Татар теле (рус төркеме) 4 сыйныф Тема: Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе
учебно-методический материал на тему

Кадырова Зульфия Гусмановна

-         “Сыйфат” темасына кагылышлы грамматик белемнәрне формалаштыру;

-         сыйфатның артыклык дәрәҗәсе белән таныштыру;

-         балаларның үрнәк буенча аңлап эшли белүләренә ирешү.

-         чагыштыра, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе49.23 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле (рус төркеме) 4 Б сыйныфы

Укытучы: Кадыйрова З.

               Тема: Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе

Максатлар: 

  1. Укытучы өчен:

         Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):

  • “Сыйфат” темасына кагылышлы грамматик белемнәрне формалаштыру;
  • сыйфатның артыклык дәрәҗәсе белән таныштыру;
  • балаларның үрнәк буенча аңлап эшли белүләренә ирешү.

Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):

  • чагыштыра, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү.

Тәрбия бирү максаты (дәреснең шәхси нәтиҗәсе):

  1. Табышмаклар аша татар халык авыз иҗаты белән кызыксыну уяту.

2. Укучыларга җиткерелә торган дәреснең белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):

  • Сыйфатның артыклык дәрәҗәсен танырга, дөрес итеп ясарга һәм урынлы кулланырга өйрәтү.
  • Бу төр сыйфатның ясалышын һәм кулланылышын күнегүләр өстендә ныгыту.

Җиһазлау: дәреслек, дәрескә әзерләнгән презентацион материал, табышмаклар, карточкалар.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру
  1. Уңай психологик халәт тудыру.
  2. Дежур укучының рапортын тыңлап үтү.

  1. Өй эшен тикшерү

Яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең исемлеген сорау.

  1. Яңа тема. Мотивацион этап

1.Тактада яшелчә рәсемнәре.

Укучылар яшелчәләрнең төсләрен, формаларын әйтеп, сүзтезмәләр төзиләр.

  • Сүзтезмәләр төзегәндә сез кулланган сүзләр нинди сорауга җавап бирделәр? (Нинди? - Какой? Какая? Какое?)
  • Алар нәрсә белдәрә? (предметның төсен, формасын)
  • Мондый сүз төркеме рус телендә ... (имя прилагательное), ә татар телендә ... (сыйфат) дип атала.
  • Барыгыз да булдырдыгыз! Хәзер, әйдәгез, экранга карап, сыйфат турында әйткәннәрне кабатлап китик.

1нче слайд.

Сыйфатның татарча-русча билгеләмәсен чагыштырып уку.

Сыйфат

Имя прилагательное

Нинди?

Какой? Какое? Какая?

Предметның билгесен белдерә

Обозначает признак предмета

(нинди?) алма

Яшел алма

Алма (нинди?)

Алма яшел.

(какое?) яблоко

Зелёное яблоко

Яблоко (какое?)

Яблоко зелёное.

  • Сыйфат 4 дәрәҗәдә килергә мөмкин. Экрандагы кроссвордны чишсәк, без бүгенге дәрестә үтеләчәк сыйфат дәрәҗәсен белеп үтәрбез. Мин сезгә яшелчәләр турында табышмаклар әйтермен.

2нче слайд.

 

Үзе ачы - дәвалый.

Күзгә кереп җәфалый.

Исәнлек өчен туган, алтын кабыклы ... (Суган)

Чәчәге агачында, алмасы тамырында. (Бәрәңге)

Утыра бер чүлмәк, өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә)

Үзе кып-кызыл, күлмәге яшел. (Карбыз)

Түгәрәк, тик ай түгел, сары, тик кояш түгел. (Шалкан)

“Алма” дисәң дә алалар, нәрсә ул, балалар?

Озын, яшел-түтәлдә, сары, тозлы-кисмәктә. (Кыяр)

Җир астында алтын казык - без аны алдык казып. (Кишер)

Кроссворд чишү. (“Артыклык” сүзе килеп чыга.)

