"Сыйфатлар иленә сәяхәт" 7 сыйныф Татар теле дәресе(рус төркеме)
план-конспект урока (7 класс) по теме

Шарафиева Алсу Магсумовна

 

Максат:

1.  Укучыларның сыйфат турында белемнәрен барлау һәм тирәнәйтү.

2.          Сыйфатларны телдән һәм язма сөйләмдә урынлы кулланырга өйрәтү, сүзлек байлыкларын арттыру.

3.          Буыннан-буынга күчеп килә торган һөнәрләр белән таныштыру, танып-белү активлыкларын арттыру.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: "Сыйфат"лар иленә сәяхәт. Максат:

  1. Укучыларның сыйфат турында белемнәрен барлау һәм тирәнәйтү.
  2. Сыйфатларны телдән һәм язма сөйләмдә урынлы кулланырга өйрәтү, сүзлек байлыкларын арттыру.
  3. Буыннан-буынга күчеп килә торган һөнәрләр белән таныштыру, танып-белү активлыкларын арттыру.

Материал: Ф.С.Сафиуллина "Хикмәтле дә, бизәкле дә Туган тел", Т.Б.Ибраһимов, СМ.Трофимова, М.З.Хәмидуллина "Татар теленнән дидактик материаллар", Ф.С.Сафиуллина "Хәзерге татар әдәби теле".

Жиһазлау: Сарай рәсеме, индивидуаль - дифференциаль карточкалар, магнитофон, ак шәл, төсле түгәрәкләр, тест, карточкалар, мультимедиа .

Дәреснең тибы: дәрес- зачет. Методы: әңгәмә.

Дәрес барышы: 1. Оештыру  моменты.

Укучыларда уңай хисси халәт булдыру . Тема, максат һәм

дәреснең эчтәлеге белән таныштыру.

-Исәнмесез,укучылар. Хәерле көн. Утырыгыз. Әйдәгез, бер-

беребезгә карап елмаеп алыйк әле. Карагыз: булмәбез тагы да

яктырып, жылынып китте.

-Укучылар, тәрәзәдэн урамга карыйк әле. Нәрсәләр күрәбез?

-Әйе, урамда яз. Ап-ак кар. Табигать нинди матур. Әнә агачта бер тукран тукылдый. Нәрсә дип әйтә икән ул?

2. Фонзарядка."Тукран". Тизәйткеч.

 З.Авыр сүзләрне сүзлеккә яз! Кабатла!  

 Сарай - дворец

 Сәяхәт - путешествие

 Каршылык - препятствие

 Йомры йомгак - клубок

 Шәл - пуховый платок

 Һөнәр - профессия, ремесло

 Итек басу - валять валенки

Чигү - вышивание, вышивка

     Көмеш беләзек, алкалар – серебряный браслет, серьги

     Бәйләү - вязание

         Укытучы сүзе:

  1. Бүген безне, укучылар, бик матур сарайга "Сыйфатлар" иленә

сәяхәткә чакырдылар. Ләкин бу илгә бару бик жиңел түгел. Сарайның күренмәс хуҗалары безгә төрле каршылыклар һәм төрле сынаулар әзерләп куйганнар. Бу каршылыкларны без Сыйфат турында алган белемнәребез белән җиңәргә тиешбез. Шулай итеп, хәерле сәгатьтә, матур "Сыйфатлар" сараена юл тотыйк.

 I каршылык. Сорауларга җавап бир, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзе.

-Сыйфат нәрсәне белдерә?

-Соравын әйтегез? (Нинди? Кайсы?)

- Төс, форма, физик сыйфаты, тәм, характер, күләм.

По 3 примера к каждому признаку. Составить словосочетания, предложения.  Соревнование.

Алга таба барыйк.

II каршылык Билгесенә карап тап.

  1. Җир өстендә ак мамык (кар)
  2. Туп түгел - түгәрәк, күсе түгел - койрыклы. ( шалкан)
  3. Үзе кып-кызыл, күлмәге ямь-яшел. (карбыз)
  4. Тышы сары, эче ак, ерактан торып елата. (суган)
  5. Йомры йомшак, сары йомгак, йөгереп йөри чирәмдә. (чеби)

-        Без бу өлештә предметларның нинди билгеләрен санап
чыктык? (төс, форма, физик сыйфаты)

-        Бу билгеләрдән кала сыйфат нинди билгеләрне дә белдерә?
(характер, күләм, тәм)

III каршылык "Игътибарлы бул"

Язмадан өзек тыңлату. Укучылар сыйфатларны язып алырга тиешләр.(Иң күп язган укучыларга шарлар бирелә)"Яз житте". 58нче бит.5а күнегү.Лингва-1.

IV        каршылык.
"Каршысын яз"

ак        зур

якты        юмарт

әйбәт        каты

жиңел                 әкрен

- Нинди сыйфатлар барлыкка килде?

(антоним)

Антонимнар нинди сүзләр?

(капма-каршы мәгънәле сүзләр)

V        каршылык

"Сандыкта нәрсә сакланган?"

Предметны атарга, аңа хас билгеләрне санарга.

(Ак шәл) Ак, зур, дүртпочмаклы, йомшак, мамыклы, бизәкле,

матур, кечкенә, калын, жылы.

