яктан яраклашырга кирәк булачак.

 Татар теле һәм әдәбияты укытучысының  укучыны аңлап укырга, язарга, дөрес һәм аңлаешлы сөйләмгә өйрәтергә, хезмәткә җаваплы караш, кешеләргә карата әхлаклылык, кешелеклелек, туган җиргә, табигатькә  мәхәббәт, сакчыл караш, гомумән, бөтен яктан үсеш белән тәэмин  ителгән , иҗади укучы шәхес тәрбияләргә тиешлеге үзгәрми.

Соңгы елларда күп кенә ата – аналар балаларын рус мәктәпләрендә укытырга тырышалар. Бу балалар өйдә дә, мәктәптә дә рус телендә генә сөйләшә башлыйлар. Алар татар телен аңлыйлар, ләкин сөйләм телләре ярлы, татарча сөйләмнәре хаталы була. Шуңа күрә укучыларның телен баету һәм камилләштерү һәр дәрестә игътибарга алынырга, аның өстендә махсус эш алып барылырга тиеш. Моның өчен, программа тарафыннан махсус билгеләнгән , сүз белән эшләргә, телне тоярга, башкаларга аңларлык итеп бәйләнешле сөйләргә өйрәтә торган дәресләр – сөйләм үстерү дәресләре бар.

Аерым бүлекне үткәннән соң уздырылып, сөйләм эше оештырыла, сөйләмне җанландыру, баету өчен махсус эш төрләре файдаланыла.

Кече яшьтәге мәктәп балаларының бәйләнеш­ле сөйләм телен үстерүдә картиналар белән эш­ләүнең әһәмияте зур. Картиналар — балаларда коммуникатив сөйләм күнекмәләре булдыруда нәтиҗәле чара, алар укучыларның сөйләм актив­лыгын, фикер йөртү, танып-белү эшчәнлеген үстерә, игътибар һәм күзәтүчәнлекне дә арттыра.

Сөйләм үстерүнең ике юлы: телдән һәм язма сөйләм үстерү юлы бар.Белемле, фикерле укучы үз уен язмача да, телдән дә бердәй төгәл әйтә белергә тиеш. Язма сөйләм үстерү дәресләрендә инша яки сочинение язу күздә тотылса, телдән сөйләм дәресләре аларга әзерлек һәм анализ рәвешен ала. Ләкин аларны камилләштерү өстендә эшләү юллары, төрләре, алымнары бер – берсеннән аерылып тора.

 Балаларның хис-кичерешләренә йогынты ясау җиңел түгел. Ул тирән уйланылып, эзлекле оештырылганда гына хәл ителә ала. Шуңа күрә мин укучыларның сөйләм телен үстерүгә зур әһәмият бирәм. Иң беренче бурычым – балаларны сөйләргә өйрәтү. Укучы гап-гади нәрсәләрне дә аһәңле, матур итеп сөйли белергә тиеш. Тыңлаучылар аның сөйләменнән ләззәт алырлык, язмаларын укып куанырлык булсын. Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләрендә төп максатым әнә шуларга юнәлтелгән.