Укучыларым иҗаты.

Әхмәдуллина Рәмзилә Фирдинат кызы

Предварительный просмотр:

      «Илһамлы каләм» әдәби конкурсы өчен.

Фамилия, исем, әтисенең исеме-Галиахметова Энҗе Фарил кызы.

Гомуми белем бирү учреждениесе -МАОУ сош №141.

Җитәкчесе- Әхмәдуллина Рәмзилә Фирдинат кызы.

Мин, Галиахметова Энҗе Фарил кызы, 1995 нче елда  Казан шәһәрендә тудым. 2002 нче елда Күлсәет мәктәбенә 1нче сыйныфка килдем.  Мин яшәгән бистә бик матур урында урнашкан. Мәктәп ябылу сәбәпле, 7 сыйныфтан укуымны  141нче  мәктәптә дәвам иттем.

Хәзерге вакытта 11 нче  сыйныфта белем алам. Мәктәптә мин бик тыйнак, лидер булырга  теләмим. Математика, җәмгыять фәнен, татар телен һәм әдәбиятын бик яратам.Татар әдәбияты дәресләрендә без язучылар һәм аларның әсәрләре белән танышабыз, фикер алышабыз. Туган телемә мәхәббәтне укытучым һәм әнием  уятты, ул озак еллар укытучы булып эшләде.  Психология белән кызыксынам, чөнки кешеләрне аңлау өчен әлеге фәнне белергә кирәк.

 Бүгенге көндә әнием китапханәдә эшли, әтием урманчылыкта җитәкче вазифасын башкара. Безнең гаилә зур. Минем  сеңлем,  энем бар. Буш вакытларымда китап укыйм, ашарга пешерәм.

Киләчәктә  матурлык салоны ачу  турында хыялланам. Биредә эшләү өчен, минемчә, татар телен дә камил белергә кирәк.

..Ләйлә  әнисен өзелеп яратты, аның өчен ул иң кадерле кеше иде. Әнисе дә көтеп алынган сабыен бик нык сөйде.         Аның  кул күтәреп сугу түгел, авыр сүз дә әйткәне булмады. Ләкин бу бәхет озакка бармады, кызга 8-9 яшьләр тирәсендә аяусыз начар авыру аны гомерлеккә  яраткан әнисез калдырды.

Ләйләне укыту, тормышта үзенең урынын табарга ярдәм итү, тәрбияләү- барысы да әтисе кулына торып калды. Әнисез калгач, кыз үз эченә бикләнде, дуслары белән ачылып сөйләшмәде, һәрвакыт уйларында әнисе булды. Әлбәттә, мәктәптә укыганда, әтисенең йөзенә кызыллык китермәде, алдынгылар рәтендә йөрде.

Әтисе эшләгән совхозда уңыш бәйрәме булды. Бераз гына бәйрәм иткәннән соң, Гамил абый машинасына утырып кайтыр юлга юнәлде. Караңгы көзге пычрак кич. Секунд эчендә әллә нәрсә булды, юеш юлдан машина юл кырыена кереп китте. Аңына килгәндә йөрәк турысыннан нәрсәнеңдер чәнчүенә түзәрлек түгел иде. Ходай нинди көчләр биргәндер, әтисе өенә кайтып егылды.

-Кызым, йөрәгем авыртып тора әле, бераз ятып торыйкчы, -диде ул кызын яратып.

Кечкенә Ләйлә әтисенең куенына елышты.

Менә октябрь аеның иртәсе .

 -Әти, син нигә шулкадәр салкын, уян инде, эшкә барасың бар бит!

Тик җавап бирүче генә юк. Ләйлә үзе дә сизмәстән әтисен селкетә, уятырга азаплана  башлады, өстенә дә кияргә онытып, күршеләренә йөгерде. Теге төнне машина белән капланганда кабырга сөяге бер үпкәсенә кадалган, эчке органнарына бик зур зыян килгән иде.

Туганнары килеп әтисен соңгы юлга озатты, ашларын үткәрделәр, кызны  бик нык җәлләделәр, инде хәзер ничекләр яшәрсез дип кайгырдылар, ярдәм итешеп торырырбыз, ташламабыз дип юаттылар да, берәм- берәм юк булдылар.

 12 яше яңа гына тулган Ләйлә берьялгызы болын кадәрле өйдә торып калды.

Менә кайда икән ул җанны өшетә торган баз салкыны, йөрәкләрне биләп алырлык ялгызлык!  

Идән астында нәрсәдер кыштырдады, урамда  ялгыз эт өргән тавышлар ишетелде.

Йорттагы тавык та чүпләп бетерә алмаслык эшләр кыз өстенә ишелеп төште. Көн саен иртән биштә торып сыер сауды, әтисеннән калган ат, бозаулар , кош-корт  ашарга үз вакытында тәлап итә шул , аларга әти белән әни юклыкны аңлатып булмый.

-Фу, синнән сыер исе килә,- дип сыйныфташлары Ләйлә белән уйнамас булдылар.

Мәктәптә 14  нче  февраль –мәхәббәт көненә карата бәйрәм уздырырга булдылар. Кызларның егетләр турында, егетләр кызлар хакында уйлап хыял дөньясында йөзгән чаклары. Ләйлә сыйныфка килеп кергәндә, дуслары кичәгә киясе күлмәкләрен , берсен-берсе уздыра-уздыра мактый иделәр. Кызның гына матур күлмәге юк- өстендә кайсыдыр туганы киеп туздырган кофта белән, күптән төсе уңган итәк. Нәкъ шул  көнне ул беренче тапкыр язмышына үпкәләп, әти-әнисен сагынып, юксынып үкседе. Үзенең опекуны  урынына калган әтисенең сеңлесенә барды.

-Миңа да яңа күлмәк кирәк иде ,-диде ул чак күз яшьләрен тыеп.

-Акчаң түләүләреңә китеп бара, яңа күлмәксез дә йөрдек әле, үлмәдек, хәзер генә инде һәр бәйрәм саен яңа кием кирәк,- дип тузгый башлады апасы.

Ә кичәдә иң матуры Ләйлә булды, чөнки бергә утырган дус кызы үзенең күлмәген аңа кидерде, озын бөдрә чәчләренә причёска ясарга да онытмады. Бизәнеп бәйрәмгә баргач, кыз үзен әкияттәге Золушка итеп хис итте. Кичәдә Ләйлә ошатып йөргән Рамис тә бар иде. Егет тә аннан күзен ала алмады . Бәхеттән кыз күкнең җиденче катында йөзде, тик якын дустына да Рамис ошавын гына сизми калды. Бәйрәмнән соң егет Ләйләне озата кайтса да, бүтән күренмәде, кыздан ераклашты.

  Берничә көннән ул Рамиснең дус кызы белән йөрүе хакында белеп алды. Бу хәбәрне яшь күңеле бик авыр кичерде, дөньядагы бар матурлык эреп юкка чыккан кебек тоелды, мәктәптә уздырылган башка кичәләргә кыз үзенең иске киемнәреннән генә барырга мәҗбүр булды.

Берничә елдан соң абзардагы хайваннар да бетте, чөнки  үзенә генә тормыш алып бару бик авыр иде.  Кайсыбер төннәрдә күршеләренә кереп йоклады, чөнки үзе генә шүрли иде.

Соңгы кыңгырау кичәсе. Күпме хыял- өметләр. Кичәге мәктәп укучысы  язмышы алдында куркып калды.

 Ләйлә авыл башына  юл тотты. Аның иң кадерле кешеләрен үзенә тартып алган зират.  Кыз әти-әнисе кабернә иелеп озак кына басып торды. Өсте сибәләп торган  яңгырга чыланып бетсә дә, ул салкынлыкны сизмәде. Аның алсу битләреннән ачы күз яшьләре тәгәрәде дә тәгәрәде. Аның да бит башкалар кебек киенәсе, югары уку йортына керәсе килә иде бит! Их, артыңда әти-әни кебек олы терәгең булмау бик авыр икән!

Меньяшәр имәннәр, усаклар лепер-лепер шаулашып алдылар. Гүя алар әти-әнисенең сүзләрен яраткан кызчыкларына җиткерәләр иде кебек.

-Кызым, бу тормыштагы авырлыклар алдында сыгылма, нык бул! Кыю һәм батырлар гына үз максатларын ирешәләр.

        Без көләбез!

Көләргә без яратабыз,

Безнең шундый чорыбыз.

Әбиләр  дә безгә шулай ди,

«Сезнең матур чагыгыз.»

                  «Сәламәт булыгыз, балам,-ди,

                   Бәхетлеләр сафында,

                   Гомерләрегез тыныч үтсен,

                   Әти-әниләрегез сагында.»

Көләргә без яратабыз,

Тик еларга язмасын!

Матур кызлар  булып үсеп,

Зур уңышлар яулансын!

                    Көләргә без яратабыз,

                    Тормыш матур булганда.

                    Чиста, аяз күкләр торсын

                    Без яшәгән  киң  урамда.

Әти-әни, туганнарга

Яшик   әле, үрнәк булыйк.

Безгә күп көч куйган

Укытучыларны да олылыйк!

                     Балачагыбыз артта калды,

                     Гүзәл яшьлек башлана.

                     Һәрчак Сина рәхмәтле без,

                      Аллаhым, ярдәмеңнән  ташлама.            

11 нче сыйныф укучысы   Галиахметова Энҗе Фарил кызы.      Җитәкчесе: Әхмәдуллина Р. Ф.    



Предварительный просмотр:

 

           Биек-биек таулар арасында гүзәл Чишмәсылу дигән кыз яшәгән. Ул бик шаян булган, көне-төне уйнап, тормышта, үзенә яңа эзләр сала-сала, алга омтылган. Аңа меңьяшәр имәннәр сокланганнар, ә киек  кошлар назлап суын эчкәннәр. Айның нурларында Чишмәсылу челтерәвекле тавышы белән  «Җидегән чишмә» көенә җыр сузган, Зөһрә кыз суына төшеп коенган. Ул  `һәр туган көннән ямь табып яшәгән. img029

Көннәрдән беркөнне әлеге тауга бик күп  кешеләр килеп таш чыгарганнар,  алар арасында матур бер егет тә булган.  Эшләп арыган егетнең  салкын су эчәче килгән һәм ул Чишмәсылуны күреп алган, иелеп, саф суын эчкән . Егетнең назлы иреннәре тиюдән  чишмә матурланып киткән, тавышы элеккегә караганда да моңлырак чыга башлаган, чөнки ул аңа гашыйк булган.

Кешеләр киткәч, Чишмәсылу бик күңелсезләнгән, аның кабат әлеге эшче егетне күрәсе килгән. Әлбәттә, адәм баласын сөюнең киләчәге юклыгын ул белгән, тик аны тагын читтән генә бер тапкыр күрер өчен әллә ниләр бирер булган. Үзендә көч туплап , Чишмәсылу авылга юл тоткан. Ташлар арасыннан ул, авырлыкларны җиңеп, ниһаять, егет яшәгән авыл кырыена килеп туктаган.

Иртән көтү куарга чыккан авыл халкы әлеге күренешне күреп таң калган, чөнки авыл башындагы таллык астында кечкенә генә чишмә челтерәп ята икән. Кран суы эчеп арыган халык, көянтә-чиләкләрен күтәреп чишмәгә чапкан. Тирә-як авылларда яшәүчеләр дә әлеге чишмәнең сихәте турында ишетеп килә башлаганнар. Чишмәсылу  мондый игътибарны көтмәгән булган, күңеле булган һәм ул халык өчен тагын да тырышыбрак эшләгән. Челтерәвек чишмә сөйгәне килүен көтсә дә, егет күренмәгән.

 Авыл халкы чишмәгә бик ияләнгән һәм кайчакта үзләре белән  алып килгән пакет-пакет чүпләрен таллар арасына ташлап калдырырга да читенсенми башлаганнар.

Көннәрдән бер көнне Чишмәсылу авырый башлаган. Ул саф һаваны суларга теләгән, тик халык ыргытып киткән пластик шешәләр, плёнка калдыклары киң итеп сулыш алырга ирек бирмәгән, зәңгәр күкне күрергә комачаулаган. Кайчандыр таулар арасында бергә уйнап йөргән балык кызлары  Гөлиләр,  Холак-уак исемле бака малайлары  да аны калдырып киткәннәр. Чишмәсылу көннән-көн хәлсезләнгән, көче бетә барган. Ул кешеләрдән җан көченә ярдәм сорап ялварган, тик чүп-чар арасына күмелеп, тавышы ишетелмәс булган.  Авыл халкы чишмә корый башлагач, аның турында онытканнар, кабат чистарту турында уйлап карамаганнар. Чишмәсылу сөйгәнен көткән, әгәр килсә, аңа һичшиксез ярдәм итәчәгенә ышанган. Ул бит аны эзләп бирегә килгән иде!