Укытучы сүзе

Шәл, - дидегез. Әйе, дөрес. Мин аны менә кулыма алдым. Сез аңа

хас билгеләрне инде санап чыктыгыз.  Безнең халык элек-электән төрле һөнәрләргә ия булган: итек басу, чигү, көмештән алка, беләзек ясау һ.б. Һәрбер эшкә зур тырышлык куелган. Ир-атлар чит якларга барып, итек басып, тегү тегеп йөрсәләр, хатын-кызлар бер өйгә җыелып, кышкы озын кичләрне кул эшләре эшләп кыскартканнар. Өлкәннәр шәлнең иң авыр өлешен - читен, кызлар уртасын бәйләгәннәр. Хәзерге вакытта аны апалар, әбиләр, абыстайлар, кызлар бәйләп йөриләр, ягъни кияләр. Бу һөнәр үлмәгән, хәзерге вакытта да шәл бәйләүчеләр күп."

Физминутка.

Менә минем уң кулым

Менә минем сул кулым

Менә идән, менә түшәм,

Менә шулай зур үсәм.

Сәгать йөри келт-келт-келт

У л уяна иртүк-түк-түк.

Ялкауларны яратмый

Юк-юк-юк.

VI каршылык. Карточкадагы биремне үтә.

(индивидуаль- дифференциаль карточкалар таратыла) Димәк, ясалышлары ягыннан: тамыр, ясалма, парлы, тезмә, кушма сыйфатлар була.

 VII каршылык

"Минем белән килешәсеңме?"

Минемчә, биредә бөтен сыйфатлар да гади дәрәжәдә?
Яшькелт
        Сап- сары

Зәңгәр        Кызылрак

Аксыл        Кара.

Кем килешми, дөресләсен.

  1. Димәк, сыйфат нәрсә белән төрләнә? (Дәрәҗә)
  2. Ничә дәрәҗәсе бар?

(4)

-        Санап чыгыйк әле

(гади, чагыштыру, кимлек, артыклык) -   Без каршылыкны акрынлап җиңеп киләбез сарайның ишекләрен  ачу өчен бер биремне үтисе калды.

-        Нинди бирем икән
УШ.Тест. Белемнәрне ныгыту.
Дөрес жавапларны сайла.
Тикшерү.

Ролевая игра. "Сыйфатлар сарае нинди?"

Менә бу сарайда безне "4", "5" ле билгеләре көтеп торган.

Фишкаларны исәпләү. Билгеләр кую.

Өй эше.1. Сыйфатлар кулланып, яз турында кечкенә хикэя

язарга.

2.Сыйфатлар кулланып, яз турында 3 җөмлә язарга.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

“ Сыйфатлар” иленә сәяхәт. 7нче сыйныф. (рус төркеме) Татар теле дәресе.

Слайд 2

Максат: 1.Укучыларның сыйфат турында белемнәрен барлау һәм тирәнәйтү. 2.Сыйфатларны сөйләмдә һәм язуда урынлы кулланырга өйрәтү, сүзлек байлыкларын арттыру. 3. Татар халкының буыннан-буынга күчеп килә торган һөнәрләре белән таныштыру, танып-белү активлыкларын арттыру.

Слайд 4

1нче каршылык Сорауларга җавап бир,сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзе

Слайд 5

2нче каршылык. “Билгесенә карап тап” 1.Җир өстендә ак мамык. 2.Үзе кып-кызыл,күлмәге ям ь -яшел. 3.Тышы сары,эче ак,ә үзе елата. 4.Йомры йомшак, сары йомгак,йөгереп йөри чирәмдә.

Слайд 6

3нче каршылык. “Иг ъ тибарлы бул”

Слайд 7

4нче каршылык. «Каршысын әйт» Ак зур Якты юмарт Әйбәт каты Җиңел әкрен Нинди сыйфатлар барлыкка килде?

Слайд 8

5нче каршылык. “Сандыкта нәрсә сакланган?”

Слайд 9

6 НЧЫ КАРШЫЛЫК Карточкадагы биремнәрне үтә.

Слайд 11

Дим әк, ясалышлары ягыннан: -тамыр -ясалма -парлы -тезмә -кушма сыйфатлар була.

Слайд 12

7нче каршылык. “Минем белән килешәсеңме?” Яшькелт Сап-сары Зәңгәр Кызылрак Аксыл Кара

Слайд 13

8нче каршылык. Тест.Белемнәрне ныгыту. 1.Сый фатның соравын табыгыз. -нишли? -ничек? -нинди? 2.Ул нәрсәне белдерә? -эшне -хәлне -билгене 3.Яшелрәк - дәрәҗәсен билгелә. -чагыштыру -кимлек -гади

Слайд 15

Өй эше 1. Сыйфатлар кулланып,яз турында кечкенә хикәя язып кил. 2.Сыйфатлар кулланып,яз турында 3 җөмлә язып кил. УКУЧЫЛАР! Сау-сәламәт булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5 нче сыйныф (рус төркеме) табигать һәм без темасына татар теле дәресе.

5 нчы сыйн ыф (рус төркеме) табигать һәм без темасына дәрес эшкәртмәсе....

"Кышкы уеннар" 4нче сыйныф(рус төркеме) татар теле дәресе

Дәреснең темасы: “Кышкы уеннар”.Максатлар:  1. “Кыш”  темасына караган лексиканы искә төшерү, “Кышкы уен” тексты аша уенга чакыра белү, кышкы уеннар, кар бабай ясау турында сөйли белү күнекм...

Тема: Исемнәрнең юнәлеш килеше белән таныштыру.1 нче сыйныфы. Татар теле дәресе.

Тема: Исемнәрнең юнәлеш килеше белән таныштыру. 1нче сыйныф өчен. Татар теле....

Тема:“Яз килә” бүлеген кабатлау. Аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү.2 нче сыйныф. Татар теле дәресе.

Тема: "Яз килә" бүлеген кабатлау. Аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү. 2 нче сыйныф. Татар теле дәресе....