Камалова Александра Павловна

Балалар бакчасы тәрбиячесе

"Всем , кому дороги , дети быть за судьбу их в ответе!"

Профессия: Воспитатель

Профессиональные интересы: Үз һөнәремнең остасы булу

Увлечения: Электрон презентацияләр ясау,рәсем ясау.

Регион: Республика Татарстан

Место работы: МДОУ Кировский детский сад "Тамчы"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/aleksandra68

О себе

Мин,Камалова Александра Павел кызы, 1968 елның 15 октябрендә  дөньяга килгәнмен. Тормыш юллары  Киров балалар бакчасына китерде.Хезмәт юлымның Киров балалар бакчасында дәвам итүенә язмышыма чиксез рәхмәтлемен. Мин үз хезмәтемне, балаларымны яратам. Үземне аралашучан, кешеләр белән уртак тел таба алырдай педагог дип саныйм. Буш вакытларымны файдалы уздырырга тырышам. Рәсем сәнгатенә гашыйкмын. Сабыйларны балачак иле белән таныштырам. Аларның самими күз карашларын күрү өчен эшемә ашкынып киләм. Балаларга тиешле тәрбия һәм белем бирергә тырышам. Хезмәттәшләрем белән бергәләп төркемнәрне җиһазлашам. Балаларга уңай шартлар булуын бик тә телим.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

"Җилкәннәр җилдә сынала" Ф. Яруллин

Моё портфолио

Методик темам да экологик кайгыртуга юнәлтелгән. “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли-региональ компонентлар кулланып экологик тәрбия бирү”. ФДТ кысаларында белем бирү эшчәнлеге программаларының икенче өлеше педагогик коллектив тарафыннан, милли-региональ компонентлар куллану юнәлешендә сайланырга тиешлеген күз уңында тотып, эшчәнлекне оештырам. Милли-региональ компонентлар балаларда патриотлык тойгысы, туган төбәккә, табигатькә, тереклек иясенә мәхәббәт тойгысы тәрбияли. Иң элек үземә түбәндәге максатны куйдым: · мәктәпкәчә яшьтәге балаларны җирлектә үсүче үсемлекләр һәм җирлегебездә яшәүче терлек ияләре белән таныштырырга һәм балаларда экологик культура тәрбияләргә. Бурычларым: · меиодик әдәбият өйрәнү; · региональ компонентларны экологик юнәлештә куллану өчен методар, алымнарны, дидактик материалларны өйрәнеп берләштерү, системага салу; · бакчада укыту-тәрбия эшчәнлеген регионалләштерү буенча материалларның эффектлылыгын билгеләү;

Мои публикации:
Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы