Зәйнуллина Люция Гаптрәүф кызы

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы сайты

Якутлар табыладыр вакыт белән... Гәбделҗәббар Кандалый

Профессия: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Профессиональные интересы: Конкурслара катнашу, яңа технологияләр өйрәнү

Увлечения: Әдәби китаплар уку, бәйрәмнәр, чаралар алып бару,

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Түбән Сосна авылы, герой Сәрвар урамы, 6 нчы йорт

Место работы: Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Сосна гомуми төп белем мәктәбе»

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/zaynullina
Бурычым: туган телебезне, туган илебезне сөяргә өйрәтү

  Сезне үз сайтымда  күрүемә мин бик шатмын. Әлеге сайтта ачык дәресләрнең, әдәби кичәләрнең һәм бәйрәмнәрнең методик эшкәртмәләре, аерым дәресләргә презентацияләр, программалар, тестлар урын алды. Алар укытучыларга, укучыларга  зур ярдәм булыр дип уйлыйм. 

 

О себе

 Мин, Зәйнуллина Люция Гаптрәүф кызы, 1974 нче елның 29 нчы апрелендә Балтач  районы Смәел авылында туганмын. 1989 нчы елда сигезенче классны тәмамлап, Арча педагогия училищесына укырга кердем. 1993 нче елда аны уңышлы тәмамлап туган авылыма эшкә кайттым. Читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты  факультетына укырга кердем. 1998  нче елда укуны тәмамладым. 1995 нче елдан Сосна урта мәктәбендә, тормышка чыгу сәбәпле, эшли башладым.  Озынайтылган көн төркеме тәрбиячесе, ә аннары татар теле һәм әдәбияты укытучы булып эшләдем. 2005 нче елдан тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, теле Һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. 2012 нче елдан югары категорияле укытучы.   

  Максатым - балаларга үз телебезнең асылын, гүзәллеген җиткерү, гореф-гадәтләребезгә ихтирам хисе тәрбияләү; чит телләргә дә сөю уяту. Укучыларым төрле район, республика  күләмдә конкурсларда чыгыш ясап, призлы урыннарга лаек булдылар. Бергәләшеп төрле проектлар эшлибез, фәнни - эзләнү эшләрен алып барабыз. Үз хезмәтемне тырышып, намус белән башкарам. Төрле профессиональ  конкурсларда катнашам. Укучылар белән  әдәби кичәләр үткәрәм. Хезмәттәшләрем  белән эш тәҗрибәмне бик теләп уртаклашам.

Смәел авылы Шушма буенда

Ускән гади бер кыз.

Сосна күгенә килеп кундым

Булып якты йолдыз.

           Әниемнен кабул булды изге теләкләре-

           Нурландырып минем гомерне,

           Соснанын Әмир дигән асыл егете белән

           Юлларыбыз бергә үрелде.

Нәселемдә мөгаллимлек

Буыннан –буынга бара.

Әнием-Рузилә Хадиева һөнәрен

Дәвам итәм алга.

Укытучылар нәселенә

Килен булып төштем.

Бер-беребезне аңлап, яхшы

Бара шуңа эшем.

            Гаиләм-таяныр ноктам,

             Гаиләм-якты учак.

            Гаиләм-ирем, улларым

             Гаиләм-кайнар кочак.

              Мин гаиләмдә бәхетле,

             Мин гаиләмдә хисле.

              гаиләмдә кадерле,

               Гаиләм белән көчле!

Зур бәхетем-яраткан эшем бар,

Укытучы минем һөнәрем.

Бәйрәмгә тиң укучылар белән

Мәктәбемдә үткән көннәрем.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

  Фәнис Яруллин "Корыч ничек чыныкты"

Мой взгляд на мир

Һәр кеше дөньяны яратырга тиеш. Аны һәркем үзенчә кабул итә. 

Энҗе Мөэминова "Туган телем"
Дөньяда иң-иң матур ил
Ул - минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел 
Ул - минем туган телем.
"Балам!" диеп туган телдә
Эндәшә миңа әткәм.
"Әнием!" дип әнкәемә
Мин туган телдә әйтәм.

Туган телемдә сөйләшеп
Яшим мин туган илдә.
"Туган ил" дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә.

Иң изге хисләремне мин
Туган телдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам! 

 

 

Мои достижения

1. Грамота МОиНРТ-2007 год "Милли педагогика традицияләрендә тәрбияләүдәге уңышлары өчен"
2 Грамота РОО-2007 год "За плодотворную работу в деле обучения и воспитания подростоющего поколения"
3. Грамота РОО-2008год, за 3 место на районном конкурсе методических разроботок по татарскому языку
4. Грамота РОО-2011 год, за 2 место на муниципальном этапе республиканского конкурса "Учитель года-2011"
5. Грамота РОО -2012 год. за 2 место на муниципальном этапе конкурса "Мастер-класс"
6. Грант "Лучший учитель" 2014 г.

7. Грамота ЦВР 2015 г.

Моё портфолио

Нигә мин сайладым укытучы эшен?

   Сынарга үземдә сабырлык көчен!

   Нигә мин сайладым укытучы эшен?

    Исән – сау үссен дип һәр сабый кешем!

                        

   Нигә мин сайладым укытучы эшен?

   Һәр бала күрсен дип хезмәт җимешен!

   Нигә мин сайладым укытучы эшен?

   Күрмәсен дип беркем ана рәнҗешен!

 

  Нигә мин сайладым укытучы эшен?

  Гыйлем наданның ексын дип бишен!

   Нигә мин сайладым укытучы эшен?

   Намуслы явыздан булсын дип өстен!

 

   Мин нигә сайладым укытучы эшен?

   Булмасын дип көнче, көндәшем!

   Нигә мин сайладым укытучы эшен?

   Киңәшкә керсен дип миңа бар күршем!

 

   Нигә мин сайладым укытучы эшен?

   Һәрбер җирдә хаклык җиңсен өчен!

   Нигә мин сайладым укытучы эшен?

   Яшәргә, эшләргә  яшьнәтеп яшен!

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: