Дәрес конспекты, 3 сыйныф, татар теле, татар төркеме
план-конспект урока на тему

Дәрес конспекты, 3 сыйныф, татар теле, татар төркеме

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres_konspekty_koz_ilen_syaht.docx31.29 КБ

Предварительный просмотр:

                                        Ачык дәрес конспекты.

Тема:               ,, Көз “ иленә сәяхәт. Сөйләм телен үстерү дәресе. 

Максат:      1. Укучыларга көз турында гомуми мәгълүмат бирү, табигатьтәге

                        үзгәрешләрне күрә белергә өйрәтү, күзәтүчәнлекне үстерү,

                        укучыларны Гарәфи Хәсәновның ,,Көзне инде җәнлекләр дә

                        сизә “ хикәясе белән таныштыру.

                    2. Укучыларда сөйләм телен үстерү, сүзлек байлыгын арттыру,

                        аңлап уку сәләтен үстерү.;  

                    3. Туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү,табигать аша эстетик

                        тәрбия бирү.    

Материал:      Дәреслек ,,Уку китабы “ Авторы: Р.Р. Ягъфәрова. Казан:

                        ,,Мәгариф “ нәшрияты, 2003 ел.

               

Өстәмә материал:  1. ,, Мәгариф “ журналлары; 2.,,Әдәплелек дәресләре “

                             (1 -3 нче сыйныфлар) Укытучылар өчен кулланма.

                             Авторлары: Л. И. Галиева, Л.В. Баязитова, Л. Х.

                             Әхмәтҗанова, М. Л. Гайнетдинов,Р. А.Низамов.Казан:

                             Мәгариф,1995.3.,,Уйный-уйный укыйбыз “

                             Авторы: Г.Х.Гәрәева ,Казан: 2007.

Җиһазлау:      Көз темасына рәсемнәр, биремнәр белән слайдлар;  

                        мультимедиа,көзге яфраклардан төзелгән букет, тылсымлы

                        келәм, серле кәрзин.        

                                                                                   

                                             Дәрес барышы.

      I.  Актуальләштерү

-Исәнмесез ,укучылар!

-Исәнмесез.

-Хәерле көн!

-Хәерле көн.

- Утырыгыз.Ә хәзер дәресебезне башлыйбыз.Дәрестә игътибарлырак, активрак булыгыз, тулы җаваплар бирергә тырышыгыз.Ә хәзер өй эшләрен тикшерәбез.Сез көз турында хикәя язып килергә тиеш идегез.Барыгыз да дәрескә әзерме?Хәзер хикәяләрегезне тыңлыйбыз.

( 1-2 укучының хикәясе укыла )

-Чыннан да, хикәяләрегез бик эчтәлекле.Калганнарыгызныкын  киләсе дәрестә тыңларбыз.

     II.   Яңа материалны аңлату.

           -Ә хәзер яңа дәресне башлыйбыз.Бүгенге дәрестә без сезнең белән бик  кызыклы илгә сәяхәт итәрбез.Сәяхәттән кайткач, Гарәфи Хәсәновның җәнлекләр турында язылган хикәясен өйрәнә башларбыз.  Сәяхәттә бердәм булыйк.Дөрес җавапларны яфраклар белән билгеләрбез.

          -Укучылар,менә хәзер генә безгә  Көз иленнән телеграмма килеп

     төште.Ул сезне үз иленә,аның матурлыгы белән сокланырга, якыннанрак        таныштырырга чакырган.Әле ул гына да түгел, телеграмма белән безнең тизрәк килүебезне сорап, посылкасын да җибәрергә онытмаган.Ә посылка эчендә нәрсә дисез? Тылсымлы келәм.Күрсәтим әле мин сезгә шушы матур келәмне.Матурмы укучылар?

          - Искиткеч.Шулай да, һәр сәяхәт үзеннән зур әзерлек сорый.Без дә  әзерләнеп чыгыйк.

     - Ә хәзер сорауларга җавап бирәбез.

- Бер елда ничә ел фасылы бар?   (дүрт)

- Сез нинди ел фасылларын беләсез?  ( кыш, җәй, яз, көз )

СЛАЙД  2

     КЫШ

     ҖӘЙ

 

КӨЗ

        ЯЗ

  • Ә хәзер, укучылар без аларны мәктәптә укулар башланган ел фасылыннан башлап, бер тәртиптә куябыз.

СЛАЙД 3

     КӨЗ

     КЫШ

 

ЯЗ

        ҖӘЙ

-Дөрес,  укучылар.

      - Ә хәзер елның кайсы вакыты? Кайсыгыз җавап бирә?

      -Көз.

      -Сез моны ничек белдегез? (Көз билгеләрен атагыз.)

     СЛАЙД 4

АЛТЫН КӨЗ(көз рәсемнәре)

     

      -Ә хәзер, бөек Тукаебызның табышмак - шигырен укып китик әле.

     СЛАЙД 5

   Бу кайчак була?

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява,

Җирлә дымлана,

Бу кайчак була?( Г. Тукай )


      - Көз.

       - Ә  хәзер көз айларын атап чыгабыз.

СЛАЙД 6

СЕНТЯБРЬ

ОКТЯБРЬ

НОЯБРЬ

        СЛАЙД 7-8-9

КӨЗГЕКҮРЕНЕШЛӘР

       -Менә шушы өч айга хас билгеләр белән якынрак танышу өчен без     сезнең белән Көз иленә сәяхәткә чыгабыз.Кузгалып киткәнче,күптән түгел генә яттан өйрәнгән шигыребезне искә төшереп китик әле укучылар.( 1-2 укучы сөйли )

        1. Р.Вәлиеваның ,,Көз “ шигыре;

        - Тагы нинди шигырьләр беләсез?

        2.Көз килде дә бөтен җирне

        Сары төскә буяды.

        Яшелгә дә буяр иде

        Юктыр ахры буявы.

   -Ягез әле кайда безнең тылсымлы келәм?Монда икән. Барыбыз да келәмгә утырабыз да, ныклап ябышабыз.Очабыз,очабыз, очабыз.Сентябрь тукталышына килеп җиткәнебезне сизми дә калдык.

        - Игътибар белән күзәтәбез.Укучылар, көзнең матурлыгына куанып,шушы сихри гүзәллекне күңелебезгә алып,бергә- бергә ял итик әле.      

      СЛАЙД 10-11-12-13-14-15

    СЕНТЯБРЬ ТУКТАЛЫШЫ.

Балалар мәктәпкә баралар.

Иген кыры.

Яшелчә уңышын җыю.

Табигать күренеше.(үзгәрешләр сизелә.)

Көзге урман.(гөмбә җыю)

  - Укучылар кая баралар?(Мәктәпкә баралар. )

  -Бакчаларда кешеләр нишлиләр? ( Яшелчәләр җыялар.)

  - Кырларда нинди эшләр бара?( Кырларда игеннәр өлгерде.Урып - җыю эшләре бара.)

  -  Агачларда нинди үзгәрешләр бар? (Агачларда сары яфраклар күренә башлаган.)

  - Кешеләр урманда нәрсә җыялар?(Урманда кешеләр гөмбә җыялар.)

  - Рәхмәт, укучылар.

- Ә хәзер сәяхәтебезне дәвам итәбез.Юл кешесенең юлда булуы хәерле.Утырдык келәмгә ябышып. Очабыз, очабыз,очабыз.

ОКТЯБРЬ ТУКТАЛЫШЫ.      Көзге урман

Көзге табигать күренешләре.

Кошлар җылы якка китәләр.

Җәнлекләр тормышы.

Алтын көз.

Болытлы көннәр.

- Октябрь тукталышы укучылар, төшегез.

       СЛАЙД 16-17-18-19

       - Нинди матурлык! Көзге табигатьнең иң гүзәл мизгеледер бу.Укучылар, карагыз әле.Кунакка буш кул белән бармыйлар, ягез күчтәнәчләрегезне күрсәтегез әле.(шигырьләр сөйлиләр)

1 нче бала.

Октябрь ае.

Урман буйлары...

Көзнең төсләргә үтә бай чагы.

Урман чуп - чуар; яшел чыршылар

Зирек кып - кызыл, каен сап - сары.

2 нче бала

Октябрь ае

Урман юллары.

Чыршылар яшел, каеннар сары.

Кайсы киенә,кайсы чишенә-
Җирнең өс- башын алмашкан чагы.

-Укучылар Октябрь тукталышында нәрсәләр күзәттегез?

- Көннәр нинди? ( салкын, болытлы, көннәр кыска, төннәр озын)

- Яңгырлар ява.һ.б.

- Кешеләр ничек киенәләр?

-Агачлар ничек?( Агачлар яфракларын койганнар.)

-Җәнлекләр нишлиләр? ( Җәнлекләр кышка әзерләнәләр.)

-Кошлар турында нәрсә әйтерсез? ( Кошлар җылы якларга китәләр )

-Укучылар әйдәгез аз гына ял итеп алыйк әле.

СЛАЙД 20

        ЯЛ ИТҮ КҮНЕГҮЕ

Салкын җилләр исәләр,

Агачларны селкетеп.

Кошлар очып китәләр,

Канаткайларын җилпеп.

- Әйдәгез укучылар, кузгалдык. Очабыз,очабыз, очабыз.Без ноябрь

 тукталышында.

СЛАЙД 21-22

  НОЯБРЬ ТУКТАЛЫШЫ

Табигать күренешләре.

Кешеләрнең киенеше.

-Ә хәзер ноябрьгә хас билгеләрне әйтегез.

-Көннәр болытлы.

-Яңгырлар ява.

-Көннәр тагы да салкыная.һ.б.

- Кар төшә башлый.

Мин сезгә бик кызыклы сынамышлар әзерләгән идем,кайтырга кузгалганчы, шуларны укып алыйк әле.

СЛАЙД 23                                                                                                    

         СЫНАМЫШЛАР

-Агач яфрак коймый,кар яумый.

-Яфрак җиргә капланып төшсә,иген уңа.

-Агач яфракны койса,ел авыр килә.

- Чия яфрагын коеп бетерми торып, кыш булмый.

-Ярый укучылар, кайтыр юлга чыгабыз.Утырдык.Очабыз, очабыз. Очабыз.

-Укучылар кайтып җиткәнебезне сизми дә калганбыз.Сезгә сәяхәт ошадымы?

- Ә хәзер инде укучылар яфракларны җыюын җыйдыгыз да, аларның кайсы агачныкы икәнен беләсезме соң?( яфракларны тану )

-каен яфрагы;      -имән яфрагы;

-өрәңге яфрагы;  -миләш яфрагы һ.б.

- Әйдәгез әле укучылар, көз иленнән минем җыйган яфракларымны да карап карыйк әле.Алар гади генә яфрак түгел, ә серле.Ә серен үзегез чишегез.Һәр яфракта бер табышмак , җавабын табыгыз.

1.Елак сеңлем килгән

    Сары шәлен элгән.  (көз)

2.Нинди агач җилсез шаулый,

   Шыбыр - шыбыр сөйләшә? (усак )

3. Язын дөньяга килә

   Көзен елмаеп үлә. (яфрак)

4.Ап- ак күлмәген кигән,

   Күлмәгенә тап тигән.(каен)

5.Җәй ышыклый,

   Көз ашата,

   Кыш җылыта. (агач)

6. Энәсе бар, ә тегә алмый. (керпе)

7. Җәй шакылдый бу чүкеч,

   Кыш шакылдый бу чүкеч,

   Ничек чыдый бу чүкеч. (тукран)

8.Утырабыз урманда,

   Ап-ак эшләпә киеп.