  • Шулай итеп без бүген сыйфатның нинди дәрәҗәсен карап үтәрбез? (Артыклык дәрәҗәсен.)
  • Хәзер, әйдәгез, ял итеп алыйк. Физкультминутка.

3нче слайд.

  • Бирелгән таблица буенча сыйфатның артыклык дәрәҗәсе ясалышын карап үтәбез.

Сыйфат дәрәҗәсе (степень прил.)

Ясалышы (образование)

Мисаллар (примеры)

Гади дәрәҗә

(Простая степень)

кызыл

озын

матур

Артыклык дәрәҗәсе

(Превосходная степень)

  1. Частичное повторение основы + -п/-м
  2. Усилительные частицы иң(самый) бик(очень)

кып-кызыл

оп-озын

бик озын

иң матур

  1. Ныгыту
  1. Бирелгән таблицаны кулланып, укучылар тактага чыгып, төсләрне артыклык дәрәҗәсендә куеп язалар.

  1. 4нче слайдта бирелгән бирем телдән эшләнелә. Укучылар җәя эчендә бирелгән сыйфатларны татарча атыйлар.

  1. Бу чәчәк зәңгәр, ә бу чәчәк (синий-пресиний)
  2. Бу помидор зур, ә бу помидор (очень большой)
  3. Миңа (самую интересную) китап бир әле.
  4. Синең күлмәгең (очень красивое).

  1. 5нче слайдтагы бирем язмача эшләнә. Җәя эчендәге сыйфатларны тәрҗемә итеп яз.
  1. Шәһәр (большой-пребольшой), ә авыл (маленькая-премаленькая).
  2. Алма (очень сладкое), ә сарымсак (очень кислый).
  3. Җир (чёрная-пречёрная), ә кар (белый-пребелый).
  4. Җәй (очень тёплое), ә кыш (очень холодная). 

  • Бу биремдә нинди сыйфатлар бирелгән? (Антоним сыйфатлар)

  1. Группаларда үзлектән эш.

Группаларга яшелчәләр төшерелгән карточкалар таратыла. Һәр группа бу яшелчә исемен атамыйча, артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар ярдәмендә аны тасвирларга тиеш. Калганнар җавабын эзлиләр. (Яшелчәләрнең файдалылыгы турында әңгәмә уздырыла.)

  1. Йомгаклау.
  • Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе турында нәрсәләр белеп үттек?

  1. Өй эше.
  1. (Сыйфатларны артыклык дәрәҗәсендә куярга)
  2. Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларны кулланып, 4 җөмлә язып килергә.
  3. “Бакчада” темасына кечкенә генә хикәя төзе. (Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларны куллан).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле дәресе , 6 класс "Сыйфатның исемләшүе"

Иҗади үсеш технологиясе кулланып үткәргән дәрес эшкәртмәсе....

Татар теле. (рус төркеме) 9 нчы сыйныф, "Бер маҗара"әсәрендәге лексик/грамматик материал.

Дәрес эшкәртмәсе 9 нчы сыйныфның рус төркемнәрендә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәкт...

Татар теле (рус төркеме) 9 нчы сыйныф. Хат язу.

9 нчы сыйныфның рус төркемнәрендә БРТ тапшыру каралган. Шуны күздә тотып һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары үтәлеше, “Рус телендә урта (ту...

Татар теле дәресе. 5 класс Тема "Билгеле үткән заман хикәя фигыль"

5 нче сыйныфның рус төркеме өчен дәрескә технологик карта....

4 нче сыйныф (татар телен аралашу чарасы буларак өйрәнүче) укучылар өчен "Кышкы матурлык (Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе)" темасы буенча туган тел дәресе.

quot;Кышкы матурлык (Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе)" темасы буенча төзелгән дәреснең максатлары булып, сыйфатның артыклык дәрәҗәсе турында яңа мәгълүмат алу; яңа лексиканы сөйләмдә урынлы куллана ...

Татар теле дәресенә технологик карта Тема: "Сүз ясагыч кушымчалар"

Технологическая карта к уроку родного (татрского ) языка в 3 классе...