КҮМ. 6нчы сыйныф. Татар теле (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)
тест (6 класс)

Сальманова Гузелия Рафиковна

КҮМ. 6нчы сыйныф. Татар теле (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele_6_kl._kim.docx26.29 КБ

Предварительный просмотр:

Эшне үтәү буенча кулланма

Татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү өчен биремнәрне башкаруга 45 минут вакыт бирелә. Тәкъдим ителгән эш 2 өлештән тора.

Беренче өлеш 10 биремне үз эченә ала (А1-А10), сез алар арасыннан дөрес дип уйлаган җавапны сайлап алырга тиеш.

Икенче өлеш В1-В5 биремнәреннән тора. Әлеге биремнәр текстка бәйле рәвештә башкарыла. В1-В5 биремнәренә җавапны сез мөстәкыйль рәвештә формалаштырырга һәм язып куярга тиешсез.

Биремнәрне тәкъдим ителгән тәртиптә үтәгез. Аларны үтәү барышында сезнең өчен кыенлык тудырганнары килеп чыкса, әлеге биремне калдырып торып, алдагыларына күчәргә киңәш итәбез. Сез бу биремнәргә, вакытыгыз калган очракта, кабат әйләнеп кайта алачаксыз. Беренче өлештәге биремнәргә якынча 2 минут вакыт бирелә. Икенче өлештәге һәр биремгә 3-4 минут вакытыгызны сарыф итегез.

Дөрес җаваплар, катлаулылыкларыннан чыгып, 1 яки югарырак баллар белән бәяләнәләр. Әлеге балларны бергә кушканнан соң, сезгә гомуми балл чыгарыла, шуңа күрә мөмкин кадәр күбрәк биремнәргә дөрес җаваплар бирергә һәм күбрәк баллар җыярга тырышыгыз.

 

Сезгә уңышлар телибез !

Рус мәктәпләренең татар төркемендә  укучылар өчен татар теленнән тест биремнәре  6 нчы сыйныф

I вариант

  1. өлеш.

А1.Билгеләмәне дәвам итегез:

Морфология - ...

а) тел белеменең сүз төркенәрен өйрәнә торган бүлеге;

ә) телнең сүз байлыгын өйрәнә торган бүлеге;

б) сүзләрнең дөрес язылышын өйрәнә торган бүлеге;

в) телнең авазлар системасын өйрәнә торган бүлеге.

А2. Татар телендә ничә килеш бар?

    а) 4;

    ә) 5;

    б) 6;

    в) 2.

А3.Башлык сүзенең ясалышы ягыннан төрен билгеләгез.

а) кушма;

ә) тамыр;

б) ясалма;

в) тезмә.

А4.Миндә алмашлыгының килешен билгелә.

а) иялек килеше

ә) юнәлеш килеше

б) урын-вакыт килеше

в) баш килеш

А5.Рәвеш нәрсәне белдерә?

а) предметның эшен белдерә

ә) предматның санын, исәбен белдерә

б) эш яки хәлнең, билгенең билгесен белдерә

в) предметның билгесен белдерә

А6.Саннарның төркемчәсен билгелә: 15, 146.

а) микъдар саны

ә) тәртип саны

б) җыю саны

в) чама саны

А7.Кайсы рәттәге сүзләргә –нар, -нәр кушымчалары ялгана?

а) диңгез, кибет, малай

ә) улән, куян, буре

б) кеше, ябалак, дәфтдр

в) урман, тиен, идән.

А8.Бирелгән сыйфатларның дәрәҗәсен билгелә: ап-аклар, сап-сарылар, кып-кызыллар

а) кимлек

ә) гади

б) артыклык

в) чагыштыру

А9.Кушма сүзләрдән  генә торган рәтне күрсәтегез:

а) ап- ак, савыт- саба, Зилә

ә) ашъяулык, Айнур, төнбоек

б) карабодай, кәгазь, дөнья

в) ямь, яз, Агыйдел

А10.Әйтелеш белән язылыш туры килмәгән сүзне табыгыз.