   Киптерә дә,кыздыра да,

   Кешеләр безне җыеп.(гөмбә)

ДӘРЕСЛЕК БЕЛӘН ЭШ.

1.СҮЗЛЕК ӨСТЕНДӘ ЭШ.

  -Ә хәзер әсәр белән танышканчы, сүзлек өстендә эшләп алабыз.Ул сүзләр сезгә хикәяне укыганда очрар.

СЛАЙД 24

СҮЗЛЕК ӨСТЕНДӘ ЭШ.

яшерә бирәләр-прячут

кире какмыйлар- не отказываются

мәш килә- суетится

күреп тә күрми- смотреть не хочет

авыз иттергән-дал попробовать

 -Ә хәзер дәреслекләрнең 23 нче битен ачып Г. Хәсәновның ,,Көзне инде

җәнлекләр дә сизә “ хикәясен укыйбыз.Хикәядә тагы аңлашылмаган сүзләр  бармы?

-Яздыгызмы укучылар?Тагы да аңлашылмаган сүзләрегез юкмы?Бу хикәя белән танышуны киләсе дәрестә дәвам итәрбез.

- Ә хәзер ,,СЕРПАНТИН “ уенын уйныйбыз.(җөмләләрне киңәйтеп төзибез)

СЛАЙД 25

  ,,СЕРПАНТИН “уены( җөмләләрне киңәйтү.)

 Көз.

 Яфрак

 Урман  ( Бирелгән сүзләр белән, җөмләдә сүзләрнең артып барышы тәртибендә җөмләләр төзү.)                                                    

III. Йомгаклау.

-Бүген без сезнең белән нинди ел фасылы турында сүз алып бардык? Сез бүген көзге табигать белән сокландыгыз. Ә без башка ел фасыллары турында да онытмыйк.Һәр ел фасылы үзенчә матур.Табигатьнең матурлыгын күрә белергә, саклый белергә кирәк.Матурлыкны күрә белгән кеше ул бер вакытта да начар юлга басмас.

-Яхшы укучылар,дөрес җаваплар бирдегез, актив катнаштыгыз. Бик зур рәхмәт.Ә хәзер дәрестә актив укучыларыбызны билгелибез.Кем күпме яфрак җыйды?

-Билгеләр куябыз 

 IV. ӨЙ ЭШЕ БИРҮ.

1.Берничә укучыга  хикәяне укып, дәреслектәге  сорауларга җавап бирергә.

2.Күзәтүләрегездән чыгып, ,,Көз “ темасына рәсем ясап килергә.Киләсе дәрестә хикәяне өйрәнүне дәвам итәрбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Сыйфатлар иленә сәяхәт" 7 сыйныф Татар теле дәресе(рус төркеме)

Максат:1.  Укучыларның сыйфат турында белемнәрен барлау һәм тирәнәйтү.2.          Сыйфатларны телдән һәм язма сөйләмдә урынлы кулланырга өйрәтү,...

Татар теле. (рус төркеме) 9 нчы сыйныф, "Бер маҗара"әсәрендәге лексик/грамматик материал.

Дәрес эшкәртмәсе 9 нчы сыйныфның рус төркемнәрендә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәкт...

Татар теле (рус төркеме) 9 нчы сыйныф. Хат язу.

9 нчы сыйныфның рус төркемнәрендә БРТ тапшыру каралган. Шуны күздә тотып һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары үтәлеше, “Рус телендә урта (ту...

Татар теле (рус төркеме) 4 сыйныф Тема: Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе

-         “Сыйфат” темасына кагылышлы грамматик белемнәрне формалаштыру;-         сыйфатның артыклык дәрәҗәс...

КҮМ. 6нчы сыйныф. Татар теле (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)

КҮМ. 6нчы сыйныф. Татар теле (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)...