Татар әдәбиятыннан презентацияләр
презентация к уроку по теме

Зәйнуллина Люция Гаптрәүф кызы

Татар әдәбияты дәресләрендә куллану өчен җыелган презентацияләр

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zahir_bigiev.pptx1.03 МБ
Office presentation icon derdemend.ppt1.8 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Заһир Бигиев иҗатында мәхәббәт һәм нәфрәт темасы

Слайд 2

Заһир Бигиев (1870-1902)

Слайд 3

Әтисе Ярулла Габделкәрим улы Бигиев Ростов-Дон шәһәрендә имам була. Әнисе Фатыйма мулла нәселеннән. Энесе Муса Бигиев - дин галиме, педагог, журналист, җәмәгат ь эшлеклесе .

Слайд 4

“Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә” (1887 ел)

Слайд 5

“Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә” романының 1887 елда Казанда басылып чыккан беренче басмасының титул бите

Слайд 6

Әсәрдәге төп геройлар: -Зөләйха - морза кызы, урта хәлле гаиләдән; - Хәдичә -атасы бик бай булса да, гади сәүдәгәр кызы; -Муса -Казан бае, укымышлы егет; -Габденнасыйр -Казандагы бер бай улы.

Слайд 7

“Зур гөнаһлар” (1890 ел)

Слайд 8

“Зур гөнаһлар” романының 1890 елда Казанда басылып чыккан беренче басмасының титул бите

Слайд 9

Әсәрдәге төп геройлар: - Габделгафур - иске мәдрәсәдә бозылып, тормыш төбенә тәгәрәгән тискәре герой; - Маһруй - сәүдәгәр Җиһангир Агиев хатыны, мәг ъ рифәтле кешеләр гаиләсеннән, ләкин бозык юлга баскан; - Җиһангир - яш ь сәүдәгәр; -Ибраһим һәм Яг ъ куб Галиевләр - яшь сәү дәгәрләр , әхлакый яктан бозык кешеләр .

Слайд 10

Бөек Тукайның олы бәясенә лаек булган Заһир Бигиев чын мәг ъ нәсендә бәхтияр әдип. Аның исеме милләт белән бергә бара, бергә яши. ...Гәрчә үлде дисәләр дә,син бөтенләй үлмәдең; Яхшы исмең калды, син онытылып калмадың. ...Иртәрәк милләтне алга әйдәр идең чын эзгә син! Нинди гали, нинди зур эш эшләр идең безгә син!

Слайд 11

Иг ъ тибарыгыз өчен рәхмәт!


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Дәрдемәнд (1859-1921)

Слайд 2

Рәмиевләр үз байлыклары белән халыкка да бик күп файда китерәләр: -мәчет, -мәдрәсә, -русча укыта торган мәктәп, -китапханә ачалар

Слайд 3

Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев (Дәрдемәнд) 1859 елның 23 ноябрендә Оренбург губернасының (хәзерге Башкортстанның) Эстәрлетамак өязе Җиргән авылында туа. Әтисе башта сәүдә эшләре белән шөгыльләнә, ә соңыннан алтын приискасын ачып җибәрә. Закирның балалык һәм яшьлек еллары Юлык авылында уза, аларның гаиләсе бу авылга 1862 елда күчеп килгән була. Закир иң элек гаиләдә, аннары Моллакай авылы мәдрәсәсендә белем ала. 1880-1881 елларда Төркиядә укый. Абыйсы Шакир Рәмиев белән бергәләп нәшрият ачып җибәрү өчен тырышалар. Әтиләре үлгәч, Закир һәм Шакир Рәмиевләр алтын приискаларының хуҗаларына әйләнәләр. Тора-бара бу эш белән шөгыльләнү Шакир карамагына күчә, ә Закир Рәмиев шигърият белән мавыгып, иҗат эшенә күбрәк өстенлек бирә. Абыйсы Шакир да аңа теләктәшлек итә.

Слайд 4

Өйләнгәч, Закир Рәмиев гаиләсе белән Оренбургта яши башлый. Күп миллионнарга хуҗа булган Дәрдемәнд үз акчаларын милләтен, аның мәдәниятен үстерү, аң-белемле итү өчен тота. Хатыны Мәһүбә дә үзе шикелле милләт җанлы кеше булган. Приискалар урнашкан һәр авылда алар мәктәп-мәдрәсәләр, китапханәләр ачканнар, сәләтле балаларны үз акчаларына Истанбулга җибәреп укытканнар, мәктәп укытучыларына хезмәт хакы түләгәннәр, үз акчаларына аларга белемнәрен күтәрү мөмкинлекләрен биргәннәр. Дәрдемәнд белән аралашкан И. Гаспралы, Р. Фәхреддин, С. Максудый, Г. Исхакый да аның матди ярдәмен тоеп яшиләр. Шулай итеп, милләтне мәгърифәтле итү бурычы һәрчак беренче урында торган.

Слайд 5

Рәмиевләр төзеткән мәдрәсә бинасы

Слайд 6

Абыйсы Шакир Рәмиев шагыйр ьгә олы терәк була

Слайд 7

“ Белем эзләп, Кытайга да барырга була” (халык әйтеме) Дәрдмәнд Төркиянең Истанбул шәһәрендә (1880-1881) елларда яши. Ул биредә төрек телен, мәдәниятен өйрәнә. Гарәп, фарсы,рус телләрен өйрәнүне дәвам итә.

Слайд 8

Мәһүбә Борнаева Укымышлы, зыялы. Рәмиевләрнең һәр приискасында кызларга, малайларга мәдрәсә ача. Оренбургтан ерак булмаган Каргалы мөгаллимәләр мәктәбенә җитәкчелек итә.

Слайд 9

Рәмиевләрнең гаиләсе

Слайд 10

Закир һәм Мәһүбә Рәмиевләрнең Оренбургтагы йорт

Слайд 11

С.Мак ъ суди һәм Дәрдмәнд гаиләләре белән

Слайд 12

“ Вакыт” газетасының баш мөхәррире –Фатих Кәрими

Слайд 13

“ Шура” ж урналының баш мөхәррире –Риза Фәхретдинов

Слайд 14

Рәмиевләрнең Юлык авылындагы китапханәсе мөдире – Мирхәйдәр Фәйзи

Слайд 15

Эпитет-бизәк ачыклаучы сүз әйбер яки күренешнең тотрыклы, төп сыйфатын белдереп килгәндә хасил була. 2. Риторик сорау- лирик геройга яки хикәяләүченең укучыга, әсәрдә сурәтләнгән образга эндәшүе, соравы, өндәве. Риторик өндәү ярдәмендә кисәтү, соклану төсмере тудырыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.

11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

8 нче сыйныф татар төркеме укучыларының белемнәрен тикшерү өчен өчен татар әдәбиятыннан биремнәр

Укучыларның белем, үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау максаты белән үткәрелә...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...

7 сыйныф өчен татар әдәбиятыннан (татар төркемнәре өчен) олимпиада сораулары

7 сыйныф өчен татар әдәбиятыннан (татар төркемнәре өчен) олимпиада сораулары...

"Опера" темасына татар әдәбиятыннан презентация

Укучыларны музыка дөньясына алып керү...

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе....