КҮМ. 6нчы сыйныф. Әдәбият (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)
тест (6 класс)

Сальманова Гузелия Рафиковна

КҮМ. 6нчы сыйныф. Әдәбият (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл КҮМ. Әдәбият.6нчы сыйныф30.29 КБ

Предварительный просмотр:

 Эшне үтәү буенча кулланма

Татар әдәбиятыннан белем һәм күнекмәләрне тикшерү өчен биремнәрне башкаруга 45 минут вакыт бирелә. Тәкъдим ителгән эш 2 өлештән тора.

Беренче өлеш 10 биремне үз эченә ала (А1-А10), сез алар арасыннан дөрес дип уйлаган җавапны сайлап алырга тиеш.

Икенче өлеш В1-В3 биремнәреннән тора.   В1-В3 биремнәренә җавапны сез мөстәкыйль рәвештә формалаштырырга һәм язып куярга тиешсез.

Биремнәрне тәкъдим ителгән тәртиптә үтәгез. Аларны үтәү барышында сезнең өчен кыенлык тудырганнары килеп чыкса, әлеге биремне калдырып торып, алдагыларына күчәргә киңәш итәбез. Сез бу биремнәргә, вакытыгыз калган очракта, кабат әйләнеп кайта алачаксыз.  

Дөрес җаваплар, катлаулылыкларыннан чыгып, 1 яки югарырак баллар белән бәяләнәләр. Әлеге балларны бергә кушканнан соң, сезгә гомуми балл чыгарыла, шуңа күрә мөмкин кадәр күбрәк биремнәргә дөрес җаваплар бирергә һәм күбрәк баллар җыярга тырышыгыз.

 

Сезгә уңышлар телибез !

Рус мәктәпләренең татар төркемендә укучылар өчен татар әдәбиятыннан тест биремнәре 6 нчы сыйныф.

  1. вариант

А1. 1. Җыр турында Г.Тукайның әйткән сүзләрен тап.

а) “Кеше җырын җырлыйм дип, үз җырыңны онытма.”

ә) “...Халык җырлары – халкыбызның һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф

вә раушан көзгеседер.”

б) “Җыр – кешенең юлдашы,

Җырлый алу – бик яхшы.”

А2. “Җырны булмый үтереп” шигыренең авторын билгелә.

а) М. Җәлил

ә) Р.Миңнуллин

б) Ф.Яруллин

в) Һ.Такташ

А3. “Котадгу белек” поэмасының авторы кем?

а) Йосыф Баласагунлы

ә) Абдулла Әхмәт

б) Сибгат Хәким

в) Ибраһим Гази

А4. Муса Җәлил шигырен билгеләгез:

а) “Чәчәкләр”

ә) “Сабыйга”

б) “Иптәшләр”

в) “Эшкә өндәү”  

А5. Әсәрләрнең авторларын туры китереп языгыз:

а) “Ана”                                         1. Һади Такташ

ә) “Мокамай”                                2. Мәҗит Гафури

б) “Имән”                                      3. Муса Җәлил

в) “Кәҗүл читек”                          4. Гаяз Исхакый

А6. И. Шишкин   кем ул?

а) җырчы

ә) композитор

б) шагыйрь

в) рәссам

А7. Фәнис Яруллин  язган шигырьне  билгеләгез:

а) “Җиңү парады”

ә) “Туган җир”

б) “Мәхәббәт һәм нәфрәт”

в) “Туган ягы кирәк кешегә”

А8. Г. Бәширов кем ул?

а) язучы

ә) композитор

б) артист

в) рәссам

А9. Бу шигъри юлларны кем язган?

И туган җир,

Газиз әнкәм җире,

Әткәм иле, бабам туфрагы!”

а) Муса Җәлил

ә) Сибгат Хәким

б) Һади Такташ

в) Эльмира Шәрифуллина

А10. Бу геройлар кайсы әсәрдән? Җавапларны туры китереп языгыз.

а) Былтыр                          1.“Онытылмас еллар”

ә)Әхмәдулла        2.“Матурлык”        

б)Хәлим        3.“Кәҗүл читек”.

в) Бәдретдин        4.“Шүрәле”

А10 Татар халкының милли бәйрәмен билгелә.        

а) Туган көн

ә) Халыкара хатын- кызлар көне

б) Сабантуй

в) Ватанны саклаучылар көне

В1 Буыннардан буыннарга, гасырлардан гасырларга телдән телгә сөйләнеп яши торган, авторлары билгесез булган сүз сәнгате әсәрләре ...   дип атала.

В2 Бу өзек кайсы әсәрдән алынган?

 “Рус теле укытучысы, озын керфекләрен түбән төшереп,  нурлы күзләрен бер секундка гына каплап ады. Юк, аның фикере явызлыкта түгел иде...”

 ________________________________________________________________

В3. Әлеге юллар кем турында?

        “Гаиләдә тормыш авыр булу сәбәпле, аны күрше авылның тегүче абзыена өйрәнчек итеп бирәләр. Ә остаз-хуҗа ни теләсә, шуны эшли: ат кебек эшләтә, эт итеп дөмбәсли...”

    Рус мәктәпләренең татар төркемендә укучылар өчен татар әдәбиятыннан тест биремнәре. 6 нчы сыйныф.

  1. вариант

А1.“Кәрия-Зәкәрия” җыры нинди төргә карый?

