Вакилова Зиля Юнусовна

сайт учителя татарского языка и литературы

Гел алга, яңалыкка, яктылыкка омтылам!

Профессия: Учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: Проводить интерактивные формы уроков, литературные вечера, внеклассные мероприятии

Увлечения: Творчество, рукоделие, кулинария

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: город Казань

Место работы: МБОУ "Школа №78"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/vakilova-zilya-yunusovna
Дөньяны үзгәртәсең килсә, үзеңнән башла.
(Джо Уайдер)

Хөрмәтле хезмәттәшләрем! Сезне үземнең сайтымда күрүемә бик шат булырмын. Рәхим итегез!

О себе

        Мин 1976 нчы елның 10 февралендә Яшел үзән районы  Олы Ачасыр авылында  тудым. Мин -шушы авылның һавасын сулап, яшел чирәмле таулыкларында, үзәннәрендә уйнап ,саф сулы чишмәләреннән сулар эчеп үскән авыл кызы.

        Тулы гаиләдә тәрбияләндем. Әкиятләр сөйләргә әбием, шаярган чакларымда азрак шелтәләп алырга бабаем,серләшергә әнием, киңәшергә әтием, уйнап-шаярырга энем бар иде.Балалар бакчасына йөрмәсәм дә, әбием белән Әлифба дәреслегеннән хәрефләр өйрәнеп утырган чакларымны бүгенге көн кебек хәтерлим. Минем бәхетемә авылыбызда яңа мәктәп өлгерттеләр. Урта мәктәпне үзебезнең авылда тәмамладым. Мәктәптә укыганда аеруча татар теле һәм әдәбияты дәресләрен кызыксынып өйрәндем. Бала чагымнан ук укытучы булу теләге минем белән гел янәшә атлады. Укытучы булып уйнадым, күрше кызларга диктантлар яздырып, аларның эшләрен тикшереп, үземә ләззәт алган чакларымны хәзер дә сагынып искә алам. Шушы теләгемне тормышка ашыру максатыннан, мәктәпне тәмамлагач,  Казан Дәүләт педагогика институтының “ Татар теле һәм әдәбияты “ бүлегенә укырга кердем. 3нче курсны тәмамлагач, кияүгә чыктым. Укуымны тәмамлап, Казан шәһәренең Идел буе районы  78 нче урта мәктәбендә эшли башладым. Хәзерге көнгә кадәр шушы мәктәптә эшлим.

        Гаилә тормышы белән эш бергә үрелеп бара. Тормыштан зарланмыйм. Бүгенге көндә өч ул тәрбиялибез. Тиздән олы улым Айратка- 19 яшь тула, уртанчысы- Алмазга -12 яшь. Ә Кече улыбыз - төпчегебез Азатка 3 яшь.Балаларны тәрбияләүгә тормыш иптәшем- Искәндәр бик зур  ярдәм итә.Мәктәптә эшләгән кешенең өйгә дә эш кайтуын беләбез. Шуның өчен өйдә ярдәм итүче булса - ул синең өчен зур терәк.

       Соңгы 2012 - 2014нче уку елларында декрет ялында булдым. 2015нче елның гыйнвар аеннан кабат мәктәпкә чыгып эшли башладым. Хәзерге көндә   эшләвемне дәвам итәм..Бүгенге көндә шушы мәктәптә эшли башлавыма - 22 ел. Эшемне, укучыларымны яратып, коллегаларымны хөрмәт итеп эшләү- минем зур теләгем.     

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Китап — иң акыллы киңәшчеләрнең берсе. Китап һәр кешегә хезмәттә булыша, ул кешеләрне бәладән коткара, тормышны танып белергә өйрәтә. Китап кешегә үсәргә һәм халыкның аңын баетырга мөмкинлек бирә. «Китап кешене галәмнең хуҗасы итә», — ди П.А. Павленко. Мин дә буш вакытларымда матур әдәбият әсәрләрен кулыма алам. Эчем пошкан чакларда алар миңа шифа. Әмирхан Еники, Нәбирә Гыйматдинова, Фәнис Яруллин, Габдрахман Әпсәләмов, Мөхәммәт Мәһдиев иҗатларын аеруча якын итәм.

Добавить грамоту в портфолио