Главные вкладки
фасхутдинова Наиля Асгатовна
сайт учителя биологии и химии
Профессия: учитель
Профессиональные интересы: исследовательские работы
Увлечения: цветоводство
Регион: Республика Татарстан
Место работы: школа
Навигация
Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/2607000074mail-ruКлара Булатованың шигырендәгечә: Миңа сорау бирсәләр, “Сөенечең ни дисәләр?” – Сөенечем, таңнан торып Эшкә килгән иртәләр. Миңа сорау бирсәләр, “ Шатлыгың ни дисәләр?” – Шушу мәктәп сукмаклары Шатлыгыма илтәләр. Миңа сорау бирсәләр, “ Бәхетең ни дисәләр? “ – Бәхетем – укучыларым Кеше булып үссәләр!
«Мин –укытучы»
“Һәр дәрескә — камилләштерелгән алымнар һәм югары сыйфат, зур нәтиҗәлелек”.
Үземнең хезмәт дивизымны шул сүзләр белән белдергә телим. Бу һич кенә дә очраклы түгел: укытучының обруе һәм укыту предметының авторитеты да, гомуми культура һәм дуслык мөнәсәбәтләре дә, хезмәткә хәзерлек һәм җәмгыять активлыгы да, Ватан алдында шул бурычны тою хисләре дә укучыларда нәкъ менә меңләгән дәресләрдә уянып тәрбияләнә. Шуңа күрә дә дәрес мәктәп тормышының төп чагылышы булып тора.
Хәзерге заман таләпләренә җавап бирүче дәреснең уңышын, нәтиҗәлелеген нәрсә билгели соң? Минем фикеремчә, дәреснең төп сыйфаты – вакытны дөрес куллану. Дәреснең һәр минуты ничек файдаланыла, ул нинди максатларда һәм нинди юллар белән эшкә җигелә? Әгәр дәрестә һәр укучы да билгеле бер күләмдәге белемне, күнекмәләрне үзләштерсә, димәк, вакыт бушка үтмәгән. Укучылар да, укытучылар да иҗади хезмәт нәтиҗәсендә ирешкәннәр икән, дәреснең файдалы коэфиценты да югары дигән сүз.
Укыту процессын югары нәтиҗәле итеп оештыру укытучыдан зур хәзерлек, тирән белем һәм, аеруча әһәмиятлесе, үз хезмәтеңә чын мәгънәсендә иҗади якын килүне сорый. Югары нәтиҗәлелеккә ия булган, һәм логик яктан эзлеклеле, шул ук вакытта кызыклы да булган дәресне әзерләү һәм үткәрү укытучының озак һәм системалы әзерләнүләренең соңгы чагылышы булып тора. Укытучының иҗади активлыгы һәм инициативасы, үз профессиясенең җәмгыятьтә тоткан урынын тирәнтен аңлавы- болар барысы да педагогик хезмәтенең уңышын билгеләүче факторлар
Нинди соң ул заман укытучысы? Бу сорауга бертөрле генә җавап биреп булмый. Замана укытучысы — ул яңалыкка омтылучы, бала психологиясен һәм үсеш үзенчәлекләрен оста тоемлаучы, үз фәнен тирән белүче укытучы. Замана укытучысы һәрвакыт иҗади эзләнүдә. Минемчә, һәр укытучы үзенең дәресенә зур әзерлек, яңалыклар белән керергә тиеш. Хәзер бит искечә генә укытып булмый. Гел укырга, эзләнергә, яңалыкка омтылырга кирәк. Үзеңнең фәнең буенча кабул иткән яңалыкларны түкми-чәчми балаларга җиткерү – бу безнең төп бурычыбыз. Соңгы елларда уку-укытуда шактый гына үзгәрешләр күзәтелә. Традицион укыту белән янәшә яңа технологияләр, инновацион дәресләр үтеп керде. Бу шулай булырга тиеш тә иде, чөнки укыту бер урында таптанып тора алмый. Хәзерге чорда нинди генә технологияләр куллансак та, гаиләдә, мәктәптә бала тәрбияләүгә игътибарны көчәйтмичә, уңышка ирешә алмаячакбыз.