а) Йола, уен-бию җыры

ә) Тарихи җыр

б) Лирик җыр

в) Лирик җыр 

А2. “Җырны булмый үтереп” шигыренең авторын билгелә.

а) Р.Миңнуллин

ә) Ф.Яруллин

б) Һ.Такташ

в) Г. Тукай

А3. “Мулла белән абыстай” шигыренең авторын билгелә.

а) Г. Кандалый

ә) Ф.Яруллин

б) Р.Миңнуллин

 в) Г. Тукай

А4 Әсәрләрнең авторларын туры китереп языгыз:

а) “Кәҗүл читек”                                                            1. Г. Мөхәммәтшин

ә) “Онытылмас еллар”                                                    2. М. Мәһдиев

б) “Фронтовиклар”                                                         3. Ибраһим Гази

в) “Каз боткасы”                                                               4. Г. Исхакый

А5 Харис Якупов кем ул?

а) җырчы

ә) композитор

б) язучы

в) рәссам

А6 Муса Җәлил шигырен билгеләгез:

а)  “Иптәшләр”

ә) “Сабыйга”

б) “Вәхшәт”

в) “Эшкә өндәү”  

А7  “Мәүлия нигә көлде?”  әсәренең   авторы кем?

а) Сибгат Хәким

ә) Ләбибә Ихсанова

б) Габдрахман Әпсәләмов

в) Ибраһим Гази

А8 Бу шигъри юлларны кем язган?

“Әй малайлар бәхәсләшә,

Шигырьдәге төслерәк:

Кемнең беләге юан да,

Янәсе, кем көчлерәк.”

а) Муса Җәлил

ә) Һади Такташ

б) Сибгат Хәким

в) Җәүдәт Дәрзаман

А9 Бу геройлар кайсы  әсәрдән? Җавапларын туры китереп языгыз          

а)Рушад                                            1.  “Фронтовиклар”

                          2.“Онытылмас еллар”

ә)Әхмәдулла        3.“Матурлык”        

б)Хәлим        4.“Кәҗүл читек”.

в) Бәдретдин        

А10 Татар халкының милли бәйрәмен билгелә.

а) Яңа ел

ә ) Хезмәт бәйрәме

б )Сабантуй

в) Җиңү бәйрәме

В1Әсәрдә, шагыйрьнең хисләреннән тыш. Күпчелек кешеләргә хас уй-кичерешләрне гәүдәләндерә торган образ ...     дип атала.

В2 Бу өзек кайсы әсәрдән алынган?

“Рушад, иртән иртүк торып, киң балаклы флот чалбарын күмер үтүге белән бастырган, тельняшка өстеннән күлмәк киеп. Галстук таккан һәм чибәр генә пиджак киеп куйган иде”

В3  Әлеге юллар кем турында?

“1940нчы елда аны гаепсезгә кулга алалар һәм казан төрмәсенә ябалар. Аны “халык дошманы” дип гаепләп, атарга хөке итәләр, ләкин тиздән бу карарны ун ел төрмә белән алыштыралар.”.

Бәяләү критерие:

 

Барлыгы: 16 балл

“5”-  13-16 балл

“4”-  10-12 балл

“3”-  6-9 балл

“2”- 3- 5 балл

“1”- 0-2 балл

1%-19% - “1”

20%-37% – “2”

38%-63% - “3”

64%-84% - “4”

85% -100% - “5”

1в                                             11в

1. ә                                              1. а

2. а                                               2. а

3. а                                               3. а

4.а                                                4. а-4, ә-3, б-2, в-1

5. а-2, ә-1, б-3, в-4                  

                                                    5. в

6. в                                              6. б

7. в                                               7. в

8. а                                               8. в

9.в

10.а- 4,ә- 2,б- 1,в- 2        9. а - 1, ә - 4,б – 2, в - 3

        10.б

В1. Халык авыз иҗаты        В1.Лирик герой

В2.”Фронтовиклар”        В2.”Фронтовиклар”

В3.Г. Бәширов        В3.Хәсән  Туфан


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халык әкияте "Акыллы карт" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен

Татар халык әкияте "Акыллы карт" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен...

Татар халык әкияте "Васыять" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен

Татар халык әкияте "Васыять" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен...

4 нче сыйныф (татар телен аралашу чарасы буларак өйрәнүче) укучылар өчен "Кышкы матурлык (Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе)" темасы буенча туган тел дәресе.

quot;Кышкы матурлык (Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе)" темасы буенча төзелгән дәреснең максатлары булып, сыйфатның артыклык дәрәҗәсе турында яңа мәгълүмат алу; яңа лексиканы сөйләмдә урынлы куллана ...

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

УМК .Татар теле. 10нчы сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/ Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова; Казан: Татар.кит.нәшр.,2018.-112б.

10нчы сыйныф өчен Татар теле дәреслеге  рус мәктәбендә укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен тузелгән. дәреслеккә рецензияне Ф.Ф.Харисов язган. Дәреслек 2018нче елда басмага ...

КҮМ. 6нчы сыйныф. Татар теле (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)

КҮМ. 6нчы сыйныф. Татар теле (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)...

Татар телен туган тел һәм дәүләт теле буларак өйрәнүнең хокукый-норматив нигезләре

Татар телен туган тел һәм дәүләт теле буларак өйрәнүнең хокукый-норматив нигезләре...