Берзаман яхшы машиналарга утырып, музыка уйнатып, авыл яшьләре табигатькә ял итәргә килгәннәр:  учак якканнар, бәрәңге  тәгәрәткәннәр.  Алар арасында Чишмәсылу гашыйк булган егет тә булган.   Тик  ул күптән салкын сулы чишмә хакында оныткан. Озаклап тарткан тәмәке төпчеген егет, Чишмәсылуның битенә ташлаган,  яшьләр шау-гөр килеп китеп барганнар. Ә алар  артыннан кочагы белән чүп калган.

Чишмәсылуның кешеләргә булган өмете өзелгән, аларның битарафсызлыгына, ваемсызлыгына  бик нык рәнҗегән. Ул соңгы тапкыр Кояшка, зәңгәр күккә караган һәм мәңгелеккә күзләрен йомарга тыенган. Нәкъ шул мизгелдә үзенең җылы кочагындагы баласын Җир-ана бик кызганган, Чишмәсылуны җир астыннан башка тарафка- әле кеше аягы басмаган якка алып киткән.

 Авыл халкы соң булса да аңнарына килгән , үз хаталарын аңлап, тирә-юньне чистарта башлаганнар. Алар челтерәвекле шаян Чишмәсылуны озак эзләгәннәр, тик таба гына алмаганнар, чөнки  Җир-ана аны  явыз күңелле адәм балаларыннан ныклап яшергән булган.

Казан шәһәре Совет районы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 141нче  урта мәктәп

Кашбразиева Азалия Алмазовна 9 нчы сыйныф, 7.05.97

Кешенең табигатьбелән мөнәсәбәте турында әкият.

  Җитәкчесе: Әхмәдуллина Рәмзилә Фирдинатовна.      



Предварительный просмотр:

                                         Әкият.

                               Самат белән Тукран.

Яшәгән ди, булган ди Самат исемле малай. Әтисе аңа бакчадагы агачка атынчык ясап биргән. Малай көннәр буе шунда уйнаган. Бирегә башка балалар да килгән.

Көннәрдән бер көнне әлеге агачка бер тукран очып кунган. Ул тук-тук килеп кортлар чүпли башлаган. Малайларга башта бу күренеш кызык тоелса да, тора-бара тукран тавышы туйдыра башлаган. Самат таш алып кошка аткан, тик тидерә алмаган. Тукран мондый хәлне көтмәгән, ул икенче агачка  киткән. Бакчадагы балалар уеннарын дәвам иткәннәр.

          Атынчыкта атынган чагында Саматның ботагы шартлап сынган. Малай җиргә егылып төшкән. Карасалар- имән агачы корып беткән.

Әнисе улына: ”Менә күрдеңме, тукраннарга тияргә ярамый, алар бит агачларны корткычлардан арындыралар, бөҗәкләрне чүплиләр, хәзер әлеге агачны  кортлар ашап бетергәннәр, шуңа күрә ул сынып төшкән,”-дигән.

Самат үзенең эшләгән эшенә бик үкенгән, әнисенә кабат мондый начарлыклар эшләмәскә вәгъдә биргән. Алар кечкенә агачлар утыртканнар.  Малайның яхшырганлыгын күреп, тукраннар кабат  бакчага  әйләнеп кайтканнар.

 Казан шәһәре Совет районы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 141 нче урта мәктәп

Шагиахметов Әмин Альбертович  1 сыйныф,   7 яшь Җитәкчесе- Әхмәдуллина Рәмзилә Фирдинатовна  



Предварительный просмотр:

                                                   «Киләчәк безнең кулларда»  дип исемләнгән Республика күләмендәге бәйге. II урын.

Файзуллин Айдар  Зуфарович                        Ахмадуллина Рамзиля Фирдинатовна

ученик  11 класса,141 школы.                   учитель татарского языка МАОУ сош №141                  

                                                        Буинск - 2013

                                                               Эссе.

                                        Киләчәк безнең кулларда.

       Һәрбер кешенең яисә илнең яшәешендә нинди дә булса мөһим вакыйгалар булып тора.  2013 нче елда узачак җәйге    Универсиада- Татарстан өчен  шундый чараларның берсе, шуңа күрә аны үткәрергә  зур  әзерлек  эшләре алып барыла.     Универсиада ике саен уздырыла, анда дөньяның төрле илләреннән килгән студентлар көч сынаша.  Үзенең дәрәҗәсе буенча әлеге спорт чарасы Олимпия уеннарыннан кала икенче урында тора.

       Аның бездә узуы бик әһәмиятле, чөнки бу чарага дип шәһәребезнең төрле почмакларында берсеннән-берсе матур, заманча, барлык уңайлыклары булган “Зилан”, Ак Бүре”, “Батыр”, “Тулпар” кебек спорт корылмалары төзелә, һәр җирдә Универсиада эмблемалары балкый, шәһәр юллары төзекләндерелә.

        Казан- спорт башкаласы.

       Татарстанда электән үк спорт игътибар үзәгендә булды. Моңа “Ак Барс, ”Рубин”, Уникс” кебек яраткан командаларыбызның җиңүләре дә этәргеч бирде.

      Мин,  шәхсән үзем, студентлар арасында булачак  Универсиаданың   шәһәребездә узуына сөенәм, чөнки башка илләрдән килгән яшьләрне күрергә, аралашырга, алардан үрнәк алырга мөмкин булачак.

      Кечкенәдән әниемнең  йөгерү буенча алган дипломнарына соклана идем, әти белән дә ул ярышлар вакытында танышкан.  Әнием һәрвакыт  әйтә:” Зур спорт гади генә иртәнге гимнастикадан башлана!” Мин һәр көн 20 минут күнегүләр ясыйм, йөгерәм, чөнки киләчәктә югары күрсәткечләргә ирешәсем килә.

       Минемчә, Универсиада дип сөйләргә яратабыз, зур җиңүләргә өмет итәбез  икән – үзебезнең  ялкаулыгыбызны да җиңәргә өйрәнергә кирәк.

       Мине тагын шул борчый: Универсиада үтү белән  әлеге спорт биналары бушап калмасмы икән, гади халык балалары аларда шөгыльләнә алырмы?

      Йомгаклап шуны әйтәсем килә: Универсиада Татарстанның данын дөньяга таратсын, тик Республикабызда үсеп-тәрбияләнгән яшьләребезнең уңышларын күреп сөенсәк иде. Зур акчаларга сатып алынган  кара тәнле негрлар барыбер безнеке түгел бит!  Шуны аңларга  күптән  вакыт җитте!

      Универсиадада , гомумән, зур спортта яуланачак җиңүләребез нәкъ менә Татарстан өчен җан атып йөрүче  яшьләрнең кулында булсын иде дигән теләктә калам.



Предварительный просмотр:

141 нче мәктәп,  2 сыйныф укучысы.  Ишмуратов Камил  Җитәкчесе- Әхмәдуллина Р. Ф. “Әни, диеп,язып куйдым...” V район әдәби- иҗат бәйгесенең “Яшь шагыйрь” номинациясендә   катнашты . 2014 ел.

     Әнием минем.

Мин инде зур булганга,

Әнигә гел булышам.

Ул керләрне юганда,

Мин курчакныкын юышам.

Кайтса да эштән арып,

Кич миңа вакыт табып,

Өйрәтә бәйләргә оекбаш,

Пешерәбез бергә аш.

Дәресне әзерләшә,

Бишләргә бик сөенә.

Әни торса янәшә

Мисал чишелә үз көенә.

Рәхмәт әйтәм сиңа мин

Кызартмамын йөзеңне.

Матурлыкка төрермен

Киләчәктә көнеңне.



Предварительный просмотр:

Назмеева Диләрә , 3 нче сыйныф, җитәкчесе- Әхмәдуллина Р.Ф.

“Әни, диеп,язып куйдым...” V район әдәби- иҗат бәйгесенең “Яшь шагыйрь” номинациясендә   катнашып 3 нче урын  алды. 2014 ел.

 Минем әни- укытучы        .

Әнием эшли мәктәптә,

Балаларны  ул укыта.

Көн дә иртән чыгып китә

Билгеле бер вакытта.

Кайтуын гына соң кайта

Эш күп ди анда.

Никтер китап-дәфтәрләр

Ияреп кайта аңа.

Сәгатьләр буе утыра

Комьютерның каршында.

Аннан кәгазь тутыра,

Эшләп бетерә барсын да.

Авыр булса да. зарланмый,

Ярата ул хезмәтен.

Шуңа да тоепяши әни

Укучыларның хөрмәтен.