Укытучы булу җиңелме? Кемгәдер безнең эшебез бик катлаулы булып тоелмаска да мөмкин. Дәрескә керәсең, өй эше сорыйсың, билге куясың, яңа дәрес материалы аңлатасың… Ләкин бу беренче карашка гына шулай тоела. Укытучы профессия генә түгел, бу – минем яшәү рәвешем. Чөнки дәрес бетеп, балалар өйләренә таралгач та, укытучының эш сәгате бетми. Укытучы ул 24 сәгать буе укытучы булып кала.
Балалар — иң сизгер күңелле кешеләр. Әз генә ялганны да, икейөзләнүне дә хәзер тоеп алалар. Син аларга бөтен йөрәгең белән ачылсаң гына, алар да сиңа шулай ук җавап бирерләр. Дәресләрдән, алар белән аралашудан, бергә үткән бәйрәмнәрдән күңелләрдә күпме җылы хисләр, уңай тәэсирләр туа. Бу үзе бәхет түгелмени!?
Укытучы бала мәктәпкә беренче аяк баскан көннән аның белән янәшә атлый. Ул аның өчен укытучы да, тәрбияче дә, остаз да, киңәшче дә, дус та. Мәктәпне тәмамлаган укучыларым белән аралашуны дәвам итәм икән, димәк мин үз ролемне намус белән башкарганым дигән сүз.
Бала тәрбияләү, аңа белем бирү – гомер буе бәхәсле мәсьәлә булып торган. Тәрбия һәм белем бирүнең мәңге, тутыкмас, мәңге күгәрмәс үз нигезләре бар. Алар — халык педагогикасы нигезләре. Югары әхлакка корылган шушы белемне нигез итеп алсак, камиллеккә ирешүдә зур адымнар ясар идек, тәрбия һәм белем бирү үз-үзен аклар иде дип уйлыйм мин.

О себе
Моя педагогическая философия
Выбранная мною профессия – это сбывшаяся мечта. Я тоже когда-то была ученицей, воспитанницей добрых, отзывчивых педагогов. Мне никогда не хотелось расставаться со школой, с учителями, друзьями, миром удивительных открытий, путешествий, волшебства. И вот теперь, но уже в новой роли – учителя начальных классов, я имею возможность вернуться назад в детство: учиться, творить, фантазировать. Мне нравится школьная атмосфера, её кипучая жизнь, веселый гомон детских голосов на переменах и бесчисленные «Почему?» на уроках. Нравится наблюдать за тем, как вчера еще робкий и неуверенный в себе человечек совершенствуется и набирает силу с каждым днем, и вот он уже уверенно выступает на научной конференции школьников, читает свои собственные произведения, пусть ещё не совсем совершенные. Нравится видеть живую и непосредственную реакцию ребенка, ведь детские глаза не могут лгать!
Что значит для меня – быть учителем? Каждый день открывать для себя новое в своих учениках и в себе, быть готовым учиться вместе с ними, у них, так, как советовал Сенека «Уча, учимся». Помогать, поддерживать, радоваться успехам и сопереживать неудачам своих детей, идти вместе с ними дорогой добра, вселяя уверенность в свои силы.
Согласно древней мудрости учитель – это тот, кто способен спуститься с высот своих знаний до незнания ученика и вместе с ним совершить восхождение. Как же это верно! Вместе! В этих словах и заключается моя педагогическая философия!
Удивительно точны слова Роберта Рождественского, сказанные о нашей профессии: «Учителя – профессия дальнего действия, самая главная на Земле». Действительно, она даёт возможность, осторожно и бережно прикоснувшись к внутреннему миру ребёнка, помочь ему осознать свою собственную значимость, неповторимость и, открыв чудо собственного «Я», по-новому посмотреть на мир, научиться ладить с этим миром, не потеряться в нём.
Сократ сравнивал учителя с дождевой каплей. Благодатный дождь орошает землю своей живительной влагой, дает жизнь каждому зернышку, так и учитель открывает потенциал каждого воспитанника, «сея разумное, доброе, вечное»
Основными задачами моей педагогической деятельности являются:
- вселять в ребенка веру в себя, быть во всём примером для детей;
- правильно оценивать внутреннее состояние воспитанников, сочувствовать, сопереживать им;
- находить нужный стиль общения с каждым ребёнком, добиваться его расположения и взаимопонимания;
- признавать свои ошибки, иметь авторитет среди детей;
- любить всех и каждого в отдельности, укреплять у детей уверенность в своих силах, стимулировать к самосовершенствованию.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир
Фанис Яруллин.
Добавить творческую работу ученика
Код для вставки списка публикаций на другие сайты