а) болан

ә) болын

б) чәчәк

в) китап

Икенче өлеш (В)

Әлеге өлештәге биремнәрне тәкъдим ителгән текстка таянып үтәргә.

  1. Мин гаиләбезнең иң кадерле истәлекләре саклана торган               чемоданны ачтым һәм дәфтәр битенә төрелгән яулыкны алып карадым. 2) Зәңгәр читле ак  яулык. 3) Минем туган көнемнең бердәнбер бүләге бит ул.

        В1. Беренче җөмләдән алынма сүзне күчереп языгыз.        

     В2.Беренче җөмләдән зат алмашлыгын язып алыгыз.  

     В3. Икенче җөмләдәге ак сүзенең антонимын языгыз.  

      В4.Өченче җөмләдән 3нче зат берлек сандагы исемне язып алыгыз.  

     В5. Икенче җөмләдән 5 хәрефле, 6 авазлы сүзне язып алыгыз.

Эшне үтәү буенча кулланма

Татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү өчен биремнәрне башкаруга 45 минут вакыт бирелә. Тәкъдим ителгән эш 2 өлештән тора.

Беренче өлеш 10 биремне үз эченә ала (А1-А10), сез алар арасыннан дөрес дип уйлаган җавапны сайлап алырга тиеш.

Икенче өлеш В1-В5 биремнәреннән тора. Әлеге биремнәр текстка бәйле рәвештә башкарыла. В1-В5 биремнәренә җавапны сез мөстәкыйль рәвештә формалаштырырга һәм язып куярга тиешсез.

Биремнәрне тәкъдим ителгән тәртиптә үтәгез. Аларны үтәү барышында сезнең өчен кыенлык тудырганнары килеп чыкса, әлеге биремне калдырып торып, алдагыларына күчәргә киңәш итәбез. Сез бу биремнәргә, вакытыгыз калган очракта, кабат әйләнеп кайта алачаксыз. Беренче өлештәге биремнәргә якынча 2 минут вакыт бирелә. Икенче өлештәге һәр биремгә 3-4 минут вакытыгызны сарыф итегез.

Дөрес җаваплар, катлаулылыкларыннан чыгып, 1 яки югарырак баллар белән бәяләнәләр. Әлеге балларны бергә кушканнан соң, сезгә гомуми балл чыгарыла, шуңа күрә мөмкин кадәр күбрәк биремнәргә дөрес җаваплар бирергә һәм күбрәк баллар җыярга тырышыгыз.

 

Сезгә уңышлар телибез !

Рус мәктәпләренең татар төркемендә укучылар өчен татар теленнән тест биремнәре. 6 нчы сыйныф.

II вариант

1 өлеш (А)

А1. Билгеләмәне дәвам итегез:

 Фонетика - ...

       а) тел белеменең сүз төркенәрен өйрәнә торган бүлеге;

ә) телнең сүз байлыгын өйрәнә торган бүлеге;

б) сүзләрнең дөрес язылышын өйрәнә торган бүлеге;

в) телнең авазлар системасын өйрәнә торган бүлеге.

А2. Исемнәр нәрсәне белдерә?

а) предметны;

ә) предметның билгесен;

б) предметның эш-хәлен;

в)предметныңсанын,исәбен.                                                          А3.Башкала сүзенең ясалышы ягыннан төрен билгелә

а) кушма исем

ә) тамыр исем

б) тезмә исем

в)ясалма                        исем                                                                                                  А4.Аларга алмашлыгының килешен билгелә

а) иялек килеше;

ә) юнәлеш килеше;

б) урын-вакыт килеше;

в) чыгыш килеше.

А5. Сыйфат нәрсәне белдерә?

а) предметның эшен белдерә;

ә) предметны белдерә

б) предметның билгесен белдерә;

в) предметның санын, исәбен белдерә.

А6. Җыю саны кайсы рәттә бирелгән?

а) ун, тугызынчы, дүртәү;

ә) алтышар, бишләп, җидәү;

б) йөзәр, берәү, утыз беренче;

в) унау, дүртәү, өчәү.

А7. Кушымчалары икәү генә булган килешне билгелә

а) урын-вакыт килеше;

ә) иялек килеше;

б) чыгыш килеше

в) юнәлеш килеше

А8. Бирелгән сыйфатларның дәрәҗәсен билгелә:

матуррак, киңрәк, шомарак

а) гади

ә) чагыштыру

б) артыклык

в) кимлек

А9. Тезмә сүзләр булган рәтне билгелә:

а) әти-әни, исәп- хисап

ә) үги ана яфрагы, кура җиләге

б) һәрбер, тузбаш

в) авылдаш, сыйныфташ

А10. Дөрес язылышны тап:

а) бермең җиде йөз илле

ә) бер мең җиде йөз илле

б) бер мең җидейөз илле

в) бер мең җиде йөзилле

        

Икенче өлеш (В)

Әлеге өлештәге биремнәрне тәкъдим ителгән текстка таянып үтәргә.

1) Бакчачы бабай Чулпанга бер алма бирде. 2) Чулпан алманы кояшка күтәреп карады. 3) Аннан соң матур  вазага салды.         4) Соңыннан ул алманы өстәл өстендә тәгәрәтеп тә карады.

В1.Икенче җөмләдәге нечкә әйтелешле сүзне языгыз.

В2.Беренче җөмләдәге ясалма сүзне күчереп языгыз.

В3.Рус теленнән кергән алынма сүзне күрсәтегез.

В4.Икенче җөмләдән 6 хәрефле,7авазлы сүзне язып алыгыз.

В5.Дүртенче җөмләдән рәвешне язып алыгыз.

Тест биремнәрен бәяләү.

Беренче өлештә һәр дөрес җавап өчен 1 балл. Барлыгы 10 балл.

Икенче өлештә һәр дөрес җавап өчен 2 балл.Барлыгы 10 балл.

I в.                                            II в.

1 өлеш        1 өлеш

А1. а                                            А1. в

А2. б                                           А2. а

А3. б                                           А 3. а

А4. б                                           А4. ә

А5. б                                           А5. б

А6. а                                           А6. в  

А7. в                                           А7. ә

А8. б                                           А8. ә

А9.ә          А9.ә

А10.ә          А10.ә

11 өлеш        11 өлеш

В1.чемоданны             В1.күтәреп

В2. мин             В2.бакчачы

В3. кара                                        В3.вазага

В4. бүләге                     В4.кояшка    

В5. яулык                        В5.соңыннан

Критерий:

90% -  100% -“5”

60% - 89% - “4”

40% - 59% - “3”

1%- 39% - “2”

Барлыгы: 20 балл

“5”- 17-20

“4”- 13-16

“3”- 7-12

“2”- 4-6

“1”- 0-3

1%-19% - “1”

20%-37% – “2”

38%-63% - “3”

64%-84% - “4”

85% -100% - “5”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрес конспекты, 3 сыйныф, татар теле, татар төркеме

Дәрес конспекты, 3 сыйныф, татар теле, татар төркеме...

Татар халык әкияте "Акыллы карт" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен

Татар халык әкияте "Акыллы карт" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен...

Татар халык әкияте "Васыять" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен

Татар халык әкияте "Васыять" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен...

КҮМ. 6нчы сыйныф. Әдәбият (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)

КҮМ. 6нчы сыйныф. Әдәбият (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)...

Татар телен туган тел һәм дәүләт теле буларак өйрәнүнең хокукый-норматив нигезләре

Татар телен туган тел һәм дәүләт теле буларак өйрәнүнең хокукый-норматив нигезләре...